Логотип Казан Утлары
Повесть

ИКЕ РӘССАМ (дәвамы)

Диңгез, комлы яр буе... Төсләр нурына коенган шәрә алиһә... Һа, «асыл кош» көндәшеннән көнләшеп үләчәк! Әгәр Авзал киндердәге кызга гашыйк булса? Ул бит чынбарлыкта юк, ул хыялда гына! Хисләнгән яшь рәссам күз карашы белән генә алиһәсен иркәләмәкче, дисә, кан тамырлары бозланып катты. Киндердән аңа Сафия карап тора иде... 

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

4

Берлек рәисе бая ук китсә дә, Тәүфыйк Зыятдин һаман коридорда аяк табаны шомартты. Аны тыңламаска кирәк, паркта Сафия көтә. Әмма абзаң кырмыска кебек кадалып, баскычтан ук озатты.

– Ашыгасың ашыгуын, энекәш. Тыңла әле мине. Рәсем белән җенләнгән малай-шалай училищеда Уразов түгәрәгенә йөрде. Берсе – Рамил Зәйнулла иде. Остазым, имеш. Кемнең кулында – шуның авызында: бәйгедә Бакыйны җиңдерәчәк шәкерте. Сиңа-миңа үтүт беренче урын!

Егет авызын кыйшайтты:

– Уразовта супер идеяләр юк! Сезнең берегездә дә юк, дөресрәге. Сез үткән заман калдыклары! Бакый ага әнә бала-чага уены уйный, ватман кәгазенә акай хәрефләр ясаган, шуларны төрле төсләргә буйый. Чүп аның иҗаты!

– Маладис, туры бәрәсең, энекәш! – дип ыржайган «кырмавык»ны җиңеннән тотып туктатты Авзал:

– Минеке туры, ә сезнеке нигәдер гел кыек. Нишләп сез яшьтәшләрегезне яратмыйсыз?

– Һы, хатын-кызмыни алар яратырга?

– Ә нишләп алар сезне араларына сыйдырмый?
– Көнләшәләр чөнки.

– Нәрсәдән?

– Талантымнан, энекәш.

– Көлдердегез! Иң шәп мәзәк бу! Бүлмәгездәге картиналарны абзарга элсәң – сыерларның сөте кими бит, Тәүфыйк абзый. Сезнең тирегез калын, үпкәләмәссез, шәт, – диде егет. – Гафу, мин чынлап та ашыгам.

Иңнәренә үзе үстергән хыял канатларын җилпи-җилпи «очкан» Авзал килә-килешкә үк Сафияне биленнән эләктереп, зыр-зыр әйләндергәч, эскәмиягә утыртты:

– Сәлам, асыл кошым! Сиңа бер тәкъдимем бар. Әйтимме?

– Мин риза! Риза! – диде кыз, кулын чәбәкләп.

Авзал сагайды.

– Нәрсәгә «риза?»

– Тиле, син миңа кияүгә чык, дисең лә! Тәкъдимеңне кабул итәм: риза!

– Син ул тиленең тилесе, кызый. Кем өйләнәм ди?! Җәренгә уйлашырбыз бәлки.

Сафия аягын күтәреп, тезен кочаклады.

– Ә мин тагы... Утызны тутырыйм дидең – тутырдың. Үземнең фатирым дидең – анысына да тиендең. Син ничә ел попугай төсле җәренгә дә җәренгә дип кабатлыйсың. Андый «җәренгә»ләрдән туйдым мин!

– Җә, пырылдама, асыл кошым. – Авзал кызның җилкәсеннән сыйпады. – Вәгъдә, җәренгә!

– Шулай өметләндерә-өметләндерә ташларсың әле, атка атланган рәссам! Әниләреңне ташлаганны, мине бигрәк тә. Өч ел Кушнаратка кайтмыйсың, әтиең: «Безнеке ат дагалыймы анда?» – ди. Мин дә синнән ким эшләмим, ләкин авыл сукмагын онытмыйм.

Бүтән чакта ул бу асыл кошны иңенә кундырып, болай сайратмас, кагып кына төшерер иде, бүген ярамый, бүген түзәсе...

– Мәхәббәтебез хакына ызгышмыйк, Сафия, яме? – диде Авзал, елмаерга тырышып.

– Нинди мәхәббәт турында әйтәсең син?! Бер генә яклы мәхәббәт бит ул, минеке генә! – Кыз бәйдән ычкынды. – Үзеңне генә яратасың, нарцисс син!

– Бездә конкуренция көчле, асыл кошым, һәркем үзен даһи саный. Әз генә өскә үрмәләсәң – аягыңнан аска сөйриләр. «Асыл кош» чыркылдады:

– Синең белән кем булашсын, бөегем! Япь-яшь башыңнан ничәмә  шәхси күргәзмәңне оештырдылар, гәзитләрдә күкләргә чөеп макталдың. Сине колагыңнан тартып үстерәләр кебек әле миңа. Ун тапкыр талантлырак коллегаларың күләгәдә калмыймы икән? Авзал Сәлимов күләгәсендә!

«Моңа өйләнсәң, иртә-кич кырык биш минутлык дәрес тыңларсың, укытучы хатыннардан Аллам сакласын», дип уйлады егет. Ярсудан бит алмасы алсуланган Сафия кинәт кенә басылды.

– Йа, нәрсә төтенсез яна? Нәрсә сүндерәсе, бөегем?

Әһә, кытыгы кытыклана! Кулын кесәсенә тыккан Авзал кыз каршысында таптанды:

– Ничек башлыйм икән, асыл кошым?

– Азагыннан башла!
Илһамланган егет һавага аркылы-торкылы сызыклар «сызды».

– Син хатын-кызларның абстракт сурәтен күргәнең бармы? Француз рәссамы Паскаль Пратт – аның чын остасы. Аны беләсеңме, асыл кошым?

– Кая инде безгә Праттларны белү! Безнең өчен иң мәшһүре – Авзал Сәлимов!

Сафиянең чәнечкеле ирониясенә кадалсаң, тагын сүз атышу башланачак иде, егет ишетмәмешкә салышып дәвам итте:

– Беренче карашка хатын-кыз күренми дә, абстракционизмның бөтен сере шунда. Әсәрне анализлап булмый, аны хис-кичерешләр аша гына тоясың. Яңа конкурска мин сине ясыйм, асыл кошым.

Кыз күңелсез генә:

– Яса соң, – диде. – Шул киндердә калсам гына инде.

Авзал Сафияне күтәреп, җиргә бастырды:

– Алай димә, син минем йөрәгемдә, асыл кошым! Без синең белән бәйсез һәм азат татар кызы образын сурәтләрбез, ул татар хорына кигән балитәкле ак күлмәгең белән калфагыңны ыргыт, сиңа кием кирәкми, ялангач, синең сылу буй-сыныңнан кылкаләм көнләшәчәк!

– Бәй, нишләп мин ялангач соң ул? – диде кыз, гаҗәпләнеп.

– Образ таләбе, асыл кошым. Син – заман кызы! Аннары мин синең гәүдәңне чуар төсләр белән бизим.

Нәфрәтеннән пыялаланып, күз алмасы чатнаган кыз аның яңагына кундырды:

– Бозык!

Остаханә ишеге төбендә тәмәке көйрәткән Тәүфыйк Зыятдин яныннан дәшмичә генә үтмәкче иде Авзал, «кырмавык» тагын аңа иярде. Яңак һаман әчетеп сызлый, эчтә ачу өермәсе бөтерелә, мондый чакта аның күзенә чалынмавың хәерлерәк.

– Сез бер дә басылып утырмыйсыз, ахры, Тәүфыйк абый.

– Менә шушы өермәне кемгәдер күчерәсе килә иде, җае чыкты! – Картиналарыгыз сатылмагач, эшләдең ни, эшләмәдең ни! Ник сез рәсем белән мавыктыгыз икән? Сезнең берлеккә керү турындагы гаризагызны өч тапкыр борганнар, ә яшьтәшләрегезне идарәдән җырлап уздырганнар, ди.

Тәүфыйк Зыятдин җиңел генә егетнең ачуын «йотып»:

– Син дошманнар гайбәтен тыңлама! – диде. – Бакый кабул итү комиссиясе рәисе иде. Әллә кем инде! Дипломатлар модада чагы, мин шуңа кыйммәтле коньяк, кәнфит салып, алдан ук күчтәнәч илттем. Киредән фатирыма китергән. Сатылмый, имеш! Миңа конкурслар ниемә! Зур гына түрәнең туган көненә портретын ясатмакчылар, коттеджында. Бәясе – ярты миллион! Вәт каерам акча!

Авзал өчен дан белән акча бер-берсенә ябышкан сиам игезәкләр иде. Күкрәкне шатор-шотыр «мәче» тырнады. Коенасы иде ул данга да, акчага да, тәкәббер Сафия киреләнде.

...Бакый Уразовның, гадәттәгечә, ишеге ачык иде. Аның «кырмыска оясы» тыныч, шуны таяк белән бутасаң, бәлки ачуым кимер дип, егет юри аягын кыштырдатып атлады. Диванга аркасын терәгән карт рәссам уйга баткан иде. Монысы Тәүфыйк белән бер чыбыктан сөрелмәгән, монысы «өер башлыгы», монысының урманында муртайган бүреләрдән тыш, Рамил Зәйнулла кебек яшьләр дә ауга йөри. Болар аксак куян гына эләктермәс сиңа!

– Исәнмесез, Бакый ага?

– Без бүген күрештек бугай, Авзал. Әллә мин көпә-көндез йоклап китеп таң аттыраммы?

– Йокымсыраган идегез шикелле. Уятыйм дип исәнләштем. Бер нәрсә сорасам ярыймы?

Бакый карт, диваннан калкынып:

– Берне сора, икене сора, – диде.

– Кабул итү комиссиясе рәисе булгансыз икән. Нишләп Тәүфыйк Зыятдиновка өч тапкыр аяк чалдыгыз?

Гаҗәп, карт әйләндермәде-тулгандырмады:

– Чалдым, әйе, – диде.

– Талантыннан көнләштегезме?

Менә бу сораудан соң түмгәктәге «кырмыскалар» дәррәү кузгалып, тешләшергә тиеш иде. Ә карт – сабырлык үрнәге!

– Тәүфыйк уртакул, ул моны үзе дә белә. Аның ишеләрне без дистәләп алдык берлеккә. Аларның да яшәргә хакы бар. Тәүфыйк сукыр атасын картлар йортына илтте, безнең мондый миһербансыз иптәшне үзебезнең сафларда күрәсебез килмәгән иде.

– Көн дә күрәсез! – Авзал һаман күршесен җенләндермәкче иде. – Мин күрмим, ул үзе күренә! – Болытлы көннәрдә дә йөзе көләч карт нигәдер боек иде. – Сорауларың тәмаммы, Авзал? Тәмам икән, эшлә, трай тибеп йөрмә!

– Эшлә дисез... – Ачуын шушы картка бушатырга кергән егетнең кисәк кенә борыны юешләнде. Балачакта шулай иде: урамда малайлар кыерсытса, Авзал борынын мышкылдатып, әтисенә әләкләргә йөгерер иде. Менә хәзер Бакый аның әтисе кебек. – ...Объект кәҗәләнә. Бәйгегә чибәр генә туташның сурәтен ясамакчы идем.

– Ояламы?

«Чишенми», – дисә, бу борынгы заман кешесе аңламас.

– Кыргый зат.

Сүлпәнәйгән күршесе җанланды. Гүя икәү урыннарны алмашты: Авзал карт, ә Бакый яшь рәссам иде.

– Энем, тормышның үзен чагылдырабыз дип көчәнмә! Син әүвәл образыңны хыялыңда тудырып, бизәкләргә төр. Кыл-каләмеңне табигатьтәге буяуларга ман. Салават күперендә җиде генә төс, диләр, юк, Аллаһының беребез дә кабатлый алмаган «күпер»ендә күбрәк алар, күңел күзебез сукыр, шуңа җиде саны белән генә чикләнәбез. Тап син аның сигезенчесен, тугызынчысын, энем. Әкиятләрдә генә карт-корыны Әбелхаят суы бөркеп яшәртәләр шул, хәлсезләнгән күршесе йөрәген учлады.

– Уф, атым чыгымлый. Син бар, эшлә, Авзал, эшлә!

Бакый Уразов хаклы иде. Ундүртенче гасырның даһи рәссамы Леонардо да Винчи ефәк сатучы сәүдәгәр Джоконданың хатынын бер үзгәрешсез киндергә төшердеме икән? Мона Лизага серлелек асылда хыял ярдәмендә өстәлгәндер бәлки. Рәсем сәнгатендә андый мисаллар бихисап. Италия мәшһүре Сандро Боттичеллиның Венерасында борынгы грек алласы Афродита образы. Сандро бу картинаны ясаганда, «алласы» әллә аның каршында торганмы?

Ул мольбертын тәрәзә янына күчерде. Хыялындагы кыз Сафиядән ун тапкыр чибәррәк булачак. Егет күлмәк җиңен сызганып, җиңел кулдан, серле алиһәсенең силуэтын сызды. ...Остаханә идәнендә бөгәрләнеп йоклаган Авзал уянганда, кояш күкнең иң югары ноктасыннан яктырта иде. Кич – төнгә, төн – таңга ялганган. Эшләп түгел, уйлап арылды. Мөгаен, ике атнадан портрет төгәлләнер. Диңгез, комлы яр буе... Төсләр нурына коенган шәрә алиһә... Һа, «асыл кош» көндәшеннән көнләшеп үләчәк! Әгәр Авзал киндердәге кызга гашыйк булса? Ул бит чынбарлыкта юк, ул хыялда гына! Хисләнгән яшь рәссам күз карашы белән генә алиһәсен иркәләмәкче, дисә, кан тамырлары бозланып катты. Киндердән аңа Сафия карап тора иде... 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 06,2023

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев