15 июнь 2023 яңалыклары
-
15 июня 2023 - 14:00
Яшәү рәхәт
Күзең, йөзең, җырың – ләззәт Диңгезендә бер сәяхәт. Шуңа да шул – дөнья матур, Яшәү рәхәт, яшәү рәхәт. -
15 июня 2023 - 13:00
Мөгез (хикәя)
Кайгы аларга озакка дип килде. Бу йорттан йокы качты, тынычлык качты, яшәү яме качты. Кайгы йорт анасын чиргә сабыштырып урынга салды, атаны хәмер шешәсенә бөгәрләп тыкты, йорттагы бердәнбер ир баланы куркак җан итте. Ана көне-төне «улым» дип ыңгырашты. Ата эчеп кайтты да, каешын алып, малайны кыйнады: «Ник энеңне ташлап киттең? Ник карамадың? Ник үзең белән урманга алып бардың?» -
15 июня 2023 - 12:00
Йөрәк тәрәзләрен шигырь чиртә
Мәхәббәтне баш таҗыдай үргән Бу – минем Йөрәк. -
15 июня 2023 - 09:00
ИКЕ РӘССАМ (дәвамы)
Диңгез, комлы яр буе... Төсләр нурына коенган шәрә алиһә... Һа, «асыл кош» көндәшеннән көнләшеп үләчәк! Әгәр Авзал киндердәге кызга гашыйк булса? Ул бит чынбарлыкта юк, ул хыялда гына! Хисләнгән яшь рәссам күз карашы белән генә алиһәсен иркәләмәкче, дисә, кан тамырлары бозланып катты. Киндердән аңа Сафия карап тора иде...