Логотип Казан Утлары
Повесть

ИКЕ РӘССАМ (дәвамы)

Хатын биш бармагын бөкләде: – Тот! Алик, килче бирегә! Апын-төпен атлаган малайның күз кабагы шешенгән, ул сөт кенә эчмәгән иде. – Нәрсә, анай? Матуркай улын Бакыйга таба этәрде: – Исеңдә тот, атаңның үлемендә ул гаепле! 

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

3

...Җаныңнан тынычлык югалса, иҗат куыгының филтәсе пылт итеп сүнә. Бакыйга таныш бу халәт. Кул эшкә бармый, үтереп эч поша. Аңарда аксак куян тотарлык кынамы, аю ботарларлык көч-гайрәт бар. Үз гомерендә ул дүрт йөздән артык бала тудырды. Ир-ат бала тудырамыни, вәт сантый карт, диярләр. Юк, акылы таралмады Бакыйның, күз нурын түгеп, газап кичереп тудырган картиналарын ул «газиз балаларым» дип атый. Гарипме алар, сау-сәламәтме, аермыйча, һәммәсен тигез яратты рәссам. Соңгысы – иң төпчек сабые күңел бишегендә тирбәлә. Шуңа керешәм дип канатланганда гына, Алланың рәхмәте, бәйге игълан итте шәкерт. И син, җете төсләрең белән хәтергә сеңгән балачак: кыр-басуларда ашлык урылып суктырылган, авыл халкының ярлырагы «уфалла», хәллерәге ат арбасына төяп, тегермәнгә капчык-капчык бодай илтә. Ә буа кырыендагы тегермән хуҗасы – әтисе Минәхмәт. Әүвәл ул җиңел кулдан үзенең өлешен тарттыра. Чөнки ерак бабаларыннан ук күчкән «багышлау» йоласын башкарасы. Сәер йола, билгеле, ир баланы чирәмгә бастырып, баштанаяк он тузаны белән «коендыралар». Бабасы шулай «багышланган», әтисе шулай... Инде чиратта – Бакый, әтисе кеше инде аңа кушучлап он сибә... Чәч ап-ак, керфек апак, авыз-борын ап-ак... Гүя күктән кар ява. Нәсел дәвамы «багышланды», үскәч, ул әтисен алыштырачак. Кем тегермәнгә хуҗа? – Бакый хуҗа! Әнисе Бибизәйнәбнең исә мәшәкате икенчерәк, ул «әпәй туе»на әзерләнә: былтыр ук әрәмәлектән җыеп киптергән колмак алкаларыннан табигый чүпрә әчетә. Мич башындагы савыт «чыш-пыш» авазлары чыгарса – әчеткеч җитешкән! Аны кисмәккә бушатып, он белән изәсе дә төнгелеккә «кунарга» калдырасы. Ә иртән могҗиза: пырдымсыз камыр күпереп ташый. Мич инде ягылган, күмере тартылган, әнисе җитез генә онда әвәләнгән йомры кисәкләрне калай табакларга салып, кызу таш өстенә тезә... Ә исе! Ызбада нинди ярык-тишек бар, шуннан һуштан яздырып, урамга ипекәй исе тарала. Бу үзенә күрә «сигнал»: әһә, Бибизәйнәб «гатавый». Әби-апаларның кайсы кәнфит-прәннек, кайсы әҗмуха чәен кыстырып (юклык заманы!), тегермән мәйданына агыла. Җиз самавыр кайнагач, чирәмгә ашъяулык җәелә... Әтисе күкрәк турысына куеп, әпәй кисә һәм күрше авылдагы умартачыдан даруга гына дип сораган балын телемнәргә ягып, балаларга өләшә. (Бакый үскәндә, бал дефицит иде. Бүген генә ул кибеттә – «бал», базарда – «бал». Хуҗасы аңа шикәр комы кушамы, манный ярмасымы яки крахмалмы – үзе дә белмидер.) Чәйләр эчеп, догалар кылынгач, яшьрәк хатын-кызлар Бибизәйнәб апалары тирәсенә сырыша. Ул авылда калфак-кәләпүш чигү остасы, аңа Ташкенттагы сеңлесе посылка белән бәрхет тукымалар, тишегенә черки мыегы калынлыгында гына энә сыярлык вак-вак пыяла ташлар, мүлин җепләре җибәрә. Әнисе «әпәй туе»на шуларны да алып килгән, бичәләргә һөнәрен күрсәтмәкче. Оста барда телеңне генә түгел, кулыңны да тый икән:

– И, бу җиңел ич. Мин дә чигәм, каяле, Бибизәйнәб түти! – дип очынган күрше килене, бармагын энә белән чәнчеп, үрле-кырлы «сикерә».

Баллы ипи ашап, тамагын туйдырган малайлар, тегермән тынган арада чумып-чумып, буада йөзә...

Әби-апаларның моңлы җыры, яңгыр тамчыларыдай, су өстенә чәчри...
Акмаган суның дулкыны

Чи утынның ялкыны.

Дәрман бетте, дәртем дә юк,

Сүнде йөрәк ялкыны...
Киндердән моң ишетелми, син аны ничек сурәтләрсең икән, диярләр. Әтисенең күз карашында чагылыр ул... Бакый аның өметен үтмәс кайчы белән кисте. Кисте генәме, нәсел йоласының тамырын корытып, Казанга – сәнгать училищесына укырга китте. Качып китте. Колхозның бәрәңге төягән йөк машинасы Чистайга бара иде, егет шофёрга сиздермичә генә капчыклар артына посты. Чистайдан Кама елгасын көймәдә йөзәсең дә атлы кеше очраса – атта, трактор очраса – тракторда башкалага юл тотасың. Кесәдә нибарысы карандаш белән шакмаклы дәфтәргә сызгалаган рәсемнәр генә, ә имтихан алдыннан дуслашкан Бәшир, Гомәр, Мөнир, Тәүфыйкларның дүртесендә дә төсле альбом. Тәүфыйк исемлесе шунда ук аны тәнкыйтьләп атты:

– Фу, пүчтәк бит болар! Бәдрәф кәгазенә яраса гына.

Гарьләнде онда әвәләнгән тегермәнче малае. Ул дәфтәрен ертмакчы гына иде, Бәшир кулыннан йолкып:

– Нишлисең, акылсыз! – диде. – Шәп синең рәсемнәрең! Тәүфыйкныкыннан ун тапкыр әйбәтрәк алар. Хыялыңны үтермә! Мин әле үзбәк кышлагыннан ук килдем Казанга. Безне кире борырлар мужыт, сине – юк!
Бормадылар, хәтта «сәләтле» дип мактадылар. Әтисен рәнҗетеп качкан егетнең ашау ягы каты-коты, кечкенә генә стипендия «әпипә» генә биетә, Тәүфыйкны санамаганда (ул колхоз рәисе малае), дүртәү – Бакый, Бәшир, Гомәр, Мөнир кичләрен шәһәр мәдәният сараенда плакат ише нәрсәләр «иҗат» итеп, диварлар буяп, тиеннәр «сукты». Саран җитәкчеләрдән әллә ни таммаса да, ипи-тозлык акча иде ул. Укулар тәмамланганда, инде шактый көрәйгән егетләргә училище директоры Камил Кәримов юллама тоттырды:

– Мәскәү художество академиясенә барасыз! Сезне Татарстан үз хисабыннан укыта. Стипендиясе мулдан, кисәтәм: анда да диварлар буяп йөрсәгез, талантыгыз җилгә очачак, малайлар! Бакый бу тәкъдимне өнәмәде.

– Башта без армиядә солдат шулпасы чөмермәкче идек, Камил абый.

Дуслар белән киләчәккә табан сызган юлга директор «бүрәнә» тәгәрәтте.

– Өлгерерсез! Солдат каешы буарга билегез нечкәрәк әле.! «Бишлек»кә Тәүфыйк Зыятдин кермәгән иде. Ул өйләнә икән. Академиядән соң егетләрнең шактый гына калынайган биленә солдат каешы таман иде инде. Язмыш дүртесен дүрт тарафка таратты: Бакый Әфган дулкынына эләкте. Хикмәти Хода, полк командиры – аның авылдашы Роман Казаков! Якташлар рәхәтләнеп татарча аралашты. Камышлыкны икегә бүлеп аккан Аксу елгасының уң ярында – татарлар, сул ярында руслар яши, ә дәүләт теле – татар теле иде. Роман «кайнар нокта»да өченче ел икән. «Энем, иң хәтәре – таулар, алар өстә, без – аста, уяу бул», – ди. Атышлар тынса, командир әкрен генә җыр көйләр иде.
 Ой, мороз, мороз, не морозь меня,

Не морозь меня, моего коня... 
Хәтта ул аны татарчага да тәрҗемә иткән. 
Әй, суык, суык, өшетмә мине,

Өшетмә мине, минем атымны...
 «Их, үзебезнең салкын кышлар сагындыра, карда ятып, бер аунар идем», – дигән авылдаш абыйга андый кышлар насыйп булмады шул. Засадага эләкте алар, атыша-атыша чигенгәндә, гәүдәсе белән Бакыйны ышыклаган командирның яраланган корсагыннан эчәкләре тишелеп акты... Акылдан шашкан егет аларны ике кулы белән кире тутырды... Авылдашның соңгы сүзләре томан эченнән генә ишетелә иде:

– Хатыным Матуркай... улым... ташлама... Әй, суык, суык...

Әле уң, әле сул битенә суккалап кына, Бакый солдатны аңына китерделәр. Әлеге коточкыч күренеш гомере буе аның күз алдында эленеп торачак иде. Соңра, үзенең дә иңбашын ядрә чәрдәкләгән егетне, илгә озаттылар. Ташкент хәрби госпиталендә дәваланганнан соң ул туп-туры авылга кайтса да, туган нигезен читләтеп, башта Казаковларга сугылды. Балачакта ерак шомырт урманына барганда, гел алар турыннан узалар, гадәттә, ызба алдындагы эскәмиядә хатыннар черт-черт көнбагыш чиертер иде, бүген исә кайчандыр төп кебек утырган таза йорт танымаслык хәлдә ямьсезләнеп җиргә янтайган, ни коймасы, ни капкасы юк иде. «Матуркай Рязань балалар йортында үскән дөмә ятимә, улым белән икесен вакытлыча Камышлыга кайтардым. Апагыз эшкә батыр түгел, әти-әни мәрхүм, үзләре генә ничек көн күрерләр?» – дигән иде Роман командир. Урам белән тоташкан ишегалдында миләш агачына сарган чыпчыкларга рогаткасын төзәгән сары чәчле малай Бакыйдан куркып, тупсасы каерылган ишектән шылды. Куркырсың да! Егет нәкъ йонлач урман шүрәлесе, йөзен сакалмыек баскан. Менә башына кара яулык бөркәнгән ябык кына бер хатын чыкты. Монда сүз артык иде. Юатып кына җиңеләйтерлек хәсрәтмени! Тол хатын, ятим бала һәм җимерек йорт... Күкрәкне утлы кисәү өтте. Исәнләшим дисә – тел әйләнмәде, күрешим дисә – бармаклар катты.

Хәбәр алгач та, өйдәгеләр аны көтә, әнисенең ашы пешкән, әтисе, олы кунак төшергәндәй, йорт тирәсен җыештырган, мунчасын ягып, мәтрүшкәле каен себеркесен парлаган. Бакый юынып-кырынып, адәм кыяфәте керткәч, тегермәнче Минәхмәт ничәмә еллар саклаган үпкә-сүрүен «тиште»:

– Ата-баба малын ишәйтәсе урынга ташкалага качтың. Укып – мулла, чукып карга булмадың! Буяучы ир-ат һөнәреме?

– Рәссам мин, әти!

– Миңа димәгәе! Бүтән китмә, кал! Тегермән аякта, аның хуҗасы – син. Сиңа багышланган дәүләт ул.

– Әгәр берәрсенә сатсаң, әти?

Әтисенә тегермән җене ияләшкән, ахрысы, тузды-дулады:

– Әйттерерсең әйтмәгәнне, малай актыгы! Нәстә ди, йа?! Череп ауса аусын, сатмыйм!

– Акча кирәк миңа, әти.

Бакый «акча» дигәч тә, әтисе шкаф тартмасындагы симез генә төргәкне өстәлгә куйды.

– Мә!

– Әҗәткә, әти!

– Сиңа атап җыйган акчаны бурычка бирергә кем дип белдең безне!

– Әти, әни, тыңлагыз әле, кабат сөйләмәмдер. – Якыннарыннан яшерәсе юк иде. – Хатларны ачып укыйлар дигәч, мин сезгә чын дөресен язмадым. Әфганда идем мин. Яраланып, госпитальдә яттым. Әгәр командирым ышыкламаса, якты дөньялар белән хушлаша иде улыгыз. Рус очындагы Казаков ул, кулымда үлде.

– Андук күңелем сизде, төшемдә бил тиңентен кара кирза итек киеп, пычрак ерасың. – Әнисе яулык очын бөгәрләп еласа, әтисе башын чайкап ухылдады. – Әти, миндә мәңгелек бурыч. Роман абый гаиләсенә булышасы иде. Аларның йорты сәләмә. Монысын сүтеп, яңаны төзеттерәм. Акчаны шуңа соравым сездән. – Яхшы, улым, яхшы. Әгәр әфган җирләрендә үлеп калсаң, ул акчаларның ни хаҗәте безгә. Фәрхулла абзаңның нараттан сатлык бурасы бар. Шуны белешәм хәзер.

Картайдым дисә дә, атасы җиңел сөякле йөремсәк иде, балта остасы белән хак-бәясен килешкән. Оста идән-түшәмен җәеп, ишек-тәрәзәсен үзе уеп бирә икән. Иң авыры – Бакыйда иде. Әле бит ул тол хатын белән сөйләшмәде. Дөрес, кайгылы хәбәрне аңа әллә ничә ай элек җиткергәннәр. Юатырлык сүзләр дә тапканнардыр, ә егет ни дияр? «Батырларча һәлак булды?..» Бу сүз белән батыры да, куркагы да тигезләнә түгелме соң? Сугышта төрлесен күрәсең. Әнә берәү җанын саклар өчен тау куышына яшеренде, ә «тегеләр» эчкә граната гына томырды.

Матуркай белән Алик чәй эчә, өстәлдә бердәнбер тәгам – сынык клиндер. Бакый әнисе җибәргән таба ашларын хатынга сузды:

– Сезгә күчтәнәч, апай.

Хатын, кашын җыерып, усал гына:

– Кичә баланы куркыткан кеше син идеңме? Сиңа бездән нәрсә кирәк? – диде.

– Сезнең ирегез командирым иде.

– Тегендәме?

– Тегендә.

– Ничек үлде ул?

Кыска гына бер җөмлә белән котыл югыйсә: «Батырларча һәлак булды». Вөҗдан кушмады...

– Каты яраланды. Гәүдәсе белән мине капламаса, яшисе иде Роман абый. Сезне ташламам, апай.

Ир югалту кайгысыннан елый-елый күз яше кипкәнме, әллә сабыр савыты тирәнме? – Хатын аһ-ваһ итмәде. «Сезгә яңа йорт тергезербез», – дигән хәбәргә дә битараф иде Матуркай. Малайны исә кичәге «урман шүрәлесе» өркетми, ул төенчекне чишеп, бармагын ялый-ялый, майлы бәлеш сыпырта иде.

Өмә белән йортны тиз өлгерттеләр. Искесе утынга туралды. Кыш көннәрендә койма ягып чиләнгән хуҗабикә монысына әзрәк шатланды кебек. Алик белән дә дуслашты Бакый, малайның киләчәге турында да ул кайгыртачак, укыту, киендерү аның бурычы иде. Командирның яраткан җырын көч-хәл белән ятлаттырды менә. Иренә малай. Ялкаулык белән мәнсезлек, мөгаен, аңа әнисеннән күчкәндер. Чистай базарында энәдән-җептән киендергәч тә, Алик рәхмәт әйтмәде. Хәер, алардан рәхмәт ишетер өчен булышамыни Бакый! Гомер – тауар түгел, ул – бәһасез! Аллаһы Тәгалә аны авылдашының кулы белән озынайтты, димәк, аның һәр мизгеле өчен егет соңгы сулышына хәтле түләргә тиеш.

Камышлыда тагын күпме торыр иде, авыл советына училище директоры Камил Кәримов: «Уразов срочно Казанга килсен», – дип, өч тапкыр шалтыраткан. Бакый үзе дә рәсем дөньясында кайнаган җан дусларын сагынды. Утын кисеп, такта ышкылап тупасланган бармакларын нәфис кыл-каләм дә ятсыныр, мөгаен.

Казанга аяк басу белән бер-бер артлы әтисеннән хатлар «яуды»: «Матуркай ирләр җыеп эчә...» «Малае фифирус пыскыта...» «Төнлә тәрәзәсен ватып, кибеттән аракы урлаган... Кибетче милисәгә җәвит итәм ди...» Тиз генә хата төзәтергә кесә телефоны юк заман шул, егет сөйләшү пунктына йөгерде:

– Әти, зинһар, шешәләр өчен акчасын бир! Соңгы хат күптән уйланылган карарга этәрде. «Улым, күсәк малай өйалдына ут төрткән, күршеләр сүндермәсә – йорт янасы икән». Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, ике катлы тарихи бина бушагач, шәһәр җитәкчесе аны берлеккә тапшырган. Идарәдә өлкәннәр: «Яшьләр җүнле эш күрсәтмәде әле, очындырмыйк», – диләр, урта буын, шул исәптән мин дә, арканны сезнең якка тарттым. Дусларың белән чүп-чарны чистартып, җәлт кенә урнашыгыз! Бүген үк, хәзер үк! Аба-чаба йөрсәгез, остаханәдән колак кагасыз! – дип, Бакыйны чабышкы атыдай куалаган училище директорына авыл хәлләрен сөйләсә – вакыт кына сузылачак, бергә әфган таулары тузанын иснәгән Казан егете Илфат белән адреслар алышкан иде, служагы сәүдә базасыннан йөк машинасы яллады. Аның карамагында ярты гына көн иде.

...Өйалды янган өйнең ишеген ачкан хатын күзен тондырып, аңа карады. Инде кара яулыксыз, чәч-баш тузган...

– Акча китердеңме? – диде ул, мәче төсле иренен ялап. Акчада каймак тәме бар шул.

– Ник эчәсез, апай?! – Бакый аны элеп алып, селкеп салырдай булды.

– Эчәм! Мин ирекле! Акча давай, махмыр миндә!

– Малаеңны юлдан яздырасың бит, апай!

– Акыл сатма, акча давай! Бездә поминка!

– Көн дәме? Аликны алып китәм. Казанда укыр.

Хатын биш бармагын бөкләде:

– Тот! Алик, килче бирегә! Апын-төпен атлаган малайның күз кабагы шешенгән, ул сөт кенә эчмәгән иде.

– Нәрсә, анай?

Матуркай улын Бакыйга таба этәрде:

– Исеңдә тот, атаңның үлемендә ул гаепле! 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 06,2023

Фото: unsplash

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев