Нәбирә Гыйматдинова автор яңалыклары
-
15 май 2022 - 09:00
Йә, кем кызганыч? (дәвамы)
Физик көч белән хәйләдән гайре бүтән кешелек сыйфатларын танымыйча үскән Җәмилдән гафу үтенүнең мәгънәсе юк, Шамил кыска буйлы энекәше үрелерлек итеп тезенә чүкте: – Әйдә, син дә сук! Җәмил шашкан сыман ишегалдында бөтерелде. Менә ул сарай ярыгына кыстырган күгәргән пычак алды. Сукмый, шуның белән маңгайга «сыза». Әйткән сүз – аткан ук: Шамил урыныннан кузгалмады. -
14 май 2022 - 09:00
Йә, кем кызганыч? (дәвамы)
Колакка төрле хәбәрләр чалына: ассоциация әгъзаларының исемлеге әзер, ди. Телбәр малае белешмәсендә Җәмил булдыклы һәм тырыш малтабар итеп күрсәтелде, димәк, иң беренче аның исеме языла. Языла гынамы, язылган! Харап, имеш, Хәйдәров тарафдарларының һәркемгә уртак таләбе бар икән. «Намуслы бул, алдама» икән. Әкият! Бизнеста нинди намус, ди! -
13 май 2022 - 09:00
Йә, кем кызганыч? (дәвамы)
Нишләп ул кисәк кенә кире борылды?! Тыкрыкта бердәнбер ялгыз йорт Дәрвишнеке. Нинди уй-ният белән килмәкче икән? -
12 май 2022 - 09:00
Йә, кем кызганыч? (дәвамы)
Егет тәвәккәлләп, Мингани карт йортына турылады, әмма тыкрык башында аяклары үзеннән-үзе богауланып туктап калды. Әйтерсең, мәчет манарасы җанланды: аның түбәсеннән саркыган азан җил белән күкләргә ашып, яңгыр тамчысыдай Өчнарат өстенә сибелде. Әйе, унбиш ел элек исемен ишеткән иде. Менә тавышын да тыңлый. Мөгаен, һәр авазы моң белән өретелгән догададыр хикмәт: җанны айкый. -
11 май 2022 - 13:00
Йә, кем кызганыч?
...Һи, татар баеса, чабатасын түргә элә, имеш. Төрттерүен кара, ә! Янәсе, син, тирестә казынып үскән хәерче Хафизулла малае, артыгын кыланасың. Әйе, элде Җәмил, тик аныкы юкә кайрысыннан үрелгән мескен «аяк савыты» түгел, аныкы күз чагылган саф алтыннан эшләнгән сувенир.