Логотип Казан Утлары
Повесть

ЮАШ (дәвамы)

Капкадан озатканда, Наҗия отыры әрсезләнде: – Мин синең нәзерең, онытма! Юаш борын астыннан гына мыгырданды: – Булмаганны...

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

3

Батыр абыйга иярмәк булган шәрә малайлар ярда ыштаннарын киптерә иде, өчесе дә аны уратып алды.

– Абый, абый, Рушада җеннәр күпме?
– Күп. Агач саен унар.

Ир күлмәген салып сыкты.

– Абый, абый, бүреләр мыжлаганмы?

– Мыжлаган.

– Нишлиләр, абый?

– Җиләк ашыйлар.

– Һи, тиле абый, – диде «балыкчылар»ның иң бәләкәе. – Бүре куян гына ашый ла.

Оланшакның күзе үткен, инә тишегеннән җеп саплый. Кубарылып, Рушага чапканчы башта алардан белешәсе иде аңа.

– Бөркетләр, минем ак атны күрмәдегезме алай-болай?

– Күрдек, күрдек! – диеште малайлар. – Әрәмәлеккә качты синең атың, абый!

– Рәхмәт, бөркетләр! – Сәлим юеш күлмәген кия-кия, шунда чапты. Тик күпме генә чакырса да, Акбүздән «җавап» ишетелмәде. Куаклыкта кыр тавыгы гына тамак төбе белән кыркылдады, күрәсең, ул бала чыгара һәм ирнең тавышы аның йөрәгенә ярамый иде. Һәр җан иясенең үз хәсрәте! Ләкин Сәлим кебек бәгырен утлы кисәү белән өтә-өтә, беркем дә сызланмастыр, беркем дә! Ат кына бит ул диярләр, аңа алмашка йөзләгән чаптар бар, берсен сайла диярләр, ә син шуларга тукы: эт белән ат хәтле тугры җан иясе дөньяда юк, Сираҗ бабасы кырда кибәннән егылып, билен имгәтә, тезгенгә аягын куярга җиңел булсын дип, аты дүрт аягына тезләнә... Ә аларның Сарбай кушаматлы этләре алты яшьлек Сәлим тобада баткач, колагыннан тешләп, ярга сөйрәгән иде. Ахырдан колак авыртты, аның каравы тончыгып үлмәде малай.

...Сөенечле хәбәр көткән атасына ни дисең инде?

– Юк, әти. Җир ярылып, шуның ярыгына чумган, ахры.

– Чуммас, улым, чуммас. – Берәү өметен өзгәндә, икенче берәү аны ялгарга тиеш. Ялгады карт.

– Хәтереңдәме, ун ай элек дүрт көнгә югалды Акбүз. Без әнкәң белән бәрәңге казый идек, син и кыбырсыдың, и кыбырсыдың. Урлаганнар, фәлән-фәсмәт. Кайларда браматта йөргән икән хайван ул чакта, җә? Кайтты бит малкай. Бу юлысы да кайта, инша Аллаһ. – Сәйфулланың әйтәселәре шуның белән генә бетмәгән иде. – Сиңа яңалык, улым. Акбүз буаз безнең, корсагы хәттин зурайды.

Сәлим шунда ук әтисенең «яңалыгы»н искертте:

– Солы ашап симерде ул. Сабантуйга хәтле ябыктырасы идем.

– Ай-һай, ашауда гынамы икән хикмәт, – диде атасы. – Яшьтән бирле атлар янында эшләдем. Чамалыйм, кайсы кысыр да, кайсы буаз аның, вәт шул.

– Әй син тагы! – Ир бәхәсләшмәде, эче-тышы янган хәлдә өенә китте. Тормыш төссезләнгән кебек иде. Ул абзар ишеген ачты-япты, ачты-япты. Дивар кадагындагы өзәнне сыйпады, бер тапкыр да биянең муенына кидермәгән камытның тузанын өрде. Акбүз йөк ташыр өчен яратылмаган иде. Аран тагарагындагы солыны буташтырды. Малкайның соңгы тәгаме... «Кайта», – ди атасы. Атларда адәм акылы, әгәр хуҗасына үпкәләсә – капкаңа да орынмас. Үпкәләр дә, Сәлим аны җәлладлардан араламады. «Кулымны каерганнар иде», – дип аклан инде син. Яки бүген башкисәрләр заманы, аларда көч, аларда мәкер, ә синең хуҗаң бер юаш нәрсәкәй дип мескенлән!
Юаш Ташкичүне көтүчесез калдырды. И, усал хатыннар аны тел табасында куырды да соң! «Һа, аты югалган икән! Һа, җир йөзендә бердәнбер ат икән!» Авыл белән җыелышып, шәп кенә айгыр сатып алырлар, көтүен генә ташламасын, янәсе. Сәлим мондый тиргәүләрне колагына да элмәде, аның максаты анык: Акбүзне эзләп табу. Якын-тирәләрне айкагач, ул ерактагы Салагыш урманына турылады. Биштәренә ун шакмак шикәр тыкты. Җан дустын сыйлар! Үзенең ничә тәүлек тамагыннан ризык үтми, әйтерсең, кайгы буып, бугазын нечкәрткән иде.

Ир, урман авызында, икенче мәртәбә шартын китереп, дога укып: – Керергә ярыймы суң? – дигәндә генә, шатор-шотыр куак ерып, каршысына каравылчы Фәйзрахман чыкты. Бу абзый да «ияләр» кавеменнән, ул да урман хуҗасы, бәлки иң әүвәл аңардан рөхсәт сораргадыр?

– Ни хәл, Фәйзрахман абзый?

– Сорама! Хөрти минем хәлләр, энем. – Каравылчы яшь наратлар армиясенә ымлады. – Әнә, бак, пошилар ничек харап итте боларны. Ун гектар бит! Синең киләп-сарып йөрешме, Сәйфулла малае? Табигатьтә хозурланасыңдыр, шәт?

– Ниткән хозурлану, Фәйзрахман абзый. Югалган атымны эзлим. Матур гына ак бия күрмәдеңме син?

– Минем күзгә агы-карасы күренерлекмени, энем? Җүнсез пошилар наратларның кайрысын кимергән, тәбәнрәкләренең очын ашаган, дим бит, Алла колы! Миллионнар тотылган байлык ие, миллионнар! Сталин чорында мине кәкре каенга терәп аталар ие. Безнең министр атмас, ну, ник сакламадың дип, эшемнән куар. Сакларсың, пычагым! Пошилар хәттин үрчеде.

– Рушада наратлар ип-исән, Фәйзрахман абзый. Телеңне тешлә, белдекле кыланып, кешенең җен ачуларын кузгатма югыйсә.

– Исән, кәничне! Рушага урман иясе тидертми. Ә минекен сезнең ише җан көекләре куркыта. Йөрмәле чиләктән иләккә су ташып, Сәйфулла малае. Бабаң аучы иде, мылтыгы хуттадыр әле, өч-дүрт поши ат хет. Кышлыкка түшкә-түшкә ит сиңа.

– Рәхмәт, Фәйзрахман абзый, поши итенә әче кайры тәме сеңә! Яшәсен хайваннар, урман тулы агач, тагын утыртырлар, – дигәч, Сәлим сагайды. Каядыр ат кешни! Яңгыратып кешни!

– Минем Акбүз, – диде ул, кай тарафка йөгерергә белмичә.

– Умартачы аты ул, Сәйфулла малае. Бездән өч чакрымдагы аланга ел саен корт оялары куя Шәйхи.

– Акбүзнең кешнәвен аерабыз без, – дип канатланган ирнең аркасын каравылчы чәнечкеле сүзләре белән «пешерде»:

– Җүләр – аягы белән түләр! Әйдә, чап!

Аяк кынамы, гомере белән түләргә риза иде Сәлим. Тик Аллаһы Тәгалә ни аяк, ни гомер белән түләттермәде: түгәрәк аланда күм-күк ат чемченә иде... Табигать кызганмыйча аркасына бөкре чәпәгән умартачы исә көтелмәгән кунакка аптырамады. Сулуы капкан ир дә аны ерактан гына сәламләде.

– Саумы, агай?! Сиңа алай-болай ак бия очрамадымы?
Хикмәти Хода, бүген халыкның барысы да, сүз куешкандай, Сәлимгә кырыла иде. Менә монысы да бөкресен тигезләгәндәй кагынды да:

– Синең азгын атың гына уемда, ди, бәндәм. Кортларымны кабахәт шөпшәләр урлап ашый. Ходай минем хәсрәтемне сиңа бирмәгәнгә шатлан, – диде.

Әлсерәгән эт төсле көчкә өенә кайтып егылды Сәлим. Ике йорт арасындагы сукмакка тузан кундырмаган пырдымсыз атасы тып итеп килеп тә җитте.

– Тәккә җил куасың, улым. Табылмаса ни кайгы! Мәчет картлары садака акчасына сиңа ат юнәтмәкче. Түлке хуҗалык көтүенә генә алынсын, диләр.

– Миңа бернинди ат та кирәкми! Миңа үземнеке кирәк. – Сәлимнең нерв җепселләре менә-менә шытырдап өзелер кебек иде. Аксакаллар гозерен аяк астына салып таптаган ирне элеккеге колхоз рәисе Нәҗибулла да үгетләп маташты.

– Нәстә инде син киреләнәсең? Ярты көтү авылга таралган кичә. Тыялмый кеше, синең осталык юк кешедә. Атым дип бетәшмәле, башың исән булсын. Миндә әнә яшь айгыр, сиңа бүләк итәм. Иярлә!

– Миңа үземнеке кирәк! – Бу сүзләр бәгырьгә үк береккән иде. – Дәҗҗал Мөнирдән генә качып ятышы аның, кайта ул беркөн.

– Ишетмәдеңмени, Сәлим? Мөнирнең эше судта, урлаганнарын костыралар.

Әлеге хәбәр күңелнең бер почмагына поскан өмет ялкынын көчәйтте. Чын мәгәр, атларда адәм акылы, сизәр Акбүз, һичшиксез имансыз каракның бүтән зыян китермәячәген сизәр һәм йортына кайтыр. Атналар буе шушы өмет йөрәкне җылытты. Әмма санаулы көннәр уза-уза аның ялкыны кимеде. Бер иртәдә, кочагына көлтә-көлтә шатлык тутырганмыни, йөзен балкытып, әтисе килде.

– Улым, хәзер үк барып апкайт! Хәзер үк! – диде карт. – Тимерне кызуында сук, улым! Акбүз табылган, Акбүз!

– Кайда ул, әти?! Кайда?!

Капкага ыргылган Сәлимне карт җиңеннән каптырды.

– Дулама! Кем ат дигән сиңа! Хатының: «Ирем белән кушылам, килеп апкитсен», – дигән. Кибетче Рокыя аша әйттергән. Чыны-дөресе: шушы дүрт аяк аркасында тормышыгыз ватылды. Атыңны сөймәде килен. Яңадан татулашыгыз, улым. Үзе ялынгач, апкайт! Сәлим кояш чагылдырган күзен кысып, зәңгәр күк йөзенә текәлде. Тау хәтле ап-ак болыт кадакланган төсле баш очына эленгән һәм ул килеш-килбәте белән аның Акбүзен хәтерләтә, әнә төз аяклары, әнә озын муены, әнә тузгак койрыгы... Менә бия ипләп кенә ишегалдына төшеп басар кебек.

– Әти, сезнең былтыргы каты балыгыз бетмәдеме?

– Саңгырау мәллә син, малай? Хатының Әнисә дим...

– Бетмәсә, Акбүзгә ашатырга бирерсез. Картның кочагындагы шатлыгы шыбырдап, җилгә коелды: – Һаман шул бер чүбек чәйнәмә, малай! Атка караганда, хатын кадерлерәк!
– Миңа атым кадерлерәк, әти.

Атаның сабыр савыты тишелде:

– Башыңа тай типте мәллә, малай?! Хатын белән гомер итәсе, хатын белән! Ат егыла да үлә. Синеке дә үлгән, малай! Элдерт килен артыннан! Әнкәң табын көйли, бездә чәйләрсез, – дигән карт, шапылдатып, капканы япканда, Сәлим кычкырды:

– Каткан балыңны Акбүзгә ашатырга бирерсең, әти!

Ир, юк эшен бар итеп, озак кына абзарда бөтерелде. Берәмтекләп, аран идәнен себерде, агач ләгәндәге бүрттергән солы әчегән иде, аны түкте. Хәрәкәтләнгән саен күкрәген киереп сулады. Әйдә, аны акыш-макыш дип мыскылласыннар, аның өчен дөньяда иң татлы ис – ат исе иде. Ә бит кемдер Сәлимне җүләргә санамаска тиеш. Ир тиз-тиз генә юынып, киемен алыштырды. Хәтта туйда бер генә тапкыр таккан зәңгәр галстугын муенына бәйләп интекте. Ыспайланды!

Гаражда кыштан бирле кузгатылмаган машинаның ян тәрәзәсендәге тузанын кул арты белән генә сөртте. Шулай да бата! Атасы турларында иде, хәерле юл теләп, кул болгады. «Шөкер, киленне апкайта». 

4

...Ә чакрымнар гел бүтән якларга әйдәде. Әгәр ул да Акбүзнең югалуын кысыр хәсрәткә тиңләсә? Ул да: «Кем инде үлеп-бетеп, ат ярата, тиле син», – дисә?

Хәтерли әле Сәлим, кечкенә чакта урманда йөргәндә, малай-шалай сусаса, юлдагы бәләкәй чокырчыкка җыелган яңгыр суын эчә, ләкин берсе дә йогышлы чир белән авырмый, чөнки чокырчык шифалы ат тоягы эзеннән хасил иде.

...Сабакташның капкасы бикле иде. Элгәре авыл кешесе ишеген дә таяк белән генә терәтә, таяк – йозактан хәтәррәк кисәтү иде: «Без өйдә юк!» Бүген исә йортларның эче-тышы биктә. Хәер, хуҗа хатын ябасын ябып, томалыйсын томалар, ул бит шыр ялгыз. Кая ашыксын Сәлим, көтә. Кич кайтмаса иртән, иртән дә кайтмаса... барыбер көтә. Лачын абзардамы икән? Хуҗаларның аты аның сызгыруына кинәнеп пошкырыр иде. Якын күрде ул Сәлимне. Ник дигәндә, ир дусларына гел эре тешле тарак кыстырып килер һәм Акбүз белән Лачынны янәшә бастырып, ялларын тарар иде.

Тарак бүген дә үзе белән. Сызгырды Сәлим, нигәдер Лачын пошкырмый. Мөгаен, сабакташ болында айгырның аякларын яздыртадыр. Ярышка әзерләнә: тиздән Сабан туе. Моңарчы беренчелек Акбүздә иде, бәлки быел Лачын җиңәр? Нәкъ менә кыр бәйрәмендә шушы йортның мәрхүм хуҗасы белән дуслашкан иде Сәлим.

– Минем хатын да Ташкичүнеке. Әйдә, күрештерәм, – дип, Сәйдәш аны үзләренә чакыргач, баш тартырга уңайсызланды ул. Кеше зурлап чакыра! Чынлыкта аның сабакташын бик күрәсе дә килми иде әле. Наҗия белән ул бер партада утырды. Малайларны шук-шаян диләр, ә кыз алардан ун тапкыр әшәкерәк, чәчби аерата Сәлимнең теңкәсенә тия: йә дәфтәрен буйый, йә утыргычына замаска сылый, башлангыч сыйныфтагы бу этлекләре үсә-үсә кимер дисәң, киресенчә, өлкән сыйныфларда сюрпризлар артты гына. Мәктәптәгесенә күз йомарлык, ә менә кичләрен... Наҗиянең әтисе Нурәхмәт талчыбыктан аю сыярлык тарантас үрдертеп, шуңа айгыр җигә иде. Җикми ни, колхоз рәисе бит! Сәлимнең әтисе гап-гади ат караучы, аты да, арбасы да үзе кебек гап-гади иде. Олылар кич өйгә кайткач, бахбайларны фермага балалар илтештән. Менә авылның ике очыннан ике ияр кузгала. Берсе – Сәлим, берсе Наҗия. Колхоз рәисе кызы тәмам шашына: артыннан тузан болыты куба, урамда тавык-чебеш таптала, һаваны «һайт-һайт» дигән әче тавыш яра. Җан-фәрманга айгыр куган кыз әкрен генә атын юырттырган үсмерне юл читенә кысрыклый да, Сәлим аска мәтәлә. И шушы тамашадан көлә Наҗия, и көлә! Сыптырып егар идең – кыз бала, тырнак белән дә чиертергә ярамый.

Чыгарылыш кичәсендә «без хәзер мөстәкыйль», дисәләр дә, егет-җилән һаман мәктәп күз уңында, лимонад ише татлы сулардан гайре табынга берни куйдыртмаган сыйныф җитәкчесе Сәлимә апа ана каз кебек «бәбкәләр»ен канат астына җыеп тотты. «Сыра исертми бит», – дип, авыз турсайткан малайларны кызлар да якламады, алар укытучыга теләктәш иде. «Ут бөрчәсе» Наҗия:

– Сәлимә апа, әйдәгез, такмаклар әйтешеп уйныйбыз, – дигәч, кызлар дәррәү егетләрне уратып, түгәрәк ясап басты. Кемнең теле ныграк кычыта? – Шул әрсез Наҗиянең! Оят аңардан җәяү качкан, ахрысы, ул гел мәхәббәт турында җырлады.
Кил, җаныем, алдымда тор,

Алмалар каптыраем.

Сиңа төшкән мәхәббәткә

Үзем дә аптыраем.
Җырлап кына калса икән, тыпыр-тыпыр биеп, Сәлимнең каршысына килә, егет, кызарып, зур гәүдәле сыйныфташы артына яшеренә, сызгыру, кул чабулар кызны тагын да катырак кыздыра.
Колак алкаларым сынды,

Алырсың микән алка?

Булырсың микән үземә,

Калырсың микән ятка.
Монысы баласы гына, анасы алда икән. Караңгылата иде инде, һава суларга бакчага таралыштылар, Наҗия һич искәрмәгәндә, алмагач куагы ышыгында Сәлимне кочаклап, ирененнән суырып үпте дә:

– Әй, никләр генә моның кадәр юаш икән син! – диде.

Колхоз рәисе баласы кара эштә караламыни, Наҗияне Чистайда хисапчыга укыттылар. Җылы кабинетларда саннар гына чөеп уйна! Сәлим армия хезмәтендә чакта үткен-чая кыз танышкан сәгатендә үк Чәтрән авылындагы агроном Сәйдәшкә ияргән икән. Иярсен, хуш! Авылның җаны тынар. Яшь парлар дус-тату яшәгәндер, Наҗия аерылмады. Максатлар ир белән хатынны мәхәббәттән көчлерәк берләштерә, диләр. Алар да ат яраткан, алар да Сәлим кебек колыннан баһадир үстергән һәм алар да Сабан туйларында алдынгы урыннар яуларбыз дип өметләнгән.

Кияүдәге бичә инде басылгандыр, теге вакыттагы җүләрлекләрен бүтән кабатламас дисә, Наҗия баскычта ук Сәлимнең муенына асылынды:

– Әттәгенәсе! Минем мәктәптәге беренче мәхәббәтем, әттәгенәсе! Саумы, юаш?!

Хуҗа: «Чү, хатын!» – дип, кисәткәндәй тамак кыргач кына, ул кулын ычкындырган иде. Ел саен Сабан туеннан соң юмарт Сәйдәш аны үзләрендә сыйлады. Ашсуга оста хуҗабикәнең өстәле ризыктан сыгылыр, табынга бәлеш, пылау, тавык ите, майда кыздырылган елга балыгы тезелер һәм ачыккан ирләр күзе шартлаганчы ашагач, атлар янына чыгар, малкайларның да табагы яшелчә белән тулыр, өлгер Наҗия кай арада икесенә дә кишер, кәбестә турап салыр... Атның тамагы туйса – тоягы тузмый, диләр.

Әмма мондый күңелле мизгелләр озакка сузылмады, юктан гына үлде Сәйдәш. Табиблар йөрәге челтәрләнгән дип әйткән. Ир җилкәсе ышыгында яшәп сабырланган Наҗиянең эченә кабат җен-пәриләр ояладымы икән, былтыр ул Сабан туе мәйданында пәйда булды! Җайдак сабакташның киенүе дә ирләрчә иде: киң балаклы кара чалбар, озын җиңле шакмаклы күлмәк (Сәйдәшнеке!), ямьшәйгән кепка... Тач абзарда тирес түккән авыл агае!

Мондый үзгәрешләр ни-нәрсәгә ишарә дисәң, ат чабышларында беренчелекне алу, ягъни Сәлим ишеләрнең борынына чиртү икән. Ә ир гаилә дусты дип кенә җиңдертмәячәк иде. Һа, ел буе дәртләнеп, ярышка әзерлән, үзеңдәге азартны Акбүзгә йоктыр, кичтән үк җиңү тәмен тоеп йокларга ят һәм иртәгәсен дуамал Наҗияне алга үткәр!

Старт сызыгында ук көндәшләренә тояк тузаны очыртып кузгалды Сәлим. Ә бит Акбүзне тыеп, әз генә тезгенне тартсаң, арттан «Һайт-һайт» дип кычкырып, атын куалаган хатын Лачынын ике генә сикертәчәк иде, сикерттермәде шул ир. Ярыш азагында Наҗия йодрыгын йомарлап, аңа ташланыр, һич югы газиз башкайларына әр-битәр яудырыр дигән иде, көтелмәгән хәл: сабакташы дуламады, шауламады, күбеккә баткан Акбүзнең битеннән сыйпагач, кепкасы белән җиңелчә генә Сәлимгә суккалап:

– Сәвсим үк юаш та түгел икән син, – диде.

...Менә хәзер Наҗияләр капкасы төбендә соңлап кына бәгырьне үкенеч көйдерә. Сабакташын уздырасы иде аңа. Нинди зур «ачыш»: юаштан битәр үзенең мәрхәмәтсез зат икәнен таныды ир. Быел Лачын көчле көндәштән котылды, быел – мәйдан аныкы... Шатлансын хатын! Урам башында велосипед «иярләгән» Наҗия күренде. Аркасына бүктәре белән тал чыбыгы бәйләп аскан. Сәлимгә карап, серле генә елмайды ул. Бу елмаюда ирнең кайгысына (ишеткәндер!) сөенү бар кебек иде. «Әһә, алдагы ярышларда мин җиңәм!» янәсе. Аның:

– Сәлам, кунак егете! – дип исәнләшүе дә мәкерле иде.

– Исәнме... – Ир хатынның аркасындагы бәйләмен салдырды.

– Кәҗә ризыгы.

– Әйе, яшел азык. Кәҗәгә тиендем әле. Бәтиләре белән бишәү алар. Сәлимгә дә чеметергә ярый иде.

– Без үскәндә, ярлы-ябагай асрый иде кәҗә. Сыерга көче җитмәгәч.
– Хәзер, җанашым, киресенчә, байлар кәҗә тота. Чөнки файдалы сөте. Дару ул. Туктале, сиңа савып эчертим. Бәлки яшәреп, икенче кат өйләнерсең. Хатынның үртәве ачу кибәнен ишә иде. Моңа Акбүз турында сөйләп, тел әрәм итәргәме! Лутчы дәшмә.

– Үзең эч, яме. Китәм, – диде Сәлим коры гына. – Лачын белән хушлашам да.

Наҗия аяк астына аударган талларның иң озынын бөгеп сындырды. Йөзендәге баягы елмаю капылт кына сүрелгән иде.

– Үтүт Лачын, җанашым.

– Ничек «үтүт»?

– Энесе Шакир, «Абый истәлеге» дип, көзен үзенә апкитте. Син кызкатынга нәмәгә ат, ди.

Сәйдәш йөрәк белән егылган көнне буран котырып, юлларны кар күмде. Әйдә, Лачынны чанага җигеп, үзәк бүлнискә илтәм дигәч, ирем: «Айгырга кагылма, ул җигәр өчен тумаган», – диде. Энесе әнә... – Нервыланган Наҗия чыбык кисәкләрен учында изә иде.

– ...Лачыннан бакча сөрдерткән. Хәзер Лачын эш аты. Быел Сабан туенда Акбүз аны юксыныр инде, дуслар бит.

– Акбүз дә үтүт. – Ачкыч белән бикләнгән тел чылтырап, үзалдына «ачылды». Сәлимнең һәр сүзе саен сабакташының күзеннән мөлдерәп яшь акты.

– Акбүзкәем, бичаракаем, шул кансыз Мөнирдән качкан инде, – дип елаган хатынны ул иңнәреннән кочып юатты.

– Чү, чү, матурым, елама! Кем инде чабышкы атын сукага җигә?! Вәт заразы! Дөмбәслим хәзер үзен! Чебенгә дә сукмаган Юаш әтәчләнә генә иде.

– Шуңа сугып, кул пычратма сана! – Наҗия чыланган битен яулык чите белән сөртеп корытты. – Елата бит, кызганыч бит Акбүз. Нәрсә инде без, капка төбен такырайтабыз, безнең йортта кунакларны коры авыз белән бормыйлар, әйдә, чәй эчәбез!

Акбүз югалганнан бирле тамагыннан ризык үтмәгән ир ябыкты. Мөгаен, эче суырылып, кабыргасына ябышкандыр, ул кыстатмады. Наҗиянең майда кетердәп пешкән тәбикмәге, парда тәмләгән каз ите, шулпалы бәлеше әле дә авыз суларын китерә иде. Әмма табында коймактан гайре тәгам юк иде. Аның ниләр уйлаганын күзеннән укыды бугай хатын.

– Ялгыз башыма пешермим дә. Күңелем боега. Сәйдәш белән бергә хыяллар да үлде. Банкта акчам череп ята, җәренгә нәселле атлар үрчетәм дигән идең берсендә. Без дә, мәрхүм белән синең сымак болынны татар аргамаклары белән тутырмакчы идек тә... Язмаган Ходай.

– Акбүз табылмаса, минем дә күңел үсмәс андый эшләргә. Акчасы черемәгәе шунда, – диде ир һәм авызын пешерә-пешерә, кайнар чәй эчкәч саубуллашмакчы иде, хуҗабикә арттан килеп, җилкәсенә басты.

– Чү әле, чү! Акбүз исән-сау кайтсын дисәң, нәзер әйт син, сабакташ.

– Ниткән нәзер ул тагы? Боегам дисә дә, Наҗия, шаяртып, кешедән көләргә ярата иде.

– Күршебез шофёр Наҗар абый сәфәрем уңса, сезгә кәнфит бирәм дип, без – бала-чаганы сөендерә иде. Гайшә әби чирләгәч, терелсәм, сезгә бияләй  бәйлим, дия иде. Безнең әти төпчеге сау-сәламәт туса – сарык чалырмын дигән. Әни корсаклы килеш тыкрыкта бүрәнәгә егылгач, бала гарип туар дип курыккан. Энем Илдус әнә, тап-таза, авылда икенче йорт тергезә.

Сәлим җилкәсен сикертеп, Наҗиянең кулын кагып төшермәкче иде, хатын бармагын тагын да катырак батырды.

– Үтә, ата-баба йоласын син дә үтә!

– Йола икән, йола, – диде ир, бу мәгънәсез тәкъдим белән килешмәсә дә. – Сарык кынамы, бозау ниятлим. Табылсын гына Акбүз.

Наҗия җилкәдән кулын алып, өстәлгә таянды.

– И-и җанашым, нәзерең бигрәк бәләкәй инде.

– Өч бозау алайса!

– Барыбер бәләкәй. Беләсеңме нишлә?

– Нишлим?

– Язым-гатаем атымны юлласам – Наҗиягә өйләнәм, дип әйт! Мондый ук оятсызлык көтмәгән ирнең миенә кан сауды бугай, чигәсе чатнады. Көлә! Битеннән көлә! Асыл кош йолкыш чыпчык белән оя бүлешә, ди, сиңа! Ә Наҗиянең зур, матур күзендә сагыш дәрьясы иде, ул еламсырап:

– Әй, ялгыз башыма авыр ла, – диде. – Аеруча җәйге төннәрдә – яшен яшьнәгәндә, чүт кенә аңымны җуймыйм. Балачакта аягыма яшен аткач, чак үлмәгән идем, шуннан калды курку. Сәлим: «Өч кат юрганга төрен», – дип шаяртмакчы иде, хатынның керфек очында җемелдәгән яшь тамчысы күреп тыелды.

– Хәтерлисеңме, теге такмакларны? Чыгарылыш кичәсендә идек. Берсен сиңа атап җырладым бит мин.
 Колак алкаларым сынды,

 Алырсың микән алка?

Булырсың микән үземә,

Калырсың микән ятка.
Әллә син янәдән Әнисә белән кавышасыңмы, ә, Сәлим? Җавап шундый да кискен иде.

– Юк!

Капкадан озатканда, Наҗия отыры әрсезләнде:

– Мин синең нәзерең, онытма!

Юаш борын астыннан гына мыгырданды:

– Булмаганны...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 12,2022

Фото: unsplash
 

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дэвамы кайчан чыга?