Логотип Казан Утлары
Повесть

ЮАШ (повесть)

– Түзәрлегем юк бүтән! Сиңа өч көн срок, сайла: йә мин, йә йолкыш! Ничек «сайла», ничек?! Сәлимгә аларның икесе дә кадерле, аның йөрәгендә икесенә дә урын бар, кайсысы якынрак дип үлчәсәң – үлчәү тәлинкәләре тип-тигез иде.

1

...Акбүз кушаяклап типкән иде, тояк җиленнән ирләрнең өчесе өч якка «очты»: ичмасам шунда берәрсенең маңгаен да ярмады! Уе, билгеле, әшәке, ләкин боларның гамәле аның белән чагыштырганда, йөз тапкыр әшәкерәк, болар көпә-көндез акыртып, күмәк хуҗалыкны талый иде. Әүвәл терлектуарның эресен-вагын урладылар, аннары атларга чират җитте. Ачкүз директор барысын да үзе санап-чутлап төяттерде. Атам малы дисә, ал да ычкын дияр идең, иң болгавыр елларда көрәк-сәнәк белән колхоз төпләгән бабайлар дәүләте бит, бабайлар дәүләте!

Ташкичүгә күктән инвестор «иңгәч», өстәгеләр и мактады аны, и мактады. Янәсе, ул авылга шифалы сулыш өрәчәк. Тик аның сулышы агулы иде ахрысы: ике елда он тарттырган борынгы тегермән ябылып, балык үрчеткән күл кибеп, бакчада алмагачлар корып, авылның җелеге суырылгач, көн итмешләре авырайган яшьләр ирексездән шәһәр-калаларга таралды. Эшкә батыр ташкичүлеләргә бер сыйфат хас: алар чәче белән җир себерер, әмма гаделсезлеккә каршы күсәк күтәрмәс, телсез-тешсезгә әйләнер иде. Әнә, меңәрләгән баш терлек асралган каралтыларны бушатканда да дәшмәделәр. Кечкенәдән ат ботына ябышып үскән Сәлим дә авызына су капкан иде дә... йотмады, кире төкерде, чөнки аның Акбүз кушаматлы җан дустына кул суздылар. Егетнең бахбайны минеке дияргә хакы бар иде. Ала биянең соңгы баласы зәгыйфь булып туды. Ферма мөдире Әмәнулла: «Ярты сәгатьтән үлә хайванкай, үләт базына илтеп ташла», – дип, аны егетнең арбасына салгач «тыңлады» күндәм егет, ләкин табылдыгын базга түгел, өенә кайтарды. Атасы Сәйфулла рәешкә генә кигән кайры тунын жәлләмичә мич аралыгына җәйде. Җылыга кинәнсен тай! Әнисе күршеләрдән саудырткан ярты чәшке кәҗә сөтен бәләкәй шешәгә тутырып, имезлек каптырды. Башта хайван теләр-теләмәс кенә суырды, инде дә тәмен татыгач, тамчысына кадәр эчеп бетерде. Үлмәдеме икән дип, төнлә әллә ничә мәртәбә уянып тикшерде Сәлим. Исән! Салам сыйракларын як-якка таратып, сабый бала кебек изрәп йоклый. Җылы! Тамак тук! Ә иртән Акбүз хәтта ки аякланырга маташты, тик ул әле хәлсез иде, суыкта өшегән төсле дер-дер калтыранды да, атлап китәргә куркып, идәнгә тезләнде.

– Артык иркәләмик, улым, – диде атасы. – Арытабан табигать үзе җайлар. Җә юаштан, җә гайрәтледән әвәләр бахбайны.

Әнисе көлеп кенә әйтеп куйды:

– Хуҗасына охшаса, знамы юаштан әвәләр.

Хуҗасы, әлбәттә, Сәлим иде.

Сәйфулла карт мытырдык карчыгының керпе теленә кадалмады, чөнки аларның нәсел кушаматы Юаш иде. Авылда өч Сәйфулла, кайсысы дип сорасалар, «әнәгенәк Юашы...»

Әтисе:

– Әзрәк тернәкләнгәч, кире фермага илтерсең, безгә хәрәм килешми, улым, – дигәч, егетнең тавышы корыч кебек чыңлады. Юаш юан бау ишәр, ди!

– Илткән сиңа! Акбүз минеке! Аны без терелтәбез!

– Анысын кем исәпләр икән, улым. Таең көрәйсен генә, аранга китереп яп, диярләр. Әмәнулланың ярты чиләк бодай сыешлы халат кесәсендә биш былтыргы амбар кенәгәсе. Кайсы сыер кайчан бозаулаган, кайсы бия кайчан тайлаган – көне-сәгате белән яза, писыр сыңары.

– Зерә шикләнәсең, әти. Акбүз үлгәннәр исемлегендә инде күптән. Оныттылар инде аны.

Чынлап та, ни рәис, ни мөдир тай турында сүз катмады. Ул алар өчен кибәннән җил очырткан салам кисәге генә, миллионер колхозда үрчемартым чутсыз, мөгезлеләр һәм тояклылар абзарларга сыймый иде.

Табылдык ни хәлдә иде соң? Әйбәт иде аның хәле. Яшәү теләге көчле, ул һич тә юаштан әвәләнми, эчкәне – кәҗә сөте, ялаганы каты бал иде. Тамаксау, көрәя-көрәя, баздагы запас кишерләрне үз итте, тәмен татыгач, шакмаклы шикәр кетердәтте, әрсез иде, аралыкны тарсынып, бүлмәгә «күченде», бүлмәдән – ишегалдына... Дөньясы киңәйгән саен киңәеп, болын белән тоташкач, иркенлек тойган бия кызын беркөнне тиз генә куып тота алмады Сәлим. Тай чапты, хуҗа чапты! Икәү озак «ярыштылар». Ачуын кабартса да, егет аңа сукмады. Чыбыркы белән нинди куркыту, ди, чыбык белән дә селтәнмәде. Күрде хуҗалык рәисе Нәҗибулла абзый, һәр терлек санын кенәгәсенә теркәгән мөдир Әмәнулла да күрде: «үлгән» бахбай  – терек! Әмма Алланың рәхмәте, ник берсе: «Колхоз милке, кайтар!» – дисен?

Төшке якта авылның сыер көтүен су эчәргә Сөлчә елгасына куалыйлар, мәхлук хайваннар исә аны изеп-таптап куертып бетерә, су төнлә тона, шуңа күрә Сәлим иртән үк атын коендырырга йөртте. Яр битендә көй көйләп, Рухи чишмәсе ага, иренмәгән халык чәйлеккә шунда килә, һәм ул халык дигәннең берсе Хәйрия карчыкта фатирда яшәп, мәктәптә укыткан күрше Шәрбән авылы кызы Әнисә иде. Аның ничек көянтә-чиләген иңнәрендә уйнатып, баскычтан төшкәнен яшерен генә күзәткән юаш егетне ни-нәрсә кыюлатты икән, ул Акбүзне йөздерә-йөздерә, чишмә турысынарак җитте дә:

– Чиләкләрең авырдыр, апасы, – диде.

Бу кыз турында: «Тәкәббер, яше барса да, һаман сайлана, әкиятләрдәге ак атка атланган патша малаен көтә», – диләр. Сәлимнең дә бахбае ап-ак, тик кызганыч, ул патша малае түгел, гап-гади авыл баласы. Хәер, аңа карап кына кимсенгәне юк. Тәкәббер кыз чиләген чишмә улагына куеп:

– Авыр шул, – диде. – Хәйрия әбекәй көненә биш-алты тапкыр күмер самавыры кайната. Газ чәйнеге тиз юшкынлана, ди. Миндә чәй тәмле дип, ахирәтләрен җыя тагы. Аларга суны чишмәдән ташып кына өлгерт.

Мөгаен, Хәйрия әби ахирәтләре белән туктаусыз шапыр-шопыр чәй эчмәгәндер, мөгаен, Акбүзнең дә тәненә катлам-катлам тузан кунмагандыр, шушы ике «хәсрәтле»нең гел бер үк вакытта Сөлчә буенда очрашуы гаҗәп, әйтерсең, алар кичтән үк төгәл сәгатен билгели. Һи, «сәбәбе»н күрегез сез, имеш тәҗел кирәк эшләрен иртән үк башкарырга гадәтләнгәннәр. Кыз – мәктәптә дәресләр башланганчы, егет – елгада су болганганчы...

Әнисә чая иде, беркөнне ул:

– Ялларда Шәрбәнгә кайтасы идем, кичләтә урман аша чыгарга шүрлим, зинһар, озат әле, абыйсы, – дигәч, Сәлимнең аркасына меңләгән кырмыска үрмәләде. Патша малаен гына үзенә тиң санаган асылбикә аңа «озат» дип ялварамы? Озатты анысы егет. Акбүз белән озаттылар. Мондый «сәфәрләр» атна арты атна кабатланды. Урманда агач саен күз, агач саен колак икән: авыл гайбәтчеләре күргән-ишеткән, тешлесе дә, тешсезе дә, и рәхәтләнде чәйнәп! Үлеп, Сәлимне кызгандылар. «Өйләнсә-нитсә, тәкәббер Әнисә аны санлап яшәмәячәк», имеш. Урман аша озаттыру әле ул нәрсәгәдер өметләндерми иде. Ә кыз бүтәнчәрәк уйлаган бугай, менә ул маңгайга бәреп:

– Син кайсыбызны ныграк яратасың: минеме, атыңнымы? – дигәч, беркатлы Сәлим җан дустының муеныннан сыйпап:

– Акбүзне, кәнишне, – диде.

Бу аның иң зур хатасы иде. Агач тел! Икегезне дә дисә, җә! Ир-егетләрне күз карашы белән чәнчеп сындырган чибәркәй мондый мәгънәсез җавап көтмәгән иде, җен-убыр өермәсе кузгатып, урман сукмагыннан элдертте. Аның артыннан карап калган Сәлим үзе генә ишетелерлек итеп пышылдады:

– Икегезне дә... икән.

Шөкер, Әнисәнең үпкәсе кояш җылыткан боз-сөңге кебек тиз эреде. Егет хәзер тәкәбберне урман аша гына чыгармый, аңа Шәрбәнгә хәтле озату хокукы бирелде. Озын аяклы җәй өч-дүрт кенә сикерде дә, көзге елак яңгырлар тотынды һәм кызга турыдан юл бикләнде. Асфальттан биш чакрым урасаң гына, алар авылына эләгергә мөмкин иде.

– Әйдә, абыйсы, йолкыш атыңны җик тә, жәлт кенә мине илтегез, – диде Әнисә.

Бу патша кызының һич карусыз үтәлергә тиеш әмере иде. Үзенә кагылганда, әллә ниткән хурлауларга түзгән Юаш Сәлимне, әйтерсең, корт чакты:
– Акбүз йолкыш түгел, яме, апасы! Ул әле япь-яшь. Үссә дә, мин аңа камыт кигезмим, Сабан туе чабышларына әзерлим, яме! Әнисә «корт»ка әче дару сиптерде:

– Кайсы гасыр бүкәне син, абыйсы! Ир-атның аты – машина бүген, машина! Чит илнеке, иң шәбе! Әй... – Кыз, сиңа сүз әрәм дигәндәй, нәзек иренен бөрештерде. – Дүрт аяклы хайванга гашыйк икән берәү!

Сәлим теге чактагы кебек аңгыраймады, күкләр ярылырлык көчле тавыш белән:

– Кайсыдыр чибәр кызны да яратабыз әле без! – диде. «Кайсыдыр чибәр»нең кем икәнен аңлады Әнисә. Алар ярәшелгән тамгасы белән ике ел урман юлын таптап такырайткач өйләнештеләр. Аңа хәтле булачак кияү көйләнде-җайланды: машина алды, төп нигезеннән аерылып, йорт тергезде.

Кәләш беренче көннәрдә үк юаштан бау ишмәкче иде бугай:

– Бияңне әтиеңнәрдә калдыр, – диде.

Калдыра ди сиңа. Кышкы салкыннарда өшемәсен дип, калын-калын бүрәнәләрдән кем өчен җылы абзар төзелде? – Акбүз өчен!

Капкадан беренче Акбүз керде. Ә аннары... башланды. Сабан туендагы ат ярышында җиңгән малкайның муенына бәйләгән чигүле сөлгене диварга элгән иде ир, хатынга бу ошамады, ул аны йолкып атты. Сәлим исә яңадан элде. Шулай бер-берсе белән «көрәшә» торгач, Юаш җиңелде. Юл биреп, дөрес эшләгәндер: чүпрәк өчен талашып ваклану ир-атка килешми. Әмма сөлгедән соң вакланулар эреләнде, «патша кызы» почык борынын кулъяулык белән каплап, кәһ-кәһ йөткерде:

– Фу, өйдә тончыктырырлык ат исе! Фу!

– Ат абзарда бит, – диде Сәлим.

– Өйдә дә ат исе! Синнән дә шул ис аңкый, фу!

– Мин чиста, һәр кич мунчада юынам!

– Күзәнәкләреңә сеңгән синең! – Хатын өй уртасында бомба шартлатты:

– Түзәрлегем юк бүтән! Сиңа өч көн срок, сайла: йә мин, йә йолкыш!

Ничек «сайла», ничек?! Сәлимгә аларның икесе дә кадерле, аның йөрәгендә икесенә дә урын бар, кайсысы якынрак дип үлчәсәң – үлчәү тәлинкәләре тип-тигез иде.

Тугач та, чуттан сызылган тайны балаң кебек багып үстергәч кенә, «дүрт ягың кыйбла» дип, урамга ку, имеш. Беләме соң хатын: Акбүз аның бердәнбер хыянәтсез дусты. Беләме соң хатын: Акбүз хуҗасын данлаган батыр чаптар да! Алда әле дистәләгән җиңүләр! Ә син үз кулың белән хыялыңның тамырына балта чап!

Әнисә дә бердәнбере... Тәкәббер кыз белән кушылгач, авыл шаккатты. Юаш кына чыпчык нинди асыл кошлар аулый, янәсе. Үз ихтыяры белән җилкәңә кунган «кош» ауланган саналамы икән? Егет аңа өйләнү турында ым да какмады, авылда «чиләгенә күрә – капкачы» урам саен, ә инде Әнисәнең тел төбендә ниләр ятканын сизгәч, «капкач» ярамаса да, тәвәккәлләде. Кыз аны ярата, димәк! Бәлки әзрәк яратадыр, ләкин ярата кебек тоела иде. Менә хәзер шушы мәхәббәтеңнән ваз кич инде, йа!

«Сайла...»

Әйе, ул сайлады.
– Хәйрия әбиләрдә яшисеңме яки үзегездәме? – дигәч, «патша кызы» чүт аркан аумады. Акылга сыймаслык хәл! Аңардан – ил-көндәге иң чибәр хатыннан баш тарталар!

– Алай икә-ән! – Әнисәнең күзеннән мең төрле төсләргә үзгәреп, зәһәр чаткылар чәчрәде. – Сиңа йолкыш хайван якынрак икә-ән! Нишләп мин сезнең авылда гомер черетим, Шәрбәнем мәктәбендә укытам! Әллә сиңа үлеп-бетеп гашыйк идемме?! Сазаган кыз исеме күтәрмәс өчен генә чыктым мин сиңа, ат колы!

«Юаш шул, хатынын үз кубызында биетмәде», – дип сөйләде авыл. Сөйләсеннәр, тел чүбеннән генә чүмәлә өелми. Ярату ярасы тирән уелды, ул мәңге төзәлмәс шикелле иде, алдагысы куәтлерәк булып, ул аста күмелде.

...Тирә-якларда күмәк хуҗалыкларны исеме телгә ятышсыз агрохолдингларга берләштергәндә, эшле-ашлы ташкичүлеләр пошаманга төште. Аларның кыр-басуларын да саранча көтүе сырмасмы икән? Рәис Нәҗибулла җыелышта халыкны тынычландырды үзе.

– Туганнар, безгә бу афәт янамый, без миллионер колхоз, безнең өс – бөтен, тамак тук, чыга... төтен. Ярар, каян чыкканы сезгә мәгълүм төтеннең, әле без үзебездән артканны дәүләткә дә сатабыз.

Ялгышты рәис абзый, «саранча» уптым илаһи авылга ябырылды. Аларның байлыгы ташыган хуҗалыкка бөтәшкән күрше колхозларны кушкан иттеләр дә Каф таулары артыннан диярсең, килеш-килбәте белән әкиятләрдәге түгәрәк күмәчкә охшаган бер адәмне китерделәр. Хәзер түрә директор дип атала, аңа перси агай яисә перси энем дип эндәшәсе түгел, ул Мөнир Хикмәтович иде. Инвестор дигәнең, моңардан да кәттәрәк кеше, бер дә күзгә-башка чалынмады, Казандагы биек каланчасыннан гына боерык биреп ята, ахрысы.

Элек колхоз капкасы көн-төн шыр ачык, атлы ир-ат арт шәрифләренә йомшак ясап, арба төбенә печәнен-фәләнен түшәсә, җәяүле сыер савучы хатын-кызлар пластик шешәләргә сөт тутырса (үз йортындагы сыерның сөтенә караганда хуҗалыкныкы тәмлерәк!), рәис боларны урлашуга санамады. Ә директор Мөнир өчен бу дәүләт җилкәсен кимерү иде: ул җил аударырлык такта капканы җимертеп, тимердән эшләтте һәм каяндыр читтән җирән сакаллы бер әзмәверне сакка бастырды. Бил каешына әллә чын, әллә уенчык пистолет кыстырган Җирән бик әшәке кыланды: ул ике уч силос өчен ирләрнең чанасын вата-сындыра, хатыннарны исә тентеп җәзалый иде. Өстәргә килмәде инвестор, киметергә килде һәм озакламый исеме үзгәртелгән бай колхоз шома таш кебек таудан аска тәгәрәде. Әкрен генә фермалардан йөзәрләгән-йөзәрләгән сыер-бозаулар кыяклады, амбарлардан каядыр ашлык озатылды, печән кибәннәре урыныннан «күчте». Терлекчеләр, бигрәк тә сыер савучылар, зар елады. Терлек саны азайгач, аларны кыскартырга керештеләр. Экономия! Бишәү башкарасы вазифа бер кешегә генә йөкләнгәч, өч ат караучысының икесе, шул җөмләдән Сәлим дә «артык кашык» булды. Хәер, аның ризыгы киселмәде: ул оялмады-хурланмады, шәхси хуҗалыкларның сыер көтүен көтәргә ялланды. Ярдәмчесе Акбүз белән киң болыннар иңләү дөнья рәхәте бит! Киләчәктә үзенең бизнесын оештырырга хыялланган ир шактый гына мая тупласа да, иш янына куш иде көтүче акчасы. Аннары, Әнисә ташлагач, буш өйдә күңелсез иде аңа. Әмма хыял канатларын бик җәймәскә икән шул. Беркөнне көтүдән кайтышка капка төбендә аны атасы Сәйфулла көтә иде. Гадәттә, борчылса-нитсә, аның куе кашлары җыерылып, бергә тоташа иде.

– Улым, нишләрсең инде, атыңны ыштубы да безгә тапшырсын ди теге диликтор Мөнир. Бия минем малайныкы, ул колхоз исәбендә юк дигән идем, вәт явыз, кәнсәләр шкафыннан Әмәнулланың амбар дәфтәрен тапкан. Әмәнулла, эт бете, үләт базына ыргыт дисә дә, тәки фәлән елда, фәлән числода тай туды дип теркәгән бит, улым.

Сәлимнең биш бармагы йодрыкка бөкләнде. Әйтерсең, юаш кына башы белән директорның яңак төбенә кундырмакчы иде ул.

– Тапшырган, ди! Акбүз минеке!

– Мәгәр тыңламаса, политсага жалу язабыз, ди. Каракка чыгармакчылар сине, улым.

– Миңа димәгәе, хет Берләшкән Милләтләр Оешмасына язсыннар. – Армиядә хезмәт иткәндә, Сәлим сәяси терминнарны күп ятлаган иде. – Алардан кем шөлләгән, ди, әле монда!

Башта аңа Җирән сакчыны өстерде директор. Ул бәндә котырган эт белән бер иде.

– Давай атны! Ике сөйләттермә! – дип, капканы тупсасына хәтле каерган «кунак» абзарга табан ыргылмакчы иде, ишегалдында кипкән печән әйләндергән хуҗа, көнозын көтү көтеп арса да, ничек җиңел генә аның каршысына атылып, корсагына сәнәген терәде икән? Сукса җиргә сеңдерерлек әзмәвер артка чигенде, чөнки ярсыган ир үз-үзен белештермичә эчен тишеп агызырга мөмкин иде.

Үкчәсен ялтыраткан Җирән сакчы капка артыннан гына янады:

– Без сине төрмәгә утыртабыз, ат карагы!

Онык бабасы язмышын кабатлармы икәнни? Алтмышынчы елларда колхоз рәисе: «Безнең алаша», – дип, Сираҗи картның тайдан үстергән атын фермага япкач, бабасы яклау өмет итеп, Мәскәүгә – Хрущёв янына китә. Кертәләрме аны илбашы эргәсенә яки Кызыл Мәйданнан ары уздырмыйлармы? – Алла белсен, әмма ул кемдер сырлаган язу тотып кайта. Шул серле кәгазьне рәиснең борын төбендә селкегәч, тегесе бүтән аңа каныкмый. Ә Сәлим кемгә барып егылсын? Егылган тәкъдирдә аңардан: «Вәт җүләр!» – дип көләчәкләр генә. Сираҗи картлар заманында ат күп балалы гаиләнең төп ярдәмчесе саналган, аның белән бакча сөргәннәр, бәрәңге утыртканнар, болыннан печән, урманнан утын ташыганнар. Бүген һәр йортта техника. Сәлимнең дә гаражында машина, каршында мини-трактор әнә. Ни җитми сиңа, егет, диярләр. Җитми, Сабан туйлары якынлашканда, йөрәкнең җилкенүе җитми! Кулыннан көрәк-сәнәк төшмәгән авыл баласы, елга бер мәртәбә бәйгедә җиңеп, шәхесен таныта икән, моның ни гаебе?! Әнә гәүдәсеннән ун-егерме тапкыр авыррак йөк сөйрәгәндә (әйтик, таракан үләксәсен), кырмыска да үзен фил итеп тоядыр. Акбүз дә бәйрәм алдыннан хуҗасы кебек җилкенә, ул да ярышлар өчен яратылган чаптар икәнен расламакчы.

Урланасы – урланып, таланасы – таланып, фермалар бушады. Ә комсызларга төягәне һаман аз, гүя иң зур майлы калҗа Сәлимнең йортында калган, әгәр шуны чәйнәп йотмасалар, тамаклары туймый иде.


2

Өч тапкыр куылганнан соң Җирән сакчы төркем туплап килде. Әрҗәле машинада директор белән өчәү, сиренасын улата-улата, аларны озаткан полиция егетләре икәү, монда инде сәнәк кенә булышмаячак иде. «Кунаклар» килешкә махсус әзерләнгәндәй, Сәлим Акбүзнең ялын тарый иде. Тегеләр шалдыр-шолдыр әрҗәне бигеннән ычкындырып, артына тактадан әтмәлләгән шома баскыч сөяделәр. Директор абзыйның йөзендә тантана иде. – Кем диик әле сине, җегет? Каракмы, угрымы? Тәки кирегә каттың, җегет. Миннән бер яхшылык: эшне судка җиткермим. Ат – дәүләтнеке, ә дәүләт милкен урлаган кешегә статья чәпиләр. Живо, арбага менгез безнең бияне!

Зур капка шар ачык, атыңа атлан да боларны изеп-таптап чыгып чап! Акбүз дә сигнал биргәндәй, кешнәп җибәрде. И аңардагы сиземләүләр! И аңардагы адәм акылы!

Атланды ир, әмма шул мәлдә үк ике полиция хезмәткәре аны аягыннан тартып төшерде һәм кабыргасын чатнатып, кулын артка каерды. Җирән белән шофёр Акбүзнең тезгененә ябышты. Юкка гына көчәнделәр, кечкенәдән үк ирек тәмен тоеп үскән гайрәтле бия үзенә ят куллар орындырамыни, ул уңга-сулга башын чайкады, чайкаган саен тегеләр су тамчылары кебек читкә «чәчрәде». Сәлим ычкынырга азапланып, алга тартылды, тик «закон сакчылары» селкенмәслек итеп кулын боргычлаган иде шул. Бу тамашаны кырыйдан гына күзәткән директор ярсыды:

– Икәү бер хайванны җиңәлмисез, камыр батырлар! Аркан бармы, аркан?

– Бар, – диде Җирән.

Сүс арканның очын түгәрәкләп, элмәк ясадылар. Һоп! Циркта аюлар уйнатканмыни, Мөнир элмәкне очырткан иде, ул атның муенына ук чорналды. Өчәүләшеп, аны баскычка сөйрәргә тотындылар. Ә Акбүз карыша, Акбүз хуҗасыннан башка китәргә теләми, көрәшә-көрәшә, аның хәтта муенындагы элмәге дә өзелде.

– Балтагыз кая?! – Мөнир акылдан шашты. – Аягына чабыйк! Барыбер ит комбинатына илтәсе! Балта!

Шунда бия кушаяклап типте дә инде. Типте дә ефәк ялын тузгытып, җанфәрманга кырга чапты. Аның җәлладлардан котылуына сөенгән Сәлимнең шул мизгелә үк йөрәгенә шом үрмәләде. Ат кырны урталай кисеп, Сөлчә елгасына табан турылый. Мәгәр аръякка йөзеп чыкса, ярты чакрымнан гомер йөзендә кеше аягы басмаган Руша урманы башлана. Элгәреге заманнарда картлар: «Ул зәхмәтле урын дип өркетә, чехлар белән сәнәк сугышы вакытында (алар нәкъ шушы тирәләрдән уза) йөзәрләгән дошман солдатларының мәетен күммичә генә, Рушага ташлаганнар, имеш. Анда җен-пәри оялаган, әгәренки бу урманга керсәң – адашасың, кайту юлын тапкан ни зиһенле атлар да монда бутала, имеш.

– Хи-хи. – Җирән авыз ерды. – Ташкичүләрнең Рушасындагы ач бүреләр өеренә азык бу мәхлук хайван! Өченче ел көтүгә ничек ябырылганнар иде, атаманнарын атып үтергәч кенә шөлләделәр, иеме, Мөнир агай? Полиция хезмәткәрләре шыпан-шыпан тайгач, ике куштан сыңарлары – шофёр белән Җирән безнең бурыч үтәлде дигәндәй, машина кабинасына үрмәләмәкче иде, директор:

– Ашыкмагыз? – диде һәм сирәк теш ярыгыннан чекерт-чекерт җиргә төкерде. – Кая чабулыйсыз, мөгезсез үгезләр?! Мин уйлаган нәрсәмә нокта төртмәдем. Хәзер үк ат артыннан барасыз! Хәзер үк, диләр сезгә! Сакчының ерылган авызы киредән җыелды.

– Ялгыш ишетәмме соң, Мөнир агай? – диде ул сагаюлы тавыш белән.

– Саңгырауландыммы соң? – Дөрес ишетәсең, сарык! Немедля, Рушага элдертегез!

–  Шаярма, Мөнир агай. Күперсез елгадан машина белән ничек элдертик, йа?

– Шофёр Рәкыйп кылдырчасын яр буенда калдырсын, ә син йөзеп чык, сарык!

Каерылган кулын угалаган Сәлимне оныттылар. Үзләренеке куәтлерәк иде. Моңарчы түрәсенең һәр боерыгын баш өсте үтәгән Җирән әллә нишләде. Менә-менә аның өянәге көчәер кебек: күзе акаеп, ирен кырыйлары күбекләнде:

– Минме?!

– Син түгел, мин! – дип үртәде Мөнир.

– Минме?! Рушагамы? Ерткычлардан чәйнәтергәме?! – Сакчы кызарды-бүртенде. – Акылың алтын икән, агай. Боларның колхозын чишендереп, бөтен нәрсәләрен сатып, кесәңә тыкканда, минем белән бүлештеңме, ну? Кукиш миңа! Туган якларга кайтырга өч тиен премия язмадың! Урлаганнарың тамагыңа тыгылсын, бирән! Кузгалдык, Рәкыйп! – Әзмәвер җиргә чүгәләгән Сәлимнең җилкәсенә орынып үтте. – Гафу ит, туган.

Болай кул сыпырып сызланып утырсаң, Акбүздән бөтенләй колак кагуың ихтимал иде, ир әтиләренә ашыкты.

– Бия качты, әти! Апкитмәкче иде теге капкорсак директор, качты шуннан! Атасына ни, үгез үлсә – ит, арба ватылса – утын!

– Кайгырма, йортка ияләшкән хайван кайта, улым.

– Ничек «кайта»?! Рушага качты бит ул! – дип үкерде Сәлим.

– Безнең бабай чеби аулаган тилгәннәрне һавага атып куркыта иде. Чормадамы аның мылтыгы?

Сәйфулла карт сагайды. Юаш бер дә болай казаныннан ташып, дөбер-дөбер кайнамый иде.

– Нәмәгә сиңа мылтык? Син, малай, бандит Мөнир белән көрәшмә! Аларның озын кулын син генә кыскартырсың, ди!

– Мин аның белән көрәшмим! Мылтыкны бир, әти.

– Күгәргән тимер кисәге чуртымамы сиңа! Бабаң үлгәч, кем аны чистартып майлаган әле.

Ир, һич югы бүреләрне чәнчергә монысы да ярый дигәндәй, абзар нүешенә сөялгән сәнәкне эләктерде.

– Акбүз артыннан барам мин, әти!

– Әҗәлеңне эзләпме? Мәрхүм бабаң буранлы кичтә Сөнчәледән ялгышып, Руша ягына борыла. Таңга хәтле урман буенда адашып йөри бабаң. Көчкә ычкына тегеләрдән.
– Нинди «тегеләр», әти?! Бүредән гайре шайтаным да юк анда.

– Бигрәкләр арусыз җир бит, улым, – дип инәлгән атасына кул гына селтәде ир.

Сөлчәдә балык сөзгән өч малай аркасына сәнәк яткырып, арткы ярга йөзгән Сәлимгә иярмәкче иде дә, «батыр» акаеп карагач, курыктылар.

Бүген ул әкият каһарманы, аңарда биниһая көч, ул бүре кыяфәтле диюнең җиде башын да сәнәк кадап өзәчәк. Акбүзне явыздан коткарачак Сәлим. Юк ла, дию кыяфәтле бүренең... Тфү, Руша ягыннан искән җил дә зәхмәтле, ахрысы, әллә ниләр уйлата. Әйтерсең, ир беркатлы сабый яшендә!

Балачакта малай әбисе белән Шәрбән урманында чикләвеккә йөри иде. Карчык урман авызында чирәмгә утырып, башта тузанланган галушын кагып, артка чөеп бәйләгән яулыгын рәтли, аннары пышылдап кына дога укыгач, буйсынган тавыш белән:

– Керергә ярыймы суң? – ди.

Янәсе, урман иясеннән рөхсәт сорый. Сәлим көлә. Уйдырма! Ия дигәннәре хет бер тапкыр очрасын иде. Ә хәзер Рушага якынлашканда, бу «уйдырма» чынбарлыкның үзе кебек тоелды. Даң-доң, даң-доң... Күкрәк читлеген җимергәндәй, йөрәк чаң какты. Даң-доң... Урман тирәсен камаган яшь наратлар гүя чех солдатлары, менә алар җанланып ирнең өстенә авар кебек иде. И куркак! Бастырып атла, бастырып. Ниткән солдатлар, ди, болар гасыр бабалары – карт наратларның кысрык куенын тарсынып, кырыйда – иркендә тамыр җәйгән. Аумый алар, куркак, аумый!

Әнә төпләренә кушучлап-кушучлап, каен җиләге сипкәннәр. Сәлим берсен өзеп капмакчы иде, кулы утта пеште. Диндар әбисеннән көлгән иде дә... Ул җиргә тезләнде. Шартын китерергә кирәк... Шартын... Иренен чак кына кыймылдатып, күңеленә сеңгән догасын кабатлагач, тимер чаң күкрәкне авырттырмый иде инде. Шартын китерде...

– Керергә ярыймы суң?

Сәер тынлыкка кемдер өф-өф өргәндәй, кинәт җил кубып, наратларның тубал башын чайкалдырды. Җилкәгә шыбыр-шыбыр күркә малайлары коелды... Эчтә – чытырманлыкта ат кешнәде... Сәнәген тотып шунда ташланган ир яшь наратлар арасыннан җиңел генә йөгерсә, алда аңа юл бикләнгән: аркылы-торкылы ауган гасыр агачлары «урман пәрәвезе» корган, монда җил сызгырырлык тишек тә юк иде хәтта. Йөгергән шәпкә черек төпкә абынып егылган ир уфтанып: – Керттең дә үзе, – диде. Бит турысында гына бөгәрләнеп, елан йоклый, мәгәр селкенсә – Сәлим аңа сәнәк белән кадарга әзер иде, бәхеткә хәшәрәт уянмады. Ир бугаз ертылганчы кычкырды:

– Акбү-үз!

– Үс-үс... – Кайтаваз аны үчекли генә иде. – ...Үс-үс...

– Акбү-үз!

– Үс... үс... 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 12,2022

Фото: unsplash

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев