5 (май), 2020
Бу санда
ШИГЪРИЯТ ҺӘМ ЧӘЧМӘ ӘСӘРЛӘР
Идел – эчкән су булыр... (С.ХӘКИМ, Х.ТУФАН, Һ.ТАКТАШ, Ә.ФӘЙЗИ шигырьләре). ............3
Марат КӘБИРОВ. Шамил. Романнан өзек. ....................................................................................7
Мөхәммәт МИРЗА. Мохтар. Драматик поэма. ...........................................................................41
Айдар ХӘЛИМ. Өч аяклы кеше. Хикәяләр. ..................................................................................80
Татарстан дигән Ватаным бар. ( Г.АФЗАЛ, Н.АРСЛАНОВ,И.ЮЗЕЕВ,С.СӨЛӘЙМАНОВА шигырьләре). ..................................................................................................................................128
Айдар СӘХИБЗАДӘ. Хикәяләр. (Вакыйф НУРИЕВ тәрҗемәсе). .........................................131
Иле белән кеше канатлы (Роб.ӘХМӘТҖАН, М.ӘГЪЛӘМОВ,ЗӨЛФӘТ, Р.ФӘЙЗУЛЛИН, Л.ШАГЫЙРЬҖАН, Р.ВӘЛИЕВ,Г.МОРАТ, Р.ЗӘЙДУЛЛА шигырьләре). ..................................150
Рабит БАТУЛЛА. Вөҗдан чакырды. Хикәя. ...............................................................................154
Ренат ХАРИС. Татар атлары. Поэма. ..........................................................................................164
Һәрбер заман үзе тарих яза (Л.ЯНСУАР, Л.ШӘЕХ, Г.БАТТАЛОВА, Й.МИҢНУЛЛИНА, Л.ГЫЙБАДУЛЛИНА,Ф.ГЫЙЛӘҖЕВ,Р.СӘЛАХ, Р.МӨХӘММӘТШИН,
Б.ИБРАҺИМ шигырьләре).............................................................................................................182
ӘДӘБИ ТӘНКЫЙТЬ
Дания ЗАҺИДУЛЛИНА. Чал татар әдәбиятының 100 елы. .........................................72,138,174
БӨЕК ҖИҢҮГӘ – 75 ЕЛ
Без көрәшләр кичтек җир тетрәтеп...
(М.ҖӘЛИЛ, Ф.КӘРИМ,Н.БАЯН, Г.КУТУЙ шигырьләре). .........................................................77
Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ. «Исән калсак – җирдә җәннәт көтә!». ....................................................125
«Илең турында уйла» әдәби конкурсы: Рифә РАХМАН. Вәриснең әтисе кайта. Хикәя. .......112
Тарих: Лирон ХӘМИДУЛЛИН, Булат ХӘМИДУЛЛИН. Татарстаннан – сугышка. ..............118
ХӘТЕР
Луиза ЯНСУАР, Айдар ӘХМӘДИЕВ. «Бәхетле мизгелләрнең килүен тизләтербез...»..........134
Рәдиф ГАТАШ. Иҗади-рухи аралашулар. ..................................................................................169
«Казан утлары» архивыннан.............................................................................................70,110,172
Шаян сәхифә: Уены-чыны бергә. Сәхифәне Марсель ГАЛИЕВ әзерләде. .............................187
ТАССРга – 100 ел: чорлар, вакыйгалар, шәхесләр. ....................................................................190
-
Такташ песие
Һади Такташ бер пьесасында шундый аңлатма автор сүзе язып куйган була: сәхнә күренешендә, диванга утырып, койрыгын кыйблага каратып, бер песи битен, колак артларын юа. -
Без Казаннан, Иделдән
– Сез кайдан? – дип сорыйсыз. – Без Казаннан, Иделдән. -
1 май (хикәя)
Берүзем калганымны аңлап алдым. Янымда әти дә юк, әни дә. Кычкырып елап җибәрдем. Мине кешеләр чолгап алды. Сораулар бирә башладылар: – Кем син? Кем малае? -
Эшләпәнең Дәүлигә үпкәләве
Бер елны Нәби Дәүли яңа эшләпә сатып ала. Яңа эшләпәсен киеп, урамнан барганда, бер дусты очрап аңа әйтә: – Нәби, салып ташла моны, сиңа эшләпә килешми! – ди. -
Без – бергә!
Күп тырышты алар кертер өчен тере килеш безне кабергә. -
Өч аяклы кеше. 1.Таң чыгы белән савыккан Минетдин (хикәя)
Ул унике яшендә үк, ирләр белән бер катар Шафран-Әкчин-Миякә арасында ерак юл чабып, аяксыз калды... -
Өч аяклы кеше. 2. Габдулла бабай "трофее"
Минем өчен иң нык хәтердә калган нәрсә — Габдулла бабамның икенче бөтендөнья сугышында алган ярасы — дөресрәге аяксыз калу тарихы. -
Татарстаным
Син йөрәктер миңа, бәгырьдер... -
***
Тезләнүне белми татар халкы, дошманнарын җиргә яткыра. -
Мин хәзер керермен – көтегез
1937 ел. Шәхес культының чәчәк аткан мәле. Язучылар да бер-бер артлы югала торалар. -
Өч аяклы кеше. 3. Җан җиренә типкән көнчелек
Бер көтелмәгән хәбәр аяктан екты: яраткан Анатолиебез - Толябыз, балтачылар бригадасында, вахтада аягына балта белән чабып, тез капкачын җимергән... -
***
Дошманга без – дәһшәт. -
Бәйрәм (хикәя)
Берчак шулай 9 Майда – Җиңү көнендә Горький паркында матрослар бии иде. Кулларын бер-берсенең җилкәсенә салып, әле уңга, әле сулга чайкалалар. Әни кулымнан тотып алды да халык төркемен ерып, мине сәхнә кырыена китереп бастырды... -
«Исән калсак – җирдә җәннәт көтә!»
1943 елның 10 ноябрендә Сарайлы егетләренә фронтка китәргә повесткалар килеп төшә... -
Шәмаил
Шәмнәр түгел – шәмаилләр торган түр башында татар иленең. -
Гариф Ахуновның ике тапкырлыгы
Хәсән ага Туфанның 70 яшьлек юбилее. Котлаулар беткәч, аңа сүз бирделәр... -
Вәриснең әтисе кайта (хикәя)
Җиңү сүзе алып килгән рәхәтлек Вәриснең бөтен тәне буйлап йөгергәндәй тоелды. Алайса, әтисе кайта! Болай булгач, әтисе исән калган бит аның! Елмаеп, шатлыгын кая куярга белмәгәндәй, ул әнисенә төбәлде. Әнисе нигәдер тын гына елый иде... -
Без көрәшләр кичтек җир тетрәтеп...
М.Җәлил, Ф.Кәрим, Н.Баян, Г.Кутуй шигырьләре. -
Татарстан
Еракларга шаулый даны, Татарстан дигән аты. -
Дусларча шаярулар
«Өч аршын җир» өч карышка үстерде сине, Аяз! -
Бәхетле мизгелләрнең килүен тизләтербез...
Бу мәхәббәт тарихы һәм иҗади бергәлек татар әдәбияты тарихында аерым бер күркәм урынны алып тора. Үзенең искиткеч бай иҗади мирасы белән дә, фаҗигале язмыш сәхифәләре белән дә. -
Ватаным
Батырлар утларга керделәр, тик исән булсын, дип, Ватаным. -
Өч аяклы кеше. 4. Никотиннан аяксыз
Мин чак телемне йотмадым. Кешенең тәмәке төтене аркасында аяксыз-чарасыз калуын ишеткәнем юк иде. Мондый хәлне күз алдыма да китерә алмый идем... -
Татарстаннан – сугышка
Яу кырында хәрби осталык һәм батырлыклар кылып, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булып, Алтын Йолдыз медале һәм Ленин ордены белән бүләкләнүчеләр саны буенча безнең милләт вәкилләре СССР күләмендә дүртенче урында тора. -
Татар булып калыйк!
Йә җиңелгән татар, йә җиңгән. -
Бәллү
Уянырга иде, уянырга... Уянырга инде, ниһаять! -
Өч аяклы кеше. 5. Милиционер һәм колорадо коңгызы
– Тарт! Тарта хатын. Башта – итекнең берсен. Аннан – икенчесен. Көн саен көрәк кадәр балчык сыланып кергән итекләрне юа, киптерә. Әгәр хатыны аз гына да канәгатьсезлек сиздерсә, кыйнарга, йодрыгын төйнәп, шаңнап очырырга, эт итеп салып изәргә дә күп сорамый. Бу гына да аз тоела ефрейторга... -
Сагынып кайтам
Һәрвакытта сагынып кайтырмын мин Татарстанымның халыкларын! -
Өч аяклы кеше. 6. Арбалы тимерче
Мин КамАЗга көйләнгән зенит корылмасы командиры идем. Яраландым. «Душманнар»ның автомат чираты тездән астагы өлешемне чәрдәкләде. Кыялар арасындагы бозлавыкта үзебезнекеләрне көтеп бик озак ятканмын... -
Мең ел
Татар җаны нидер көткән... Мең ел үткән. -
***
Җир белән Күк арасында Син бүген кемнең колы? -
Нәкый Исәнбәткә
Үзе кече, олы эше – Ир ул Нәкый Исәнбәт! -
***
Минем канда әле хәтер исән!.. -
Афзал Шамовка
Афзал Шамов та Язган заманнар булган! -
***
Йөгәнлисе, иярлисе иде бу җиһанны кабат, яңадан! -
Татар мин!
Татар углы горур татар мин! -
Иҗади-рухи аралашулар
Шагыйрь – барыннан да бигрәк үз халкы шагыйре. Туган телне якларга, сакларга тиеш ул. Бүген инде бигрәк тә. -
Яшә, илем!
Син табышым минем, җан тавышым, Син язмышым минем, Идел-йорт! -
Татар булып
Мөһим түгел нинди чорда туу, Татар булып гомер итү кирәк. -
Мохтар
Чү, тынып кал... Ерак түгел – янәшәдә нарасый бала елый... -
ТАССРга – 100 ел: чорлар, вакыйгалар, шәхесләр
Хроника. -
Татар атлары
Татарстанның 100 еллыгына багышланган поэма. -
Шамил
Юньләп җыенмыйча, кинәт кенә йортыннан кубып китми бит инде адәм баласы... Асия кайда соң? Авырмый торгандыр бит? Шуны гына көтеп торгандай, Гайшә дә улына төбәлде: – Әйе... Килен кайда? Сәламен дә тапшырмадың. Шамил карашын түбән кадады. Мондый сорауларга ул әзер түгел бугай. Тик җавапсыз да калып булмый. – Асия тәртиптә, – диде ул, үз тавышының мескенлегеннән үзе өркеп. – Һәм без дөрес аңлаган булсак, ул кияүгә чыгарга җыенып йөри... -
Вөҗдан чакырды (хикәя)
– Син – Атласов Вөҗдан, минем балалык дустым, Вөҗданым! – Ә син ул Вөҗданны үтергән җанкыяр – Мәмәт Мөхтие! – диде сәер кеше. – Мин сине үтермәдем! – диде орденнар таккан бабай. – Үз кулың белән үтермәдең! – диде Вөҗдан Атласов. – ...Син машина кырылышы оештырдың, син үз машинаңда – рульдә, мин – матайда, син машинаңны кинәт борып, матайга ордың... -
Шамил (дәвамы)
Гаиләнең таркалуына кызчык сәбәп булды бугай. Лили. Газизә кызына шушы исемне кушарга тели иде. Шамил башта бик карышып маташмады, бары тик Бохарага барып, әтисен җирләп кайтканнан соң гына уйлана башлады. Шамилның әтисе Хәйрулла картның оныгына кушарга теләгән исеме Айсылу иде. Әтисенең соңгы үтенече. Казанга кайткач, Шамил шул хакта сүз кузгатты. Тик Газизә якын да килмәде... -
Шамил (дәвамы)
– Мин инде башкача беркемгә дә мәхәббәт аңлатмам дигән идем. Әмма сине күргән мизгелдән бар тынгылыгымны югалттым. Чөнки беренче караштан ук гашыйк булуымны аңладым... Асия, чык миңа кияүгә! Асия зәңгәр күзләрен аңа төбәп бертын карап торды да: – Юк, – диде... -
Шамил (дәвамы)
– Синең хатының минем ир белән уйнашлыкта йөри. – Алдый! – дип кычкырды Асия бөтенләй ят тавыш белән. – Дөрес түгел. Шамил, ышанма аңа! Шамил әле берсенә, әле икенчесенә күз йөгертеп алды. Вера алдамый иде. Моны тоюдан аяк астында җир убылгандай булды... -
Әйдә, энем!
Әйдә, энем, Ташла фуражкаңны, Төкер сандалыңның өстенә, Галстугы белән билең бу да Бишмәтеңне киен өстеңә, – Киттек! -
Алмаз
Гасырларны кичте, исән калды Туган телебез булган бу алмаз. Чабаталы чакта югалмады, Татарстанлы чакта югалмас! Югалмас! -
Татарстан таңнары
Кайда йөрсәң дә, йөрәктә Татарстан таңнары. -
Умырзая
Боз катлавы эрегәч, җир өстенә Умырзая чыга, карагыз: Умырзая чыга, Умырзая калка, Умырзая суза сабагын. -
Җилдерде ул дала атларында...
Үз-үзеннән яманрак татар, Дошман барда җирдә, үч барда. Чакырылмаган кунак – дошманнарга. Көтеп алган кунак – дусларга… -
Эзләреңне саклый һәр буразна
Кылыч белән ерып үткәнсез сез покосларга кайту юлларын. -
Космополит түгел
Космополит түгел. Шөкер, халкым да бар, ил дә, Ватан да; -
Безнең курку белмәс җайдак кавем...
Йөгәнлисе, иярлисе иде Бу җиһанны кабат, яңадан! -
Чал татар әдәбиятының 100 елы
Мең еллык татар әдәбиятының соңгы 100 елы – татар милләте һәм Татарстан Республикасы язмышы белән береккән, аннан аерылгысыз тарих ул. -
Атлантида
Сәхифәләр тузган, юкка чыккан... Ә без – менә, без – бар, булганбыз! -
ЧАЛ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНЫҢ 100 ЕЛЫ (дәвамы)
Бөек Ватан сугышы (1941-1945) халык өчен дә, әдәбият өчен дә олы сынауга әйләнә. Татар язучыларының күпчелеге фронтка китә, 30дан артыгы яу кырында яки әсирлектә һәлак була. -
Сагышлы мирас
Булганбыз без эре халык, тере халык. Гасырларны кичә-кичә вакланганбыз. -
ЧАЛ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНЫҢ 100 ЕЛЫ (ахыры)
XXI гасырга чыккач та татар әдәбияты ХХ гасыр ахырында ачыклаган магистраль юлы буйлап камилләшү чорын кичерә. Әмма, эчтәлектән бигрәк, эзләнүләр форма өлкәсенә үтеп керәләр, татар әдәбиятының тормышны кабат тергезү мөмкинлекләре, жанрлар системасы, сурәтләү хәзинәсе үзгә нигезләргә урнаша.