Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАССРга – 100 ел: чорлар, вакыйгалар, шәхесләр

Хроника.

26 гыйнвар, 1920 ел

РКП(б) Үзәк Комитеты Политбюросы утырышында Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзү турында карар кабул ителә. Оештыру мәсьәләләре һәм чикләрне билгеләү буенча эшче комиссияне Россия милләтләр эшләре буенча халык комиссары И.В.Сталин җитәкли. Халык комиссарлары Советы председателе В.И.Ленин эшне контрольдә тота.

22 март, 1920 ел

Мәскәүдә В.И.Ленин ТАССР төзү мәсьәләсе җәһәтеннән Казаннан килгән делегация белән киңәшмә уздыра. Делегация составында Көнчыгыш халыклары коммунист­лар оешмалары Үзәк бюросы председателе Сәхипгәрәй Сәетгалиев, аның урынбасары Мирсәет Солтангалиев, Көнчыгыш халыклары коммунистлар оешмалары Үзәк бюросы президиумы әгъзасы, «Эшче» газетасы редакторы Борһан Мансуров була.

27 май, 1920 ел

ТАССР төзү турында Декрет кабул ителә. Аңа Халык комиссарлары Советы председателе В.И. Ленин, Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты председателе М.И.Калинин һәм Комитетның секретаре А.С.Енукидзе кул куя.

1920нче еллар

Бүгенге «Казан утлары»ның башлангычы саналган «Безнең юл» журналының беренче саны дөнья күрә (май, 1922).

Республика гарәп язуыннан латинга күчә (1929).

1930нчы еллар

Илдә индустриализация бара. Бу чорда йөздән артык промышленность предприятиесе төзелә һәм реконструкцияләнә. Машина төзелеше, нефть-химия, энергетика, җиңел промышленность тармаклары барлыкка килә. Авылда хуҗалыкларны күмәкләштерү башлана. Кырык мең кеше республикадан сөрелә, хөкем ителә.

Татарстан Язучылар берлеге оештырыла (1934).

Татарстан дәүләт нәшриятына караган К.Якуб исемендәге китап басу фабрикасы өчен яңа бина – Матбугат йорты төзелә (1935).

Татарстанның күп кенә тарихи шәхесләре сәяси репрессия корбаннары була. Алар арасында – ТАССРга нигез салучылар М.Солтангалиев, С.Сәет-Галиев, татар әдәбияты классигы Г.Ибраһимов, тарихчы М.Худяков, драматург К.Тинчурин һ.б. Сәяси репрессиягә 43 язучы дучар ителә.

ТАССР төзелү иҗатта һәм фәндә талантлы шәхесләрне үстерүгә юл ача. Әдәбиятта – Г.Кутуй, Һ.Такташ, К.Нәҗми, Х.Туфан, С.Хәким, музыкада – С.Сәйдәшев, С.Габәши, Н.Җиһанов, М.Мозаффаров, театр сәнгатендә – К.Тинчурин, Х.Әбҗәлилов, Ф.Ильская, фәндә Г.Камай, Х.Мөштәри, Н.Чебатарёв, Н.Четаев дан ала.

Республикада латиннан кириллицага күчү гамәлгә ашырыла (1939).

1941-1945 еллар

Республикадан сугышка 700 меңнән артык кеше китә. Ике татарстанлының берсе яу кырында ятып кала. 225 кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Төрле милләтләрнең Советлар Союзы Геройлары саннарын чагыштырсак, татарлар – дүртенче урында. П.Гаврилов, М.Девятаев, Г.Гафиятуллин, Г.Заһитов, М.Сыртланова кебек каһарманнарның батырлыгы турында әсәрләр языла.

М.Җәлил һәм аның көрәштәшләренең үлеме – гражданлык хисенең, сугышчан рухның югары чагылышы, патриотизм, батырлыкның бөек үрнәге. Татарстаннан сугышка 104 язучы китә. Аларның 31е һәлак була.

1940нчы еллар ахыры

Бу чор республикада нефть ятмаларын  (Ромашкино, Зәй, Баулы) үзләштерү белән данлы.

1950нче еллар

Промышленность үсеше күзәтелә, нефть чыгару арта. Казанда «Органик синтез» заводы төзелә.

Татар әдипләре К.Нәҗми («Язгы җилләр» романы өчен) белән Г.Бәширов («Намус») СССРның Дәүләт премиясенә лаек булалар (1951).

Әдәбият, сәнгать өлкәсендәге казанышлар өчен республиканың Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе гамәлгә куела (1958).

1960нчы еллар

Түбән Кама «Нефтехим» комбинатына нигез салына (1961).

Түбән Камага шәһәр статусы бирелә (1966).

КамАЗ автогиганты төзелә башлый (1969).

Казанда 1 Май мәйданында М.Җәлилгә һәйкәл ачыла (1966).

1970нче еллар

Кама территориаль-промышленность комплексы зур үсеш ала. Татарстан беренче миллиард тонна нефть биргән республика буларак шөһрәт казана (1971).

ТАССР илдә җитештерелгән бөтен нефтьнең утыз процентын бирә. Чаллыда конвейердан беренче КамАЗ машинасы чыга (1976 ).

Зәй, Түбән Кама ГРЭСлары эшли.

«Казан утлары» журналы «Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә (1977).

Казанда миллионынчы кеше туа (1979).

1980нче еллар

Казанда яңа микрорайоннар үсә. Авиация промышленносте зур үсеш кичерә. Яңа «Ил-62» самолётын эшләп чыгару башлана.

Г.Тукайның тууына 100 ел тулган көннәрдә Казанда шагыйрьнең музее ачыла (1986).

Халыкның иҗтимагый аңында республиканың дәүләт статусын күтәрү теләге уяна.

30 август, 1990 ел

Татарстан Республикасы Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителә.

Татарстанның яңа статусы татар һәм республикада яшәүче башка халыкларның мәдәниятен, мәгариф системасын үстерергә яңа мөмкинлекләр тудыра.

1990нчы еллар

Татарстан Республикасы Югары Советы  Татарстан Республикасы Флагын раслый
(1991).

Татарстан Республикасы Югары Советы  Татарстан Республикасы Гербын раслый (1992).

Төбәкара иҗтимагый оешма – Бөтендөнья Татар конгрессы оештырыла (1992).

Татарстан Республикасы халыклары съезды үткәрелә (1992). Съезд Милли-мәдәни җәмгыятьләр Ассоциациясен төзү турында резолюция кабул итә.

Республиканың статусы референдум белән ныгытыла (1992).

Татарстан Республикасы Югары Советы Татарстан Республикасы Гимнын кабул итә (1993).

Россия Федерациясе һәм Татарстан Респуб­ликасы арасында Шартнамә төзелә (1994).

Аңа РФ Президенты Б.Ельцин һәм ТР Президенты М.Шәймиев кул куя. 

Республиканың Беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә Татарстан дөнья җәмәгатьчелеге алдында Россия Федерациясендә үзара хезмәттәшлекне, икътисади стратегияне, социаль һәм миллатара тотрыклылыкны тәэмин итүне күздә тоткан «Татарстан моделе» белән таныла.

Тузган торакны бетерү, газлаштыру кебек социаль программалар гамәлгә ашырыла.

2000нче еллар

Казан Кремле ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелә (2000).

«Татарстан Республикасы Дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләр турында» Закон кабул ителә.

Казан Кремлендә татар каһарманы, көрәшче, шагыйрь, дәүләт эшлеклесе, рухани, сәид Кол Шәриф мәчете ачыла (2005).

Казанның Меңъеллык паркында татар язма теленә нигез салучы, шагыйрь Кол Галигә  һәйкәл ачыла (2005).

Татарстанның башкаласы Казанның 1000 еллыгы зурлап билгеләп үтелә (2005).

Казанда метроның беренче линиясе ачыла (август, 2005).

«Казан утлары» җурналының 1000нче саны чыга (февраль, 2006).

2010нчы еллар

Татарстан Республикасы Югары Советы Татарстан Республикасы Гимнының сүзләрен кабул итә (2013).

Болгар тарихи-археология комплексы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелә (2014).

Зөя утрау-шәһәрендәге Успение соборы һәм монастыре ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелә (2017).

Казанның Һ.Такташ, М.Сәлимҗанов урамнары чатында шагыйрь Һади Такташка һәйкәл ачыла (2017).

Татарстан Республикасы Президенты вазифасына Министрлар Кабинетын җитәкләгән Рөстәм Миңнеханов тәгаенләнә (2010).

Бу чор республиканың инновация, алдынгы заманча технологияләргә йөз тотуы, милли социаль программаларны гамәлгә ашыруы белән үзенчәлекле. Бөтендөнья җәйге Универсиада (2013), су спорты (2015), футбол (2018) буенча дөнья чемпионатларын уздырып, Татарстанның башкаласы Казан бөтен дөньяга таныла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев