Шигърият
Сагынып кайтам
Һәрвакытта сагынып кайтырмын мин Татарстанымның халыкларын!
Чит җирләргә әгәр юлым төшсә,
Бик озаклап анда яталмадым...
Күңелемне ачып, сагынып кайтам
Татарстанымның татарларын!
Кай тарафка гына барып чыкмыйм,
Башым әйләндерә уңышларым...
Һаваларны гизеп, зарыгып кайтам
Татарстанымның урысларын!
Яшәү – сәфәр, диләр... Дөньясында
Гел яхшыны күрсен бу башларым!..
Ят җирләрдә мин юксынып йөрим
Татарстанымның чувашларын!
Җир тирәли сәяхәттә йөреп,
Беркайчан да, шөкер, ялыкмамын.
Һәрвакытта сагынып кайтырмын мин
Татарстанымның халыкларын!
"КУ" 5, 2020
Фото: Ләйсән Зарипова
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
...Уңышларың әйләндерде башыңны... .......Чиреңме бу, әллә соң ялгышыңмы? ....... ...Ялгыш булса-ярлыкавың төзәтер! ........Чиргә күчсә- табиб, бәлки күзәтер?!... ....... ...Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)
0
0