Дусларча шаярулар

Габдрахман Әпсәләмовка. «Ак чәчәкләр» романы басылып чыгу уңае белән.

 

Бирәм, диде, роман бирде,

Әпсәләм ул алдамый;

Әле бусы – чәчәкләре,

Җимешләре алда! – ди.

 

***

Аяз Гыйләҗевкә. Шактый бәхәсләр сәбәпчесе булган «Өч аршын җир» повесте «Дружба народов» журналында басылып, еллык бүләк алды.

 

Юкка йөрде кайберәүләр:

«Алай язма, болай яз!..»

«Өч аршын җир» өч карышка

Үстерде сине, Аяз!

 

***

Илдар Юзеевка. Авторның «Яшь наратлар» исемле яңа китабы чыкты, анда укучылар җылы каршылаган «Язылмаган поэма» да бар.

 

Кем генә поэма язмый,

Төшенәлми җаена...

Ә сиңа уңыш китерде

«Язылмаган поэма»!

 

"КУ" 5, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: