Логотип Казан Утлары
Шигърият

Безнең курку белмәс җайдак кавем...

Йөгәнлисе, иярлисе иде Бу җиһанны кабат, яңадан!

Безнең курку белмәс җайдак кавем

Иярләде байтак атларны.

Тик ахырдан күндәм чаптарларга

Ия булды кулы ятларның.

Бер кавемнәр җиңелеп откан чакта,

Икенчеләр җиңеп оттырды.

Ил өчен дип җанын фида кылды,

Ә тезгенен кемгә тоттырды?!

Җиңелеп тә отмас идек, беләм,

Көрәш бара икән – җиңәргә!

Тик читләрне якын җибәрмәскә

Акбүзеңә, тезген-ияргә!

Яугир дигән ат алгансың икән,

Каралтмаска кирәк ак атың!

И татарым! Атсыз калсаң да син,

«Хөр Ватан!» дип борының канаттың.

И татарым! Син өйрәткән атлар

Ятлар өчен канат булдылар.

Алар безгә яманатлар такты,

Ә үзләре җайдак булдылар.

Кемнәр атта – шулар дөнья көтә,

Кем егылып калган – шул атсыз!

Син өйрәткән атка йөгән салып,

Дәүләтеңне талый һәр затсыз.

Безнең курку белмәс яугир кавем

Ат өстендә җиргә яралган.

Йөгәнлисе, иярлисе иде

Бу җиһанны кабат, яңадан!

 

"КУ" 05, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

1

  • аватар Без имени

    0

    0

    Йөгәнлисе, иярлисе идеБу җиһанны кабат, яңадан! ("Безнең курку белмәс җайдак кавем" Фәнил Гыйләҗев)....Нигә безгә дөнья көтәм, диеп, җиһан хәтле җиһан йөгәннәргә? “Төш атыңнан, билен сындырырсың!”- минем фикер- шулай дигәннәргә.......................Вакыт инде күптән онытырга, “Мин менә кем! Ә син- кем?”- иеңне. Яшәп булмый мени бар җиһанга сузмасаң да дәгъва- темиеңне? ........................Аннан әле нигә оран салу, Чыңгызхандай яугир кеше сыман? Башны комга тыккан кавем бит без, сахрадагы тәвә кошы сыман. .................... Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)