№10(октябрь),2016
![](https://kazanutlary.ru/resize/shd//wp-content/uploads/2016/10/Ku-10-16-obl-1.jpg)
-
Унсигездә
Унсигездә әле һаман Җаным, тәнем – барлыгым, Зарланмыйм да, сыктамыйм да, Сизмим дөнья тарлыгын. -
"МИН ДӨНЬЯНЫ ҮЗЕМ ИҖАТ ИТӘМ..."
Әнвәр Шәриповны замандашларыбыз кабатланмас шәхес, бер үк вакытта олуг галим, менә дигән укытучы-остаз да, шагыйрь дә, гомумән алганда, әйбәт кеше буларак беләләр һәм бәялиләр. -
Тукайча көләм
Тукайга ияреп язучыларыбыз да, Тукайны укучыларыбыз да, Тукайны өйрәнүчеләребез дә байтак, әмма арада иң-иң тукайчы дигәннәре күп түгел. Ә.Исхак – әнә шуларның берседер. -
Туар идем җиргә яңадан
Гомер шавын тыңлап карар өчен кешеләргә... картлык бирелгән. -
1552 ЕЛ: ХӘТЕРЛӘР ЯҢАРУ
-
Көлүдә дә хикмәт бар
«Безнең театр – районның «фишкасы», – Раил Садриев. -
Төшен – төшкә
Очын очка килә ялгыйсым... -
СОҢГЫ ТУРАНЧЫ... (Һади Атласиның тууына 140 ел)
-
Рапорт
Университетның хәрби кафедрасында дәрес башланырга тора. -
Һади Такташ Кызыл армиядә
Һади Такташка Наумовның рөхсәте белән хәрби кием бирделәр. Шул көннән Такташ безнең эскадронның алдынгы бер сугышчысы, солдаты булып китте. -
Ул безне бәйли иде... (хикәя)
Сәгыйдә миңа елышыбрак утырды, ягымлы, йомшак тавыш белән: «Әйдә, Хавис, аның турында нәрсә дә булса сөйлә әле», – диде. Аның турында. Ул Илнур иде. Минем балачак дустым... -
Китә алмыйм...
Без йөзәбез... Дөнья ап-ак күбек. Без йөзәбез, менә, шашкан кебек, Безгә тәкъдир язган бөтен ләззәт Бергә килеп баштан ашкан кебек... -
Кеше яшәеше – туу белән үлем арасы...
Уйлар, уйлар... -
Юлчыга
Гомер юлы булмый туры гына, утка-суга салып мең сынар... -
КАЛӘМНЕ – МИКРОФОНГА, МИКРОФОННЫ КАЛӘМГӘ ТИҢЛӘП
-
Картлар йорты. Кемдер тәрәзәдә хәбәр көтә газиз баладан...
Тирә-якта бар да зарланыша, Бар да сүгә кемне булса да. Ә мин дәшмим, әмма елмаямын, Күңелләрем бик нык тулса да. -
Фәлсәфи төкерек
Америка Кушма Штатларында йөргән чакта мин бәхетле очракка туры килдем. -
Боекканда
Җаным тулы моңсулык... -
Үзебезнең "татар Шолоховы"
-
Үзем өчен яңа автор ачтым
Нәрсә бу? Наданлыкмы, әллә хакимият вәкилләреннән курку шул дәрәҗәдә канга сеңгәнме?.. Шуңа әсәрдәге соңгы абзац, трактор астына кысылып калган кешене коткармаулары да ышандыра мине. Чыннан да, авторның соңгы сүзләре дөп-дөрес. -
Сер алдым
Икенче кат килдем бу дөньяга... Көн утырды, буран басылды. Дусның кадере артты. Дошманның да асыл йөзе, шөкер, ачылды. -
Бердәнбер
Меңләгән хатыннар үлгәндер. Онытма, кешелек, Ул минем Әнием иде бит, Бердәнбер! -
Әкә
-
Күпме хөрмәт күрсәтсәк тә аз (хикәя)
Әниемнең бөтен гомере көрәштән генә тора. Шуңадыр, ахры, ул кинәт кенә вафат булмады, ә еллар дәвамында әкренләп сулды... -
Тимә, яшәсен! (роман)
– Өч минут вакыт сезгә. Кызыңны юлга җый! Урман кисәргә алып китәбез! Капка төбендә ат көтә! Мичкә сөялеп торган әнкә аңга килә алмыйча бер тын торды да, үҗәт-кырыс холкын калкытып, ярсу тавышына күчерде: – Шушыдый салкында! Бала гына бит әле ул?! -
Тимә, яшәсен! (дәвамы)
Туган авылымның исеме – Балтач. Мондый исем каян килә? Халык телендә йөргән риваятьләр мондый: имеш, безнең авыл урынында элек кичеп чыккысыз кара урманнар булган. Юан кәүсәләренә оялаган бал кортларының гөжелдәве агач шауларын да күмеп китә икән... -
Тимә, яшәсен! (дәвамы)
Миңа биш-алты яшьләр чамасы булгандыр. Өянкеләр күләгәсеннән, бер төркем малайлар, чыр-чу килеп, судан узышып йөгерәбез. Кинәт, минем аяк кытыршы әйбергә тиеп китте, авырттырып чәнчеп алган да кебек булды. Берчак аяк турыннан кызыл кан шәүләсе чагылып киткәндәй булды. Туктап, күтәреп карадым да, атылып-бәрелеп, сөзәк ярга чыгып аудым. Уң аякның баш бармагы төбеннән кайнар кан чәптерә... – Су төбендә ватык шешә төбенә баскансың, улым... Төп тамыры киселгән бит... -
Тимә, яшәсен! (дәвамы)
Менә шаулы Бөгелмә базары. Һәркайда ыгы-зыгы, сату-алу бара. Ә мин хәер сорашучыларны күзәтәм. Күбесе – фронтовиклар, өсләрендә уңып, сүсәреп беткән солдат гимнастёркасы. Әнә берсе, сыңар куллысы, өздереп тальянда уйный, аның янәшәсендә ике аягы да бот төбеннән өзелгән, кулдан ясалган дүрт тәгәрмәчле нәни арбага утырган димме, баскан димме – гармун моңына кушылып җыр суза. Алларында – тиен акчалы пилотка... -
Язларымда кайтырсың
– Нигезебезне сиңа ышанып калдырам. Газиз әнкәебезне карарга да, Камиләбез, мәхәббәт җимешебезне, күз карасы кебек саклап торырга да тик сиңа гына ышанам. Авыр булыр... Тик нишләтәсең, түзәргә кирәк булыр, – диде дә газиз һәм дә сөекле хәләл җефетен күкрәгенә кысты. Күпме ярсу катыш ләззәт иде ата күңелендә... -
Язларымда кайтырсың (дәвамы)
Камилә әле озак кына Булат киткән юлга карап торды... Аннан соң яратып очраша торган урыннарына барды. Башында кинәт балачак мизгелләре яңарды, бар әйтелгән сүзләр, кичерелгән хисләр искә төште. -
Мин аны юксынам
Димәк, рәссам безнең гореф гадәтләребезне, динебезне хөрмәт иткән, аларга иҗаты белән дә игътибар биргән, ошбу күренешләрне күңеле аша үткәргән. Һәр милләткә тигез караган. -
Арада юп-юка пыяла
Көтәләр йөрәкләр бер-берсен – Арада юп-юка пыяла. -
Шушма
Шушмада йөзеп дөньяга Аяк баскан кеше мин, Идел минем горурлыгым, Шушма – үскән бишегем. -
Безнең киләчәкләр – куе томан
Безнең киләчәкләр – куе томан... Ул томанда бәхет бар сыман. -
Язгы галәмәт
Кар астында тетри үләннәр... -
Рухи камиллеккә омтылу
Н.Гыйматдинова повестьлары – хәзерге татар прозасының энҗе-җәүһәрләре. Язучының әсәрләрендә тәкъдим ителгән дөнья сурәте чынбарлыкның үзгә моделен төзи, гомумкешелек кыйммәтләрен ныгытуга хезмәт итә. -
Кубарылу
Тарих ялганнарын Төзәтмәкче һәм язмакчы була Дөрес итеп, сөттәй ак итеп... -
Үзебезнең «татар Шолоховы»
...Гадәт-холкы белән әйткән һәр сүзе гаять тә тәңгәл килә торган кешеләр күп очрамый. Әдип һәм шагыйрь Рафаэль Сибат – менә шундыйларның берсе. -
Хыял
Буразнадан йолдыз эзли-эзли Сөрдем туган якның басуын. -
Таһир-Зөһрә
Җиргә туган һәр Зөһрәнең Табыла үз Таһиры – Шулай булгач булаламы Бу дөньяның ахыры?! -
Сулар гөрелтесе
Еракларда калды, еракларда, Без юк инде хәзер ул якларда. Хәтеремдә сулар гөрелтесе, Сулар гөрелтесе колакларда. -
Элек карадык бер яктан...
Бәлки инде вакыт җиткән Карарга ике яклап. -
Иртән торам да кушылам...
Әллә бу тормыш дигәнең Карурман карасымы, Әллә бу дөнья үзе бер Уй-хәсрәт дәрьясымы? -
Шигъри сүзнең сихри көче
Сөләйманова иҗаты – үткән гасырның 60-80нче еллар шигъриятендә иң гүзәл сәхифәләрдән берсе. -
Милләттәшкә
Шул халыктан Бер адымга калып кара – Милләтсезлек... арбасына салып бара... Ышанмасаң – Маңкортларны алып кара... -
Әкә
Мөдәррис Әгъләм гомер буе бу җиһанны Тукай бизмәне белән үлчәп яшәде, иҗат итте. Ул да, Тукай шикелле, үз халкының сюрреалистик сурәтенә охшабрак тора иде... -
Бала чакта
Текә ярдан суга сикерергә башсызлык кирәк. -
Гомер
Гомер шавын тыңлап карар өчен Кешеләргә... картлык бирелгән. -
Заман
Заманны юып та булыр Уып-уып, чәбәкләп, Ә аны таплаучыларны Юаргамы бәләкләп?! -
Каләмне – микрофонга, микрофонны каләмгә тиңләп
Шушы узган юлны күзаллап карасак, гаҗәп бер хәлгә тап булабыз: радионы оештыруда да, тугыз дистә елга сузылган үсеш чорында да язучыларыбыз һәрвакыт хәлиткеч роль уйнаган. -
Халык әйтсә – уйлап әйтә
Халык әйтсә – уйлап әйтә, Һәрбер сүзе хак аның, Кая барсаң, арттан калмый Йөрер кара сакалың. -
Көзге каеннар
...Тугрылыкның асыл билгеседер – Каеннарның сары шәлләре. -
Яңадан!
Туган ягым – ак каеннар иле... -
Сабыр канатлары
Сабыр канатларым, сабыр канатларым... Кулым сузып калдым, чапты пар атларым! -
Бисмилла
Куанычлар белән узсын көнем, Таңнан торып әйтәм: «Бисмилла...» -
Уйлар, уйлар...
Уйлар, уйлар – кеше яшәеше – Туу белән үлем арасы. -
Элегия
Үлем дигән йолдыз бирелгән... -
Сыркыды
...шагыйрь йөрәгеннән Бунтарь моң һәм җырлар саркыды. -
Кереп барам кара төннәремә...
Кереп барам кара төннәремә... Көннәр миңа никтер иш түгел. -
СОҢГЫ ТУРАНЧЫ... (дәвамы)
1917 елдан Һади Атласиның Бөгелмә чоры башлана, ягъни ул гаиләсе белән Бөгелмә шәһәренә күчеп килә. Бу күчүнең дә үз сәбәпләре булган, әлбәттә. 1909 елгы хөкем карарыннан соң патша чиновниклары Атласиның Әлмәттәге кыз балалар мәктәбен ябалар, үзен каты күзәтү астына алалар. -
Бихәбәр
Кайгы-хәсрәт күләгәсе кай яктан – Бәндәләрнең җан-тәне бихәбәр.