Шигърият
Халык әйтсә – уйлап әйтә
Халык әйтсә – уйлап әйтә, Һәрбер сүзе хак аның, Кая барсаң, арттан калмый Йөрер кара сакалың.
Халык әйтсә – уйлап әйтә,
Һәрбер сүзе хак аның,
Кая барсаң, арттан калмый
Йөрер кара сакалың.
Шулай булды.
Кара язмыш – кара сакал
Гел артымнан калмады,
Нинди генә кайнар утка,
Бозлы суга салмады.
Кайгылары, сагышлары
Һаман торды сагалап –
Язмышыма зарланмыйча
Үттем барын аралап.
Еллар узды.
Күптән инде
Кара чәчем чаларды,
Чәчләрем күк сакалым да
Көмеш кебек агарды.
Сөенеп туя алмыйм хәзер,
Барысын уйлап алам да,
Ак сакалым – ак намусым
Үзем белән һаман да.
"КУ" 10,2016
Фото: pixabay
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев