Логотип Казан Утлары
Хикәя

Язларымда кайтырсың (дәвамы)

Камилә әле озак кына Булат киткән юлга карап торды... Аннан соң яратып очраша торган урыннарына барды. Башында кинәт балачак мизгелләре яңарды, бар әйтелгән сүзләр, кичерелгән хисләр искә төште.

Камилә әле озак кына Булат киткән юлга карап торды... Аннан соң яратып очраша торган урыннарына барды. Башында кинәт балачак мизгелләре яңарды, бар әйтелгән сүзләр, кичерелгән хисләр искә төште. Камилә хушыннан язмас өчен чирәмгә утырды. Күккә карады. Ә күктә... күктә һаман да шул ук болытлар... кырда һаман да шул трактор йөри иде. Ә астарак бер нәни кызчык белән малай утыра. Алар башларын югары тотып, бармаклары белән төртә-төртә нәрсәдер турында сөйләшәләр. Әйе... Бу нәни дуслар аларның, бары тик аларның истәлекле дә, бәхетле дә балачакларын хәтерләтә иде.

Дөньяга тагын ямьле яз килде... Табигать үз тормышы белән яши... аның өчен Камиләнең борчулары да, шушы каһәр суккан сугышы да юк иде... Тик Камиләнең күңелендә яшәгән өмет шушы назлы язның һәрвакыттагыча уку елының тәмамлануын гына түгел, ә кара кайгылар китергән сугышның тәмамлануын да алып киләсенә ышана иде.

 

"КУ" 10,2016

Фото: pixabay

Теги: хикәя проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев