КАЛӘМНЕ – МИКРОФОНГА, МИКРОФОННЫ КАЛӘМГӘ ТИҢЛӘП
Татарстан радиосы үзенең киләсе елны узачак 90 еллык юбилеена әзерлеген башлап җибәрде. Шушы узган юлны күзаллап карасак, гаҗәп бер хәлгә тап булабыз: радионы оештыруда да, тугыз дистә елга сузылган үсеш чорында да язучыларыбыз һәрвакыт хәлиткеч роль уйнаган.
Безнең язучыларыбыз гомер бакый Татарстан радиосы белән тыгыз бәйләнештә торды, үз әсәрләрен шушы радио эфиры аша халыкка ирештерде, күбесенең ул хәтта хезмәт урыны да булды әле. Шуңа да карамастан, әдәбиятыбызда яшәп килгән радио жанры ни өчендер җитди эш итеп күзалланмады, өйрәнелмәде. Ә бит шушы бер гасырга якын чор эчендә никадәр әсәр эфир өчен махсус язылган, йөзләгән радиоспектакльләр, радиотамашалар әзерләнгән – яңа бер жанр үсеш алган.
Радиога Ленин ук зур игътибар бирә: радио дулкыннары аша халык аңына, аның зиһененә нинди көчле йогынты ясап булачагын ул бик яхшы аңлаган, күрәсең. Ләкин Татарстанда адәм акылы уйлап чыгарган бу могҗизага артык әһәмият бирмиләр. Башка җөмһүриятләр башкалаларында бер-бер артлы радиостанцияләр аваз сала башласа да, Казан радиосы һаман телгә килми.
Үз заманының техник яңалыклары, казанышлары белән тирәннән кызыксынган һәм мавыккан язучы Шамил Усманов бөтен күңелен салып, бу эшкә җиң сызганып керешмәсә, әлеге хәл күпмегә сузылган булыр иде икән, әйтүе кыен. Ул хыялланып, көне-төне Татарстанның үз радиосын булдыру артыннан чаба. Бу эшнең нинди мөһим икәнлеген дәлилләү өчен, Татарстан Халык Комиссарлары Советына җентекле язмалар юллый, өлкә партия конференцияләрендә ялкынлы чыгышлар ясый, газета-журналларда русча һәм татарча мәкаләләр бастыра, җөмһүрият җитәкчеләре белән күзгә-күз күрешеп сөйләшә. Ярты юлда туктый белми торган кеше буларак, башлаган эшне җиренә җиткерергә тырыша, кулдан килгәнне барсын да башкарырга омтыла. Һәм, Октябрьнең якынлашып килүче 10 еллыгын да искә алып булса кирәк, җитәкчелек тә, ниһаять, «хыялый» Шамил Усманов тәкъдимнәре турында уйлана башлый. Шулай итеп, яңа оешма туа һәм аның башлыгы итеп язучы Шамил Усманов үзе үк билгеләнә. Ул башы-аягы белән оештыру эшләренә чума, зур кыенлыклар белән булса да тиешле техник җиһазлар юнәтә, үз янына үзе кебек фидакарь, фанатикларча эшкә бирелгән хезмәткәрләрне туплый.
Һәм менә зур түземсезлек белән көтеп алган көн килеп җитә. 1927 елның 7 ноябрендә радиоалгычтан: «Тыңлагыз, тыңлагыз! Казан сөйли! Сынау тапшыруларын тыңлагыз! Сезне, кадерле иптәшләр, Бөек Октябрь социалистик революциясенең ун еллыгы белән тәбрик итәбез!» – дигән тарихи сүзләр яңгырый. Бу – татар халкы радио дулкыннары ярдәмендә дөнья киңлекләренә чыккан көн! Бу – чәчелеп-таралып яшәгән халкыбызны берләштерүче яңа көч барлыкка килгән көн! Бу – сәнгатебезнең радио дип аталган яңа төре туган көн дә!
Һәм аның башында Шамил Усманов дигән язучы тора. Радио – сәнгатебезнең яңа төре, дидек. Әйе, нәкъ шулай! Радиода, беренче көннәреннән алып, сәясәт белән бергә әдәбият-сәнгатькә дә зур әһәмият бирелә. Тиз арада Шамил Усманов тирәсендә язучылар, композиторлар, артистлар, җырчылар, музыкантлар оеша. Беренче диктор – язучы Гадел Кутуй (ул тапшыруларны татар һәм рус телләрендә алып бара), беренче әдәби мөхәррир шагыйрь Хәсән Туфан була. Башлангыч чорында радиостудия Татар академия театры бинасында төпләнә һәм концертлар, спектакльләр шуннан турыдан-туры эфирга трансляцияләнә. Тәүге концертлар, нигездә, Гөлсем Сөләйманова, Асия Измайлова, Газиз Әлмөхәммәтов, Исмәгыйль Һилалов, Солтан Габәши катнашында үтә.
Әдәби тапшыруларга килсәк... Ул заманда Язучылар берлеге юк әле. Яшь язучылар, яшь шагыйрьләр хәзерге ТЮЗ бинасында урнашкан «Татар мәдәнияте йорты» каршындагы әдәби түгәрәккә берләшкән була. Ул түгәрәккә йөрүчеләрне – Һади Такташ, Хәсән Туфан, Гадел Кутуй, Гомәр Гали, Фәхри Әсгать, Мөхәммәт Гали, Мәхмүт Галәү кебек әдәбиятыбызның күренекле вәкилләрен – үз канаты астына ала. Әдәби тәҗрибә уртаклашып, иҗатларына юнәлеш биреп, аларга зур сәнгатькә юл ярырга ярдәм итә. Бу әдипләр үзләре дә, алар тәрбияләгән яшь каләм ияләре дә яңа ачылган радиога тартыла, радиотапшыруларда әледән-әле чыгышлар ясап, аның актив авторлары булып китәләр. Яшьләр монда үз иҗат офыклары мөмкинлекләрен ачыклый, җегәр канатларын сыный.
Радио көннән-көн зуррак популярлык ала, абруй казана. Сүз арасында шундый бер вакыйганы да әйтеп үтәргә кирәктер: 1928 елда атаклы шагыйрь Владимир Маяковский Казанга килгәч, радиодан аның чыгышы оештырыла. Маяковский бик канәгать калып, соңыннан берничә тапкыр микрофонга ишарәли: «Моннан мине ничаклы халык тыңлады бит, ә!» – ди.
Язучылар берлеге булмаган кебек, композиторлар берлеге дә, консерватория дә, филармония дә ул чорда әле ишетелмәгән нәрсә. Мансур Мозаффаров, Нәҗип Жиһанов, Александр Ключарёв, Фәрит Яруллин, Җәүдәт Фәйзи, Заһид Хәбибуллин кебек композиторлар үзләренең әсәрләрен, беренче чиратта, радионы күздә тотып иҗат итәләр һәм аларны халыкка җиткерү юлын да шунда табалар. Студия каршында халык уен кораллары оркестры барлыкка килә, Салих Сәйдәшев җитәкчелегендә җыйнак кына симфоник оркестр оеша.
Шагыйрьләр яңа туган шигырьләрен иң әүвәл микрофоннан укыйлар, язучылар хикәяләрен, әсәрләреннән өзекләрне башта радио аша яңгырата. Радио ул чорда язучыларга да, композиторларга да, җырчыларга да, артистларга да киң дөньяга чыгарга чиксез мөмкинлекләр бирә. Тора-бара барлык әдәбият-сәнгать көчләре дә радио тирәсенә сыена башлый һәм Татарстан радиосы язучылар җитәкчелегендәге төрле иҗат төркемнәрен берләштерүче бер мәдәни мәркәзгә әверелә. Шулай итеп, тиңе булмаган яңа әдәбият-сәнгать үзәге туа. Ул замандагы радио – әдәбият учагы да, театр да, филармония дә, консерватория дә. Ерак араларны якынайтып, өеңә үк килеп кергән җан дустың, остаз-киңәшчең, күңел юаткычың да. Менә нәрсә ул шул еллардагы радио! Шәхестән дә күп нәрсә тора шул, әле бүген дә: «Безнең телевидение ачылганда, их, үзенең бер Шамил Усмановы булган булса!» дигән көрсенүле сүзләр ишетергә туры килә... Һәм тагын бер нәрсәне искәртеп үтәргә кирәк дип уйлыйбыз: Татарстан радиосы, барлыкка килгән көннән башлап, нинди генә идеология басымы астында булмасын, нинди генә кыен шартларга куелмасын – татар халкына хезмәт итәргә омтылды, аның әдәбиятын, сәнгатен, мәдәниятен үстерергә, гореф-гадәтләрен, телен саклап калырга тырышты. Ул Татарстан радиосы гына түгел, ул һәрвакыт ике телдә сөйләүче чын Татар радиосы булды. Моның өчен без татар язучыларына аеруча бурычлы. Беренче чиратта, анда хезмәт куйганнарына. Радио оешканнан алып бүгенге көнгә кадәр анда 60ка якын язучы хезмәт иткән (алга китеп булса да, шуны билгеләп үтик: совет әдәбияты чоры классикларыбыз барысы да диярлек шушы радио мәктәбен узган кешеләр). Монда сүз СССР һәм Татарстан Язучылар берлегендә әгъза булган кешеләр турында гына бара. Ә Язучылар берлегендә теркәлмәгән, үзләренең сәләте, иҗади куәсе белән профессиональ язучыдан бер дә калышмаган, үз эшенең чын остасы булган күпме каләм иясе эшләгән радиода бу дәвердә! Чын талант ияләре Ләбиб Айтуганов, Эльс Гадел, Рим Шириязданов, Рим Кәримовларны гына искә алыйк...
Язучы дигәч тә, ул әле гел әдәбият-сәнгать редакцияләре тирәсендә генә кайнашучы кеше түгел, кирәк булса, язучы пропаганда бүлеге мөдире дә, яшьләр тапшыруы хәбәрчесе дә, авыл хуҗалыгы редакциясе мөхәррире вазифасын да башкарган. Административ өлкә дә чит-ят булмаган язучыга, аңа җитәкче урыннарны да биләргә туры килгән.
Радиода турыдан-туры хезмәт итмәгән язучыларның да радио эшенә керткән өлешләре зур. Мәсәлән, шагыйрь Мөхәммәт Садри штатта тормаса да, гомеренең шактый өлешен радио белән бәйләгәнгә күрә, үзен чын радио кешесе итеп саный иде. Нәкый Исәнбәт, Сибгат Хәким, Фатих Хөсни, Әхсән Баян, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗев, Туфан Миңнуллин, галим һәм язучы Миркасыйм Госманов, Тәлгат Галиуллин, Рөстәм Кутуй, Рафаэль Мостафин, Равил Фәйзуллин, Рабит Батулла, Айдар Хәлим, Ренат Харис, Разил Вәлиев, Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат һәм башка бик күпләрнең иҗат эшчәнлеген радиосыз күз алдына китерү мөмкин түгел. Халык «Турыдан-туры элемтә» дигән тапшырулар барганда, аларның тере тавышларын ишетеп кенә калмады, хәтта алар белән эфир аша аралашып, фикер алышып та торды. Тапшыруларда чыгыш ясамаган, анда катнашмаган, һич югында шигыре яки нәсере булса да яңгырамаган бер генә шагыйрь дә, язучы да калмагандыр. Язучылар һәрвакыт радионың актив авторлары булдылар, радио белән тыгыз элемтәдә тордылар, тормышыбызның төрле актуаль мәсьәләләренә караган чыгышлар ясадылар, әдәбиятыбыз, сәнгатебезгә багышланган программаларның түрен бизәделәр. Һәм иң мөһиме, аларның шигырь-поэмалары, хикәя-повестьлары, әсәрләре буенча эшләнгән радиокомпозицияләр, радиотамашалар, радиоспектакльләр тыңлаучыларның иң яраткан, иң көтеп алган тапшыруларына әверелделәр. Шул рәвешле, татар әдәбиятында радиодраматургия дигән яңа бер жанр барлыкка килде. Аларның күңелләренә уелып калганнары бүген дә Татарстан радиосының хәтер сандыгы – алтын фондында саклана һәм, даими хәрәкәткә китерелеп, эфирдан яңгырап тора.
***
Беркадәр хронологик тәртип саклап, 30нчы еллар башына әйләнеп кайтыйк. Ул вакытта әдәбиятыбыз-сәнгатебез кискен күтәрелеш чорын кичерә. Әдәбиятка яңа алмаш килә, сәнгатьнең яңа төрләре үсеп чыгып, композиторлар, музыкантлар, рәссамнар, сынчылар пәйда була. Радиода яңарыш уты белән янган бер төркем яшь язучы эшли башлый. Алар арасында Әсгать Айдар, Абдулла Алиш, Әминә Бикчәнтәева, Газиз Иделле, Гариф Гобәй, Рахман Ильяс, Хөсни Кәрим, Гамир Насрый, Мин Шабай, алда телгә алынган Гадел Кутуй һәм Хәсән Туфан кебек киләчәктә татар әдәбияты тарихында тирән эз калдырачак шәхесләр була. Төрле тармакларда эшләсәләр дә, төрле вазифалар башкарсалар да, бу яшь йөрәкләрне милли әдәбиятны, сәнгатьне үстерү теләге, халыкка ихластан хезмәт итү хисе берләштерә.
Радиотапшыруларның формалары һәм жанрлары турында бәхәсләр шактый күп булса да, шушы чорда радио эшчәнлегенең төп юнәлешләре ачыклана һәм аның структурасы формалаша. Татарстан радиосында иҗтимагый-сәяси, әдәбият-сәнгать, музыка, балалар өчен тапшырулар секторлары, бүгенгечә итеп әйтсәк, редакцияләре булдырыла һәм әйтергә кирәк, кайбер үзгәрешләрне санамаганда, редакцияләрнең мондый бүленеше, төзелеше әлегә кадәр сакланып килде. Үзгәреш шунда гына: барлык секторлар ике баш редакция – нәфис тапшырулар һәм иҗтимагый-сәяси редакцияләр канаты астында берләште. Җитәкчелек тарафыннан иҗтимагый-сәяси редакциягә игътибар һәрвакыт зуррак булса да, аңа гел өстенлек бирелеп килсә дә, нигездә, язучылар хезмәт иткән нәфис тапшырулар редакциясе эшчәнлеге халыкка күпкә үз һәм якын иде. Тыңлаучылар күңеленә хуш килгән тапшырулар әзерләү белән бергә, аның әдәбият-мәдәният, музыка сәнгате үсешенә керткән өлеше дә әйтеп тә, бәяләп тә бетергесез зур булды. Тора-бара әдәбият-сәнгать редакциясе әзерләгән тапшырулар союзкүләм эфирга да юл яра башлый. Мәсәлән, Кәрим Тинчурин һәм Салих Сәйдәшев бергәләп иҗат иткән «Зәңгәр шәл» музыкаль драмасы Бөтенсоюз радиосыннан трансляцияләнә, шуннан ук радиофестивальләр өчен әзерләнгән татарча концертлар да яңгырый. Яшь алмаш тәрбияләү мәсьәләсе дә читтә калмый. Радио әкренләп балалар дөньясына да үтеп керә. Абдулла Алиш, Ибраһим Гази, Гариф Гобәй, Фатих Кәрим кебек язучылар, берсеннән-берсе мавыктыргычрак тапшырулар әзерләп, сабыйлар, яшүсмерләр күңелен яулый. Гадел Кутуйның кайбер өлешләре атаклы «Рөстәм маҗаралары» китабына керәчәк «Яшь герой маҗаралары» тапшырулар циклы да язучы нәкъ менә балалар редакциясендә эшләгәндә языла. Дөрес, бу инде соңрак чорга – сугыш елларына карый...
Әйе, бу чорда радио чын мәгънәсендә әдәбият-сәнгатьнең бөтен төрләрен берләштергән, мәгърифәт нурын чәчкән, халкыбызның рухи офыкларын киңәйткән тиңдәшсез бер үзәк була. Безнең төп сүзебез язучылар турында булса да, монда алар белән бергә иңгә-иң куеп эшләүче һәм иҗат итүче Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Василий Виноградов, Александр Ключарёв кебек композиторларны, Исмәгыйль Һилалов, Фәйзи Биккинин, Мөхәммәт Яушев кебек музыкантларны, Гөлсем Сөләйманова, Галия Кайбицкая, Гайшә Камаева, Мөхәммәт Сафин, Усман Әлмиев кебек җырчыларны, Мохтар Мутин, Хәким Сәлимҗанов, Камал III, Кәшифә Тумашева кебек артист-режиссёрларны да тирән ихтирам белән искә алырга тиешбез. Ул заманда радиодан яңгыраган җырлар, музыкаль әсәрләр, радиотамашалар – болар барсы да аларның уртак хезмәте, уртак иҗат җимешләре.
Ләкин, ни үкенеч, ул чордан безгә бернинди язма да килеп җитмәгән. Ник бер язучының, композиторның чыгышы, ник бер артистның, җырчының тавышы сакланып калсын! Дөрес, техник мөмкинлекләр бик чамалы булу сәбәпле, ул чакта күпчелек тапшырулар турыдан-туры студиядән барган. Шулай да бик гади, бик примитив булса да, тавыш яздыру җиһазлары булган лабаса. Шуларның берсе – тасма урынына балавыз валик кулланып эшләнгән җайланма – фонограф. Ул фонографка шактый чыгышлар, тапшырулар язылган булган. Үзенә күрә бай бер фонд булдырылган. Моны шул чор кешеләре дә раслый, ул язмаларны юк итү турындагы акт кәгазе дә дәлилли (1975 елларда бу документ радионың нәфис тапшырулар баш мөхәррире Рим Кәримовта саклана иде). Радионың музыкаль тапшырулар редакциясе мөхәррире Зәйнәп Хәйруллина имзасы да теркәлгән, биш-алты җөмләдән торган бу акт барлык язмаларның да чүплеккә чыгарылып яндырылуы хакында сөйли. Аларның исемлеге актта чагылмаган. Кем белә, бәлки бу тапшырулар эчендә Муса Җәлил, Гадел Кутуй, Мохтар Мутин, Фәрит Яруллин, Салих Сәйдәшев кебек олпат шәхесләрнең тавышлары да янып көлгә әверелгәндер?! Нинди тарихи язмалар, нинди рухи байлык, бәяләп бетергесез хәзинә юкка чыгарылган бит! Чыгарылган түгел, чыгарганнар! Күчереп калсалар ни булган?! Әлбәттә, Зәйнәп Хәйруллина бу эшнең төп инициаторы була алмый, ул кушканны күндәм үтәүчеләрнең берсе генәдер, ихтимал. Түрәләрнең милли әдәбият-сәнгатькә, әдәби-мәдәни мираска, тарихи һәйкәлләргә (монда Татарстан радиосы да күздә тотыла) бүгенге мөнәсәбәтен күрәсең дә инде үткәндәгеләрнең бернәрсәсенә дә гаҗәпләнмисең. Ә бу вәхшилек акциясенә килгәндә, документ кул астында булмагач, төгәл датасын әйтү кыен, шулай да ул 50нче еллар башына карыйдыр. Моңа ике сәбәп бар. Беренчедән, бу елларда Гомәр Бәширов, Кави Нәҗми, Әмирхан Еники кебек карышып булса да әлеге язмаларны саклап калырлык милли җанлы, олпат шәхесләр инде радиода эшләми. Икенче сәбәп: бу – магнитофоннар кулланышка керә башлаган заман. Татарстан радиосы фонды (фондының яңа тарихы дип әйтикме?) нәкъ менә тапшырулар магнитофон тасмаларына язылып, аларны сакларга да, кабат кулланырга да шактый уңай шартлар туган чор исәпләнә.
Утызынчы еллар – шанлы-данлы еллар гына түгел, бу шомлы еллар – репрессия еллары да. Татарстан радиосының чишмә башында торган атаклы җитәкче, язучы Шамил Усманов халык дошманы дип нахакка гаепләнеп, кулга алына һәм җәзалап үтерелә. Радионың беренче әдәби мөхәррире Хәсән Туфан да егерме елга якын сузылган Сталин лагерьлары «сәфәренә» юл тота. Радионың беренче дикторы Гадел Кутуй өстендә дә болытлар куера. Дөрес, алар инде бу вакытта рәсми рәвештә штатта тормыйлар, ләкин радио белән араны беркайчан да өзмиләр, аның эшендә турыдан- туры катнашып киләләр, хезмәттәшлекне дәвам иттерәләр (гомумән, радиода бер эшләп, аның белән «агуланган» кеше тиз генә читкә китә алмый, китсә дә, күп очракта кире әйләнеп кайта. Шуңа күрә кемнең күпме һәм кайсы вакытларда эшләгәнен кистереп әйтү дә кыен).
***
Дәһшәтле сугыш еллары килеп җитә. Күп кенә газета-журналлар чыгудан туктап кала. Аның вакытында чыкканнары да әле, кәгазь юклыктан, юлсызлыктан, башка сәбәпләр аркасында, укучысы кулына атна-ун көн дигәндә генә барып ирешә. Бу шартларда, берәү әйтмешли, «сукырның да колагына кергән», бернинди чик-киртәләрне белмәгән радио иң җитез, иң оператив, иң күп «тиражлы» бердәнбер мәгълүмат чарасына әверелә.
Бу ифрат та газаплы елларда бөтен авыр йөк язучылар җилкәсенә төшә дисәк, бер дә хата булмас. Бөек Ватан сугышы башланган чорда радиода язучылардан Гариф Гобәй, Мирсәй Әмир, Кави Нәҗми, Гадел Кутуй, Мин Шабай, Гамир Насрый, Газиз Иделлеләр эшли. Аларның ялкынлы сүзе көрәш коралына әверелә. Хәер, бик тиздән Гадел Кутуй, Гамир Насрый, Газиз Иделлеләргә кулларына чын хәрби корал алып чын сугыш кырларына юл тотырга туры килә. (Алга китеп булса да, шуны да әйтеп үтик: фронттан Казанга Кутуй бер кайта. Югары җитәкчелек белән килешеп, аннан радиода эштә калуын үтенәләр. Кутуй күнми. «Фронтта шундый авыр сугышлар барганда, ничек мин тылда утырып калыйм?» – ди.) Ә Мин Шабайны Хәсән Туфан язмышы көткән булып чыга. Ул кулга алына һәм этап белән Себер якларына озатыла. Радиода язучылардан Гариф Гобәй, Кави Нәҗми һәм Мирсәй Әмир кала. 1942 елның җәендә аларга ярдәмгә Гомәр Бәширов килеп кушыла. Дөресрәге, аны монда өстән билгелиләр. Радиокомитет рәисе Гариф Гобәй, партия өлкә комитеты вәкиле буларак, гомеренең күп өлешен районнарда үткәрә, хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә. Бөтен җаваплылык, тапшырулар әзерләү башлыча әлеге дә баягы шушы өч кеше – Кави Нәҗми, Мирсәй Әмир һәм яңа килгән Гомәр Бәшировка йөкләнә. Әлбәттә, бөтен тапшыруларның үзәгендә – сугыш темасы: фронттагы батырлык, тылдагы фидакарь хезмәт.
Ул чорны тулырак күз алдына китерү өчен, язучы Гомәр Бәширов истәлекләренә мөрәҗәгать итик: «Чиксез кыен шартларда дәүләткүләм әһәмиятле һәм җаваплы җитди вазифалар башкаруыңны сизеп-тоеп эшләргә туры килде. Көн саен эфирга тапшырылган материал калын бер том тәшкил итә иде. Эш сәгатьләренә сыеп булмый, гадәттә, бер хезмәткәр ике кеше эшен башкарып килде. Иң киеренке вакытларда мин, баш мөхәррир буларак, иң җитди бүлекләрдән берсе булган агитация-пропаганда бүлеге җитәкчесе Кави Нәҗмигә мөрәҗәгать итә идем. Янына барып утырам да: «Ялкынлы сүз кирәк бит, Кави, бик кирәк!» – дим. Без аның белән яшьтәшләр, икебез дә Гражданнар сугышында катнашкан кешеләр. Болай да бер-беребезне аңлап, бик тату эшли идек. Кави урыныннан торып китә дә, папиросын көйрәтеп, бераз йөренгәләп ала. Белеп торам: аның хәле болай да җиңел түгел. Ул көн саен иң актуаль сәяси темаларга 20-30 минутлык югары сыйфатлы материал биреп торырга тиеш. Шуның өстенә ул елларда Кави, өенә кайткач, төне буе «Фәридә» операсының либреттосын яза иде. Ләкин нишләмәк кирәк?! Сугыш вакыты берни белән дә исәпләшми ләбаса! Кави папиросын суыргалап йөри-йөри дә сорап куя:
– Кайчанга кирәк? – ди.
– Ашыгыч кирәк, Кави. Беренче кичке тапшыруга өлгертсәң, шәп инде! – дим. Кави кичекмәстән эшкә керешә. Ул гаҗәеп тиз эшли торган иде. Берничә минут эчендә үзәк газеталарны актарып чыга. Шул арада кемнәргәдер шалтыратып, нәрсәдер сораштырып алырга да өлгерә. Ул да түгел, папиросын төтенләтеп язарга да тотына. Мин исә тынычланып үз эшемә керешәм. Чөнки Кавиның беркайчан да кыен хәлгә калдырганы булмады. Тагын бер-ике сәгатьтән аның 15-20 минутлык һәйбәт, шома язылган җитди мәкалә кертеп бирәчәгенә нык ышанырга мөмкин иде.
Әдәби-драматик тапшырулар өчен дә борчылырга туры килмәде. Чөнки бу бүлектә «Агыйдел» повесте һәм талантлы хикәяләр авторы буларак күптән танылган, сугыш вакытында «Миңлекамал» кебек мәшһүр пьеса язып чыккан тәҗрибәле һәм талантлы язучы Мирсәй Әмир җитәкчелек итә иде. Әдәби-драматик һәм музыкаль тапшыруларга без аеруча игътибар итәргә тырыштык. Аңлашылса кирәк, бу тапшырулар тылда яшәүчеләргә рухи азык та булырга, күңелләрен дә ачарга, фронттан кайгылы хәбәр алучыларга кайгы-хәсрәтен җиңелрәк кичерергә ярдәм итәргә тиеш иде».
Гомәр ага Бәшировның истәлекләреннән алынган өзек шушының белән тәмам. Озынга китмәсен өчен без истәлекләрдән радио хемәткәрләренең төнге сәгать икедә, өчтә торып эшкә килүләре, ягылмаган бүлмәләрдә пәлтә-тун киеп, каләмнәрен бозланып беткән карага манып тапшырулар әзерләве турындагы өлешләрен монда китереп тормадык. Аларның нинди шартларда нинди олы йөк тартканнарын болай да чамалап була. Ләкин сугыш еллары кыенлыклары радио хезмәткәрләрен, үзләре үк әйткәнчә, бер-берсенә якынайткан, бер-берсенә ярдәм кулы сузарга гадәтләндергән, бер гаиләдәй яшәргә, соңгы телем икмәгеңне бүлешергә, авырлыкларын сыкрану, зарланусыз җиңеп чыгарга өйрәткән.
Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтик: радиода алыштыргысыз кешеләр булсалар да, башта Гомәр Бәшировка, аннары Мирсәй Әмиргә партиянең өлкә комитеты юлламасы белән Төньяк-Көнбатыш фронтта татарча чыга торган «Ватан өчен» газетасы редакциясенә китеп, өч-дүрт ай фронтта йөреп кайтырга да туры килә.
Сугыш чоры истәлекләре... Аларны тетрәнмичә укып булмый. Менә сугыш чорында балалар редакциясендә эшләгән Зәкия Бадыйгова-Рәсүлева хатирәләреннән өзек: «Көннәрнең берендә икенче катка күтәрелим дисәм, репродуктордан үзәкләрне өзеп Гөлсем[1] апаның «Гөлҗамал»ы агыла. Сулга кереп китә торган ишек яңагына терәлеп, кап-кара кашлы, кап-кара күзле, шундый ук кара чәчле бер офицер онытылып, дөньядан тәмам аерылып, җыр тыңлый. Бу – бик азга фронттан кайтып, ашкынып радиокомитетка килгән Фатих Кәрим иде. Шушы кешенең, кабат фронтка китеп, бер атнадан үлем хәбәрен ишетү безне һуштан яздырды. Моңа берничек тә ышанып булмый иде. Һәм бүген дә, радио бинасының икенче катына күтәрелсәм, Гөлсем апаның «Гөлҗамал»ын ишетермен, ишек яңагына сөялгән килеш онытылып, сулыгып-сулыгып җыр тыңлаган сөекле шагыйребез Фатих Кәримне очратырмын сыман...»
[1] Гөлсем Сөләйманова
Дәвамын "Казан утлары" журналының 10 нчы санында укырга мөмкин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев