Логотип Казан Утлары
Шигърият

Туар идем җиргә яңадан

Гомер шавын тыңлап карар өчен кешеләргә... картлык бирелгән.

Вандалчы...

Каберташны вату, җимерү өчен

Кирәк түгел көч тә, акыл да.

Сәйдәш моңнарына кизәнгәнсез –

Сез бит ҖИНАЯТЬЧЕ асылда.

 

Гомер

Каеннарга аклык бирелгән,

Усакларга саклык бирелгән.

Гомер шавын тыңлап карар өчен

Кешеләргә... картлык бирелгән.

 

Кыйтга

Ак болытлар – гүя ат көтүе,

Яугир җиңеп кайта пар атта.

Скиф токымыдай тезелешеп

Чал йолдызлар чыккан парадка...

 

Юк!

Таң кояшы. Аның нур-каләме

Каен тузларына җыр яза.

Кара төнне кичкән бүз халкыма

Укый алмас еллар җеназа.

"КУ" 10, 2016

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев