Логотип Казан Утлары
Шигърият

Көзге каеннар

...Тугрылыкның асыл билгеседер – Каеннарның сары шәлләре.

Каеннарның сары ефәк шәлен

Алтын көзләр бүләк иткәннәр.

Сагынудан шулай саргаялар

Гомере буе кавышу көткәннәр.

Сары сагышларга әйләнгәнме

Өмет өзми көтү хәлләре?

...Тугрылыкның асыл билгеседер –

Каеннарның сары шәлләре.

 

"КУ" 10,2019

Фото: Шедеврум ии

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ак каенның ефәк шәлен, юмарт яз бүләк иткән, ............“Җылы өстеңдә тузсын!”- дип, теләкләр теләп киткән. ............. ...Юк итәргә теләп язның каенга яшьлек хисен, ..............хөсетле көз бүләк шәлнең уңдырган яшел төсен. .................. ...Каен сары яфрак коя, сагыш карлары сыман, ................Каенлыкны моңга күмеп, тарала сары томан. ................ ... Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)