Картлар йорты. Кемдер тәрәзәдә хәбәр көтә газиз баладан...
Тирә-якта бар да зарланыша, Бар да сүгә кемне булса да. Ә мин дәшмим, әмма елмаямын, Күңелләрем бик нык тулса да.
Тирә-якта бар да зарланыша,
Бар да сүгә кемне булса да.
Ә мин дәшмим, әмма елмаямын,
Күңелләрем бик нык тулса да.
Кемдер гаеп эзли күршесеннән,
Кем – хатыннан, ата-анадан...
Картлар йорты. Кемдер тәрәзәдә
Хәбәр көтә газиз баладан.
Уйлап кара: кемдә икән гаеп –
Атадамы, әллә балада?!.
Гаеп эзләп гомер уздырмыйкчы –
Кылган куган кебек далада!
Булмыйк әле, әнә, берәү сыман:
Әй, үпкәләп ташка юлдагы,
Тибә ярсып, аннан гаеп табып...
Әрнеп үрсәләнә ул тагы...
Бу тормышның төрле чагы була:
Эссе була кайчак, суык та.
Өскә ишеләдер кайгы-сагыш –
Җибәреп шул булмый куып та!
Кем гаепле?! Кемгә үпкәләргә –
Тарихкамы, илгә, халыкка...
Эзләп кара! Бәлки, табалырсың...
Бик күп кырлы була хаклык та.
Минем уңышсызлык – минем гаеп,
Минекедер минем ялгыш та...
Шушы җирдә биргән тормыш өчен
Рәхмәтлемен насыйп язмышка!
"КУ" 10, 2016
Фото: pixabay
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев