01 (гыйнвар), 2024
ШИГЪРИЯТ ҺӘМ ЧӘЧМӘ ӘСӘРЛӘР
Факил САФИН. Гөл җаны. Мәхәббәтнамә.
Сонетлар бәйләме. ............................................................................3
Айдар ХӘЛИМ. Әти-әни, миңа ничә йөз яшь?..
Балачак хатирәләреннән. ..................................................................7
Мөхәммәт МИРЗА. Адәм баласы.
Бишьюллыклар. ..................................................................................81
Равилә ШӘЙДУЛЛИНА-МУРАТ. Тау башында бүре бар. Роман. .............................................................86
Оксана ИЛЬЮП. Җан ялганыр төнгә... Шигырьләр. ................................................................................139
Гөлүсә БАТТАЛОВА. Чыра. Хикәя. ............................................................................................................144
ЯҢА ИСЕМНӘР
Гөлара ШӘРИПОВА. Могҗизалар барга ышанам... Шигырьләр.
(Рәдиф ГАТАШның кереш сүзе белән). .......................................................................................152
Азалия САБИТОВА. 1:1. Хикәя. ..................................................................................................156
ӘДӘБИ БЕРЛӘШМӘЛӘРДӘ
Рәмзис ИСМӘГЫЙЛЕВ, Әзһәр ЗӘЙНИ, Нур СИБАГАТУЛЛИН, Айзат СОЛТАНОВ, Зәлидә ЗАРИПОВА, Зөлфия СИРАЕВА, Сирина ҖИҺАНШИНА, Гүзәлия ГАЛЛӘМОВА, Рафаил ӘХМӘДИЕВ, Гөлсинә САВГАНОВА, Гүзәлия ШӘРИПОВА, Роберт САФИН, Рамазан РӘХИМҖАНОВ, Рөстәм КӘРИМОВ шигырьләре. (Минзифа ӘХМӘТШИНАның кереш сүзе белән). ........................................................................................161
ФӘН
Дания ЗАҺИДУЛЛИНА. «Мин – үз урынымда...» ..........................................................................................165
СӘНГАТЬ
Гали АРСЛАНОВ. Күпкырлы бай иҗат иясе.
(Хөсәен Уразиковның тууына – 130 ел). .........................................................................................................169
ЮБИЛЕЙЛАР
Гөлназ НУРИЕВА. Безнең остаз ул! (Факил Сафинга 70 яшь). .......................................................................173
«Казан утлары» архивыннан. .............................................................................................................................176
Хатлар яздым утырып:
Иштван Даби, Разил Вәлиев, Клара Булатова, Флёра Сафиуллинаның Марсель Галиевка язган хатлары. .................178
Газиз тавышлар: Күпме җырлар җырланмыйча калган (Фәрит Яруллинның тууына – 110 ел). ...183
Ул үз чорын төптән аңлап язды (Әхәт Гаффарның тууына – 75 ел).
Сәхифәне Нәсим АКМАЛ алып бара...............................................................................................184
Шаян сәхифә: Уены-чыны бергә. .....................................................................................................185
Сканворд. Рәис ГАБДУЛЛА төзеде. ..................................................................................................189
Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан. ..............................................................................................190
-
Кыш аша
Кар чигендә көтәсең син – шуны белү миңа җитә. -
Декабрь аеның җиңүчеләре билгеле!
Котлыйбыз! -
АДӘМ БАЛАСЫ (бишьюллыклар)
Адәм баласы гел Ансат урталыкта Калырга теләде. -
Үзәк сонет (сонетлар бәйләме)
Гөлләрнең дә бар җаны, гөлләр дә көнгә карый. Җырга әйләнә бары – моң гына гөлнең таҗы. -
Кояшлы буран
Үзем дә сизмәстән кинәттән Юлыктым кояшлы буранга. -
Кар җылысы
Моңа кадәр ничек белмәгәнмен Кайнарлыгын җиһан карының. -
ЧЫРА (хикәя)
Минем күзләремдәге әрнүне ничек күреп алган икән ул? Беркемгә ачылмас булып бикләнгән яралы йөрәгемә ничек ачкыч тапкан? Үз анам белән үз атамнан күрмәгән җылылыкны ничек биргән? Мин бит аңа Чыра дип кушамат таккан идем. Оят инде хәзер. -
Илһам корабы
Тулган айга багам, каләм алам. Бу көнгә дә, димәк, салам тамга. -
«МИН – ҮЗ УРЫНЫМДА...»
Бүген Рәис Муратов – «Железногорск» Космос элемтәсе үзәгенең директоры, тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерми торган күп кенә технологияләрнең көн саен, мизгел саен яныбызда булуын тәэмин итә торган интеллектуалларның берсе бит! -
Багышлану
Һәм онытма: килдең яратырга. Онытса да дөнья – нәрсә ул, ни? -
Ялган белән бозның арасыннан
Кояш яктыртса да эретә алмый, Яраларга салган тозларны. -
Могҗизалар көтәм
Тылсым барга һаман ышанам мин, Могҗизалар барга ышанам. -
Татар булуыма горурмын
Татар булуыма горурланам, Олуг милләт безнең татарлар. -
Мин төш күрдем...
Олы юлга минсез кузгалдың син, Карамадың хәтта борылып... -
Безнең остаз ул!
Факил Сафин татар әдәбиятын укып барган укучы өчен, беренче чиратта, үзенең «Гөлҗиһан» повесте, «Биек тауның башларында», «Саташып аткан таң», «Шәүлә» романнары, тирән мәгънәле лирик, шулай ук балалар өчен язылган шигырьләре белән таныш. -
Ахун премиясе
Әйе, язучыларга премияләрне мулдан бирәләр, әллә ниндиләре бар. Әмма бездән башка берәүнең дә Ахун премиясен алганы юк һәм булмаячак та. Өч тапкыр Ахун премиясе лауреаты булуым белән горурланып, сөенеп, Гариф абыйны сагынып искә алам. -
Соңгы хат
Югалтмыйча һаман саклыйм сиңа язган соңгы хатны. -
Балачагым кышы
Энҗе карлар җиргә яуган чакта Гамьсез чорны күңел сагына. -
Сагыш җиле
Кайтам әле, кайтам авылыма, Әти инде атын җиккәндер... -
Пенсия арттыру яки яңа роман кыйссасы
– Бер шарт белән генә, – ди баш мөхәррир, гаризага кул куя-куя, – пенсия арттыру ялында роман язмасаң гына җибәрәм! -
Күпкырлы бай иҗат иясе
Х.Уразиков – театр тарихында ныклы урын алган, бу төр сәнгатьнең төрле өлкәләрендә бай иҗат мирасы калдырган олы шәхесләребезнең берсе. -
Уфа күчтәнәче
Рөстәм Галиуллин нәүбәттәге мәртәбә Башкортстанга сәфәргә кузгала. Бу юлы Уфаның үзенә. Аэропортта чакта аңа редакция кызлары шалтырата. -
Төньяк балкышы
Алып китә көнне сихри балкыш җиле, Хатирәләр каеп күңел дәфтәремә. -
1:1(хикәя)
Вакытның кысанлыгы, Миләүшәнең хәле начар булуы ампутацияләү турындагы карарны Гөлзифага кабул итәргә мәҗбүр итте. Ул исә, кызын алда нинди сынаулар көтәсен күз алдына китереп, кыяр-кыймас кына эшне белгечкә тапшырды. -
«Оясында ни күрсә...» әдәби әсәрләр конкурсы
2024 ел – Россиядә Гаилә елы уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе «Казан утлары» журналы редакциясе белән берлектә каләм ияләре һәм мәктәп укучылары арасында «Оясында ни күрсә...» дигән әдәби бәйге игълан итә. -
Авыл мунчасының сихәте
Гел яшәртеп торсын әле безне Авыл мунчасының сихәте! -
Флёра Сафиуллина хаты
Шуларның берсе турында гына язу да нинди авыр һәм җаваплы эш. М.Галиев дистәләрчә еллар буе үзе белгән татар мәдәни һәм әдәби мохитен яза. Бу затлы шәхесләр аша Марсель Галиев сак кына, нәфис кенә тормыш фәлсәфәсен бирә, күпмедер бәя бирә, мөнәсәбәтен белдереп куя. -
Клара Булатова хаты
Шулай дөнья. «Ятимнең авызы ашка тисә, борыны каный». Конференция эшендә Марсель Галиевлар, Нәбирәләр катнаша дип, Әхәт Гаффар куанып кайтып әйткәч, иң элек дүртаяклап үрмәләп, бөтен бүлмәләрне юып чыктым. Үземчә бик оста итеп дерелдек кайнаттым, пилмән ясап куйдым. -
ӘТИ-ӘНИ, МИҢА НИЧӘ ЙӨЗ ЯШЬ?.. (бәян)
Әйе, мин әнкәмнең сабый бала хәтерендә калган истәлекләре белән генә уртаклаша алам. Алар, әлбәттә, хәтер дәрьясыннан өзек-өзек, өлеш-өлеш булып калкып чыгалар. Балачак хатирәләре күпмедер күләмдә күңелдә яхшы сакланса, «олы чак» истәлекләре бөтенләй дә юк дәрәҗәдә яки бик аз күләмдәләр. Алар еш кына берсе икенчесе белән бәйләнмәгән дә кебек, әмма «инәй» дигән бердәнбер сүз аларның барысын бербөтен итеп ялгый да куя... -
Тәүге баскыч
Ә Синең кулыңда калебем ачкычы. Иң серле чагымның бу – тәүге баскычы. -
ӘТИ-ӘНИ, МИҢА НИЧӘ ЙӨЗ ЯШЬ?.. (бәян)
Мин 1942 елның башында туганмын. Әнием сөйләгәннәрдән хәтердә калуынча, әтием мин туганнан соң – өч көннән фронтка китә. Бер атнадан соң, ун көннән соң киткән дигән мәгълүматлар да бар. Кайсы дөрестер, әниемнең яшьли үлеп китүе аркасында мин моны ачыклый алмыйм. -
«Казан утлары» сериясеннән кесә форматындагы 25 нче китап бастырылуга әзерләнә!
Танылган каләм иясе Рәмис Латыйповның хикәяләре тупланган беренче китабы бу. -
ӘТИ-ӘНИ, МИҢА НИЧӘ ЙӨЗ ЯШЬ?.. (бәян)
Гомерләр үтте. Мин авылым зиратында Нияз абыемның каберен таба алмадым. Аны белүчеләр һәм тикшеренүчеләр бөтенләй дә калмаган иде. -
ӘТИ-ӘНИ, МИҢА НИЧӘ ЙӨЗ ЯШЬ?.. (бәян)
Моңа кадәр минем авылдан чыкканым юк иде әле. Күкрәгемә ачык изүем аша ярсу җил бәрде. Барабыз! Җилдерәбез! Очабыз! Мине малайлар күрә микән? Әле башланып кына килгән гомерендә «Дәүләт йомышы»н үтәгән баланың беренче тапкыр машина хуҗасы булып, Әкчингә алып бару шатлыгын күз алдына китерәсездер. -
ӘТИ-ӘНИ, МИҢА НИЧӘ ЙӨЗ ЯШЬ?.. (бәян)
Без бу баллы йортка карап, хәтта кышкы карларда да куанабыз. Һәм бер кашык балдан мәңге баллы, мәңге маллы булып, дөньяга таралабыз. Бисмиллаһ әйтсәң, җитә ул! -
ӘТИ-ӘНИ, МИҢА НИЧӘ ЙӨЗ ЯШЬ?.. (дәвамы)
Әнием мине озатырга килә алмады. Гомер буе авылдан чыкмаган ятимә хатынның ялгызын гына Миякәдән Туймазы кебек ерак җиргә юлга чыгару җиңел түгел иде. Хәер, военкоматтан чакыру алганнан соң, мин бер генә көнгә авылга кайтып, әнкәм белән хушлашып килгән идем. -
ӘТИ-ӘНИ, МИҢА НИЧӘ ЙӨЗ ЯШЬ?.. (дәвамы)
– Халимов, телеграмма! – дигән өндәү ишетәм. Кулыма кунган кәгазьгә ашыгыч рәвештә күз йөгертәм: «Мать умерла. Срочно приезжай». -
ӘТИ-ӘНИ, МИҢА НИЧӘ ЙӨЗ ЯШЬ?.. (дәвамы)
Детдом шундый кайтмый торган җир була микәнни? Минем кечкенә, әле башланып кына килгән тормышымда моңа кадәр «ранный, артиллерия, бомба, госпиталь, фронт, алгы сызык, наступление» һәм башка шундый таныш булмаган сүз-атамаларны күп тапкырлар ишеткәнем булса да, «детдом» дигән сәер, көпчәкле трактор кебек урынында дырылдап утырган сүзне ишеткәнем юк иде. -
ӘТИ-ӘНИ, МИҢА НИЧӘ ЙӨЗ ЯШЬ?.. (дәвамы)
Бәлки мин абыйларымнан шушы кечкенә яшемдә алган сабакларымны гомерем буе да үтәп бетерә – үтәп җиткерә алмаганмындыр. Әмма мин аларны сәгать аныклыгы белән үтәргә тырыштым. Шушы сабакларым яктысында гомерем буе шигърияткә тугры хезмәттә булдым. -
ӘТИ-ӘНИ, МИҢА НИЧӘ ЙӨЗ ЯШЬ?.. (дәвамы)
Аптыраган халык ышаныргамы-юкмы дип, нишләргә дә белми аптырап кала. Кайсыбер Барый, Сабирҗан кебек аксакаллар, әби-сәби, бабайсабайлар, берсе – уклау, икенчесе – җәмкә, өченчесе мич арасындагы кисәү агачы белән коралланып, без чапкан якка чабарга тотына да абынып егылып, тукталып кала... -
ӘТИ-ӘНИ, МИҢА НИЧӘ ЙӨЗ ЯШЬ?.. (дәвамы)
Бу 1949 елның сентябрь азакларында булган булырга тиеш. Җылы көзге көн. Мин кызгылт киндер ыштанда, берни булмагандай, болдырыбызга утырып, кишер кимерәм. Безгә бер таныш булмаган, үзен бик тә тыныч тоткан апа килде. Алар инәй белән икәүләп сөйләшә-сөйләшә, безнең бакча башларын, ишегалларын урап йөрделәр. Сүз мине мәктәпкә укырга йөртү турында, әмма «мине читләтебрәк» барган икән. -
ӘТИ-ӘНИ, МИҢА НИЧӘ ЙӨЗ ЯШЬ?.. (дәвамы)
Хәзер инде бу вакыйгаларны хәтерләгән кешеләр да тормыштан китеп барган. Гаепсезгә атылган иренең кешелек горурлыгын саклаган Гайнияттәйне бары зират капкасы, андагы үлән баскан кабере генә хәтерлидер кебек... Аһ, ничек кенәләр дә үкенечле вә кызганыч!.. -
ӘТИ-ӘНИ, МИҢА НИЧӘ ЙӨЗ ЯШЬ?.. (дәвамы)
Шофёр миңа ярдәмгә йөгерүче егетләремне күреп, бәладән – башаяк дип, мине эзәрлекләүдән туктады һәм һаман да сүгенә-сүгенә, кабинасына кереп чумды һәм китеп барды. Мин шул арада машинадан сикереп төшеп калдым.