Логотип Казан Утлары
Сәнгать

Күпкырлы бай иҗат иясе

Х.Уразиков – театр тарихында ныклы урын алган, бу төр сәнгатьнең төрле өлкәләрендә бай иҗат мирасы калдырган олы шәхесләребезнең берсе.

 (Хөсәен Уразиковның тууына – 130 ел)

Актёр, режиссёр, драматург, педагог, ТАССРның халык (1945), РСФСРның атказанган (1950) артисты, Ленин ордены кавалеры (1957) Хөсәен Ибраһим улы Уразиков 1894 елда Саратов губернасы Дергачёв өязе Сәфәр авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. 1920 елда Самара драма студиясен тәмамлый. Оренбургта, Фрунзеда татар труппаларында эшли. 1923 елдан Кызыл Октябрь исемендәге татар театры актёры (хәзер Г.Камал исемендәге театр). Баштарак ул милли драматургия буенча куелган спектакльләрдә күбесенчә эпизодларда гади көнкүреш рольләрен башкара. Соңга таба төп рольләрдә чыгыш ясый. Алар арасында Юныс Хаҗи (Ш.Камал, «Хаҗи әфәнде өйләнә»), Мулла (М.Әблиев, «Шәмсекамәр»), Биктимер (Т.Гыйззәт, «Ташкыннар»), Мортаза бай (Ә.Фәйзи, «Тукай»), Бикәмәт (Н.Исәнбәт «Зифа») һ.б. кебекләре драма артисты буларак аның йөзен ачыклый, коллективта урынын билгели торганнарына керә. Озак еллар режиссёр булып эшли. 1944–1948 елларда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының художество җитәкчесе була. Куйган спектакльләре арасыннан «Мактаулы заман» (Т.Гыйззәт, 1937), «Хуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт; К.Тумашева белән бергә, 1940), «Миңлекамал» (М.Әмир, 1944), «Мулланур Вахитов» (Н.Исәнбәт, 1948), «Диңгездәгеләр өчен» (Б.Лавренев, 1948), «Зифа» (Н.Исәнбәт, 1954) кебекләре данлы театрның үсеш этапларын билгели. «Каюм Насыйри» пьесасының автордашы (М.Гали белән бергә) һ.б. 1933–1965 елларда Татар театр училищесында укыта. 

Х.Уразиков – театр тарихында ныклы урын алган, бу төр сәнгатьнең төрле өлкәләрендә бай иҗат мирасы калдырган олы шәхесләребезнең берсе. Аның исеме Г.Кариев, С.Гыйззәтуллина-Волжская, К.Тинчурин, Г.Болгарская, Ф.Ильская, З.Солтанов, Х.Әбҗәлилов, Г.Шамуков, Ф.Халитов кебек күренекле сәхнә осталарыбызның исемнәре белән янәшә тора.

Х.Уразиков үзенең иҗат эшчәнлеген 1920 елда Самара драма студиясендә К.Тинчурин белән З.Солтанов җитәкчелегендә башлап җибәрә. Алар Уразиковка Г.Кариев реалистик мәктәбе традицияләрендә актёр, режиссёр эше буенча тәүге күнекмәләр бирәләр, сәхнәдә тормыш дөреслегенә мәхәббәт, һәртөрле ялганга, штампка килешмәүчән караш тәрбиялиләр. Болардан тыш, Х.Уразиков һәр ике укытучысының, актёр һәм режиссёр буларак, иң көчле якларын – К.Тинчуринның театральлеген, образны психологик яктан ачарга омтылышын, З.Солтановның сәхнәдән яңгыраган сүзгә аеруча игътибарын кабул итә. Соңрак алар Х.Уразиковның үз иҗат йөзен билгеләүче төп сыйфатлар булып әвереләләр. 

 «Г.Кариевка хатирә», Дүртенче татар бригадасы, Г.Тукай исемендәге Алма-Ата шәһәре труппаларында, Кызыл Октябрь исемендәге һәм Әстерхан татар дәүләт театрларында эшләгән еллар артистның үз амплуасын, мөмкинлекләрен ачыклау, иҗат йөзен, башкару үзенчәлекләрен эзләү чоры булып саналырга хаклы. Бу вакытларда уйналган Хәмзә бай (Г.Камал, «Беренче театр»), Бәдри (М.Фәйзи, «Галиябану»), Хәзрәт (С.Рәмиев, «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!») һәм башка рольләр – беренче авырлыклар, зур иҗат юлының тәүге баскычлары. 

Егерменче еллардагы газета-журнал мәкаләләре аша артист Уразиковның үсеш юлын шактый ачык төсмерләргә була. Аларда баштарак Бояр (Д.Юлтый, «Карагол»), Мәрди (К.Тинчурин, «Сүнгән йолдызлар»), Чалбарчы (К.Нәҗми, «Печән базары») кебек эпизодик рольләр, соңрак – әсәрләрнең төп геройлары белән янәшә куярлык Хәсән (Г.Кутуй, «Балдызкай»), Җиһанша (К.Тинчурин, «Зәңгәр шәл»), Гыйсмәт (Ә.Таҗетдин-Рахманкулов, «Боз астында упкын») кебек персонажлар турында сүз бара. Бу рольләрне башкарып, Х.Уразиков үзен ышандыру сәләтенә ия булган, кызыклы характерлар тудыра алучы шактый оста артист буларак таныта.

Х.Уразиков үсешендә К.Тинчурин әсәрләре аерым урын алып тора. «Зәңгәр шәл»дәге Җиһанша образы, мәсәлән, Уразиковның принципиаль уңышы булуы белән бергә, шул әсәрдәге икенче бер образга (Ишанга) үзенчәлекле хәзерлек тә булып тоела. Нәтиҗәдә, беренче тапкыр Әстерхан татар дәүләт театрында 1929 елда уйналган һәм соңыннан да берничә тапкыр яңартылган Ишан образы артист Уразиковның биографиясенә лаеклы бер бизәк буларак кабул ителә. Х.Уразиков иҗатында фикер киңлеге, сурәтләү чараларының байлыгы ягыннан Ишан белән беррәттән Мисбах хаҗи («Җилкәнсезләр»), Шакирҗан («Сакла, шартламасын») Туктамыш («Ил»), Үтәш («Кандыр буе»), Кыям («Беренче чәчәкләр») кебек образлар шактый зур урын алып торалар. К.Тинчурин әсәрләрендәге әлеге образлар Х.Уразиковка осталыгын чарларга, диапазонын киңәйтергә, үзен төрле жанрларда сынап карарга зур мөмкинлекләр тудыра, иҗади йөзен формалаштырырга ярдәм итә. 

Шул ук вакытта Уразиков рус һәм чит ил классиклары әсәрләрендә дә дәвамлы рәвештә зур һәм җаваплы рольләр башкарып килә. Шулар арасыннан дөньяның күп күренекле сәнгать осталары уйнаган һәм Х.Уразиков тарафыннан тыенкы манерада, ләкин эчке бер кайнарлык белән башкарылган Варум (Ф.Шиллер, «Мәкер һәм мәхәббәт»), Левшин (М.Горький, «Дошманнар») рольләре аның өчен өлгергәнлеккә үзенчәлекле имтихан булып тора. 

50 еллык сәхнә эшчәнлеге дәверендә Х.Уразиков тарафыннан барлыгы 160 ка якын роль уйналган. Шуларның Ишан, Мисбах хаҗи (К.Тинчурин, «Зәңгәр шәл», «Җилкәнсезләр»), Колый Тархан, Бикәмәт (Н.Исәнбәт, «Хуҗа Насретдин», «Зифа»), Сәмигулла (Ш.Хөсәенов, «Зөбәйдә – адәм баласы»), Левшин, Печенегов, Иван Коломийцев (М.Горький, «Дошманнар», «Соңгылар») кебек татар артистлары тудырган иң гүзәл образлар галереясында сакланырга хаклы. Әлеге образлардан чыгып, артист Уразиков иҗатының үзенчәлекле якларын билгеләп китү зарур. Сәхнәгә революциядән соң килгән икенче буын татар артистлары вәкиле буларак, Х.Уразиковка Г.Кариев мәктәбенең реалистик традицияләрен «татар театры атасы»ның иң якын хезмәттәшләреннән кабул итү насыйп була. Шуңа күрә аның иҗатына, беренче буын татар артистларындагыча, сәхнәдә тормыш дөреслегенә тугрылык, халыкның тормыш-көнкүреш, мәдәниятен аңлап эш итү, милли характер үзенчәлекләренә, кеше күңеле нечкәлекләренә тирән үтеп керә белү хас. Аның осталык диапазоны гаҗәп киң. Ул – драматик яки юморга бай булган рольләрне бердәй осталык белән башкара алучы бик сирәк очрый торган артистларның бер вәкиле. Х.Уразиков иҗат иткән геройлар матур тембрлы тирән баритон тавышка, уртачадан чак кына калку нык гәүдәгә, тыенкы, ләкин гаҗәеп ышандыра алу сәләтенә, пластикага, төгәл жестка ияләр. Бу сыйфатлар тормышчанлык, гадилек, бөтенлек белән берлектә Х.Уразиков иҗат иткән сәхнә образларының коллектив портретын тудыралар. 

Х.Уразиковның артистлык хезмәте бай һәм тирән. Ләкин аның мәдәниятебезгә керткән өлеше моның белән генә чикләнми. Х.Уразиков – халкыбыз сәнгатенә үзенчәлекле, тирән эчтәлекле спектакльләр биргән сәләтле режиссёр да. Тирәннән тикшергәндә, ул куйган спектакльләрнең үз вакытында халык тормышында, ил язмышында шактый әһәмиятле урын тотканлыгы күренә.

1930 нчы елларда Татар дәүләт академия театрында Станиславский системасы белән кызыксыну аеруча көчәя. Бу театрга С.Булатов, Р.Ишморат, Г.Исмәгыйлов, соңрак Ш.Сарымсаков, К.Тумашева кебек режиссёрлар килү белән бәйләнгән. Г.Исмәгыйлов театрда «системаны» өйрәнү буенча махсус дәресләр оештыра, үз эшен шул нигездә алып барырга тырыша. Х.Уразиков бу дәресләргә бик теләп йөри, үзлегеннән күп укый, эзләнә. Шуның нәтиҗәсе буларак ТДАТ сәхнәсендә куелган беренче спектакльләре белән үк ул үзен К.С.Станиславский системасының төп нигезләрен нык үзләштергән режиссёр буларак таныта. 

Х.Уразиков тарафыннан куелган спектакльләр күбесе заман темасына багышланган. Аның «Мактаулы заман» (Т.Гыйззәт), «Миңлекамал» (М.Әмир), «Диңгездәгеләр өчен» (Б.Лавренев), «Ялгыз каен» (М.Кәрим), «Зифа» (Н.Исәнбәт), «Таң атканда» (Ш.Шаһгали), «Зөбәйдә – адәм баласы» (Ш.Хөсәенов) кебек әсәрләре турыдан-туры заман проблемалары белән бәйләнгән. Аларда заман кешесе төп каһарман, заманга хас конфликт, зур фикерләр, җәмгыятьнең төп үсеш тенденцияләре чагыла.

Һәр пьесаны сәхнәгә куйганда, режиссёр алдына иң элек драматургның иҗади йөзен билгеләү, аның үзенә генә хас стилен өйрәнү проблемасы килеп баса. «Авторның стилен саклау – театрда иң мөһим мәсьәләләрнең берсе, – ди Вл.И.Немирович-Данченко. – Авторны өйрәнү, яки дөресрәге, аның иҗади йөзен билгеләү, спектакльнең стилен дөрес табарга ярдәм итә». Режиссёр авторның стилен белү генә түгел, аның үзенчәлеген артистларның уен манерасында чагылдыра белергә тиеш. Мәскәү Художество театрында Метерлинкның әкияти-фантастик, Л.Андреевның абстракт-фәлсәфи, М.Горькийның революцион-романтик, А.Чеховның ярымтоннарга бай, вакыт атмосферасы белән тулы әсәрләре бер үк вакытта диярлек бара. Һәм аларның һәркайсы өчен режиссёрлар тарафыннан аерым стиль, аерым сурәтләү чаралары, уен манерасы табылган була. Татар театры тарихына күз салсак та, Г.Камал, Г.Коләхмәтов, М.Фәйзи, К.Тинчурин, Ф.Бурнаш һ.б. кебек драматургларның әсәрләре төрлечә уйналганын күрербез.

Драматургның эчке дөньясын өйрәнү проблемасы классик әсәрләрне куйганда гына түгел, бәлки режиссёр белән бер чорда яшәгән авторлар әсәрләрен куйганда да калка. Чөнки режиссёр пьеса сәнгатьчә эшләнеше ягыннан бик үк югары тормаган очракта да анда киләчәктә үстерерлек кыйммәтле орлыкны тотып ала белергә тиеш. Х.Уразиков режиссёр буларак әнә шул сыйфатка ия була. Ул пьесаны бер тапкыр укып чыгу белән, аның сәхнәдә ничек барачагын, тамашачылар тарафыннан ничек каршы алыначагын әйтеп бирә алган. Бу факт бер яктан аның драматургия кануннарын яхшы белүе турында сөйләсә, икенче яктан, авторларның иҗади йөзен бик тиз күрә алуы турында сөйли. Ләкин драматургның стилен тою өчен режиссёрга аның бер генә әсәрен белү җитми. Шуңа күрә Х.Уразиков иң элек Т.Гыйззәтнең бөтен иҗаты белән танышып чыга, аны тулысынча аңлавына ышангач кына, әсәрне куярга алына. «Башка әсәрне укып чыккач та, драматург белән җитди сөйләшергә, аның белән килешеп, әсәрдән күп кенә урыннарны, сүзләрне кыскартырга, үзгәртергә туры килде. Авторга күп кенә тәкъдимнәр ясалды. Иҗади дуслык шартларында барган бу аңлашу уңай нәтиҗә бирде, ул әсәрен өр-яңадан төзәтеп китерде һәм бу хәл спектакльнең уңышын тәэмин итте. Мондый сөйләшүләр, аңлашулар эш процессында драматурглардан Мирсәй Әмир, Нәкый Исәнбәт иптәшләр белән дә булды», – дип искә ала Х.Уразиков.

Күренгәнчә, Х.Уразиков бервакытта да бер яктан килгән әзер әсәрләр көтеп тормый. Әгәр әсәр темасы, идеясе, проблемалары белән кызыклы икән, сәнгатьчә эшләнеше ягыннан тиешле дәрәҗәдә үк булмаса да, ул драматургның иҗат лабораториясе белән таныша һәм пьесаны сәхнәгә куйганда гына түгел, бәлки язылу процессында да актив эш алып бара. Авторлар белән эшләү режиссёрдан аерым талант сорый. Чөнки һәр иҗат кешесенеке кебек үк, һәм драматургның үз эчке дөньясы, характеры, яраткан һәм яратмаган нәрсәләре була. Алар арасындагы контакт төп ике төрле нәтиҗә бирергә мөмкин. Беренче очракта автор белән режиссёр арасында зур иҗади дуслык туа. Бу дуслык һәр ике художникны да баета, зур эшләргә рухландыра. Режиссёр драматургны театр трибунасыннан халыкка җиткерерлек зур проблемалар белән баета, театр арсеналындагы техник мөмкинлекләр белән таныштыра. Үз чиратында драматург белән аралашу режиссёрга авторның иҗат методын, дөньяга карашын, стилен, үзенчәлекле якларын тоярга ярдәм итә. Бу исә әсәрне сәхнәгә куйганда, икенче төрле әйтсәк, автор фикерен артистлар уены аша тормышка ашырганда зарури. Икенче очракта режиссёр белән автор арасында бернинди дә уртаклык табылмый. Шуның нәтиҗәсе буларак, һәр ике художникның хезмәте бушка китә. Мондый үзара «ярдәм», бары тик җансыз характерлар, схематик геройлардан торган спектакль генә тудыра ала. 

Режиссёр Х.Уразиковка авторлар белән эшләгәндә зур такт, эчке культура ярдәм итә. Ул бервакытта да үзенең фикерен өстен куймый, киңәш төсендә генә әйтә. Шуңа күрә аның белән эшләве һәрвакыт җиңел, иҗади атмосферада үтә.

«Хөсәен Уразиков, реалист артист буларак, режиссёрлык эшен дә реалистик формада корып җибәрә. Ул өстәл артында сүз сөйләүдән бигрәк, артистларның үзләре белән күбрәк шөгыльләнеп, образлар өстендә, һәр образның әсәрдә тоткан роле турында практик рәвештә, сүз, фикерне тамашачыга җиткерү турында эш алып бара». Т.Гыйззәтнең «Мин ничек артист һәм драматург булдым» дигән мәкаләсеннән алынган бу өзек Х.Уразиковның спектакльне эшләү методын ачык күзалларга мөмкинлек бирә.   

«Хуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт әсәре, режиссёр К.Тумашев белән бергә куелган), «Каюм Насыйри» (М.Гали һәм Х.Уразиков әсәре), «Мулланур Вахитов» (Н.Исәнбәт), «Банкрот» (Г.Камал), «Хөррият» (М.Әмир) кебек беренче карашка агымдагы чор белән турыдан-туры бәйләнмәгән әсәрләрне дә Х.Уразиков чын мәгънәсендә заманча итеп куярга тырыша. Әсәрнең актуальлеген, билгеле булганча, сурәтләнгән вакыйгаларның спектакль барган көннәрдә булуы гына билгеләми. Иң мөһиме – сәхнәдә бүгенге тамашачыны дулкынландырырлык проблемалар чагылуы, заман кешесенең уйхисләрен кузгатырлык геройлар гәүдәләнүе кирәк. Режиссёр Уразиков әлеге әсәрләрне сәхнәгә куйганда, әнә шундый принциплар нигезендә эш итә.

Х.Уразиков – татар театры өчен бик тә традицион булган реалистик режиссура вәкиле. Аның мондый программасы газета-журнал мәкаләләрендә, радио, телевидение чыгышларында атап әйтелмәгән. Ләкин ул – реализмны көндәлек тормышта, турыдантуры спектакльләр кую процессында пропагандалаучы. Шуңа күрә аның әсәрләре тышкы яктан караганда да – «нәкъ тормыштагы кебек». Тамашачы алдында, һәрвакыт диярлек – дүртенче стенасы алынган гадәти йорт яки иксез-чиксез еракларга китеп югалучы, йөрәккә якын табигать күренеше. Аларда – тормыштагы кебек көн һәм төн, яз һәм җәй, көз һәм кыш алышынышы. Бу шартларда «яшәүче» кешеләр дә табигый сөйләшәләр, тормыштагыча хәрәкәтләнәләр. Күренә ки, режиссёрның һәр сурәтләү чарасы – декорация, яктылык, музыка, реквизит, бутафория, театраль шау-шулар – барысы да сәхнәдә кешене, аның эчке дөньясын, уй-кичерешләрен, хисләрен мөмкин кадәр калкуырак гәүдәләндерүгә юнәлдерелгән. Әлеге принцип бүгенге көн режиссурасында яңадан алгы планга чыкты. Димәк, Х.Уразиков режиссурасы да актуальлеген югалтмаган. 

Х.Уразиковның драматургия, театраль педагогика өлкәсендәге хезмәтләре дә җитди игътибарга лаек. Ул тәрҗемә иткән «Икмәк», «Гаҗәеп эретмә» (В.Киршон әсәрләре, русчадан) «Йөрәк серләре» (Б.Рахманов, үзбәкчәдән), үзе генә һәм Ш.Сарымсаков белән бергә инсценировкалаган «Тау чәчәге» (М.Ибраһимбеков), «Сәүбәновлар» (К.Нәҗми, «Язгы җилләр»), М.Гали белән берлектә язган «Каюм Насыйри» әсәрләре үз вакытында сәхнәдә шактый уңыш белән барганнар. Ул тәрбияләгән артистлар әле бүген дә республика театрларында уңышлы эшләп киләләр.


Гали АРСЛАНОВ,

 сәнгать фәннәре докторы, ТФАнең мөхбир әгъзасы,

 Татарстанның атказанган фән эшлеклесе

 

"КУ" 01,2024

Фото: unsplash

 

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев