Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Уфа күчтәнәче

Рөстәм Галиуллин нәүбәттәге мәртәбә Башкортстанга сәфәргә кузгала. Бу юлы Уфаның үзенә. Аэропортта чакта аңа редакция кызлары шалтырата.

Рөстәм Галиуллин нәүбәттәге мәртәбә Башкортстанга сәфәргә кузгала. Бу юлы Уфаның үзенә. Аэропортта чакта аңа редакция кызлары шалтырата:

– Син барып җиттеңме әле?

– Юк, – ди баш мөхәррир. – Менә хәзер самолётка утырта башлыйлар.

– Монда сиңа курьер посылка китерде. Уфадан. Бер хатын-кыздан. Нишләтик?

– Берәр повесть-мазардыр инде ул...

– Юк, бик зур күренә. Ким дигәндә күчтәнәч-мазар яисә... Ачмыйча, бүлмәңә кертеп куйыйкмы?

Баш мөхәррир уйга кала. Нәрсә икән соң бу, чыннан да? Әгәр хәзер үк ачмасалар, үзе Казанга әйләнеп кайтканчы, бу «серле» посылканың әллә ниләргә әверелүе бар.

– Ачыгыз сез аны, – ди ул, ниһаять, тәвәккәлләп.

Телефон аша кызларның нәрсәдер кыштырдатканнары, кискәннәре, ертканнары ишетелеп тора.

– Ну, нәрсә? Траптан менеп барам, тизрәк әйтегез?

– Һәй... – Кызларның күңелсезләнеп әйткән сүзеннән шомланып, баш мөхәррир баскычтан менгәндә сөртенә.

– Роман гына булып чыкты бит әле бу...

Кызларның кәефен кырганын аңласа да, ул, җиңел сулап, Уфага оча торган самолётка кереп китә.
 

НАЛАСАЛЫ

"КУ" 01, 2024

Фото: unsplash

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев