Клара Булатова хаты
Шулай дөнья. «Ятимнең авызы ашка тисә, борыны каный». Конференция эшендә Марсель Галиевлар, Нәбирәләр катнаша дип, Әхәт Гаффар куанып кайтып әйткәч, иң элек дүртаяклап үрмәләп, бөтен бүлмәләрне юып чыктым. Үземчә бик оста итеп дерелдек кайнаттым, пилмән ясап куйдым.
18.11.1988
Әлмәт
Шулай дөнья. «Ятимнең авызы ашка тисә, борыны каный». Конференция эшендә Марсель Галиевлар, Нәбирәләр катнаша дип, Әхәт Гаффар куанып кайтып әйткәч, иң элек дүртаяклап үрмәләп, бөтен бүлмәләрне юып чыктым. Үземчә бик оста итеп дерелдек кайнаттым, пилмән ясап куйдым.
Гафифә, Сәрия, Зәлидә исемле кызларымның кулдан язган шигырь төргәкләрен укып чыктым да, Марсель дә танырлык булсын инде дип, күңелгә хуш килер сыман тоелганнарын Нәфистән күчертеп яздырттым. Мактама «чебураш»ларын чакырып торуны кирәк санамасалар да, Ленарның «Мәктәп», Ленаның (апалы-энеле Маннангуловлар болар, өметле бала икесе дә) «Сез дә язылыгыз!» дигән шигырьләрен дә шул өемгә өстәдем. «Рус мәктәбендә укучылар да татарча шигырь язалар бит әле бездә!» – дип шаккатырмакчы идем теге халыкны.
Шул. Нәтиҗәдә кан басымы зерә матур котырып күтәрелгән дә күзгә бәргән. Үземне сөйкемле генә бер ашыгыч ярдәм машинасына утыртып, соңгы ун елның кимендә ел ярымында «пропискада» булган шушы изге йортка китереп аударганнар. 2 февраль булган бу. 4-5 февральләрдә минем көткән кешеләрем Әлмәттә бит инде! Бер күземнең яртысы ачылды, торып йөри башладым. Бүлектә сестраларга әйтә куйдым бит. «Шулай, шулай, минәйтәм, язучылар Әлмәткә җыелды. Алар, мин әйтәм, бик игелекле халык. Әлмәт тикле Әлмәткә килеп җиткәч, мин бичараны ничек тә күреп, хәл белеп китәләр инде алар, мин әйтәм. Аның Марсель Галиев дигәне ил алдында кычкырып ук әйтмәсә дә, шушы як егете булгангадыр, мин әйтәм, мине бигрәк тә үз күрә, килми калмас, дидем. Нәбирә дә – килүчеләр арасында бер хатын-кыз, илтифатсыз калмас, дидем. Минем сәеррәк якларымны да беләләр, мөгаен, «больницага алып килү тыела» дигән белешмәдән карап, тозлы балык, колбаса, кара уылдык, торт кебек әйберләрне дә төяп килерләр, алары өчен дә сүз әйтмәссез дип, алдан кисәтеп куйдым. Чәчәкләрне кибеттән булмаса, базардан алып килә инде алар, акчадан тормыйлар, мин әйтәм.
Ышанды бит беркатлы халык. Тотындылар мин сиңа әйтим, палаталарны, коридорларны, стеналарны, идәннәрне порошоклап юарга. Авырып ятучы шагыйрәләренең хәлен белергә тере язучылар килә бит!
Безнекеләрдән күреп, бүтән отделениеләр тотынды. Өмә. Медсанчастьтан да бер иптәш Управлениеләрнең берсендә эшләүче җиңгәсен китереп яткыру турында эш йөртергә дип кереп чыккан арада бу хәлне күреп, мөгаен, астыртын гына берәр комиссия килә торгандыр дип кайтып, үзенекеләрне дә күтәргән, диделәр. Мондагыдан да ялт иттергәннәр, диделәр, анысын.
Ярар, үзебезгә кайтыйк. Минем постельне көн саен алыштыралар. Умывальник почмагына әллә өч, әллә дүрт тапкыр инде теге «Майский» дигән сафландыргыч препаратны сиптереп чыктылар. Каян тапканнардыр, Әлмәттә күренгән әйбер түгел. Аны сорап керсәң, хуҗалык кибетләрендә: «Айдан төштегезме әллә? Аларны бит инде әллә кайчан алкашлар эчеп бетерде», – дип торалар. Тәрәзәгә яңа пәрдә элделәр. Палатага электр самовары кереп утырды. Сестра-хозяйка иңе-җиңе таман яңа халат та табып бирде үземә. Бөтен сәдәфләре исән, кесәсе дә ертылмаган, поясы да бар. Миңа гына инде, берүземә. Ну, авырулар сүз әйтми. Хәтта дару таратканда, «Нигә теге хатынга өчәрне бирәсез, миңа берне генә?» – дип тавыш чыгаручылары да каршы түгел. «Бездә аерым палаталар дәгъвалаучы начальниклар да контор саен, председательләр дә колхоз саен, ә менә шагыйрәбез берәү генә бит безнең!» – дип кенә җибәрәләр.
Ирләр башындагы пенсионер Бәхти абыйга кадәр чәчен, чәчен генә түгел, алагаем тырпайган кашларына хәтле май сөртеп тарады, пижамасын алыштырды. «Кайчан киләләр инде Марсель Галиевлар, Клара Булатова апаем?» – дип, пылт итеп палатага килә дә керә, килә дә керә.
Шул. Әле кичә пенсия акчасынамы, тугыз катлы өйдә коридор юып алган өстәмә акчасынамы сатып алган чәчәкләрен күтәреп, элекке укытучы Сәлимә апа килеп китте (юләр Сәлимә дип йөртәләр инде мескенкәйне, авырый шул. Ә нинди белемле, тырыш укытучы иде!..). Язучылар килгәч үткәрелгән әдәби кичәгә барган булган. Шунда кемнәндер сорап, минем монда ятуымны белгән дә килгән менә.
Бүген Рафиуллин базар йөреп кайтты. Каләмдәшләрем исеменнән алып кайткан күчтәнәчләрне рәхәтләнеп таратып чыктым әле авыруларга. Әле беренче каттагы Сөләйманга да ике лимон, бер әфлисун төшердек. Азәрбайҗан ул. Татар язучыларын да, җиләк-җимеш, чикләвек ишеләрне үлеп ярата.
Аннан соң әле менә теге көннәрдә Колшәрип, Кәләй тирәсендә йөргәндә, иптәшләрнең берсе: «Менә шушы тирә бит инде ул безнең Булатованың яшьлегенә кушылып җырлаган Дөмәй буйлары», – ди, үзәкләре өзелеп бөгелеп төшә дә, ди, Марсель Галиев белән Рөстәм Мингалим тамакларына килеп тыгылган төерләрен йота алмый интегә, Нәбирә Гыйматдинова яшьле күзләрен кая куярга белми, өчәүләп: «И, бичара Клара апа! Исән чакларыңда нишләп кадерләреңне белмибез икән соң?!» – дип, бик гаҗизләнәләр икән, ди.
Менә әле хәзер генә мин яткан терапия бүлеге коллективына заманча тизлек һәм инициатива белән планнан тыш олы җыештыру үткәргән һәм үзләре үрнәгендә шул мөһим эшкә бөтен үзәк больницаны күтәргәннәре өчен администрациянең рәхмәт белдерүе турында хәбәр иттеләр. Язучыларның ярдәме тиде алай да...
"КУ" 01,2024
Фото: unsplash
Теги: публицистика
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев