Логотип Казан Утлары
Бәян

ӘТИ-ӘНИ, МИҢА НИЧӘ ЙӨЗ ЯШЬ?.. (дәвамы)

Бәлки мин абыйларымнан шушы кечкенә яшемдә алган сабакларымны гомерем буе да үтәп бетерә – үтәп җиткерә алмаганмындыр. Әмма мин аларны сәгать аныклыгы белән үтәргә тырыштым. Шушы сабакларым яктысында гомерем буе шигърияткә тугры хезмәттә булдым.

(Башыннан укыгыз)

Абыйларыма  көтү көтешәм 

Анык кына раслый алмыйм, 1946 елдамы, әллә 1947дә микән, минем иң өлкән Гали абыем үзеннән алты яшькә кечерәк, миннән алты яшькә зуррак Ингель абыем белән икәүләп ялланып, халык көтүен көтте. Инәмнең «Укытучы баласы көтү көтәр көнгә калгач, алда безнең өлешкә тагын да нинди газаплар төшәр инде?» – дип өзгәләнгәне хәтердә. 

Кемгә ничек тоелгандыр, мин үзем ул көтү дигән табыштан бик канәгать идем. Хәтта ки андый эшнең табылуына шат идем. Көтүче чыбыркысы мине Шигъри тау башына – Парнаска алып менде дип, һич тә икеләнмичә әйтә алам.

Ул хакта шигырем дә бар:

Мин Парнасны күрдем. Шарты катгый:

Әмма Пегас миннән уңмады.

Җырлап яшәргә бик хыялландым,

Җырлап кына яшәп булмады.

Заман миңа «Талант – шартсыз, – диде. –

Пегас ярсый сабан тартканда».

Шигырь яздым эшкә барган чакта,

Шигырь яздым эштән кайтканда...

Мин мал көтүчесенең чыбыркы шартлатулары астында табигатьнең барлык нечкәлекләрен күрдем, тойдым-кичердем һәм ләззәтләнеп үземә сеңдердем. Аеруча, аның ул чактагы, әле техника измәгән, имгәтмәгән, кеше кулы кагылып бозмаган чактагы матурлыгын. Мин, дүрт-биш яшьлек сабый, уянам һәм күрәм: Кәркәлетау артыннан минем өстемә тәгәрәп, Кояш үзе төшеп килә... Тау итәкләре әле күләгәдә, чирканыч салкында, анда меңләгән көмеш чык тамчылары җемелди...
 

...Көтү кайта. Тоташалар таулар

Үзәннәрне алып култыкка.

Мал каршылый халык. Урам тузган.

Урам тузан белән тутыккан.

Төн куера...

Нәҗагайлар уйный.

Игеннәрдә яшькелт шәүләсе.

Төн йокыда, өлгергән кыз сыман,

Буй җиткерә арыш гәүдәсе...

Мин ул кояш дигән могҗизаны колачым җиткәнче кочаклыйм да янә дә шәрә кулларым белән үземчә тәгәрәтеп, таллар, йөзьяшәр өянкеләр арасыннан агып яткан Өязе елгасына алып төшәм. Өязе дулкыннарында миңа каш сикертеп, чүлт-чүлт сикерешеп, вак кына көмеш балыклар да йөзә. Бик бәләкәй булсам да, Ингель абыем һәм миннән дүрт яшькә өлкәнрәк булган ут-күршеләрем Зыя һәм Камил өйрәткәнчә, тимерчыбыктан таш белән чүкеп ясаган кармагым да бар. Мин талчыбыктан кыркып алынган сапны, кармагына суалчан кидереп чөгермәккә ыргытуым була, салып та өлгермим, кызыл канатлы маймычлар бер-бер артлы каба гына тора! Әмма мин балык белән артык мавыкмыйм. Мине яланда таң белән көтү көтәргә киткән абыйларым көтә. Инәм өйдә юк, ул колхоз эшендә. Һәм мин инәй әзерләгән кечкенә токчайны (аны никтер капчык диясем килми) аркама киеп, абыйларым янына юлга чыгам. Токчай эчендә шешә. Буш. Әмма бөкесе бар. Бөкене нык сакларга кирәк. Әгәр югалтсам, баш бетте. Мин кояш нурларында нурланып, хәтта әйтер идем, шул нурларга төренеп, уралып һәм кыйгач-кыйгач туралып, авылымның бердәнбер булып сузылган урамыннан киләм дә, колхозның таш ат абзарын, сарык абзарларын үтәм һәм урамдагы соңгы йорт – инәмнең бертуган абзасы Габдулла бабайлар тәңгәлендәге тау юлы буйлап, сулга кырт борылып, Мендәрле Кул чишмәсе янындагы табырга юнәләм. Колакта гүзәл Кәркәле, Өязе. Кырлыган буйларының йөзләгән төр бөҗәге, йөзләгән төр кигәвене, корты, дуплы кәүсәләр – түмәр умарталардан очып килгән кыргый бал кортлары, черки-чебененең гөжләгән, жуылдаган тавышлары озата килә. Кырлыган инешенең исемен төбәк тарихчысы Газиз бабай Вафин «кырылган» дигән сүздән алынган дип раслый иде, мәрхүм. Урыны оҗмахта булсын. Булуы мөмкин. Бик мөмкин. Шунда ук, күп тә үтми, мине кыңгырау кебек зеңгелдәп аккан салкын Кырлыган инеше каршылый. Анда, борылышта өч мәһабәт карама. Алар юан кәүсәле. Минем андый карт карамаларны бүтән беркайда да күргәнем булмады. Мин Кырлыганның Мендәрле Кул (исемнәренә игътибар итегез!) чишмәсе белән кушылган тәңгәленнән турыга, үргә – Кралов урманнарына таба үрлим. 

Төрле урында типченеп аккан чишмәләрнең үзәннәре сазланып яткан кыяк үлән, вак камышлык белән капланган. Мин яланаяклы килеш сазкамышлыкларга кермәскә, чыланмаска, балчыкка батмаска-буялмаска тырышам. Яр буйларын карлыгачлар кәрәз кебек тишкәләп бетергән. Мин сандугач-карлыгачларның ничектер пышылдап сайрауларын тыңларга яратам. Алар безнең абзар түбәсенә дә оялыйлар. Җырларының соңгы авазларын ничектер сызгыртып тәмамларга яраталар. Нидән шулай икән? Газиз бабайдан сорармын әле. Игътибарымны карлыгач тишекләренә охшаган башка оялар җәлеп итә. Йомран һәм әрлән оялары алар. Берсен икенчесеннән аерып та булмаган бу җан ияләре гамәлдә нинди сыйфатлары белән аерыла икән? Газиз бабайдан сорармын әле. Башка вакыт булса, мин аларның тишекләренә су салып, тончыктыра-тончыктыра, җир өстенә дә чыгарыр идем. Әлегә вакытым һич кенә дә юк. Мине абзыкайларым көтә. Әнә, моннан күренеп торган Ялгыз Каен төбендәге мал табырыннан алар кабызып җибәргән учакның сыекланып, күккә ашкан ак җепселләре шәйләнә. Минем ашказаным суырып куя. Алар хәзер төшке ашларын пешерә булыр. Кәҗә сөтендә болгатылган боламык ул. Өч кешегә өч уҗау. Дүрт кешегә дүрт уҗау. Уҗауның мин соңрак русча «половник» дип аталганын белермен. Их, ул боламыкның тәмлелекләре! Мин килдекитте, вак-төяк кеше аламасы түгел: мин нәкъ алар әйткән урынга, нәкъ алар әйткән вакытка шул төшке ашны ашарга дип барам да бит инде. Аркамда капчык. Токчай. Анда буш шешә. Ашау дигәннән. Авылда көтүче халкы ике төрле итеп туклана: үз исәбенә һәм чираттан, ягъни өйдән-өйгә йөреп. Инәбез безнең үз исәбебезгә пешереп ашауны мәгъкульрәк күрде: үзебез хәстәрләп ашаган очракта очсызгарак төшә. Көндезен, абыйларым пешергән боламыкны мин, дүрт-биш яшьлек сабый, көтүгә үз аягым белән килеп ашыйм. Минем борын тишекләремне шул учак төтене витаминнары кытыклаган кебек. Бәлки шулайдар да. Бәлки, ач кешенең ачуы яман, дигәндәй, шулай тоела гынадыр? Тамагымны туйдыру өчен кемгәдер нәкъ ашар вакытта гына баруым миңа яңалык түгел һәм ул сәгать аныклыгы белән үтәлә иде. Минем безнең урамнан югарыдарак, тау буенда яшәгән инәмнең атасы Шиһабетдин картатама төшке аш вакытын туры китереп барганым хәтердә. Әйе, барам. Өйгә үтәм. Чишенәм. Табынга чакыруларын көтмичә, сәкегә картатам янына менеп кунаклыйм. Картатам ул «чын» карт. Аңа ул чакта бәлки сиксән тирәләре булгандыр. Ул бик җыйнак, матур кеше иде, мәрхүм. Бит алмалары алланып тора. Кап-кара сакаллы. Бөркет борынлы. Шунда минем өчен иң җаваплы мизгелләр башлана. Күзләрем ялт-йолт уйнап кына тора. Картинәм (минем үз картинәм үлгән, бу Ишле авылыннан килгән икенче, үги картинәм) карттам янындагы зур сандыкны ача, андагы кечкенә савытны ала. Капкачын ача. Аннан мин көткән сары бал күренә. Күренә генә түгел. Бал агач кашыктан картинәмнең юмарт кулы белән алдымдагы катлама сыныгына куна. Мин аны «эһ» дигәнче юкка чыгарам. Башка бернәрсә дә хәтердә түгел. Картатамның хуҗасыз яткан, ташландык хәлдә гомер кичергән ишегалды, җимерек буш абзары, сыер бәйли торган борынгы баганалары, ташлары суынган иске кара мунчасы, таш белән буралып, кайчандыр азык-төлек белән тулып торган зур подвалы төштәге кебек кенә истә. Кышын күпмедер вакыт картатам белән картинәм инәйнең бертуган абыйсы, урманчы булып эшләгән Габдрахман бабамнарның мунчасында яшәделәр. Өченче сыйныфларга кадәр минем анда төшке аш вакытларында гына «калкып чыгып», җылы мунча шартларында тамак туйдырганым хәтердә. Ашау турында күп сөйләгәнем өчен гафу үтенәм. Нишлим соң, ашарга ризык табу – ул борынгы заманның гына түгел, бүгенге чорның да стратегик бурычы бит, туганкайларым... 

...Мендәрле Кулның култыксалары буйлап, мин чишмәнең үзенә килеп чыгам. Халык ничек итеп аңа шундый тирән мәгънәле исем кушкан диген. Мендәрле Кул. Ят та йокла. Мендәре-юрганы әзер. Ул бабайларыбыз чокып ясаган тирән улак буйлап шарылдап агып ята. Бу безгә үткәннән килгән хатлар. Һәм үлемсез Такташ әйтмешли, киләчәккә хатлар. Аның ярларында ошбу сихри аһәңне тыңлап ике шомырт куагы дөньядагы иң татлы шомырт җимешләрен өлгертә. Иң иртәләгән шомыртны мин биредә ашыйм. Шомырт кына түгел. Иң иртәләгән балтырганнар, көпшәләр, кузгалаклар, җир җиләкләре биредә җитешә. Шомырт сутын суырып изеп, орлыкларын шатырдатып чәйнәп, энҗедәй ап-ак тешләребез кара күмергә әйләнә. Мин шул тешләремне сындырырлык чишмә суын авыз итәм. Соңыннан ачыклануынча, мин 1945 елдагы беренче Җиңү бәйрәмен монда каршылаганмын икән. Байрак урынына юкагач таягыбызга кечкенә кызыл яулык бәйләп, Минебай абзый Сөбханколов мәктәп балаларын рәт-рәт итеп тезеп, Мендәрле Кулга алып менгән иде, рәхмәт төшкере.

Минебай абзый дигәннән. Аның да әтисе гражданнар сугышында кызылгвардияче булып катнашып, Бөек Ватан сугышында һәлак булган. Сөбханколовлар нәселенә без бик рәхмәтле. Минебай абыйның өлкән агасы Исраил абый мине урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Октябрьский каласына алып китеп, икенче санлы техник училищега урнаштырган, Шәрифә җиңги белән икәүләп, тормыш ничек кенә авыр, яшәү шартлары ничек кенә тар булмасын, беренче айларымда мине үзләренең бер генә бүлмәдән торган баракларында яшәткән кеше. Авылдан килгәч, мин аның теләктәшлеге белән шәһәрдәге яшь хәбәрчеләр, яшь шагыйрьләр түгәрәген эзләп тапканмын, әдәбиятка беренче адымнарымны алар ярдәмендә ясаганмын, дип авыз тутырып әйтә алам. Боларның барысы өчен Исраил  абыем белән Шәрифә җиңгәмә еллар һәм чорлар аша бил бөгеп рәхмәт әйтәм. 

...Мин Мендәрле Кул чишмәсенең текәсеннән тагын да үргә үрлим һәм ябалдашын як-якка иркен итеп җәйгән Ялгыз Каен астындагы мал табырына килеп чыгам. Мине кояш нурларында балавыз сыман эрегән баллы һава һәм вак малның бәэлдәве, чебен-черки куып кырт-кырт төрткәләнүе, эре мал кебек, төкерекләрен чәчеп, мышкылдау-пошкырыну авазлары каршылый. Абзыйларымның ара-тирә мал куалаган һайтһайтлары ишетелеп алгалый. Мин вак малдан бүленгән нәҗес һәм әчкелтем чәпрәй-сидекнең йөзләгән текә тояк тарафыннан изелеп каешланган, таптала-таптала кайтарылып, көзгегә әйләнә башлаган даирәсендә торып калам. Килешәм: минем сарык-кәҗә малыннан җәйге челләдә килә торган йөзләгән «хуш исләр»не аңкытып яткан табырның үзенчәлекле тын алышын һәм эчке халәт-үзенчәлекләрен сурәтләргә көчемнән килми. Шушында мин йоклап калып, көтүен иртәләп алып чыгып киткән Гали абый белән очрашам. Ул иңенә салган озын чыбыркысын сабы белән миңа суза һәм бераз читкәрәк китеп үлән кимереп маташкан берничә кәҗәгә күрсәтеп: 

– Нишләптер мал тыныч түгел. Әллә тагын бүре исен сизәләрме? – ди. – Соңгы вакытта бүре халкы бик азды. Алла сакласын... Бар, әнә ул киребеткәннәрне табырга китереп куш әле... Аннан Ингель абыең белән кеше күзенә күрсәтмичә генә, табыр эченә чумып... 

Ул әйтеп бетерми. Шулай кирәк.

Өлкән абыем бүреләрнең соңгы вакытта ифрат та котырулары турында бик дөрес әйтә. Моннан бер атна чамасы элек, без табырда вакытта, чакчак кына малларыбызны бугазламый калдылар. Көтүебезне урталай ерып килеп, берәр сарык алып китәргә чамалаган бүредән Гали абыемның нәкъ вакытында сызгыртып шартлый торган чыбыркысы гына коткарды. Шушы вакыйгадан соң, абыйларым көтүне, җәядән тартылган ук кебек ифрат та зур дикъкать, дүрт күз белән саклап көтәләр. Аннан бүре халкы күбәйде дә. Минем күргәнем булды. Алар сарыкны тешләре белән умырып алып, иңбашларына гына ыргытып олагалар. Алар төнлә «Сәнкә» урманнары тарафыннан мөкиббән китеп улыйлар. Ешаеп хәйләкәрләшкән ерткычларны авылның атаклы сунарчысы Халыйк бабай берданка мылтыгыннан да чәкетеп  алалмый... 

Мин Гали абый күрсәткән малларны йөгертеп, көтүебезгә китереп кушам  һәм Ингель абыемның кочагына кереп чумам. Безнең үзебез генә белгән эшебез бар.  Ул минем аркамдагы токчайны салдыра, аннан буш шешәне чыгара һәм, мине җитәкләп, табырланган малны өркетмәс өчен шым гына, башларыбызны тезләребезгә таба иеп, чүгәләп, җиргә елышып, табыр уртасына алып керә һәм үзе теләгән берәр сөтле кәҗәне арткы аякларыннан эләктереп ала да:

– Кер! – дип боера. – Нәрсә катып калдың? Им! Кеше-кара күрмәсен!.. 

Мин бер төерем ноктага әверелеп, табырның каеш кебек ялтырап каткан балчыгына уң ягым белән ятам һәм кәҗәнең кайнар имчәге астына башымны тыгып, җиленнәрендәге сөтне нәзек кенә бармакларым белән кысып, авызыма турылап сава башлыйм. Куанычым куенга сыймый: минем шундый кайгыртучан абыйларым бар!..

Тиргә батам. Җиленнән савылган сөт турыдан-туры авызыма туры килгән мәлләрдә мин үземне икенче галәмдә итеп тоям. Шул галәмдә күккә күтәреләм. Шул галәмдә үткәннең Муса Җәлилләре, Гази Заһитовлары, Юрий Гагариннары үсеп чыккан. Кәҗәм тыпырчына, тынычсызлана, сөтен бирмәскә тырыша, мин аның тынычсызлыгыннан да зуррак тынычлык белән савылган сөтне голт-голт йотып җибәрергә ашыгам, әмма талпынган саен урынымны үзгәртергә мәҗбүр булып, сауган сөтем күз чокырларыма, борын, колак тишекләремә туры килеп, барлык йөземне куе, татлы, майлы, үзле кәҗә сөте белән юешләтеп бетерәм. Тирә-якны сөтнең үзенә генә хас булган хуш исе, сагынычлы җылылыклары баса. Болай итеп, авылдан төш алдыннанрак табырга килеп, җиргә яткан килеш кәҗә имеп, тамагымны туйдыру – үзебез генә белгән мотлак күренеш. Көндәлек күренеш. Кәҗә сөтенең кеше өчен ифрат та файдалы булуын, аның батырларны, хәтта борынгы грек халык авыз иҗатының төп каһарманы Гераклны да үстерүен, аның кәҗә имеп үсеп, дөньякүләм батырлыклар кылуын мин соңыннан китаплардан укып кына белермен... 

Ләкин абыем озаклап юандырмый:

– Тукта! – ди. – Син бигрәк тагын! Хуҗасына да калсын!

Мин беләм. Бер кәҗәне тамчысына кадәр имеп бетереп, аны кичен авылга сөтсез калган, сөте корытылган имчәкләр белән алып кайтырга ярамый. Хуҗалар кәҗәләренең көтүдә савылганын сизенсә, кичен көтү кайткач, тавыш күтәрә. Бирәсе хакын да түләмәскә мөмкин...

– Тукта, дим бит! – ди абый. – Ул икенче кәҗәне шулай ук аякларыннан эләктереп ала да миңа тапшыра. – Тотып тор!..

Инде, ниһаять, кәҗә астына үзе керә һәм аны шешәсенә саварга тотына. Тымызык һавада безелдәп һәм скрипка тавышы кебек күңелне телеп, шешә авызына кәҗә сөте ага башлый...

Бу – сугыш, ятимлек дучар иттергән, шул ук сугыш, ятимлек өйрәткән тәртипләр, язылмаган законнар. Бу – адәм баласының җирдә яшәү өчен көрәше.

Абзам ярты литрлы шешәне «эһ» дигәнче тутыра һәм бик зур эш башкарган кыяфәт белән тирә-якка каранып, кәҗә астыннан елмаеп килеп чыга. Мин аеруча шат. Өйгә, авылга алып кайту өчен ризык булды. Менә без Ялгыз каен астындагы табырдан өстәрәк, көтүебез барлык яктан да яхшы күренгән ачыклыкта, аякларыбызны бабайларча бөкләп, тормышыбызның иң тантаналы, иң тавыш-тынсыз өлешенә керешәбез. Ул – төшке аш. Үсә төшкәч, мин аны шаяртып «листират» (ресторан, имештер ки) дип атармын. Минем абыйларым янына табырга килүемнең көндәлек мәгънәсе. Ихластан да: бер тавыш-тын ишетелми. Иреннәр чәпелдәве, агач кашыкның агач коштабак белән бергә саңгырау «пышылдашулары» гына колакка чалына. Кәҗә сөтендә оннан болгатылган һәм кояш нурында пешкән боламык ул – безнең аш. Сөтнең процентлы ак мае матур эркелеп, боламыкның йөзенә калкып чыга. Аның тәмлелекләрен сез сорамагыз, мин әйтмим. Чәй кебек нәрсәне эчкән-эчмәгәнлегебез хәтердә түгел. Амин тотып, Аллаһка рәхмәт әйтүебез хәтердә. 

Абыйлар күккә карап, кояш нурларының авышын чамалый. Көтүне табырда озак яткырырга ярамый. Күктән төшкән шәүләңнең буе бер адымнан артмасын. Малның сөте кимемәсен. Ул мөмкин кадәр озак итеп үләндә чемченсен. Вак кына ак тешләре белән үлән кертләтсен. Төптән кырсын. Халык монысын да тикшереп тора. Абыйларымның кояш белән «киңәшеп» алуы миңа авыл ягына кузгалырга вакыт дигән сүз. Ингель абый, кеше-кара күрмәсен дип, як-якка карангалап, шешәне бугазы белән өскә каратып, токчайга сала, аны урынында борылгаламасын өчен кысып бәйли һәм минем арык иңнәремә чалыштырып кидерә. Һәм Мендәрле Кул чишмәсе авызына ук алып килеп туктый да миңа көн дә кабатланган боерыкларын бирә:

– Беркайда да туктама. Сөтне эчәсе булма, түкмә. Чайпалтма, мәтри аны.  Башыңның түбәсе кеше күзенә чалынмасын. Олы юлларга чыкма. Үзән чокырлары буйлап кына өйгә кайт. Чокырлардан башың тырпаеп күренмәсен, чүгәләп кенә йөр... 

Һәм мин абыемнар тарафына «соңгы карашымны ташлап», кичен ашарга дигән сөтне «чайпалтмыйча һәм түкмичә, беркемне күрмичә һәм беркемгә күренмичә», Мендәрле Кул чишмәсенең чокырлы үзәне буйлап юлга чыгам. Күңел түренә җыр калка: зимагурлар баеганнар, илгә кайтабыз, диләр... Кайтырга, өйгә!..

Бу чакта миңа нибары дүрт-биш яшь булса да, гомер искән җил кебек үткән дә киткән. Мин һаман юлда. Мин бүген дә өйгә кайтуда. Түгәрәк Имән белән Мендәрле Кул чишмәсе мине каршылый һәм озатып кала. Мең рәхмәт аларга. Бәлки мин абыйларымнан шушы кечкенә яшемдә алган сабакларымны гомерем буе да үтәп бетерә – үтәп җиткерә алмаганмындыр. Әмма мин аларны сәгать аныклыгы белән үтәргә тырыштым. Шушы сабакларым яктысында гомерем буе шигърияткә тугры хезмәттә булдым. 

Беләсез, шигырь дигәнең башын биргәннәрне, йә баш түбәсен күрсәтмичә, чүгәләп йөргәннәрне яратып бармый. Ул бәйсезлекне яклау юлында. Шуңа күрә иелеп тә, чүгәләп тә йөрмәдем. Аллага шөкер, башым да туры кояш астында – югарыда булды. Мин бу шартны абыкайларым белән көтү көткәндә – төрки миллиятнең милли билгесе булган күк бүреләр карашы астында үзләштергән идем. Нәтиҗәдә халкым да, кешелек тә мине күрде. Рәхмәт аларга. Чиксез рәхмәт. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 01, 2024

Фото: unsplash

 

 

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев