Логотип Казан Утлары
Юбилейлар

Безнең остаз ул!

Факил Сафин татар әдәбиятын укып барган укучы өчен, беренче чиратта, үзенең «Гөлҗиһан» повесте, «Биек тауның башларында», «Саташып аткан таң», «Шәүлә» романнары, тирән мәгънәле лирик, шулай ук балалар өчен язылган шигырьләре белән таныш.

 (Факил Сафинга 70 яшь)

Факил Сафин татар әдәбиятын укып барган укучы өчен, беренче чиратта, үзенең «Гөлҗиһан» повесте, «Биек тауның башларында», «Саташып аткан таң», «Шәүлә» романнары, тирән мәгънәле лирик, шулай ук балалар өчен язылган шигырьләре белән таныш.

Мөслим районының Әмәкәй авылында туып үскән Факил Сафин, хезмәт юлын бик иртә башлап, төрле елларда колхозда механизатор, авыл мәдәният йорты директоры, авыл мәктәбе укытучысы, директоры, «КамАЗ» заводы эшчесе, газета-журналлар хезмәткәре, баш мөхәррир вазифаларын башкара.  Бүген исә ул – ТР Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе. Һәр яңа эш урыны, һәрбер яңа яшәү урыны – ул тормыш тәҗрибәсен үстерүгә, күзаллауларың үзгәрү, киңәю яисә яңалары формалашуга туры юл. Бай тормыш һәм хезмәт биографиясенә ия язучының әдәби әсәрләре дә дәүләт тарафыннан да (Факил Сафин Г.Исхакый, Г.Тукай премияләре лауреаты), киң җәмәгатьчелек тарафыннан да югары бәяләнә. 

Факил абый җитәкчелегендә Яр Чаллы делегациясе 2023 елның август аенда Апаста узган Әдәби Сабантуйга кунакка барды. Әлеге Сабантуйда онлайн форматта узган #әдәбимарафонга йомгак ясалды. Мәйданга аяк басу белән, җөмһүриятебезнең төрле районнарыннан килгән китапның тугры дуслары – әдәбиятны яратып укучылар –  Факил абыйны шунда ук танып алып, фотосурәткә төшәргә үгетли дә башладылар. «Без сезне укыйбыз, сезнең китапларыгызны яратабыз», – дигән җылы сүзләр әледәнәле яңгырап торды. Менә бу язучылыкның матур җимешләре, теләсә кайсы язучы өчен мәхәббәт сүзләредәй колагын иркәли торган назлы сүзләр бу дип уйлап куйдым мин ул вакытта. Китапларың китапханә киштәләрендә өр-яңа килеш тузанга батып ятмый, кулдан кулга йөреп укыла, таушалып тузып бетә икән, укучы тәмле тел белән язылган әсәрләрдән рухи ләззәт ала. 

«Саташып аткан таң» трилогиясе һәм аның логик дәвамы булган «Шәүлә» китабын мин үзем мәктәптә югары сыйныфларда белем алган чагымда ук укыган идем. Еллар узган, ә романның төп геройлары – Әхмәтсафа Дәүләтьяров, аның яраткан хатыны Рабига, Рабиганың энесе, режиссёр Ширияздан Сарымсаков, аларның ачы язмышлары күз алдыннан китми. Реаль тарихи геройлар һәм чор тарихын чагылдырган бу ике китап, минемчә, татар әдәбиятында үз урынын тапты.

Әхмәтсафа Дәүләтьяров көчле кеше архетибын гәүдәләндергән герой буларак хәтеремдә калган. Үзе яшәгән системаны төзүдә катнашкан, аннан соң шуңа хезмәт иткән кеше шушы ук системаның корбанына әверелә. Хатыны Рабиганың ачы хәсрәте, әтисен дә, әнисен дә югалткан ике ятим баланың башларына төшкән гомерлек кайгысы укучының йөрәге аша уза. Бу бит безнең татар тарихы, безнең әби-бабаларыбызның башыннан узган хәлләр дигән уй әйдәкләп бара романны укыганда. Рабиганы ире канаты астында, яклауга-саклауга, яратуга төреп, балалары янәшәсендә күрәсе килә дә бит. Заман җилләре аны да, иң сөекле якын кешеләреннән аерып алып, нахакка башын төрмәдә черетә. Трилогиянең дәвамы булган «Шәүлә» тулаем Рабига язмышына багышлана, аның хатларыннан гыйбарәт. Китапны укып чыгар өчен дә көчле йөрәк кирәк! Гаделсезлек, нахак сүз меңләгән җанны кыйган бит ул чорда. Дәһшәтле узган гасырның 30 нчы еллары азагы турында сүз бара. Бу әсәрен иҗат иткәндә, Факил Сафин әдәби сүз остасы буларак та, документаль фактларны өйрәнеп, шәхес язмышы аша чорга бәя бирүче тарихчы буларак та ачыла.

Факил абый – шәхсән минем өчен остаз-мөгаллим дә әле ул. Әлеге дә баягы Яр Чаллының 52 нче татар мәктәбендә белем алып, журналист, шагыйрь булам дип хыялланып, төрледән-төрле бәйге, олимпиадалар, шәһәрдә уздырылган чараларда актив катнашып яшәгән чорда аның әдәби остаханәсенә килеп эләктем. Бер шәлкем шигырьләрем – шагыйрь абый кулында. Мин каушау, куркып калудан урындыгымда тик кенә утыра алмыйм: ни әйтер? Нинди үзем күрмәгән җитешсезлекләргә төртеп күрсәтер икән? Шул вакытта шагыйрьнең кулына килеп эләккән шигырьләремнән ике юл гына хәтеремдә калган:

Чулман тигез чайкала.

Баржалар алга таба...

Факил абый шушы юлларны укый да уйланып тора. «Чулманның чайкалуында поэтикалык бар кебек. Нәрсәдер җитешми монда. Инверсия кулланырга мөмкин. Тирәнрәк образлар кирәк...» Аннан соң тагын бер-ике юл, тагын... Һәр юлны шулай сүтеп җыя. Бик күп урынлы тәнкыйть белән бергә шактый гына уңышлы чыккан юл бу дигән сүзләрне дә ишетәм ул вакытта. Алардан күңелемә җылы йөгерә. Бу дәресләр мине шигырь язу осталыгында шактый гына чарлый: шигырь төзелеше, рифма-ритм бөтенлеге, цезура, образлылык кебек төшенчәләрне бик гади итеп ачып сала остазым. Имәндә икән чикләвек, нигә миңа моны элегрәк татар теле дәресләрендә әйтеп бирмәделәр икән, мин бөтенләй башкача яза алыр идем бит дигән нәтиҗәләр ясыйм үзем өчен. Журналист булам дип хыялланып йөргән җирдән мәктәпне тәмамлагач, ул вакытта КДУның татар филологиясе һәм тарихы факультетына юл тотам. Тарихны чамалы гына беләм – тарих төркемен сайлыйм. Факил абый салган шигърият сукмагына чүп үләне үсми биредә дә: «Иделем акчарлагы», «Шигъри Сабантуй»ларда җиңүче даны – минеке. «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсе утырышлары – бүген сагынып сөйли торган матур хатирә инде. 

Әйләнмәле-борылмалы тормыш юлларыннан янәдән шигърият, әдәби иҗат юлына аяк басуымда да Факил абыйның роле әйтеп бетергесез. Һәр сирәк-мирәк очрашуыбызда ул шуны искәртеп килде: «Иҗатың бар. Китабыңны чыгарырга кирәк». Мин һәрвакыт шигырьләр җыентыгымны чыгарасым килә дип яшәсәм дә, кулъязманы туплап, нәшриятка илтеп тапшыруны сузып килдем. Ниһаять, узган җәйнең июнь аенда Факил абый җитәкләп диярлек мине Казанга нәшриятка алып китте. «Безнең арттан дәвам үсеп килмәсә, эшләгән эшебезнең бер мәгънәсе дә юк. Ныклы адымнар белән яшь иҗатчылар килергә тиеш бүгенге әдәбиятка. Айзирә Имамованың җыентыгын күрдек. Хәзер синекен күрергә насыйп булсын. Түбән Камада яшәп иҗат итүче өметле шагыйрә Алия Зартдинова да әзерләр әле китабын, – дип сөйли ул. – Лилия Гыйбадуллина, Йолдыз Миңнуллина, Рифат Сәлах, Резеда Гобәева, Рүзәл Мөхәммәтшиннар бер шаукым булып килеп керделәр бит әдәбиятка. Менә хәзер безнең төбәктән син, Айзирә Имамова, Алия Зартдинова, Искәндәр Ишалин үсеп, үз сүзегезне әйтә алачаксыз дип ышанам мин». Факил абый шундый зур ышаныч белдерә икән, артка чигенергә, үзүзеңә түбән бәя биреп, һаман «язсам ярый, язмасам да, бик хуш» дип кенә селкенеп йөрергә хакыбыз юк инде! 

Факил Сафин – Кама аръягы шәһәрләре һәм районнары язучы-шагыйрьләре өчен оста оештыручы да әле. 1991 елда ул Чаллыда «Аргамак» журналын оештырып җибәрә, 2001 елда чыга башлаган «Мәйдан» журналының башында да ул тора. Шул ук вакытта әдәби иҗат белән рәсем, музыка сәнгате арасында күпер салучы да ул. Иҗатчылар өчен уздырылган чараларда һәрчак рәссам, җырчы, композиторларны да күрергә мөмкин. Татарстанның халык рәссамы Мәдияр Хаҗиев болай ди: «Факил дустым мине бу чараларга чакырып тартып китермәсә, милли рухым сүрелүгә таба бара иде. Әйтик, Балык Бистәсенә сәяхәттән соң, миндә милли рух яңа көч белән күтәрелде, илһамланып иҗатка тотындым. Татар яши, яшәячәк дигән зур ышану белән кайттым мин ул сәяхәттән». 

Әйе, ел да Факил Сафин кырыкка якын төбәк иҗатчылары өчен Татарстанның төрле районнарына сәяхәт оештыра. 2023 елның июлендә Балык Бистәсе районына оештырылган шундый сәяхәттә мин дә катнаштым. Моңа кадәр Чаллы – Казан юлы өстендә кала торган ниндидер бер район итеп кенә күргән Балык Бистәсе бөтенләй башка яктан ачылды минем өчен дә, башка иҗатчылар өчен дә.

Яңа Сала авылындагы Нурулла Гарифның шәхси татар тарихы музее, Юлсубино (Балтач) авылында халык шагыйре Равил Фәйзуллинның туып үскән нигезендә булу, аның исемен йөрткән мәктәптә ачылган музеен күрү, шагыйрьнең үзе белән күрешү, Үзәк китапханәдә укучылар белән очрашу – сәяхәтнең онытылмас матур мизгелләре. 

Шунысын да әйтеп китмичә булмый: Факил абый – балалар өчен дә оста, үз итеп яза торган шагыйрь. Аның әти-әни, туган тел, туган нигез – йорт темаларын матур итеп ача белүе, гади  көндәлек вазгыятьне көлкеле дә, гыйбрәтле дә хәл итеп сурәтләп бирә алуы таң калдыра.  Сабыйларның күңелен күрә белә шул шагыйрь абыйлары, гади сорауларга тирән җаваплар эзли ул. Аның «Камиләгә кем кирәк?» шигырендә («Кошлар яратучы малай», Казан, 2013) балалар өчен булган иҗатында яктыртылу алган бөтен темалары кереп сыйган кебек:
 

Үссен өчен тизрәк,

Камиләгә бик кирәк:

Әнисе дә, әтисе дә,

Әбисе дә, бабасы да

Көн дә аңа бик кирәк.

Тагын – туган Татар иле,

Туган-үскән җир кирәк,

Татлы туган тел кирәк!

Чын татар шагыйре һәрчак бәхетле балачак, туган ил, туган тел турында  уйлана!

Бүгенге көндә Яр Чаллыда Факил Сафин әдәби остаханәсе эшләп килә. Ул  Чаллыда һәм якын-тирә шәһәр-районнарда яшәп иҗат итүче каләм әһелләрен бергә туплау, очрашулар оештыру, иҗатларын бәяләү, үсеш өчен юллар күрсәтү максатын алга куя. Аерым башлап иҗат итүче шагыйрь яисә язучының әсәрләре дә тикшерелә бу остаханә утырышларында, автор үз шигырен укып, аңа бәя бирү форматы да бар. Шунысы куанычлы: әдәби иҗатка тартылган мәктәп укучылары да, югары уку йортлары студентлары да якын килә бу җылы учакка. «Чаллы төбәге иҗатчылары көчле бит ул! Сезне күзәтеп барам, сезгә сокланам», дигән фикерләрне олпат язучышагыйрьләребездән ишетергә туры килгәндә, һәрчак: «Әйе шул, безнең Факил абый бар. Ул барыбызны да барлап, җыеп, үсендереп тора», – дип җавап кайтарам. 


Гөлназ НУРИЕВА

 

"КУ" 01,2024

Фото: unsplash
 

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев