Логотип Казан Утлары
Фән

«МИН – ҮЗ УРЫНЫМДА...»

Бүген Рәис Муратов – «Железногорск» Космос элемтәсе үзәгенең директоры, тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерми торган күп кенә технологияләрнең көн саен, мизгел саен яныбызда булуын тәэмин итә торган интеллектуалларның берсе бит!

Рәис Равил улының интервьюсын йомгаклаган бу сүзләре тормышта зур уңышларга ирешкәннәрнең, асылда, үз язмышларын «эзләп тапкан», үзләренә насыйп илаһи юлны лаеклы узган шәхесләр булуын тагын бер кат раслыйдыр. Чыннан да, бүген Рәис Муратов – «Железногорск» Космос элемтәсе үзәгенең директоры, тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерми торган күп кенә технологияләрнең көн саен, мизгел саен яныбызда булуын тәэмин итә торган интеллектуалларның берсе бит! Кайсыбыз гына телефон, теле-радиотапшырулар, һәртөрле элемтә каналлары: кәрәзле телефоннар һәм спутник тапшырулары, Интернет яки һава торышын алдан белү һәм башка шундый заман алгарышының билгеләреннән башка яши ала?! 

Хәер, язмышының шушы икәненә ул үзе кайчан төшенде икән? Гел «бишле» билгеләренә укып, мәшһүр уку йортына – Томскидагы Политехника институтына укырга керергә карар кылгачмы, яки аны тәмамлап, 1981 елны иң югары технологияләр үстерелә торган «ябык» шәһәргә килеп, космик аппаратлар белән идарә итү өлкәсендә эшли башлагачмы, әллә өр-яңа Космос элемтәсе үзәген төзегәндәме – кем белсен... 

Рәис Равил улының нәсел-гаилә тамырлары Татарстанның Балтач районыннан. Әтисе Равил ачлык елларында Янгулдан читкә чыгып киткән Гариф һәм Сара гаиләсендә, Казакъстан чигендәге зур сәүдә-аралашу юллары кисешкән, СССРның Себер белән дә, Ерак Көнчыгыш, төрки республикалар белән дә бәйләнешләрен тәэмин иткән Атбасар шәһәрендә туа. Монда тимер юлга эшкә урнашып, туган җирдә калган якыннарына терәк булып яши башлаган бертуган егетләр ел саен Балтачка кайтып йөриләр. Туган җиргә бер кайтуында Равил урамга су алырга гына чыккан күрше кызы – 16 яшьлек чибәр Әлфинурны күрә, гашыйк була һәм кызны, Заһидулла агай гаиләсенең ай-ваена карамыйча, үзе белән алып та китә. Менә шушы гаиләдә туып-үскән Рәйсә, Рәис һәм Марина, үзләренә әтиләрендәге тырышлыкны, әниләрендәге сабырлыкны туплап, Балтач яктысын һәм җылысын дөньяның төрле төбәкләрендә, гыйлем итеп тә, мәрхәмәт итеп тә таратып яшиләр. Рәйсә Равил кызы – Атбасарда, гомере буе мәктәптә эшләгән кадерле укытучы булып, Марина Равил кызы исә – инглиз теле белгече – Астанадагы Назарбаев-университетта чит телләр укытып, аннары үз эшен ачып җибәреп гомер итәләр. 

Апа һәм сеңел янәшәсендә, татар гаиләсе җылысында, әнисенең моңлы татар җырларын тыңлап, тәмле милли ризыклар тулы мул табыннар күреп үскән Рәис кечкенәдән гыйлемгә тартыла, логик-математик зиһене, инженерлык акылы белән аерылып тора. Биш яшендә ул үзлегеннән укырга өйрәнә, мәктәптә төрле олимпиадаярышларга бик теләп йөри, район һәм өлкә бәйгеләрендә беренче урыннарны яулый. Саннар дөньясында кайнаган яшүсмер 9 сыйныфта укыганда вузлар өчен математика дәреслекләреннән мәсьәләләрне чишә! 1976 елны Атбасарда 2 нче урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, Рәиснең төбәктә иң көчле техник вузга – Томск дәүләт политехника институтына укырга китәргә карар кылуы табигый була. Ул Автоматика һәм хисаплау техникасы факультетына, Мәгълүматый-үлчәү техникасы белгечлеге буенча укырга керә. Фән-техника алгарышы, мәгълүматый-элемтә технологияләренең көнләп түгел, сәгатьләп үскән вакыты бу! 

Ул заманда югары мәктәпне тәмамлау «распределение» дигән гамәлгә килеп бәйләнә: Томск политехына ел саен илнең барлык төбәкләреннән, техник белгечләргә ихтыяҗ булган оешмалардан дипломлы белгечләрне үзләренә эшкә чакырырга киләләр. Рәис шикелле «5»легә генә укыган студентка исә сайлау мөмкинлеге беренче итеп бирелә. Ул Красноярск-26 дип аталган, атом-төш сәнәгате һәм спутниклар ясау буенча специальләшкән көчле фән үзәгенә, халык телендә «тугызлы» дип йөртелгән ябык шәһәргә китәргә карар кыла. Юрий Гагарин галәмгә очкан заман егетләрен өр-яңа космик технологияләр эшләү мөмкинлеге кызыктыра, билгеле. 

Красноярск янында, 1954 елны шәһәр читендәге шәһәр булып тайга уртасында, Енисей елгасы буенда төзелгән бу урын беренче тапкыр килүчеләрне гаҗәеп табигате, яшеллеге белән шаккатыра. Байкал инеше һәм Саян тауларының бер кисәге – Атаман тавы, кеше кулы белән ясалган Кантат күле шундый бер тәэсир тудыра ки, әйтерсең саф һава, зәңгәр сулыклар, йөзъяшәр наратлар монда алып барылган атомны буйсындыру эшенең чынбарлык булуын да шик астына алалар. Әмма биредә, чыннан да, СССР дип аталган зур илнең космосны үзләштерү үзәкләренең берсе урнашкан; космик аппаратлар төзү, аларның уңышлы эшләвен тәэмин итү бурычы тормышка ашырыла. Рәис Равил улы хезмәт юлын шушында – Россия космос фәнен тудыручыларның берсе академик Михаил Фёдорович Решетнёв Генераль конструктор һәм Генераль директор булган Гамәли механика фәнни-сәнәгать берләшмәсендә башлап җибәрә. Илкүләм күренекле мәгълүмати спутник системаларын әзерләүче үзәккә эшкә килү – космик гыйлемнең иң алдынгы сафларына кушылу, иртәгәге көн технологияләрен уйлап табуга һәм гамәлгә ашыруга өлеш кертү мөмкинлеге бирә. Бу берләшмәдә 1200дән артык очу аппараты – барлык спутникларның 70 проценты – ясалу гына да күп нәрсә хакында сөйли. Академик М.Ф.Решетнёв җитәкчелегендә илдәге космик аппаратларның очышын тәэмин иткән автомат магнитлы-гравитацион ориентлашу системасы эшләнә. 

Рәис Равил улы оешмада инженер белгечлеге буенча – космик аппаратлар белән идарә итү хезмәтенә керешә, бераздан – инженер-конструктор һәм әйдәп баручы инженер-конструктор вазифаларына күчерелә. Бу эш геостационар спутниклар – геостационар орбитада оча торган аппаратлар – аша алып барыла. Алар Җир шары әйләнү тизлегендә хәрәкәтләнәләр һәм җир өслегенә нисбәттә бер урында «эленеп» торган булып чыгалар. Спутник аша элемтә каналларын һәм телетапшыруларны эшләтү шулай башкарыла. Әмма спутник орбитасы «тере» – ул дулкынланып тора, «шуып» китә: шуңа да инженерларга һәр алты сәгать саен аны карарга, урынына-оясына кайтарырга, яңадан көйләргә, спутникка язылган мәгълүматларны яңартырга кирәк! 

Әлбәттә, бу – галәмдәге аппарат белән идарә итүнең бер өлеше генә. Рәис Равил улы һәм аның хезмәттәшләре космик аппаратларның нәтиҗәле эшчәнлеген тәэмин итүдән алып – спутниклардан җирдәге үзгәрешләр хакындагы мәгълүматлар алуны тизләтүгә, космонавтлар белән элемтәне көйләүгә кадәр бик күп бурычларны хәл итү юлларын табалар, гамәлгә куялар, камилләштерәләр. Илебезнең галәмне үзләштерү өлкәсендәге уңышларында аларның да өлеше зур. 

1990 елларда башлыча хәрби максатларда кулланылган спутниклар тормыш-көнкүрешкә дә зур дулкын булып үтеп керә башлый. Очу аппаратлары өч юнәлештә: геодезиядә, навигациядә һәм элемтә технологияләрендә нык үсеп китә. Хөкүмәт халык хуҗалыгында элемтә һәм телетапшырулар өчен файдаланыла торган спутниклар белән идарә итү тармагын төзү турында карар кабул итә. 1992 елның сентябрендә шушы эшне оештыру максатыннан «Персей» фән-техника фирмасы төзелә, аңа «Галс» һәм «Экспресс» дип аталган спутниклар белән идарә итү бурычы йөкләнә, моның өчен 1996 елны мөстәкыйль платформа булдырыла. Әлеге эшнең үзәгендә кайнаган Рәис Равил улы, Гамәли механика фәнни-сәнәгать берләшмәсенең йөкләмәсен үтәп, 2000 елдан «Персей»га эшкә күчә. 

Әлбәттә, бу тармакны үстерү өчен «Железногорск»ның сайлап алынуы очраклы түгел: Россиянең үзәгендәге бу урынның элемтә һәм телетапшырулар өчен җаваплы спутниклар төркемен тулысынча «күзәтү» мөмкинлеге бирүе, моннан тыш, спутниклар ясау оешмасының да шушында урнашуы аны уникаль мәйданга әйләндерә.  

2002 елда «Персей» очышлар белән идарә итү җайланмаларын һәм ике станцияне күчерү өчен «Железногорск»та Космос элемтәсе үзәге төзергә керешә, 2004 елны заманча җиһазландырылган бина әзер була, Космос элемтәсе үзәге оешып, «Персей» генераль директорының урынбасары – баш инженер Р.Р.Муратов шунда эшкә күчә. 

«Железногорск» Космос элемтәсе үзәге – Россия спутник элемтәсе операторы булган «Космос элемтәсе» (ГП КС) Федераль дәүләт унитар предприятиесенең 5 филиалыннан берсе. Үзәктәге оешма Россия Федерациясендә һәм 58 чит илдә (БДБ дәүләтләре, Европа, Якын Көнчыгыш, Азия-Тын океан регионы, Төньяк һәм Көньяк Америка, Африка, Австралия) кулланучылар өчен теле-радиотапшыруларны, элемтәне тулысынча тәэмин итүче 12 спутник белән идарә итә. Ул хәл итә торган стратегик бурычлар арасында теле-радиотапшырулар, спутник тапшырулары, Россия Федерациясе Президенты һәм Хөкүмәтен, Интернет челтәрен, диңгез судноларын һәм башка хәрәкәт итүче объектларны элемтә белән тәэмин итү кебек гамәлләр бар.

«Железногорск» Космос элемтәсе үзәге – шушы олы эшчәнлекнең мөһим бер тармагы. Галәмдәге аппаратлар белән идарә итү, инновацион технологияләр үстерү белән беррәттән, Үзәк Себердә космос гыйлемен һәм сәнәгатен үстерүгә юнәлтелгән өр-яңа региональ технологик платформа булдыруда катнаша. Биредә иң куәтле технологияләр сынау уза, илебезнең галәмне үзләштерү һәм космик киңлекне файдалану эшенең киләчәк юллары сызыла. Рәис Равил улы Муратовның күпсанлы дәүләт бүләкләре арасында «Маршал Василий Чуйков» медале һәм 2 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орден медале булу да – аның казанышларын, уңышларын тануның бер чагылышы бит. 

«Космос элемтәсе» (ГП КС) оешмасы бүген зур үсеш-сикереш чорын кичерә: ул 2034 елга кадәр эшләп орбитага чыгарылачак 12 яңа геостационар спутник белән идарә итү бурычын үз өстенә алачак. Үзәктәге оешма белән бергә, «Железногорск» Космос элемтәсе үзәге дә ике тапкыр зураерга тиеш: бүгенге урыныннан 7 чакрым ераклыкта яңа мәйдан билгеләнеп, зур төзелеш башланган. Димәк, яуланасы үрләр билгеләнгән – яңа гыйльми ачышлар алда әле. Бүген шәһәрнең визит карточкасына әйләнгән 35 җир өсте станциясе янына тагын шуның кадәр үк «тәлинкәләр» урнашыр, илебездә галәмне үзләштерү эшенең алдынгы булуын алкышлап, яңа төсләр белән балкырлар! 

Гомумән алганда, «Железногорск» үзәге ябык шәһәрдә генә түгел, Красноярск краенда, бигрәк тә аның мәдәни тормышында аерым урын тота. Төбәктәге бер генә мәдәни чара, спорт ярышы да Космос элемтәсе үзәге хезмәткәрләре катнашыннан башка узмый дисәк, ялгыш булмас. Яшь рәссамнарга, музыкантларга яки спортчыларга ярдәм һәрчак өстенлекле, мөһим бер гамәл дип карала. Мондый чараларның да үзәгендә – Рәис Равил улы һәм аның матур гаиләсе. 

Муратовлар гаиләсе, Рәис Равил улы һәм аның хатыны Татьяна Владимировна әле 2008 елда гаиләдәге табышның 10 процентын хәйриягә тоту хакында карар кабул иткән булалар. Артканга түгел – бу вакытта әле өч бала тәрбияләүче гаиләнең алар өчен ипотекалар түләгән чагы. Күңел кушканга! Башта гаиләнең хәйрия суммалары ушу-каратэ белән шөгыльләнүче яшь спортчыларга һәм спорт ветераннарына ярдәмгә юнәлтелә. Аннары болар янына башка спорт төрләре кушыла: хоккей, футбол, чаңгыда йөрү, баскетбол, нәфис гимнастика, көрәш, йөгерү, шахмат, киез итекле хоккей, йөзү һ.б. Төбәктән балаларның өлкәдәге яки илкүләм ярышларга баруын матди тәэмин итү белән бергә, Муратовлар еш кына үзләре дә, җанатарлар булып, алар белән бергә юлга чыгалар. Мондый җиңүләр алар өчен үзләренең шәхси казанышыннан да кадерлерәк. 

Балалар һәм яшүсмерләр спорты Үзәк җитәкчесен һәм коллективын Балалар йортына алып килә. Шефлыкка алып, матди ярдәм күрсәтү генә түгел, җитәкче хезмәттәшләре алдына чын мәгънәсендә аралашу-тәрбия эшенә катнашу бурычын куя. Олылар һәм балалар бергәләп Спартиан уеннары хәрәкәтенә кушылып китәләр. Ягъни бер гаилә – Балалар йортыннан бер бала белән бергә ярышта катнаша, бергәләп җиңүгә юл уза. Моннан тыш, балалар өчен Рәсем конкурслары, КВНнар уздыру, күпләгән чаралар – барысы да галәмне үзләштерүчеләрнең – Җирдәге рухи-мәдәни атмосфера өчен дә, киләчәк буыннарны тәрбияләү, аларның күңелләрендә кешелеклелек һәм мәрхәмәт орлыкларын үстерү өчен җан атуы хакында сөйлиләр.

Гадәттә, дөньяга киң карашлы кешеләр күп нәрсәләр белән кызыксына торган була. Рәис Равил улы өчен бу – күрәсең, чит шәһәрләр, чит җирләр белән танышу, аралашу, даими хәрәкәттә булу. Дөньяның барлык кыйтгаларын күргән Муратовлар Россия буйлап сәяхәтләрне дә ярата, ата-баба җире – Казанны да үзләренеке саный. Рәис Равил улы Казандагы авиация университеты белән уртак проектларга бик теләп катнаша, Татарстанның уңышларына, шәһәребезнең көннән-көн матураюына игътибар итеп яши.

Хәер, сәяхәткә китеп, спутникларыннан аерылып та озак тора алмый ул: чөнки – үз урынында, яраткан хезмәте, фән белән шөгыльләнә, галәмдә дә, җирдә дә үзенең якты эзен-сукмагын салып яши.

 

"КУ" 01, 2024

Фото: архивтан
 

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев