Логотип Казан Утлары
Шигърият

Төньяк балкышы

Алып китә көнне сихри балкыш җиле, Хатирәләр каеп күңел дәфтәремә.

Төнге күккә алсу тамган, тәвәккәлләп.

Тәрәзәдә тузган көнем кайтавазы

күңелемә хатирәләр куя язып.

Сузыла-сузыла узып бара озын шәүлә.

Көн шундый зу-ур! Дөнья төсле. Мин – кечкенә.

Һаман сабый сыман әле. Һаман бала.

Учларымны ал син җылы учларыңа –

мин ышанам мәхәббәтнең саф көченә.

Пакьлә мине. Сакла мине. Якла мине.

Күрсәт миңа барлык ямен бу Җиһанның.

Янар төнге асманнарда төсе таңның,

алсу капкан йолдызларга буяп Җирне.

Төшенерлек булса әгәр Күк серенә,

Бүгенем дә кичәгедә калмас иде.

Алып китә көнне сихри балкыш җиле,

Хатирәләр каеп күңел дәфтәремә.
 

ОКСАНА ИЛЬЮП

"КУ" 01,2024

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев