22 февраль 2025 яңалыклары
-
22 февраля 2025 - 17:00
Камилә (дәвамы)
Гомер авышкан саен мин шушы яшенле яңгырны ниндидер бер илаһи вакыйга кебек искә алам. Әйе, гомер буена бәхетле була алмыйсың, бәхет ул – бер мизгел генә. Әнә шул бәхетле мизгелләрне бергә җыйнап, җан түрендә саклый алсаң, бу дөньяда юкка яшәмәгәнлегеңә ихластан инана аласың. Шул бәхетле мизгелләрне бер генә мәртәбә булса да кичерер өчен яши дә инде кеше бу дөньяда! «Кешеләр! – дип эндәшәсем килә шулчак. – Саклагыз, бөртекләп саклагыз, хәтерегездән сызмагыз сез ул мизгелләрне!» -
22 февраля 2025 - 15:00
Суга сал сагышыңны
Елмаюың – кояш балкышы, Күз карашың моңсу, сагышлы. -
22 февраля 2025 - 13:00
Вөҗдан чакырды (хикәя)
– Син – Атласов Вөҗдан, минем балалык дустым, Вөҗданым! – Ә син ул Вөҗданны үтергән җанкыяр – Мәмәт Мөхтие! – диде сәер кеше. – Мин сине үтермәдем! – диде орденнар таккан бабай. – Үз кулың белән үтермәдең! – диде Вөҗдан Атласов. – ...Син машина кырылышы оештырдың, син үз машинаңда – рульдә, мин – матайда, син машинаңны кинәт борып, матайга ордың... -
22 февраля 2025 - 11:00
Төньяк балкышы
Алып китә көнне сихри балкыш җиле, Хатирәләр каеп күңел дәфтәремә. -
22 февраля 2025 - 09:00
Камилә (бәян)
Кулыма китап алып, аны укырга тырышып карасам да, укый алмадым, чөнки башыма берни дә кермәде. Үч иткәндәй, күз алдыма һаман да Камилә килеп баса. Мин аны гел сәхнәдә күрәм. Әнә ул: «Казлар оча еракларга, сызылып кала зәңгәр юллары», – дип, шулай өздереп җырлый һәм нәкъ шуннан, сәхнә түреннән туп-туры минем буйдак тормышыма инде атлап кына түгел, ә очып керә сыман тоела иде...