Хикәя яза аласызмы? рубрикасы буенча яңалыклар
-
21 марта 2024 - 13:00
Эт исе (хикәя)
Әти, әтием... Юк, булмас, моңа ышанып булмый. Әле ике сәгать элек кенә эшкә барырга бергә чыктык бит... Әти-әнисе янында иркәләнеп үскән Сәриягә бу фаҗигале көн башка балта белән суккан кебек булды. Бик авыр кичерде ул бу бетмәс-төкәнмәс кайгыны... -
25 января 2024 - 13:00
Камәрия әби хатирәсе (хикәя)
Ни күзе белән күрсен, каршысында бүре утыра. Нишләргә дә белми Камәрия әби. «Тукта әле, бүреләр курыкканны белә диләр бит, курыкмаска кирәк», — дип, бөтен көчен җыеп, бүренең күзенә карап тора башлый ул... -
8 января 2024 - 13:00
Күрше кызы (хикәя)
Дамирның йөрәге Сәлимә дип типсә дә, ул, әнисенең сүзен аяк астына салып таптармын дип куркып, Равиягә өйләнергә булды. Барсы да яхшы кебек иде, тик Дамирда Равиягә карата саф, ихлас ярату хисләре барлыкка килә алмады. -
28 ноября 2023 - 13:00
Интернет (хикәя)
«Күрәчәгең булса, күркә талап үтерер», ди. Интернет аша танышуларны өнәп бетермәгән Алия үзе дә әлеге ысулның корбаны булырмын дип һич тә уйламаган иде... -
22 ноября 2023 - 13:00
Артык чибәр иде шул... (хикәя)
14 февраль. Гашыйклар көне. Туй мәҗлесе тәмамланып, яшьләр өчен кунакханәдә алып куелган бүлмәгә кайтып керүгә, Илүсәнең телефонына SMS хәбәр килеп төште: «Мин сине һаман да яратам!» -
12 сентября 2023 - 13:00
Мин ялгызым түгел хәзер (хикәя)
Рәнҗегәннәрне күрсәтмәскә тырышып яшәдем, йөрәк астында, ни дисәң дә, аның сабыен йөртәм ич. Балага ата кеше кирәк кирәген, тик аның анасын шулай һәрвакыт кимсетеп яшәүче ата кеше нәрсәгә өйрәтеп үстерә алыр икән аны? -
17 августа 2023 - 13:00
Ай кызы (хикәя)
— Әбием мине бары татар егетенә генә кияүгә бирәм, ди. — Мин әтиеңне дә, әниеңне дә алыштырырлык кеше булырга тырышырмын. «Әйе» дип кенә әйт! -
11 июня 2023 - 09:00
Абыну (хикәя)
Бала туганчы ук аннан баш тартырга исәп иткән хатынга сабые белән көненә биш-алты тапкыр очрашуы авыр иде. - Китермәгез минекен, дидем бит инде. Кирәкми ул миңа. Әнә, берәр баласызына бирерсез, куана-куана карарлар. -
26 апреля 2023 - 13:00
Җыр (хикәя)
Хатынын бала табу йортына илткәндә, алар авариягә очрады. Үзе бер атнадан соң гына аңына килде. «Хатының үлде, баласын табарга өлгермәде», — диде әби кеше. Их, аның урынына үзе үлгән булса соң... -
1 февраля 2023 - 13:00
Онытканмын бит! (хикәя)
Ул дерт итеп уянып китте. «Онытканмын бит!» Әби белән шатлыгымны уртаклашырга онытканмын. Әбисе бит, әбисе аны: «Талантлы, моңлы, нәни йолдызым син минем», — диеп сөеп үстерде... -
30 января 2023 - 13:00
Бала каргышы (хикәя)
Безнең әткәйне син урладың! Син! -
10 января 2023 - 13:00
Яратам шул! (хикәя)
«Камил Сәлимович! Мин сине яратам!» — кара тактага шулай диеп язылган иде! Яшь укытучы кулына акбур алды да «Мин дә сине», дип, өч нокта куйды... Сыйныфта тынлык урнашты... -
17 декабря 2021 - 15:00
Сәфәр башы "токлы" булды (хикәя)
Көннең ыгы-зыгысыннан арып, таксида оеп йоклап барган җиреннән сискәнеп уянып китте ул. Оныткан бит, үтүге токта калган! Нишләргә? Кире борылса, самолётка соңга кала, борылмаса, фатирда янгын чыгуы бар... -
7 марта 2021 - 11:00
Ләйсән яңгыры (хикәя)
Ильяс ни булганын исенә төшерергә тырышып карады. Ләкин бар хәтерләгене: әллә нинди усал җанварлар тавышы чыгарып бәрелешкән ике тимер ат та, тән буразналары аша аккан сыек кан инеше һәм шул инешнең башы булган җәрәхәтләрнең сулкылдап сызлавы иде... -
7 ноября 2020 - 09:00
Абыең булса, шундый булсын (хикәя)
Марат бер мәлгә үзенең кайдалыгын аңышмыйча торды. Янында елап утырган Айсылуны күргәч, ул сискәнеп китте. — Нигә елыйсың?