Логотип Казан Утлары
Хикәя яза аласызмы?

Сәфәр башы "токлы" булды (хикәя)

Көннең ыгы-зыгысыннан арып, таксида оеп йоклап барган җиреннән сискәнеп уянып китте ул. Оныткан бит, үтүге токта калган! Нишләргә? Кире борылса, самолётка соңга кала, борылмаса, фатирда янгын чыгуы бар...

Ул дерт итеп уянып китте. «Онытканмын бит!»

Юкса көн бик матур башланып киткән иде. Аны бик яхшы эшләгәне

һәм ышанычлы кеше булганы өчен шушы сәфәргә җибәрделәр. Алсуның,

әлбәттә, бик барасы килмәде, юл бик ерак һәм гаиләсен дә калдырып китәсе

килмәде. Шулай да, авырлык белән булса да, ул ризалашты. Йокыдан торды,

юынды, ашады, җайлап кына кирәк-яракларын барлады, чемоданын тутырды,

билетларын әзерләп куйды. Ул эшлекле сәфәргә әзерләнде.

Кичтән гаиләсе өчен ашарга әзерләп, керләрен юып, үтүкләп хәстәрләде.

Балалар өчен дә борчыласы юк, каенанасы карап тора. Бар да тәртиптә. Ул

тыныч күңел белән сәфәренә китә ала.

Менә кузгалыр вакыт җитә. Алсу такси чакыртты һәм өйдән чыгарга җыена

башлады. Тик шунысы читен: ире Алсуны озата алмый, эштә кала.

Көннең ыгы-зыгысыннан арып, таксида оеп-йоклап барган җиреннән

шулай сискәнеп уянып китте ул. Оныткан бит, үтүге токта калган! Нишләргә?

Кире борылса, самолётка соңга кала, борылмаса, фатирда янгын чыгуы бар.

Ул ашыга-ашыга кулына телефонын алды. Ире җавап бирмәде, чөнки эштә

иде. Каенанасы да алмады, бәлки, оныклары белән урамга чыгып киткәндер.

Машинаны борып, шофёрга тизрәк барырга кушты. Өйгә килеп кергәч,

көлепләр җибәрде ул. Үтүге алынган булган бит. Ишекләрне бикләде дә, тиз

генә баскычтан төшеп, машинага утырды. Самолётка өлгермәвен белә иде

Алсу, шулай да барды инде. Барып җитсә, самолёт та очмаган икән бит.

 

Алинә Рәхмәтуллина,

Казандагы 4нче гимназиянең

8нче сыйныф укучысы

 

"КУ" 3, 2016

Фото: pixabay

Теги: проза татарча хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев