Яратам шул! (хикәя)

«Камил Сәлимович! Мин сине яратам!» — кара тактага шулай диеп

язылган иде! Яшь укытучы кулына акбур алды да «Мин дә сине», дип, өч

нокта куйды... Сыйныфта тынлык урнашты, бу вакытта тынлыкны бозарга бер

кеше дә җөрьәт итмәде. Серле нурлар Айсылуның самими йөзендә чагылды.

Сүзләр әллә ничек артык тоелды. Айсылу да көтелмәгән хәлдән уңайсызланып

китте, үзенә урын тапмады һәм дәрестән чыгып йөгерде.

Әллә ничек бу вакыйганы Айсылу күп еллар үткәч, тәрәзәгә карап, ябалак-

ябалак кар яуган вакытта исенә төшерде. Еллар үтсә дә, беренче мәхәббәте

йөрәгендә урын алган иде. Күз алдына, энәгә тагылган җеп шикелле,

Айсылуның тормышы килеп басты. Әйе, Айсылу аны мәктәпкә килгән көннән

башлап күзәтеп йөрде. Аның һәр адымы, әйткән һәр сүзе, үз-үзен тотышы

сокландырды. Гомумән, гашыйк булды ул үзенең Укытучысына!!! Айсылудагы

үзгәрешләрне әнисе дә сизде, әмма кызына ничек ярдәм итәргә, нинди киңәш

бирергә белмичә аптырап калды. Кыз Камил Сәлимовичның дәресләрен бер

дә калдырмады, ул аларны зур түземсезлек белән көтте, сәгате тәүлеккә тиң

иде. Һәрбер дәресне йотлыгып тыңлады, фикерләрен әйтеп, үзенә игътибар

итүен теләде. Такта янына чыкканда, Айсылу ялгыш кына кагылып китү

юлларын эзләде. Яратуы шундый көчле иде шул аның...Тик укытучы гына

һаман күрмәмешкә салышты, нигәдер бу очракта үзен гаепле санады. Аның

да йөрәгендә мәхәббәт уты кабынган иде инде, йөрәге сулык-сулык тибә

башлады. Үзенең мәхәббәтеннән Камил курыкты, ул бит укучы сабый, ул бит

укучы сабый, дип үзалдына кабатлый бирде. Авылда бу хәлне ишетсәләр, һич

дөрес кабул итмәсләр, дип уйлады. Әмма кеше йөрәге бик тәүзенчәлекле.

Аңа берничек каршы килеп, «болай ярамый!» дип әйтеп булмый шул. Камил

үзенең яраткан җырын исенә төшерде:

Нигә диеп мин карадым

Син йөзгәндә ак җилдә?!

Укучым идең лә минем,

Нигә кердең күңелгә.

Мәхәббәткә бит яшь аермасы мөһим түгел. Әйтергә теләгән сүзләренә,

белдертәсе килгән пакь мәхәббәтенә вакыт та, уңайлы очрак та туры килде.

Айсылу инде үзе беренче булып тәүге адымын ясаган иде. Егеткә бу очракта

йә кабул итәргә һәм үзенең дә сөюен әйтергә, йә араларны өзәргә кирәк иде.

Ул мәхәббәтне шатлана-шатлана кабул итте.

Менә бит нинди саф, көчле мәхәббәт һаман Айсылуның йөрәген җылытып

тора. Ишектә кыңгырау шалтырап, Айсылуны татлы уйларыннан уятып

җибәрде. Ишектә ул иде, аның яраткан Укытучысы — Камил Сәлимович. Хәзер

ул — Айсылуның сөекле ире, балаларының яраткан әтисе!..

 

Әдилә НУРХӘМӘТОВА,

Казандагы 37нче гимназия укучысы

 

 

"КУ" 3, 2015

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: