Логотип Казан Утлары
Хикәя яза аласызмы?

Абыну (хикәя)

Бала туганчы ук аннан баш тартырга исәп иткән хатынга сабые белән көненә биш-алты тапкыр очрашуы авыр иде. - Китермәгез минекен, дидем бит инде. Кирәкми ул миңа. Әнә, берәр баласызына бирерсез, куана-куана карарлар.

Палатада бөркү һава иде. Тәрәзәдән төшкән кояш нурлары Миләүшәнең битен сыйпады… Яшь хатын озак иркәләнеп ята алмады: коридорның теге башында елашкан сабыйлар тавышы ишетелде. Ул арада палатадагы хатыннар дәррәү, башларына яулык бөркәнеп, йөрәк парәләре белән очрашуга әзерләнә башлады. Миләүшә урыныннан кузгалмады... Бала туганчы ук аннан баш тартырга исәп иткән хатынга сабые белән көненә биш-алты тапкыр очрашуы авыр иде. Беренче көнне ул кырт кисеп, китермәгез баламны, дип тавыш күтәреп тә карады. Тик олы яшьтәге няня Сәлимә әби, аңа хатыннар яратып шулай дип дәшә иде, бүлмәгә гел аның баласын беренче булып алып керде, соңгы итеп алып чыгып китте.

- Китермәгез минекен, дидем бит инде. Кирәкми ул миңа. Әнә, берәр баласызына бирерсез, куана-куана карарлар. Миләүшә Сәлимә әби сүз башлаганчы ук үзенекен әйтеп калырга ашыкты.

Няня аны ишетмәде дә:

- Шулкадәр чибәр кызый буласы бу бала. Коеп куйган әнисе булыр, билләһи. Ул кашлары... Никадәр эшләп тә бу кадәр кара кыйгач кашлы нарасыйны күргәнем юк иде. Керфекләрен генә күр син, курчак, диярсең. Сөйләнә-сөйләнә олы хатын сабыйны Миләүшәгә тоттырып та куйды. Яшь әни, няня дөрес сөйләдеме икән дигәндәй, үзе дә сизмәстән сабыйның йөзен күзәтә башлады. Чыннан да чибәр кыз булыр бу. Өченче көнне кичкә Миләүшә сабыйны үзе көтеп алды. Акылы әле һаман, бер күргән ирдән туган балаңны ничек үстрерсең, әти-әни алдында оят, дип сүгә иде. Тик күңеле, кызышкан күкрәкләренә кадәр сабыйга тартылды. Ялгыз бала үстерүчеләр азмы? Сәлимә әби әйтмешли, меңгә бер чибәр кыз ятимнәр йортында интегергә тиеш түгел! Үзен ни көтәсен, әти-әнисе алдында җавап тотасын уйламаска тырышып, Миләүшә дус кызлары аркылы кирәкле әйберләрне соратты да, бала тудыру йортыннан чыгарга әзерләнә башлады.

- Кара аны, минем кыйгач кашымны рәнҗетәсең булма! Чибәрләр конкурсында катнашасы бар әле аның, - дип якын итеп кенә ачуланып калды аны Сәлимә әби. Урамда үзен көтеп торган әти-әнисен күреп, Миләүшә чак аңын җуймады.

- И, балакаем, нигә дип яшердең соң аны бездән?.. Айлар буе эшем күп, кайта алмыйм дип шалтыратуларыңа да ышандым бит, ичмасам. Әле ярый, Сәлимә әби эзләп табып хәбәр бирде...

Миләүшә яшьле бите белән әнисенең күкрәгенә капланды.

- Елама, кызым. Нихәл итәсең... Абынмыйча гына яшәп булмый... Шул чакта егылмаска гына кирәк! Аягыңа баса алсаң, бәхет килер...

Чулпан Галиева. Казан

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ай ходаем баланы ятимнэр йортыннан коткарган бит бу Сэлимэ эби.