Онытканмын бит! (хикәя)

Ул дерт итеп уянып китте. «Онытканмын бит!» Әби белән шатлыгымны

уртаклашырга онытканмын. Әбисе бит, әбисе аны: «Талантлы, моңлы, нәни

йолдызым син минем», — диеп сөеп үстерде. Мәктәптән кайткач, биш минутка

гына диеп яткан иде югыйсә. Кочагындагы дипломны шулкадәр кочкан ки,

бармаклары да арыган иде. Биш минут кына бит! Биш минут ятып торды. Шул

арада төш тә күреп алырга өлгергән. Ә төшендә бүген аның белән булган хәл

килеп керү — үзе бер могҗиза.

...Кып-кызыл күлмәктән Казанның мәһабәт бер Мәдәният йортында ул

чыгыш ясый. Башкалар арасында аерылып тора кебек, көй агымына бии-бии

җырлый. Гәүдәсенең бар күзәнәге җырлаган көйгә тирбәлә, җырның тәмен,

ямен тоеп үзенчә әсәрләнә. Хәтта озын толымнары да, бу минутны тотып

калырга теләп, моңлана кебек. Алай булмый мөмкин түгел, җыры, җыры

нинди бит:

...Миләүшәләр, миләүшәләр,

Гел шатлык өләшәләр.

Зәңгәр күзле миләүшәләр

Сеңел дип эндәшәләр.

Җыр тәмам булды. Ул алкышларны ишетмәде, күрмәде, күзе жюри

әгъзаларында иде. Йөзләр, меңнәр арасында аларны табып алды, алар да

алкышлыйлар. Ул алкышлар астында сәхнәдән чыгып китәргә ашыкты. Ләкин

аңа нинди билге куярлар бит, әнә шунысы күңелне борчый.

Бәйгедә катнашкан һәркемнең чыгышын карап бетерделәр. Менә

тетрәндергеч минутлар. Өченче, икенче урын җиңүчеләре дә билгеләнде,

ләкин аңа үзенең исемен ишетмәү кыен булып китте. Шунда жюри рәисе,

алга ук чыгып:

— Беренче урынны алган талантлы, моңлы, нәни йолдызыбызны сәхнәбез

түренә чакырабыз, — диде. — Җыры да үз исеменә тәңгәл, беренче урын

хуҗасы — Миләүшә.

Ул фамилиясен ишетмәде. Сүз аның, бары аның турында бара иде, атлап

түгел, очып диярлек сәхнәгә үтте. Диплом, матур чәчәкләр, хәтта кызыл

тасманы да иңнәренә элделәр. Жюри рәисе:

— Ничекләр итеп җырладың, сеңлем:

...Миләүшәләр, миләүшәләр,

Гел шатлык өләшәләр,

– шулаймы?! Тормышыңда шатлыклар күп булсын. Гел шатлык өләшеп яшә,

— диеп сүзен тәмамлады...

...Менә шуннан соң инде ул дерт итеп уянып китте һәм тиз-тиз зал ягына

үтеп, телефон номерын җыйды, әбисе белән шатлыгын уртаклашырга теләде.

Әбисе исә:

— Белдем, сиздем, кызым, — диде. — Синнән башка кем җиңсен инде,

кызым. Моңлы бала син, талантлы бала, кызым. Миннән хәер-фатиха.

Догамнан калдырмам, кызым!

Трубканың икенче башында әбисенең дога укыганы ишетелде: «Әгузү

билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәнир-рахиим...»

 

Миләүшә Фәйзуллина,

6 «А» сыйныф укучысы

 

"КУ" 2, 2016

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: