Бала каргышы

– Безнең әткәйне син урладың! Син! Ләйлә, бу сүзләрне ишеткәч, өстенә кайнар су коелгандай, бөрешеп, кечерәеп калды. Яшүсмер кызның йөрәге читлектәге нәни кошчыктай бәргәләнергә тотынды. (А.Ә.)

Аягында басып торырлык хәле бетә баруын тоеп, ул яңа гына явып үткән карлы җиргә тезләнде. – Үсеп кенә җитим, мин аны барыбер үтерәм. Син дә әтисез калачаксың! – диде малай, күзләреннән очкыннар чәчеп. Ләйлә маңгаен карга батырды. Аның күзенә каршысында басып торучы малай күренми дә инде. Никадәр каты кычкырып сөйләсә дә, сүзләре дә бөтенләй ишетелми. Ә малай сөйләвен белә! – Әтиең булмагач, син дә ямаулы чалбар киеп йөрерсең, кешеләр йокыдан уянганчы, әниеңә ияреп кар көрәргә чыга башларсың. Әтисез үсүнең ничек читен булуын үз башыңнан үткәргәч, аңларсың.

Ләйләнең бер сүз дәшми торуы да малайны сөйләвеннән туктата алмады! – Беләсең килсә, минем әнием синең әниеңнән матуррак! Ул иреннәрен генә буяп йөрми, көн саен чәчтарашка барып причёска ясатырга аның вакыты гына юк! Үсеп җитеп, акча эшли генә башлыйм әле! Мин аны җир йөзендәге иң матур әни итәчәкмен! Беркайчан да безне ташлап китми торган икенче әтием дә булачак! Ул миңа компьютер да алып бирәчәк, аны интернет челтәренә дә тоташтырачак! Өзми-тукталмый гына шушы сүзләрне әйтеп бетерде дә, малай бер мәлгә тынып калды. Шунда гына ул Ләйләнең башы белән карга кадалып, тынсыз торуына игътибар итте: – Ләйлә! Күзеңне ач! Миңа синең әтиең кирәкми! Безгә әтисез дә яшәү әйбәт. Тиздән мин әниемә подъездлар җыештырырга да булыша башлыйм. Әни миңа үзе компьютер алачак!.. Ләйләнең һаман да бер сүз дә дәшмичә хәрәкәтсез тезләнеп торуын күреп, малай куркып калды. Үз-үзен белештермичә, ул атыла-чаба күршедәге тугыз катлы йортның соңгы подъездына йөгереп керде. Лифтның килеп җитүен көтеп торырга түземлеге җитмәде, өченче катка баскычлар буенча очып диярлек менде дә Ләйлә яшәгән фатирның кыңгырау төймәсенә басты. Ишектән халатының аскы төймәләрен эләктерә-эләктерә Ләйләнең әнисе килеп чыкты. Ананың күзенә күтәрелеп карарга кыймыйча, малай бер-берсенә бәйләнешсез берничә сүз генә әйтә алды: – Сәвия апа! Мин –Илдар! Анда Ләйлә. Тизрәк! Мин аңа тимәдем... Ул үзе... Урамда салкын кыш булуга да карамастан, Сәвия ялан аякларына өйдә кия торган башмакларын гына элеп, Илдар артыннан йөгерде. Аның: «Балам! Үлмә! Сабыр ит! Аллам! Сакла газиземне!» дигән үзәк өзгеч ялварулы сүзләре малайның баш миен бораулыйлар иде кебек. Ананың борчылу сәбәбе дә җитди шул: Ләйләсенең йөрәгенә ясалган операция җөйләре йомыла гына башлаган иде әле. Илдар белән Сәвия чабышып килеп җиткәндә, Ләйлә инде аякларына торып баскан, учындагы кары белән чигәләрен, бит алмаларын ышкып тора иде. Сәвия, кызының исән-саулыгына сөенеп, Ләйләне дә, Илдарны да кысып кочаклады.

Флёра МӘРДАНОВА. Тукай районы Күзкәй авылы


Фото: maxpark.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: