Кыш бабайга хат (хикәя)

Бер-бер артлы унбиш квартирны үткәч, уналтынчысында Кыш бабай – Әүхәтне урта яшьләрдәге хатын һәм тынлык каршы алды.

Өстәлгә табын ризыклары һәм шампан шәрабе куелган иде. Аның аптыраулы карашыннан хатын кызарды һәм: «Зинһар, ялгыш уйлый күрмәгез! – диде.

– Ә Кар кызыгызны кайсы квартирда онытып калдырдыгыз? Үзегез дә югалудан курыкмыйсызмы?»

– Дүрт яшьлек улының температурасы күтәрелеп киткән, шунлыктан соңгы өч квартир үземә генә калды инде. Бу минем соңгы ноктам – Рәхимова Рәхилә яшәгән квартир түгелмени? Аңа дүрт яшь булырга тиеш иде бит.

– Әйе, бу – Рәхимова Рәхилә квартиры. Нуль санын сызып ташладым да үземә-үзем Кыш бабай чакырырга булдым әле. Берничә сәгатьтән минем туган көнем җитә – кырык тула. Кырык яшьне билгеләп үтәргә ярамый диләр, шуңа күрә котларга беркем дә килмәячәк. Кыш бабай, гафу ит! Яңа елны ялгыз каршылыйсым килмәгәнгә генә, бу ике бокал белән шампан шәрабе куелды.

Әүхәт туган ягына Өркет каласыннан өч ел элек кенә, хатыны – Наташаның вафатыннан соң күчеп кайткан иде. Әби-бабалары – Балтач районы кешеләре, мулла нәселеннән. Чиләбе якларына сөргенгә сөрелгәннәр. Ә ул Өркет каласының үзендә туган. Хатыны Наташаны никах укытырга күндерә алмады Әүхәт, бәлки, шуңа күрәдер Аллаһы Тәгалә аларны бала сөю бәхетеннән мәхрүм иткәндер?! Өч ел инде Чаллыда яши, әле кочак җәеп каршы алырдай татар хатын-кызын очратканы юк.

Рәхилә исә балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Ә үз баласы юк! Бер чегән хатыны аңа быел кияүгә чыгасын әйткән иде. Тик менә елның соңгы сәгате дә узып бара бит инде!

Берара кара-каршы басып торганнан соң, сәер тынлыкны Кыш бабай бозды.

– Рәхимова Рәхилә! Кыш бабайга нинди һөнәреңне күрсәтергә җыенасың? Шигырь сөйлисеңме, җыр җырлыйсыңмы?

– Кыш бабай! Җырлыйм да, шигырь дә сөйлим, биим дә. Туган көнемне ялгыз каршылыйсым гына килми. Ә капчыгың төбендә миңа дигән бүләгең калганмы соң?

Кыш бабайның капчыгы төбеннән соңгы бүләк килеп чыкты. Шунда ук ул:

– Әйдә җырла, кызым. Бүләкне җырлагач кына бирәм! – диде. Рәхиләнең моңлы җыры Кыш бабайны кара урман уртасына алып кереп киткәндәй булды.

Яңа ел башланырга санаулы минутлар гына калып бара иде. Шунда Кыш бабай Рәхимова Рәхилә кулына бер бит ак кәгазь белән ручка тоттырды һәм болай диде:

– Рәхилә кызым! Хәзер инде, яңа елда ниләр булуын телисең, бөтен теләкләреңне дә шушы кәгазьгә язып бир! Ә без аны бөкләп, шушы банкага салып куярбыз. Бөтен теләкләрең дә кабул булыр!

Рәхиләнең бит алмалары кызарып чыкты, ике дә уйлап тормыйча: «Бу Кыш бабайның үземнеке генә булуын телим!» дип язды, кәгазьне үзе әйбәтләп бөкләп, Кыш бабайның кулындагы банкага салып куйды.

Кремль сәгате сукты. Кыш бабайга тунын һәм бүреген салып, Рәхимова Рәхилә дигән кыз белән бергә чәкешеп, шампан шәрабе эчәргә туры килде. Икенче бокал Рәхимова Рәхиләнең туган көне хөрмәтенә күтәрелде һәм аңа Кыш бабай тарафыннан матур теләкләр теләнде.

Тунын һәм бүреген киеп, теләкләр язылган банкалы капчыгын күтәреп, Кыш бабай чыгып киткәндә инде кояш чыгып килә һәм яңа елның ап-ак кары ява иде. Рәхимова Рәхилә аны озатып калды. Кыш бабай аның теләк хатын укырга онытмаса гына ярар иде инде.

Флёра Мәрданова. Тукай районы Күзкәй авылы

 
"КУ" 3, 2017
Фото: pixabay
Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: