Бәян рубрикасы буенча яңалыклар
-
31 декабря 2024 - 09:00
Итекче (бәян)
Мин сине үлгәнче каргаячакмын! Бердәнбер улыбызга нахак бәла ягып, төрмәгә утырттың... -
30 декабря 2024 - 13:00
Кышлар үткәч кайтырмын... (бәян)
– И бәбкәм, әниеңне район бүлнисенә озаттылар бит. Ярый әле, вакытында кереп-күреп өлгердем. Ярый әле, чүпрәм беткән иде. Чүпрә алырга дип, сезгә сугылган идем... Керсәм, әниең идәндә тәгәрәп ята... -
29 декабря 2024 - 13:00
Кышның озын бер төне (бәян)
Малкай кузгалырга уйламый. Кузгалу кая, дүрт аягын алга терәп чигенергә чамалый башлады. Башта Илдарның баш миенә «Бүре бардыр!?» дигән уй чиртте. Ул, чанадан янга каерылып, алга карады – юлда бер адәм заты басып тора иде. «Кем бу? Җиде төн уртасында кышкы япан кырда кем йөри. Берүзе бит. Стансага баручы, дияр идең – бу вакытта поезд юк, кайтучы дияр идең – поезддан эт тә төшмәде... -
26 декабря 2024 - 09:00
Мин дә бер татарыңдыр... (бәян)
Атның күзеннән яшь ага, бөтен гәүдәсе дерелди иде. Алар өчәүләшеп малкайны бүрәнәләр өстеннән шудырып төшерә алдылар. Орнаментны көчкә аякка бастырдылар. Ләкин ул өч аякка гына басты, сул аягы шешеп, кабарып чыкты... -
22 декабря 2024 - 09:00
Моңнар булып кайтырмын (документаль бәян)
Кара еллар, куркыныч чорлар… Ил өстендә ач үлем уйный, кызарып баеган офыклардан ерткыч тиран үзенең чираттагы корбанын эзләп җир өстен күзли сыман… Коръән Кәримнең мәрхәмәтлелек принципларында тәрбияләнгән Гайнелгыйлем исемле бер татар баласы кешелексез режимның чираттагы корбаны булып төрмәгә утыртыла. Хатыны Шәмсия берсеннән-берсе кечкенәрәк дүрт бала белән өйдә кала... -
21 декабря 2024 - 09:00
Йөзә торган арба (бәян)
Айгыр күбенеп, су өстенә калыккач кына, Искәндәрнең батып үлү хәбәре якын-тирәгә таралды. Бу фаҗиганең килеп чыгуы күпләрне аптырашта калдырды. Җигүле атта Агыйделне аркылы йөзә торган Искәндәр Шәбез елгасы тамагында ничек батып үләргә тиеш, дигән сорау икеләндерде таныш-белешне... -
19 декабря 2024 - 09:00
Агулы теш (бәян)
Миңлегали атны кинәт кенә туктата да Хәтирәбануны төртеп төшерә. — Син нәрсә!.. Хатын башың белән рөхсәтсез чыгып киттең! — дип акыра ир, камчысын уйната-уйната. —Мине мыскыл итәргә уйладыңмы?! Мин үземне төрмәдә дә мыскыл иттермәдем. Харап булган — укасы коелган... Өстеннән көндәш алып кайткан! Бала табарга ие! -
18 декабря 2024 - 09:00
Себер кунагы (бәян)
Таныш булмаган ир-ат бер чардуган янында бик озак туктап торды, инде чирәм капларга өлгергән кабер өстенә чәчәк бәйләмнәре куйды. Түзә алмады, тимер рәшәткәләргә тотынып елап җибәрде. Куллары, буялган рәшәткә буйлап, шуып төште. Ул тезләнде, чардуган янындагы җирне кочты һәм ишетелер-ишетелмәс кенә пышылдады: — Кичер мине, Гөлсем! -
1 декабря 2024 - 09:00
Ялгыз кеше язмалары (бәян)
Әнкәйнең беренче баласы булсам да, бу якты дөньяга яралырга бөтенләй тиеш булмаганмын. Дөресрәге, әнкәйнең мине табасы һич тә килмәгән. Төшертергә дә тырышып караган, тик, ни сәбәп беләндер, аның бу гамәле барып чыкмаган... -
30 ноября 2024 - 09:00
Зиннәтулла хәзрәт (бәян)
Әтиемне хәтерләмим, ул үлгәндә, бик кечкенә булганмын, әнием яшәргә тиеш иде әле. Әүлия иде бит, мин әниемне бик-бик ярата идем. Мин әниемне бик-бик сагынам, бабакай... -
24 ноября 2024 - 09:00
Тозак (бәян)
«Мансур хатынын атып үтергән...» дигән яман хәбәр, яшен тизлеге белән Җимешле авылына гына түгел, бөтен районга таралды... -
23 ноября 2024 - 09:00
Көт син мине (бәян)
Әллә нинди шомлы төн булды бу. Зөлфирә бер торды, бер ятты. Ятса, юньләп йокыга китә алмады, торса, башы тәмам айнып бетмичә, исәрләнгән кебек, йокы бүлмәсе белән аш-суныкы арасында арлы-бирле йөренде. Соңгы тапкыр торганында ишек өстендәге сәгатькә караган иде, әле һаман өч икән. Әйтәм җирле, өйдә бик караңгы дип уйлады. Кайда гына соң Лотфулласы?.. -
17 ноября 2024 - 09:00
Тузгытылган күч (бәян)
Туксанынчы еллар азагында Ык буйларына берничә ел корылык килде. Кырлар, басулар, ташлаткан сыер сыман, кысыр булды. «Ленин юлы»нда элекке булдыклылык, оешканлыкка таянып, халыкка өләшерлек ашлык, терлекләргә фураж җыеп алсалар, сыерлар өчен кыш чыгарлык печән, салам туплау үтә кыен мәсьәләгә әйләнде. Нишләргә? -
16 ноября 2024 - 09:00
Яңа шәһәрдә (бәян)
Бер көнне таң алдыннан тәрәзә пыялалары чылтырап ватылуга котлары очып уянып киттеләр. Кулына күсәк тоткан бер яшь кенә хатын, нәрсәдер сүгенә-сүгенә, соңгы өлгеләргә бәрә иде. — Әнә син әниеңне тый, ул, нәни балаларымнан аерып, минем законный иремне аздырып йөри, белдеңме?! -
10 ноября 2024 - 09:00
И, карак... (бәян)
- Мирсәет, шыпырт кына шунда күчеп кит инде. Хурлыгы, сүзе барыбер миңа булыр. Истәлеккә күчтәнәчең кала кебек, күңелем болгана, косасым килә. Адәм көлкесе, кырыкка җитеп килгәндә, бала табып йөр инде...