Логотип Казан Утлары
Бәян

Җилкәнсез диңгезче (дәвамы)

Диңгезчеләрнең йөзендә елмаю күренми. Үзләре әлегә ач булмасалар да, ничек итеп гаиләне асрарга дигән кайгылары бар. Биш-алты ай түләнмәгән хезмәт хакын, Мәскәүгә барып, капчыклар белән алып кайталар.

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

* * *

Иртән бер төркем диңгезчеләргә портка чыгарга мөмкин булуын әйттеләр.

Чыгасы килмәгән кеше, Севастопольгә кайткач, Мисыр акчасы урынына чит илләр белән сәүдә итү банкының чегын алачагын белгерттеләр. Севастопольдәге «Берёзка» кибетендә юньлерәк әйбер алырмын дип, Рәфикъ шәһәргә чыкмады. Гомумән, шәһәргә чыгарга ашкынучылар бик юк иде. Кичтән «БЧ – 2» мичманы, ике матрос белән ютка ике тартма граната чыгарып куйды. Беренче гранатаны диңгезгә ул үзе ыргытты, дүрт секундтан соң «Р5Д-1» гранатасы суда шартлады, су өстенә зур булмаган өермә бәреп чыкты. Тагын егерме минуттан соң юттагы вахтенный икенчесен ыргытты. Шул рәвешле, вахтенныйлар, алмаш-тилмәш, төне буе граната шартлатып чыктылар. Ул граната шартлавы палубада әллә ни тәэсир ясамаса да, кубрикта яңгырап ишетелә, йокыдан уята.

Рәхәтләнделәр инде граната шартлатып... Җамыяк өеп макарон китергәннәр иде. Макаронына караганда ите күбрәк. Ашыйлар да граната ыргыталар, ашыйлар да граната ыргыталар. Дежур офицер, килеп, берәрне ыргытып китте. Әле ераккарак ыргыту буенча ярышып та алдылар.

* * *

Александрия портын калдырып, диңгезгә чыкканда, ком бураны күтәрелде. Вак ком өермәсе күкне тоташ каплап алды. Җил чүлдән диңгезгә исә. Үзе белән күзгә күренми торган ком тузаны алып килә. Бу ком күзләргә, авыз-борынга тула. Кием белән тән арасына кереп кычыттыра. Давыл сәгатькә якын корабка ияреп барды. Вакыты-вакыты белән кояшны каплый, көн караңгыланып китә. Ком бураны ничек башланган булса, шулай бетте дә. Менә бер заман судан балыклар чыгып, һавада оча башладылар. Зур балыклар түгел. Рәфикълар авылы инешендәге такта чабакка охшаганнар. Вак тәңкәләре кояшта елык-елык килә. Биш-алты метр чамасы һавада очып баралар да кабат диңгезгә чумалар. Дистәләгән балык берьюлы оча, төрлесе төрле җирдә. Кайберләре икешәр метрга кадәр күтәрелә. Рәфикъның инештә такта чабакның судан чыгып черки аулаганын күргәне бар. Монда да шундый хәл ахры. Ләкин черки диңгезгә кайдан килгән? Давыл куып китергәнме?

Корабтагы бөтен кеше диңгездә балык очканны карарга палубага чыкты. Кораб белән командир үзе идарә итә икән. Балыкчы буларак, ул да бу күренешне күзәтә. Корабны акрынайтты. Балыклар кораб янәшәсеннән үк оча башладылар. Берсе очкан көйгә кораб бортына бәрелә язды, ләкин бәрелмәде, суга чумып өлгерде. Дөрестән дә, диңгездә черки бар икән. Кайберләре диңгезчеләрнең ялангач ботларына, беләкләренә куна башладылар. Табигатьтә һәр җан иясе ничек тә булса яшәргә, җан асрарга маташа. Черкигә дә ризык кирәк, аны аулаган балыкка да.

Кояш баеп, көн караңгылангач, бар да юкка чыкты. Корабның зур тизлек белән кая барганын командир да бер Ходай гына белә. Шул рәвешчә, тәүлектән артык йөзгәч, еракта Американың бер авианосецы күренде. Бу – Рәфикъларга таныш булганы түгел, бүтәне. Урта диңгезгә Америка ярларыннан яңарак кына килгән. Якынрак килгәч, ни өчен бу корабны эзләп йөзгәннәре билгеле булды.

Александриядән Рәфикълар корабына утырып чыккан ике кеше Америка авианосецын бертуктаусыз сурәткә төшерә. Очкычларның палубага төшеп кунганын кинокамера белән язалар. Алар янында КГБшник Хомяков кайнаша. Ярты көнгә якын авианосец янәшәсендә йөзделәр. Бер алдына чыктылар, бер артына. Шулкадәр төшерүгә ничек тасмалары җиткәндер. Көн кичкә авышкач, авианосецтан ерагаеп, көнчыгышка таба йөзделәр. Икенче көнне Крит утравы янында аларны кечерәк кенә бер кораб көтеп тора иде. Бу корабта корал-фәлән юк. Диңгезчеләр дә гади киемнән. Бортына «Фәнни тикшеренү корабы» дип язылган. Одесса пароходчылыгыннан икән.

Күптән су күрмәгән командир катерын диңгезгә төшерделәр. Моторы байтакка кадәр кабынмыйча маташты. Чых-пых килә дә сүнә. Кай җирендер актаргач, эшләп китте тагын. Зур-зур тартмаларын күтәреп, теге ике кеше катерга төшеп утырдылар. Новиков белән Хомяков озата килделәр.

* * *

Яңадан ике мәртәбә ерак йөзүгә барса да, ничектер, беренче мәртәбәсе Рәфикъ картның хәтерендә ныграк сеңеп калган. Хәтер йомгагын ныклабрак сүтсәң, соңгылары да берәм-берәм искә төшәр иде дә...

Гибралтар бугазын узып, Атлантик океанга чыкканда, бер алюмин кружка диңгез суы эчкәнен дә хәтерли. Суны бер ул гына эчмәде. Бар да эчтеләр. Беренче мәртәбә зур сәяхәткә чыкканда, йоласы шундый...

Ерак йөзүгә китүгә караганда, аннан әйләнеп кайтуы күңеллерәк. Бик тә тантаналы итеп каршы алалар. Бөтен кеше елмая, кайтучылары да, каршы алучылары да. Бигрәк тә бала-чага шатлана – ничә айлар күрмәгән әтиләре кайта, буш кул белән генә түгел – моңарчы күз күрмәгән, колак ишетмәгән әйберләр алып кайта. Ярты шәһәргә ишетелерлек итеп музыка уйнап тора. Флот штабыннан да каршы алырга килгәннәр. Араларында адмирал погоны такканы да бар. Бу күренешне язып һәм сөйләп кенә аңлатып булмый. Үз башыңнан уздырырга кирәк.

Менә шундыйрак итеп яшәде Советлар Союзының хәрби диңгез флоты узган гасырның җитмешенче елларында. Кораблар йөзде. Ерак диңгезләргә, океаннарга чыктылар. «Ерак йөзгән өчен» дип бирелә торган күкрәк тамгасын ясап, өлгертеп, өләшеп бетерә алмадылар. Дөрес булса, орден-медальләр эшләнә торган урында ясыйлар икән. Ул тамга орден-медальләргә тиң иде.

Ә туксанынчы еллар?! Ходай күрсәтмәсен, бүтән кабатланмасын. Чирек гасыр узгач, тагын булды Рәфикъ карт хезмәт иткән данлыклы Севастополь каласында. Шәһәр тоныкланган. Күп йортлар сипләү сорый. Машиналар, автобус-троллейбуслар – һәммәсе дә совет чорыннан калган. Юллар ватылып бара.

Ә корабларның барысы да бухтада. Зурлары – уртада, кечерәкләре – яр буенда. Сәгатьләр буе утсыз утыралар икән. Ягарга ягулык юк. Дистә елга якын яңа буяу күрмәгән бортларында, өс корылмаларында күгәрек тибеп чыккан. Коралларны каплап торган җәймәләре төсен югалтып, искереп сүсәргән.

Диңгезчеләрнең йөзендә елмаю күренми. Үзләре әлегә ач булмасалар да, ничек итеп гаиләне асрарга дигән кайгылары бар. Биш-алты ай түләнмәгән хезмәт хакын, Мәскәүгә барып, капчыклар белән алып кайталар. Җыйналган әҗәтләрне түләгәннән соң, очын-очка ялгарга чак җитә. Ярты халык эшсез. Җир читенә барып эшләргә ризалар. Тик эш кенә булсын.

Сирәк-мирәк Украина диңгезчесе киемен кигән хәрбиләрне дә күрде. Аларның хәле тагын да мөшкелрәк. Хезмәт хаклары Рәсәй диңгезчеләренекенә караганда өч-дүрт мәртәбә ким. Аны да әле көне-сәгате белән көчен югалта барган гривнялата түлиләр.

Бик тә, бик тә күңеле төшеп кайтты Рәфикъ картның ул шәһәргә баруыннан.

Яңа Россия үлә барган флотны терелтте. Кораблар йөзә башлады. Аз булса да яңалары төзелә. Диңгезче йөзәргә тиеш. Чери барган корабта, бухтада якорьдә утырырга тиеш түгел. Флотка ул диңгез-океаннарда йөзү, ил-җирләр күрү хыялы белән килә.

Рәфикъ картның инде Кырымга барып, терелә барган флотны күреп кайтасы килә. Барыр, Алла теләсә! Күпер генә төзелеп бетсен дә, Ходай гомерне генә бирсен!

 

"КУ" 09, 2017

Фото: pixabay

Теги: чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев