Бәян рубрикасы буенча яңалыклар
-
22 февраля 2025 - 09:00
Камилә (бәян)
Кулыма китап алып, аны укырга тырышып карасам да, укый алмадым, чөнки башыма берни дә кермәде. Үч иткәндәй, күз алдыма һаман да Камилә килеп баса. Мин аны гел сәхнәдә күрәм. Әнә ул: «Казлар оча еракларга, сызылып кала зәңгәр юллары», – дип, шулай өздереп җырлый һәм нәкъ шуннан, сәхнә түреннән туп-туры минем буйдак тормышыма инде атлап кына түгел, ә очып керә сыман тоела иде... -
8 февраля 2025 - 09:00
Тургай (бәян)
«И Ходаем, безне олы газаплардан коткарганың өчен мең-мең рәхмәт, инде озак гомерләргә генә булсын иде», дип шаклар катты әбисе белән бабасы. Моның сәбәбен белергә теләп баш ваткан чаклары да күп булды. Ләкин аның сәбәбен эзләү кирәк микән соң? Бишенче яшенә киткән егет кешегә ни кыланса да килешә ич. -
2 февраля 2025 - 09:00
Китек күңел (бәян)
«Әгәр килмәсә? Ихласлыгымны аңламаса? Көтәргә кирәк. Вакыт хәл итәр. Бер көн, өч көн көтәргә. Әгәр дә мин аңа бер кич юаныр өчен генә кирәк булганмын икән – фаҗига. Әгәр дә ул мине үз итеп ярата икән – җаным-тәнем, барлык хисем, бөтен тырышлыгым белән мин аныкы!..» -
1 февраля 2025 - 09:00
Меңнәрнең берсе (бәян)
Нәфисә карчык сабыйны ашатырга берни булмаудан уңайсызлангандай, авыз эченнән генә зарланып алды: — Юк шул, балам... Бер телем дә ипи калмады шул... Аннары кемнәрнедер сүгә башлады: — Җыен дивана... Баланың ни гаебе бар ди... Рәбига сабыеның башыннан сыйпады: — Иртәгә, балам, ипине иртәгә бирәләр... Зөбәрҗәт шунда гына, Рәбига эштән куылгач, ипи карточкасыннан сызылган бу ике җанның инде атна буе ач булуын абайлап алды... -
30 января 2025 - 09:00
Килмешәк (бәян)
Авыл халкы чуваш хатыны Алевтинаны бер күрүдән яратмады. Алевтинага тискәре карашы йомшармады, отыры көчәя генә барды. Барысына Хөснетдин карт гаепле булды. -
29 января 2025 - 09:00
Әниләр (бәян)
Әүвәл картым вафат булган иде, аның артыннан кызым, аннары, ару гына яши башлагач, бер-бер артлы улларым- багалмаларым бакыйлыкка күчте... Япа-ялгызым торып калдым менә... -
25 января 2025 - 09:00
Бибимәмдүдә (бәян)
Бибимәмдүдә чирен яшереп йөрде. Үтәр әле, кемнең эче китми дә, башы авыртмый, дип үзен үзе юатты. Ә чир азды гына. Эче утырды-утыруын, ләкин сулкылдап авыртуына чыдар хәле юк, әйтерсең лә пычак белән телеп-телеп алалар... -
14 января 2025 - 16:00
Хакыйкать
Барыбыз да сукыр юлчы хәлендә без, Хакыйкатьне өлешләп кенә беләбез. («Мин хаклы», «Сез хаклы түгел»гә бүләбез). -
12 января 2025 - 09:00
Язмыш кайтавазы (бәян)
Инде кырык яшенә якынлашкан Саниянең бөтен тәне ниндидер рәхәтлек тоеп чемердәп китте. Күптән бу ләззәтле дулкынны тоймаган икән ич Сания. Классташы Камил аны әнә шул дулкыннарда тирбәтә түгелме? Кайчандыр үсмер чакта кичергән татлы сөю хисе әле дә исән микәнни? Хатынның йөрәге ничектер ярсып җилкенеп куйды... -
3 января 2025 - 17:00
Шамкай (бәян)
Суфия, склад мөдире булып эшләгәнгә, подвалда буяулар арасында утырырга мәҗбүр. Аны икенче балага узгач та декрет ялына чыгармыйлар. Начар исләр белән агуланып җәфаланулар тәэсир иткәндерме — Рөстәм исемле уллары тугач та озак яши алмый, үлеп китә... -
31 декабря 2024 - 09:00
Итекче (бәян)
Мин сине үлгәнче каргаячакмын! Бердәнбер улыбызга нахак бәла ягып, төрмәгә утырттың... -
30 декабря 2024 - 13:00
Кышлар үткәч кайтырмын... (бәян)
– И бәбкәм, әниеңне район бүлнисенә озаттылар бит. Ярый әле, вакытында кереп-күреп өлгердем. Ярый әле, чүпрәм беткән иде. Чүпрә алырга дип, сезгә сугылган идем... Керсәм, әниең идәндә тәгәрәп ята... -
29 декабря 2024 - 13:00
Кышның озын бер төне (бәян)
Малкай кузгалырга уйламый. Кузгалу кая, дүрт аягын алга терәп чигенергә чамалый башлады. Башта Илдарның баш миенә «Бүре бардыр!?» дигән уй чиртте. Ул, чанадан янга каерылып, алга карады – юлда бер адәм заты басып тора иде. «Кем бу? Җиде төн уртасында кышкы япан кырда кем йөри. Берүзе бит. Стансага баручы, дияр идең – бу вакытта поезд юк, кайтучы дияр идең – поезддан эт тә төшмәде... -
26 декабря 2024 - 09:00
Мин дә бер татарыңдыр... (бәян)
Атның күзеннән яшь ага, бөтен гәүдәсе дерелди иде. Алар өчәүләшеп малкайны бүрәнәләр өстеннән шудырып төшерә алдылар. Орнаментны көчкә аякка бастырдылар. Ләкин ул өч аякка гына басты, сул аягы шешеп, кабарып чыкты... -
22 декабря 2024 - 09:00
Моңнар булып кайтырмын (документаль бәян)
Кара еллар, куркыныч чорлар… Ил өстендә ач үлем уйный, кызарып баеган офыклардан ерткыч тиран үзенең чираттагы корбанын эзләп җир өстен күзли сыман… Коръән Кәримнең мәрхәмәтлелек принципларында тәрбияләнгән Гайнелгыйлем исемле бер татар баласы кешелексез режимның чираттагы корбаны булып төрмәгә утыртыла. Хатыны Шәмсия берсеннән-берсе кечкенәрәк дүрт бала белән өйдә кала...