Алмагачлар чәчәк аткан иде (бәяннең дәвамы)
– Сугыш башланганда, миңа нәкъ синең кебек ун яшь иде, балам... ...Нурәхмәт карт тумышы белән шушы авылдан булса да, аңа балачак елларын бик еракта, чит-ят җирләрдә үткәрергә туры килде. Әтисе – укытучы Ахун белән әнисе Галимә, яшь совет җәмгыятен «халык дошманнарыннан чистарту» киң колач җәйгән чорда, туган- үскән җирләрен ташлап, татар кешесе өчен бөтенләй ят төбәккә, Белоруссиягә, Гомель өлкәсенең куе урман эченә урнашкан Круки авылына күчеп китәргә мәҗбүр булдылар.
2 бүлек
Фани дөньяда нинди генә кешеләр юк: бәхетлеләр дә,
бәхетсезләр дә. Дөрес, бәхетне дә һәркем үзенчә күзаллый.
Берәүләр, кайгы-хәсрәтләрне җитәрлек кичерсә дә, еллар үтү
белән үзенең күңел матурлыгын, тормышка булган мәхәббәтен
югалтмыйча, булганына шөкер итеп яши белә. Нурәхмәт картны
шундыйлар рәтенә кертеп буладыр. Чын татар ирләренә генә хас
булган иң күркәм сыйфатларга ия. Аның сабырлыгы, башкаларга
карата һәрвакыт игътибарлы, ярдәмчел булуы күпләргә үрнәк.
Әнә ул, тормышның ачысын-төчесен кирәгеннән артык татыган
татар карты, ун яшьлек оныгын тез башына утыртып, аңа үзенең
еллар үтү белән инде өзек-өзек кенә калган балачак хатирәләрен
бәян итә:
– Сугыш башланганда, миңа нәкъ синең кебек ун яшь иде, балам...
...Нурәхмәт карт тумышы белән шушы авылдан булса да, аңа
балачак елларын бик еракта, чит-ят җирләрдә үткәрергә туры килде.
Әтисе – укытучы Ахун белән әнисе Галимә, яшь совет җәмгыятен
«халык дошманнарыннан чистарту» киң колач җәйгән чорда, туган-
үскән җирләрен ташлап, татар кешесе өчен бөтенләй ят төбәккә,
Белоруссиягә, Гомель өлкәсенең куе урман эченә урнашкан Круки
авылына күчеп китәргә мәҗбүр булдылар. Нурәхмәт шунда балалар
мәйданчыгына йөрде, өч ел мәктәптә укыды.
Белоруслар, украиннар яши торган бу авылга, ни хикмәт, тагын
бер татар гаиләсе килеп урнашкан икән. Ике яшь балалары да бар.
Нурәхмәт үзенең яшьтәше Сәлим белән күченеп килгән көнне үк
танышты. Бертуганнар кебек аерылмас дуслар булып киттеләр.
Авыл халкы аларга «татарчоноклар» дигән кушамат такты. Сәлим –
Сашкага, Нурәхмәт Нурикка әйләнде...
Кырык бернең җәй башы. Кояшның беренче нурлары белән торган Нурәхмәт тиз генә йорт тирәсендәге вак-төяк эшләрне башкарды да
уйнарга чыгып китте. Хуҗабикә, улы өйдә юклыктан файдаланып,
байтак эш эшләргә өлгерде – тузаннарны сөртештереп алды, су
җылытып, бераз кер уды. Кысыр шулпа пешүен хәбәр итеп, өй эченә
пар бөркелде.
Баштарак Нурәхмәтнең озак кайтмый торуына әллә ни борчылмаса
да, аның әлегәчә өй тирәсендә юклыгын аңлап алгач, ана күңеленә
шомлы уйлар кереп оялады. Шуны гына көткәндәй, кинәт күрше
Марфаның чәрелдек тавышы ишетелде:
– Галя, чык әле!
Галимә ишегалдына ашыкты.
– Нәрсә, Марфа түти? Төсең качкан. Бер-бер хәл булмагандыр бит?
Марфа, яулык чите белән күзләрен сөрткәли-сөрткәли,
Галимәләрнең баскыч төбенә килеп чүгәләде. Сүзен нидән башларга
белми аптыраган кебек берара тын гына утырды. Ул вакыт эчендә
Галимәнең күңеленә әллә нинди куркыныч уйлар кереп урнашырга
өлгерде. Көндез капка төбенә дип кенә чыгып киткән Нурәхмәтне
дә, авылның беренче әтәчләре белән уянып, колхоз эшләре буенча
алтмыш чакрым ераклыктагы район үзәге Шатилкига киткән ире
Ахунны да уйлап алды хуҗабикә. Ахыр чиктә, түземлеген җуеп,
Марфаны тинтерәтергә тотынды:
– Түти, әйт инде, нәрсә булды соң? Минекеләр белән берәр хәвеф-
хәтәрме? Әллә...
Ниһаять, Марфа телгә килде.
– Их, күршекәем, булган шул, булган... Синекеләргә генә түгел,
бөтен илгә афәт килгән...
Марфа түти тагын тынып калды. Борчылудан Галимәнең йөрәге
күкрәк читлеген ертып, тышка атылып чыгар дәрәҗәдә тибә башлады.
– Сөйлә инде! – дип кычкырды ул ахыр чиктә.
– Син бүген авыл советы янына радио тыңларга килмәгән идең
шул. Сәбәбе булгандыр инде... Сугыш башланган, Галя күршекәем,
сугыш.
– Сугыш?! Нинди с-сугыш?!
Галимә, күкрәк турын учы белән каплап, Марфа янына чүгәләде.
– Германия безнең илгә бәреп кергән. Бүген иртән...
– Ахун беркөнне генә сөйләгән иде шул аны. Немецлар бөтен
Европаны тез чүктергән, безнең җирләргә дә кул сузарга чамалыйлар
бугай дигәние... Йа Аллам...
Галимә, Марфага ияреп, урамга чыкты.
Каршы як күрше малае Гриша үз капка төпләрендә утыра иде.
Галимә аңа көндез үк чыгып киткән улының әлегәчә кайтмаганлыгын
әйтте. Гриша бер сүз дә дәшмәде. Бераздан, капка төбендә ятучы,
кыз-кыркын, малай-шалай өчен кичләрен утыргыч ролен үтәүче черек бүрәнәгә чүгәләп, озын бармаклары белән ияген угалап алды
да сикереп торды:
– Киттек!
Галимә сүзсез генә Гришага иярде.
Кайда гына булырга туры килмәде аларга. Барча дус-ишләренә,
көндез бергә уйнап йөргән иптәш малайларының өйләренә,
Сәлимнәргә сугылып чыктылар.
Тик Сәлим белән Нурәхмәтнең эзе беркайда да юк иде...
Инде нишләргә, кая барып бәрелергә?! Җанны бертуктаусыз
тырмап торган газаплы уйларга бирелеп урам буйлап атлап барган
җиреннән, Гриша кинәт каккан казык кебек туктап калды.
– Карале, Галя апа, тауга менеп төшимме әллә? Син бар, кайт.
Бәләкәй чакта без тауда уйнарга ярата идек, алар да шунда түгел
микән...
Гриша авыл читенә, зират ягына юл тотты.
Ул тау башына менеп җиткән арада әйләнә-тирә шактый
караңгыланып өлгерде. Зират янындагы мәйданчыкка барып караса,
«татарчонок»лар, Нурәхмәт белән Сәлим, күзләрен челт-мелт итеп,
Гришага карап торалар.
– Нишләп йөрисез монда, зират өрәкләре? Төн җитә бит инде,
әниләрегез дөнья бетереп, сезне эзли. Кайтыгыз хәзер үк!
Гришаның үзенә дә унөч кенә яшь әле. Шулай булса да, Галимә
әйтмешли, иртә җитлеккән егет. Үз-үзен тотышында, сөйләшүендә дә
еш кына өлкәннәргә хас җитдилек, таләпчәнлек чалымлана. Бу юлы
да малайларга өлкәннәр кебек бераз нотык укымыйча калмады күрше
егете – сорамыйча, әниләргә белгертмичә, өйдән чыгып китүнең яхшы
түгеллеген аңлатырга тырышты.
– Бүтән малайлар үзләре барасы килгән җиргә теләгән вакытта
баралар бит әле, безгә нишләп ярамый?! Без алардан киммени? – дип,
ризасызлык белдерергә маташып карады Нурәхмәт.
– Нурик, – диде аңа каршы Гриша. – Ярыймы, ярамыймы – анда
минем эшем юк. Сез бит үскән егетләр инде, татарчоноклар, акыл
керергә вакыт. Әни сүзен, олылар сүзен бервакытта да аяк астына
салып таптарга ярамый, шуны онытмагыз, яме. Ә ул сиңа ни дигән
иде бүген? Озак йөрмә дигән идеме? Вәгъдә биргәнсең бит... Башка
малайлар... Андыйлардан үрнәк алмагыз сез, аларга охшарга
тырышмагыз, алар сезне үрнәк итеп куйсыннар...
Нурәхмәт кайтып кергәндә, әнисе түрдәге караватта елап утыра
иде. Улы ишек уентыгында пәйда булуга, ашыга-кабалана, аның
янына килеп, кочагына кысты.
– Балам! Кайларда югалып йөрисең син? – диде ул, Нурәхмәтнең
башыннан сыйпап.
Әнисенең бертуктаусыз елавы малайны борчуга салды.
– Ни булды, әни? Нигә елыйсың? Әти кайтмадымыни әле? Минем
шулай озак йөргәнне аңа әйтмә яме, әни. Бүтән беркайчан да алай
эшләмәм.
– Әтиең сине көтеп тора алмады инде, балам, бик күрәсе килгән
иде дә... Сугышка китте әтиең, улым, сугышка...
Кинәт Нурәхмәтнең күзләре яшьләнде. Гарьлектән. Гарьләнерсең
дә – әтисе сугыш хәтле сугышка киткән, ә ул аны озатырга да
кайтмады…
***
Көз. Нурәхмәт җиләк-җимеш бакчасында йөри иде. Белоруссиянең
артык кырыс табигатьле булмавы сәбәпледер, күрәсең, сентябрь
аенда инде яфраклары коела башлаган кара миләш куакларында,
алмагачларда берән-сәрән генә булса да ап-ак чәчәкләр пәйда булуы
монда беркем өчен дә гайре табигый күренеш түгел. Җәй буена
көннәр артык җылы торып, инде зур-зур татлы җимешләреннән
арынуына да байтак вакыт үткәч, икенче язга кадәр ял итеп,
йоклап алу хыялы белән кыш килүен көтеп арыган куак-агачлар,
«их, булмады бу...» дигән кебек, янәдән чәчәк атарга карар кылган
диярсең...
Шулай да матур инде. Җиләк-җимеш бакчасында йөргәндә,
елның кайсы фасылы булмасын, Нурәхмәт ничектер җанына юаныч,
күңел рәхәтлеге таба иде. Быел гына... Бөтен авылны, илне кара
кайгыга салган сугыш табигый гүзәллекне бөтенләй юкка чыгарды.
Көн саен авылдашларның кайгыдан кара янган йөзләрен, өзлексез
яшьле күзләрен күреп яшәгәндә, җимеш бакчасының матурлыгына
хозурланып йөреп булмый шул. Яшь бала гына булсаң да...
Нурәхмәтләрнең капка төбенә йөк машинасы килеп туктады.
Тобырша капланган әрҗәсеннән баштанаяк коралланган кешеләр
сикерешеп төште. Ниндидер ят телдә сөйләшәләр. Немецлар
дигәне шулардыр инде. Кораллы солдатлар кайсы кай тарафка
китеп таралышты. Шушы авылда туып-үскән, сугыш башланганчы
мәктәптә немец теле укыткан Клементий, хәрби кием кигән юан
гына бер ир-ат һәм гәүдәсе кое сиртмәсен хәтерләткән нәзек, озын
буйлы хатын Нурәхмәтләр ихатасына юнәлделәр. Каралты-кураны,
мунчаны, әле генә Нурәхмәт йөргән бакчаны күздән кичергәннән
соң өйгә керделәр. Ирләр аш өстәле янәшәсендәге урындыкларга
кунаклады, ә «Кое сиртмәсе», Нурәхмәтнең әнисе йоклый торган киң
карават янына барып, беләгенә аскан кечкенә сумкасын ипләп кенә
тәрәзә төбенә куйды да, аяк киемен дә салып тормыйча, үз телләрендә
нәрсәдер мыгырдап, караватка сузылып ятты.
– Галка, кунакларны кабул итеп ал! – диде Клементий Галимәгә
тупас кына. – Обер-лейтенант Карл Браун һәм аның хатыны Эмма Браун бүгеннән сездә яши. Аларның бөтен йомышларын берсүзсез
үтәргә! Ишетсен колагың! Берсүзсез! Юкса, үзегезгә начар булыр.
Һәм юан офицерга таба борылды да, ясалма елмаеп, немец телендә
нәрсәдер әйтте.
– Юха елан! – диде хуҗабикә.
Клементий ачуыннан кызарынды-бүртенде, ләкин җавап итеп
хуҗабикәгә бер сүз дә әйтә алмады.
– Эй, эй, – дип кулын селтәде аңа немец офицеры. – Чыгып кит!
Тиз бул!
Нурәхмәтнең моңарчы немецча бер сүз ишеткәне булмаса да,
йомры гәүдәле хәрбинең ялагай Клементийга чыгып китәргә
боерганын аңлады. Клементий, учын күкрәк турына куеп гафу үтенә-
үтенә, өйдән чыгып китте.
Обер-лейтенант өй эчен күздән кичерде. Аннан соң хуҗабикәгә
дәште:
– Фрау! Монда без яшәячәкбез.
Ләкин Галимә аның сүзләрен аңламады. Клементий әйткәнне
аңлатуыдыр инде дип, җилкәсен генә сикертеп алды. Офицер,
куллары белән ишарәли-ишарәли, телен сындыра-сындыра аңлатырга
тырышты.
– Ми будьем жит! Гут? – дип, өстәлгә, караватка төртеп күрсәтте.
Галимә, ризалашкандай, сүзсез генә башын изәде дә өстәл уртасына
суы әле яңарак кына кайнап чыккан самавырны китереп куйды.
– Чәй? – дип сорады ул чакырылмаган кунактан һәм караватта
гырлап ятучы Эммага карап куйды.
«Йокласын, уятма» дигәндәй, кулын гына изәде обер-лейтенант
һәм бармагы белән үз түшенә төртте:
– Ә мин эчәм.
Хуҗабикә аңласын өчен бармагы белән бер үзенә, бер самавырга
төртеп күрсәтте.
Аның кыланмышын күзәтеп утырган Нурәхмәтне бер генә сорау
борчыды: «Бу кешеләр белән ничек бер түбә астында яшәп булыр
икән соң? Алар – безне, без аларны аңламыйбыз».
Ләкин, тормыш булгач, барысына да җайлашасың икән. Тора-
бара обер-лейтенант та русча шактый сүзләр өйрәнеп өлгерде. Еш
кына нинди дә булса берәр әйбернең русча аталышын Нурәхмәттән
сораудан да тартынмады...
Дөресен әйтергә кирәк, кечкенә Нурәхмәткә немец офицеры
әллә ни усал күренмәде. Малай яныннан үтеп киткән чакларында,
үзенчә шаярган булып, чәчләрен тузгыта, икәүдән-икәү генә калган
вакытларда аңа йә шикәр кисәге, йә алма бирә иде. Ә бервакыт,
гадәттәгечә, Нурәхмәткә шикәр кисәге бирмәкче иде, бүлмәдә Эмма
пәйда булды. «Кое сиртмәсе» күзләрен акайтып карап торды да иренә акырды. Карл югалып калды, мизгел эчендә бит алмалары кызарып
чыкты. Нәрсәдер аңлатырга, акланырга тырышып авыз ачкан иде,
хатыны элеккедән дә яман кычкырырга тотынды. Күзләрен кыса
төшеп, Карлга текәлде дә:
– Нишләвең бу, Карл?! Карт дуңгыз! Тфү! – дип, урамга чыгып
китте.
Обер-лейтенант, менә күрдеңме инде дигәндәй, кулларын күтәрә
төшеп, җилкәләрен сикертеп алды.
Ирен, гомумән, аңлый алмый иде Эмма. «Хезмәтче малаен
шулай иркәләп, күчтәнәчләр белән сыйлап тору немец офицерына
килешә торган нәрсәме инде? Без бит югары раса, ә ул? Бу бала да,
аның анасы да, авылда яшәүче барлык халык та кол булу өчен генә
туган. Без – аларның хуҗалары! Без рөхсәт итсәк – яшәрләр! Ә Карл
шуларга ярарга тырышып йөри. Юк, һич кенә дә Карл кебек мәми
авыз булмаячакмын, белсеннәр алар белән янәшә дөньяның иң югары
раса вәкиле яшәгәнлеген!» дип уйлый иде «Кое сиртмәсе». Шул гомер
яшәп тә бала анасы булу бәхетенә ирешә алмаганга күрә Нурәхмәтне
дә, башкаларны да күрә алмаучы хатынга мондый уйлар, күрәсең,
бәхетсезлеген аклар өчен килә иде...
Шул көнне үк Галимәне авыл советына чакырттылар. Әнисенә
ияреп, Нурәхмәт тә барды. Анда Клементий белән нәкъ Карл Браун
шикелле йомры гәүдәле бер немец кына. Клементий алдында яткан
дәфтәргә ниндидер тамга салды да Галимәгә дәште:
– Тәк! Галка! Мин хәзер сиңа азык-төлек бирәм. Аларны,
аңлыйсыңдыр, үзең ашыйсы түгел, барысы да обер-лейтенант
Браун белән хатыны өчен. Ишетсен колагың, бөртегенә кадәр аларга
пешереп ашатасың!
– Аңладым инде, – диде Нурәхмәтнең әнисе, йөзен җыера
төшеп. – Кая, нәрсәләр бирәсең?..
Клементий аны күрше бүлмәгә әйдәкләде. Галимә белән немецлар
ялчысы йодрык кадәрле амбар йозагын ачып, эчкә кереп киттеләр.
Алар артыннан ияргән Нурәхмәт ачык ишектән башын тыгып кына
карады да ирексездән сызгырып куйды.
– Агызма селәгәеңне, маңка малай! – дип кычкырды Клементий. –
Сиңа дигән бер нәрсә дә юк монда. Барысы да кунаклар өчен...
Ике күмәч, бер кило чамасы акмай, бер кило ысланган туңмай, ун
килограммлап дөге ярмасы, бер дистә ниндидер консерв, көмешкә
тутырылган зур гына шешә, чучка итеннән әзерләнгән тутырма, ике
уч кәнфит, тагын әллә нинди ризыкларның бөтенесен ике капчыкка
бүлеп салып, өйләренә кайтып киттеләр.
Малай юл буе үзе күтәргән капчык эчендәге тәм-том турында
уйланып кайтты. Бигрәк тә матур кәгазьгә төрелгән кәнфитләр
тынгылык бирмәде аңа. Нурәхмәт әнисенең күзләренә текәлде.
– Юк, улым, ул турыда уйлама да, – диде Галимә, малаеның
нәрсә әйтергә теләгәнен сүзсез дә аңлап. – Ашасыннар үзләре! Кеше
өлешеннән башка да яшәрбез, боерган булса.
Нәни баласының тәмле ризыкка кызыгып калганлыгын әни кеше
бик яхшы аңлый иде, билгеле. Ләкин, ни хәл итәсең, балага бер
кабарлык ризык ашатам дип... Клементий, Эмма кебек хәшәрәтләрдән
кыерсытылу ризыкка кызыгып калуга караганда мең мәртәбә авыр
булыр.
Ана әкрен генә улының җилдә тузган чәчләрен сыйпап алды...
Шулай да теге кәнфитләрнең берсен шул көнне үк авыз итү бәхете
тиде Нурәхмәткә. Карл, хатыны аралыкка кул юарга кереп киткәч,
малайны имән бармагы белән генә үз янына чакырды.
– Ком! Ам-ам! Шоколад. Бон-бон, – диде ул пышылдап кына һәм
авызындагы көмеш тешен елкылдатып елмайды.
Малай кыюсыз гына обер-лейтенант янына килеп басты. Немец
матур кәгазьгә төрелгән кәнфитне аның күлмәк кесәсенә үзе салып
куйды. Нурәхмәт: «Рәхмәт!» – диде дә тизрәк ишегалдына чыгып
китү ягын карады. Утын өеме янына барып, бер тумранга чүгәләде
дә кесәсеннән ялтыравык кәгазьле кәнфитне тартып чыгарды. Берара
кулындагы хәзинәне әйләндергәләп утырганнан соң, кәгазеннән
арындырып, бөтенләе белән авызына капты.
Немецлар шоколадын беренче тапкыр кабып каравы. Сугышка
кадәр әтисе район кибетеннән алып кайткан кәнфиткә бер дә
охшамаган иде «Бон-бон», әчкелтем. Авызда эреп беткәндә генә
баллыланды тагы үзе...
Гомумән, авылга немецлар килсә дә, баштарак халыкның
тормышында әллә ни үзгәреш сизелмәде кебек. Һәрхәлдә Нурәхмәткә
шулай тоелды. Апрель аен яхшы хәтерли. Немецлар Гитлерның
туган көне уңаеннан авылның һәр йортына диярлек үз әләмнәрен
элеп куйды. Бала-чагага ялтыравык кәгазьгә төрелгән кәнфитләр
өләштеләр. Ике кәнфит Нурәхмәткә дә эләкте. Алардан ниндидер
үлән тәме килә иде. Тагын фюрер сурәте төшерелгән немец телендәге
журналлар, нечкә генә таякка беркетелгән флажоклар тараттылар.
Авыл халкын элекке мәктәп бинасына җыйдылар. Нурәхмәтләрдә
яшәүче Карл Браун дулкынлана-дулкынлана нотык сөйләде. Полицай
Клементий аның чыгышын русчага тәрҗемә итеп торды. Аның
сүзләреннән аңлашылганча, обер-лейтенант немецларның тиздән
Мәскәүне алачаклары, Сталинны Кызыл мәйданда асып куячаклары
турында сөйләде, Гитлерга дан җырлады...
Ә бер көнне Нурәхмәт ниндидер партизаннар турында сүз ишетеп
кайтты. Алар куе урманда качып ята, гелән-гелән немецларга
һөҗүмнәр оештыра икән. Янәсе, аларның моңарчы немецларның күзе
күрмәгән, хәтта колагына да чалынмаган ниндидер яңа пушкалары бар! Аталышы да бик сәер, ниндидер кыз исеме: әллә Груша, әллә
Наташа, әллә Катюша шунда. Берьюлы йөз ядрә ата, ди. Немецларның
коты очкан, имеш...
Немецларның авыл халкына мөнәсәбәте кинәт суынуның
сәбәбен Нурәхмәт шушы хәбәр белән бәйләде. Тыныч тормышта
күз алдына да китерә алмаган кыенлыклар башланды. Мал-туарны
җыеп бетерделәр. Авылда хәтта шырпы табу баш бәласенә әверелде,
керосин, тоз, сабын кебек кирәк-яраклар бөтенләй диярлек юкка
чыкты. Галимә апа өйдә булган шырпыларны урталай ярып бердән
ике шырпы ясап куйды. Нурәхмәт еш кына миченә яккан күршеләргә
утлы күмер сорап йөгерә иде. Соңрак Марфа түти аларга чакма
ташы алып кереп бирде. Керосин барында өй эчен куыклы лампа
белән яктырткан булсалар, соңрак чыра яндырырга гына калды. Ә
көндәлек режим белән яшәргә күнеккән аксөяк немецларны сәгате-
минуты белән ашатырга-юындырырга кирәк. Шуңа күрә кайнар
аш җиткерергә аз гына соңарган вакытларында Галимәгә «Кое
сиртмәсе»нең камчысыннан «авыз итәргә» дә туры килгәләде.
(Дәвамы бар)
«КУ» 11, 2025
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев