Камилә (бәян)

Аера алмас кебек иде

Безне язмыш шул чагында.

Күз яшьләре калды эреп,

Синең кайнар кочагыңда... 

1

Мин аны беренче мәртәбә концертта очраттым. Әлегә кадәр таныш булмаган җырчы кызның сәхнәгә чыгып, күңелләрне җилкендереп, әсәрләндереп җырлавы әле дә күз алдымнан китми. Кыскасы, тәбәнәк буйлы, күркәм, мөлаем йөзле гүзәлкәй мине шундук үзенә гашыйк итте дә куйды. Бер мине генә микән?!

Аның белән шул кичне үк танышырга теләдем. Үзешчәннәрнең концерты тәмамланыр алдыннан мәдәният сараеның фойесына йөгереп чыктым да гардероб каршында ак колонналарның берсенә сөялеп, аның чыкканын көтә башладым. Тамаша залыннан агылган кала халкы бик нык шаулашып, этешә-төртешә, ишектән чыгып беткәч, ак мәрмәр фойе эче бер мәлгә бушап калды. Халык арасында мин җырчы кызны нигәдер күрмәдем. Ләкин бераздан грим бүлмәсе ягыннан аның белән бергә җырлаган ансамбль кызлары чыга башлады. Алар арасында көткән кешемне дә күреп алдым. Янында чит кызлар, чит кешеләр булуы каушатып җибәрде, ни кызганыч, мин аны фәкать күз карашым белән генә озатып калырга мәҗбүр булдым...

Икенче мәртәбә аны шәһәрдә халык күп йөри торган үзәк урамнарның берсендә очраттым. Ул ашыга-ашыга, аяк киемнәре кибетеннән чыгып бара иде. Мин аның белән исәнләштем, ул исә аптырап туктап калды.

– Сез мине каян беләсез? – дип сорады.

– Беләм, – дидем мин. – Камилә бит син, шулаймы?

– Әйе...
– Концертта күрдем, син шундый матур җырладың...

– Рәхмәт...

– Әйдә, танышыйк! – дидем мин кыюсыз гына. – Чәйләп алырбыз... бәлкем... кафе... якында...

– Юк, булмый! – диде ул, кырыс елмаеп.

– Нигә?

– Ашыгам...

Күз карашыннан ук аңладым: ул беркая да ашыкмый иде. Артык тыйнак, оялчан кыз дип тә әйтмәссең үзен. Дөресен генә әйткәндә, вакыт әрәм итеп, сөйләшеп торырга теләге юк иде, күрәсең...

– Камилә...

– Сау булыгыз!

Мин аның ничек итеп югалганын сизми дә калдым. Бары тик эчемнән: «Мин сине барыбер табармын, Камилә!» – дип, антлар эчтем...

Җәй айлары, матур көннәр. Минем әле авылдан килеп, бер оешмага яңа гына эшкә урнашкан вакытым. Тулай торактан урын таба алмагач, бертуган апамнарда тордым. Апам кияүдән аерылган, ике улы белән ике бүлмәле фатирда көн күреп ята.

Көннәр шулай, гадәттәгечә, акрынлап уза торды. Көндезен эштә, кичен апада. Яшь гомерләр (миңа ул чакта егерме бишләр булгандыр!) әнә шулай тыныч кына, кайгысыз вә сагышсыз гына ага. Гомер ничек яшәсәң дә үтә, диләр, ә минем нигәдер бертөрле генә яшисем килмәде, дөньяга сокланасым, яшәвемә сөенәсем, үлеп гашыйк буласым, яратасым килде!

Камиләне күрү һәм аңа гашыйк булу бу төссез һәм мәгънәсез тормышымны кинәт кенә яктыртып җибәргәндәй тоелды: зәвыксыз тормышыма иләм, җаныма дәрт өстәлде. Моңа тиклем гамьсез йөргән егет кинәт кенә дөнья гашыйкларына, китаплардагы мәхәббәт геройларына охшап калды. Мәхәббәткә сусаган асыл җанымны, эчке халәтемне тулыландырыр өчен мин кибеттән берничә китап та сатып алдым. Аның берсе Тургеневның «Ася» дигән әсәре, икенчесе исә Фатих Әмирханның «Хәят» повесте иде. Икесен дә йотылып, бер тында укып чыктым. Ася белән Хәятка гашыйк булдым, аларның нечкә һәм уйчан хисләрен үз күңелем аша үткәрдем. Билгеле ки, әсәрдәге геройлар никадәр генә гүзәл һәм анда тасвирланган вакыйгалар ни хәтле генә татлы һәм кызыктыргыч булсалар да, алар минем сөюгә булган сусавымны берничек тә баса алмадылар. Киресенчә, ул сусау көчәйгәннән көчәйде генә. Мин җаныма хуш килгән Ася һәм Хәят урынына Камиләне куеп, аны да алар янәшәсендә күрергә теләп, чиксез бер хыял дөньясында йөздем. Бүген йә иртәгә, ничек кенә булмасын, Камилә белән күрешә алырмын дигән өмет белән яшәдем. Шундый бәхеткә ирешер өчен башымда төрле уй-гамәлләр кора башладым.  

Камиләне мәдәният сараеннан эзләп карарга булдым. Тәүге тапкыр мин аны шунда очраттым. Уйлавымча, ул шундагы җыр түгәрәгенә йөри, ансамбльгә кушылып җырлый. Ансамбльнең репетиция көннәрен туры китереп, мин аны шунда очратырмын дип өметләндем.

Һәм мин шулай иттем дә. Өр-яңа соры кәчтүмемне киеп, каймалы күлмәк якасы астына «Красная Москва» хушбуен сиптереп, мин, ниһаять, барасы җиремә юл алдым. Мәдәният сараеның ишеген ачып керүгә үк, мине карт чырайлы, йөзен бетчә баскан бер ир заты туктатты. Ул шушы тирәдәге вахтёр кәмәше булып чыкты...

– Вы куда, молодой человек?!

– Туда...

– Куда?

Мин аңардан ансамбльнең кайсы бүлмәдә репетиция уздыруын сорадым. Әллә үзем артык дулкынландым, әллә инде картлачның колагы начар ишетте, мин аңа йомышымны аңлата алмыйча озак кына йөдәдем. Гозеремне шактый зур авырлык белән аңлатып биргәч, ул бүген репетициянең узмавын, бары тик ансамбль җитәкчесе Кәшифә ханымның гына эш урынында булуын әйтте. Вахта каршында әзрәк таптанып торгач, мин нәрсә булса да булыр дип, ансамбль җитәкчесен күрергә карар кылдым. Үз-үземне һәм ни өчен килгәнемне белгертү кирәк нәрсә түгел иде, билгеле, шуңа күрә дә аның бүлмәсенә керер алдыннан мин бер хәйлә кордым. Хәйләм гади – үземне кызлар артыннан чабып йөрүче җилбәзәк егет дип түгел, ә ансамбль кызларыннан һәм шулай ук Камиләдән әңгәмә алырга килгән хәбәрче, ягъни корреспондент итеп таныштырырга уйладым. Барыннан да бигрәк, әгәр дә сөекле кешем чынлап та әлеге ансамбльдә җырлый икән, аның хәзер кайда булуын һәм кайда торганлыгын ачыклау кирәк иде. Дөресен әйтим, язучылык һөнәреннән бөтенләй ерак урында торган дәүләт оешмасында хезмәт итсәм дә, иҗат мәсьәләсе турында җитди уйланганга күрә, киләчәктә журналист, яисә драмалар язучы кеше булу хыялы минем нечкә вә хисле җанымда күптәннән бөреләнеп килә иде инде.

Мин репетиция бүлмәсенә (ул шактый зур һәм киң) кергәндә, Кәшифә ханым бүленә-бүленә, бер кулы белән пианино клавишларын суккалап, икенчесе белән пюпитердан нота битләрен аралап, тавышын көрәйтмичә генә көйләп, җырлап утыра иде. Ул минем кергәнемне сизсә дә, яраткан шөгыленнән аерылмады, аклы-каралы клавишларга туктаусыз баскалый бирде...

– Исәнмесез... – Тавышым каядыр төшеп киткәндәй булды, һәм минем сәламем ишетелер-ишетелмәс кенә яңгыраса да, кеше хәтле кеше кереп исәнләшкәч, пианинода уйнаучы ханым миңа игътибарсыз кала алмады.

– Исәнмесез! – диде ул һәм, башын борып, кырын күзе белән миңа карап алды. Аны искитәрлек чибәр ханым дип әйтеп булмас иде: озын буйлы, аксыл-кара чәчле, дәү почык борынлы, калын тавышлы. Иң истә калганы шул: борыны очында сөял сымак бер нәмәстәсе дә бар һәм ул бик нык күзгә ташланып тора, хәтта берсе өстенә икенчесе үскән сыманрак күренә. Холкы белән кырыс хатын, күрәсең, җебеп төшә торганнардан түгел. Әйе, артык йомшак булсаң, шундый зур коллектив белән җитәкчелек итә алыр иде микән. Бигрәк тә иҗади коллектив белән! Чөнки ул ансамбльнең даны бер Казанда гына түгел, башка төбәкләргә дә таралган иде.

– Ни йомыш?

– Гафу итегез, комачауладым бугай.

– Тыңлыйм сезне! – диде ул, теләмичә генә эшеннән аерылып. – Сайрагыз...

– Сез Кәшифә ханым буласызмы?

– Әйе...

– Ансамбль җитәкчесе... – Мин диварларга эленгән төсле-төсле белдерүләргә, афишаларга күз төшереп алдым. Анда милли киемнәрдән киенгән, ясалма, купшы елмаю ясап төшкән кыз-кыркыннарның фотосурәтләре!

– Мин сезнең ансамблегез турында язарга дип килгән идем...

– Язарга? Кайдан? – дип, исе китте ханымның.

– Горкомнан рөхсәт бармы?

– Бар, – дидем мин, тәмам бетә язып.

Алдаштым, билгеле! Ялган сүзнең уйнак көче, ут сымак, аяк табаныма тиклем төште, болай да баздагы бәрәңге бүлбесенә охшап торган ак чыраем кызыл чөгендер төсенә керде...

– Рәхим итегез! Утырыгыз!

– Рәхмәт, мин басып та сөйләшә алам.

Кәшифә ханым, ялт итеп, кабат минем якка карап алды. Мин үзем дә сизмәстән, гөрселдәп, ишек янында торган урындыкка барып утырдым. Җитәкче ханым исә, кул бармакларын чалыштырып, вәкарь генә каршыма утырды. Ике арада киеренке тынлык урнашты.

– Беркөнне...

– Әйе. – ...концертыгызны карадым, бик тә ошады, шул сәбәпле сезнең турыда язу теләге туды... әйе... –

Рәхмәт, – дип кырт кисте ул.

– Гафу итегез, исемегезне белмим?!

– Хәлил... Хәлил Сәрвәров...

– Кайсы газетадан?

– «Ил»дән...

– Нинди илдән?

– «Совет иле»ннән.

– «Совет иле»? Гафу итегез, андый басманы ишеткәнем юк.

– Завод гәҗите ул... күп тиражлы.

Завод гәҗитеннән килгәнемне ишеткәч, ханымның әзрәк кенә кәефе кырылды булса кирәк, ул, канәгатьсезлек белдереп, болай да җыерчыкка баткан чыраен сытты, гомергә эскәк күрмәгән калын кашларын җыерды...

– Мин анда эшлим, ә менә мәкаләмне язгач, «Татарстан» гәҗитенә бирергә уйлыйм...

– Яхшы... – Шулай итеп, кырыс ханымның да, ниһаять, йөзе балкыды.

– Кызлар кая соң әле?

– Кызлар иртәгә киләләр...

– Репетициягә?!

– Әйе, репетициягә.

– Ничәдә?

– Өчтә.

– Ә Камилә киләме?

Шул сүзне, шул исемне ашыгып әйткәннән соң, чак кына үз-үземне сатмыйча калдым. Хәер, минем алда бар нәрсәгә дә ышанган аңгыра, җүләр хатын утырмый иде, билгеле. Ни өчен килгәнемне ул да аңлады кебек, ләкин минем алда әдәпле, нәзакәтле булып калыр өчен артык бәрелмәде, мөмкин хәтле тынычлык саклады...

– Камилә?! – дип кайтарып сорады ул.

– Әйе, ул сездә җырлыйдыр бит?

– Солисткам. Җырлый да, бии дә. Ә нигә ул?

– Әңгәмәнең зуррак өлешен мин сезгә һәм аңа багышларга уйлыйм, – дидем мин, җитди вә эшлекле кыяфәткә күчеп. – Ни дисәк тә, ул ансамбльнең солисткасы, җырлавы да үзенчәлекле, башкалардан аерылып тора...

– Беләсезме, аның кебек солисткалар миндә берничә, – диде ханым. Сизәм, ул инде әкренләп түземлеген җуя башлады. – Аңардан көчлерәкләр дә бар.

– Яхшы, алар белән дә сөйләшербез, – дип килештем мин. – Камилә иртәгә булмый.

– Нигә?

– Ул җәй көне балалар лагеренда тәрбияче булып эшли, практика үтә...

– Укыймыни?

– Әйе, педта, училищеда.

– Лагере нинди?

– «Зәңгәр күл» бугай. Санаторийдан ерак түгел.

– Аңладым.

– Аңласагыз, сау булыгыз, миңа вакыт.

– Әңгәмә.

– Әйдәгез, анысын икенче вакытка калдырыйк.

– Яхшы.

Кәшифә ханым кабат нидер әйтергә өлгергәнче, мин тиз генә бүлмәдән чыгып киттем. Ничектер качкан кебегрәк килеп чыкты. Ләкин хәзер миңа барыбер, чөнки минем өчен мөһим хәбәр кулга төште. Камиләне бүген үк эзләп табу теләге туса да, вакыт инде соң, көн кичкә авышканлыктан, әлеге уемнан кире кайтырга мәҗбүр булдым. Өйгә кайткач, озак кына үземне кая куярга белмичә йөрдем. Апам каядыр чыгып киткән, ике улы да юк. Эч пошуын басар өчен үз гомеремдә беренче тапкыр фатир идәнен юып чыктым. Хәер, идән юуым аны пычратып чыгу гына булды. Юуын юам, ләкин соңыннан корыта белмим. Юылган идән юеш булып кала. Эшләп арыганнан соң, билне язарга теләп, кәнәфигә чумдым. Кулыма китап алып, аны укырга тырышып карасам да, укый алмадым, чөнки башыма берни дә кермәде. Үч иткәндәй, күз алдыма һаман да Камилә килеп баса. Мин аны гел сәхнәдә күрәм. Әнә ул: «Казлар оча еракларга, сызылып кала зәңгәр юллары», – дип, шулай өздереп җырлый һәм нәкъ шуннан, сәхнә түреннән туп-туры минем буйдак тормышыма инде атлап кына түгел, ә очып керә сыман тоела иде...

Иртән троллейбус белән автовокзалга төштем. Вокзал, үзегез беләсез, һәрчак халык белән шыгрым тулы була. Барысы да каядыр ашыга, каядыр китә: һәркемнең үз тормышы, үз мәшәкате. Кәшифә ханымның әйтүе буенча, «Зәңгәр күл» лагере каядыр урман эчендә урнашкан. Белештем: шул якка сәгать саен автобус йөреп тора икән. Әрсез вә тәрбиясез пассажирлар арасыннан этешә-төртешә, әлеге маршрут буенча баручы эче таушалган, урындыклары ашалган автобуска кереп утыргач, мине тагын бер кат юл борчуы басып алды. Ни әйтсәң дә, лагерьга беренче генә баруым, ул якларны әлегә белеп тә бетермим.

Автобус, шәһәрне узып, пионерлагерь урнашкан урманга якынлашкач, мин яңа гына төзелә башлаган трасса күпере янындагы тукталышта төшеп калдым. Тынчу, кысан автобустан котылып, саф һавалы яшел үзәннәрнең, урманнарның иркен кочагына чумуга, җаным тормыш кереннән чистарынып, пакьләнеп калгандай булды. Һәм мин, ирексездән: «Эх, менә шушы урман юлларыннан Камилә белән кулга-кул тотынышып, бергә барасы, аны җырлатасы һәм үзем дә аңар кушылып җырлыйсы иде!» – дип хыялландым. Ләкин хыял бер нәрсә, ә чынбарлык – икенче. Миңа иң элек сөеклемнең эзенә төшәргә кирәк иде. Урман кырында гына агач һәм калай коймалар белән уратып алынган матур дача йортлары тора, ләкин алар тирәсендә кешеләр күренми, белешеп-сорашырга да мөмкин түгел. Бәхеткә, шулчак дача юлыннан велосипедка атланган бер яшь кыз килеп чыкты. Мин аны кул изәп туктаттым да каршысына йөгердем. Кыз бөтенләй башка нәрсә уйлады, ахрысы, куркып ук калды...

– Матурым?

– Да...

– «Зәңгәр күл» лагере кайсы якта, әйтмәссең микән?

Кыз сорауны ишеткәч, җиңел сулап куйды, җәелеп елмайды...

– Тегендә! – дип кычкырды ул һәм, кулын сузып, урман ягына күрсәтте.

Мин рәхмәт әйтеп, ул әйткән якка атладым. Дача йортлары исә берсеннән-берсе нык, берсеннән-берсе зәвыклы итеп салынган. «Менә кешеләр ничек яши?! Совет җитәкчеләре, йә кибет күселәре салдыргандыр бу йортларны. Кайчан без дә шулай яшәрбез инде?» – дип уйлый-уйлый, озак кына ике-өч катлы, балконлы дача йортларыннан күземне ала алмыйча бардым. Шактый озак барылды. Бара-бара, башымда хәтта шигъри юллар да туды.

Шул тирәдә бер урман бар,

Без белгән урман.

Ул урманның сукмагы тар,

Үләне – юрган.

Биек сукмак алып менә

Безне аланга.

Ә ул алан тулган эре

Миләш, баланга...

Урманга керер алдыннан зур калкулыкны, кечкенә тау итәген үтәргә кирәк булды. Урман эченә кереп, тар гына сукмак буйлап, чокырны әйләнеп узгач, мин, ниһаять, зур аланлыкка, сары төстәге тәбәнәк агач рәшәткәләр белән уратып алынган лагерь каршысына килеп чыктым. Капка башына эленгән саргылт баннерга эре хәрефләр белән «Зәңгәр күл» пионер лагере»  дип язылган. Барасы җиремне шулай тиз таба алуыма үзем дә бик нык гаҗәпләндем. Капканың олысы ябык, калын йозакка бикләнгән, шуңа күрә кысылып кына, кечесеннән кердем. Мондагылар өчен чит кеше булсам да, нигәдер туктатучы күренмәде. Пионер лагере дигәннәре кыек бурадан һәм очсыз тактадан укмаштырылган берәр катлы һәм бишәр тәрәзәле агач йортлардан хасил икән. Урта бер җирдә балалар мәйданчыгы һәм бетон белән катырылган тәбәнәк бию мәйданчыгы ясалган. Шуннан ерак түгел агач клуб, начальник ызбасы, астарак кирпечтән салынган ашханә бинасы тора. Аннан борын эчләрен кытыклап, тәмле аш һәм әче төтен исе бөркелә...

Минем монда килүем өйлә вакытына туры килгәнгә, лагерь эче буш иде – балаларның күбесе ашханәгә кереп тулган. Камиләне кемнән белешергә дип аптырап басып торганда, каршымда бер торна кыяфәтле, чандыр йөзле хатын-кыз пәйда булды. Ул шушында эшләүче тәрбияче булып чыкты. Карап торышка әллә ни искитәрлек түгел, ничектер үзенә тартып, җәлеп итеп тормый. Кешегә әзрәк кенә матурлык дигән нәрсә дә кирәк икән шул. Иң кызыгы – мин ул кызга берничек тә гашыйк була алмас идем кебек, башкалардан әгәр дә мең-мең тапкырга акыллы вә инсафлы булса да...
«Камиләне кайдан табарга була?» – дип сорагач, ул бер катлы агач бина ягына күрсәтте. Ул өченче корпус булып чыкты. Тиз генә барып керергә оялдым (оялчанлык җитәрлек иде үземдә), озак кына шуның тирәсендә чуалдым. Аннан тәвәккәлләп, ишекне ачып, тәрбияче бүлмәсен эзләп киттем. Ләкин бүлмә бикле иде: саргылт төскә буялган фанер ишекне шакып карасам да, ачучы кеше булмады. Кая барып бәрелергә дә белми торгач, мин бина эчен әйләнеп чыктым. Тимер башлы караватлар белән тутырылган йокы бүлмәләрен һәм фәкыйрь генә китапханәсен күрдем. Корпусның бирге башында агачтан корылган бер янкорма бар, анда самавыр борынлы су баклары тора. Шуларның берсенә, акбур белән «Фәрит+Лена» дип язып куйганнар. «Яшүсмерләргә тиклем саташа икән бу мәхәббәт дигән нәрсә белән!» дип уйлап куйдым.

Бераздан урам ягында әле бая гына очраткан озын буйлы тәрбияче кызның: «Камилә, синең янга килделәр!» – дигән әче тавышы яңгырады. Мин шул кискен тавыштан куркып, куырылып киттем һәм веранда тәрәзәсеннән яшеренеп кенә, тышкы якка күз салдым. Клуб ягыннан озын ал батист күлмәген җилфердәтеп, Камилә кайтып килә иде. Шул вакыт ул миңа канатларын җилпеп килгән, күктән иңгән бер гүзәл фәрештә булып күренде.

– Нәрсә? Кем килде? – дип сорады ул иптәш кызыннан.

Аныңча, ул бүген беркемне дә көтми иде. Чынлап та, кем килсен дә кем эзләп йөрсен, ди, аны бу карурман эчендә?!

– Сиңа килделәр!

– Кем?

– Кем икәнен кем белгән, бер егет...

– Егет?! – дип шаккатты тегесе.

– Әйе, болай ничава гына үзе, во! – дип кеткелдәде тәрбияче туташ.

– Таптың сүз! – диде гыйшкым. – Кая ул?

– Сиңа кереп китте.

Шуны ишетүгә Камилә ялт кына минем якка карап алды. Мин исә, ут капкандай, тиз генә тәрәзә кырыннан тайпылдым, дулкынланудан йөрәгем ычкынырдай булып каты итеп типте, уч төпләрем дымланып, муен астыма салкын тир бәреп чыкты. «Камилә мине ничек каршылар? Сөенерме мине күргәч? Әгәр дә куып чыгарса? Аңлата алырмынмы сөюемне аңарга?» – Минем исәр башымда бертуктаусыз әнә шундый катлы-катлы, каршылыклы уйлар бөтерелде.

Гыйшкым белән күрешер алдыннан мин үземне әзрәк рәткә китерергә теләп, маңгайга төшеп торган көдрә чәчләремне бармак очлары белән тигезләп, таслап, якалары бөрешкән җәйге күлмәгемне тарткалап, күпергән чабуларын чалбар каешы астына яшердем.

Камилә килеп керүгә үк мин каушап киттем, бөтен игътибарым аңа күчте. Ул мине күргәч тә, нигәдер исәнләшмичә, төксе елмаеп, өскә күтәрелгән башын аска иеп, читкә текәлде. Аңладым, ул килүемә сөенмәде. Ә мин исә аның җылы, назлы күз карашында, төс-бит һәм килеш-килбәтендә ниндидер сабыйлык, балалык төсмерләре сизеп, чак кына: «Исәнме, сеңлем!» – дип эндәшми калдым. «Сабый бит әле бу, гыйффәтле кыз, кочагыңа алып, битеннән үпсәң, сөт исе киләдер!» – дип уйладым мин һәм абыйсы сеңлесенә ничегрәк эндәшсә, мин дә аңа фәкать шул кимәлдә эндәшә һәм сүз ката алдым...
 – Сезме?! – диде ул. Инде хәзер миңа үрә катып, авыз йомып торырга түгел, нәрсә булса да әйтергә кирәк иде. Беренче булып ул эндәште һәм миңа, кыюсыз бәндәгә шул эндәшү күктән төшкән бәхет булып тоелды.

– Мин... Хәлил. Таныдыңмы?

– Әйе, мин сезне таныдым, – диде ул, сүрән генә елмаеп.

– Ни йомыш?

– Табармын дигән идем. Инде менә... ниһаять... мин сине эзләп таптым.

– Юкка! Мине эзләргә кирәк түгел иде! – диде ул кырыс кына. Телем эчемә катты! Хәер, мондый хәерсез вә кискен борылышның минем өчен көтелгән хәл булса да, хәзергә бер генә дә кирәге юк иде.

– Нишләп?

– Кирәк түгел иде!

Бу сүздән соң, мин бөтенләй беттем. Юкка! Әйе, юкка килдем мин монда! Барыбер бернәрсә дә килеп чыкмаячак! Юкка! Ни кызганыч, әлеге икеләнүләр, шикләнүләр, шуннан соң, мине һәрвакыт эзәрлекләп килде. Аралар суынып, безнең арадагы мөнәсәбәтләр әзрәк аксый башлау белән үк мин: «Юкка! Юкка башладым!» – дип тәкрарларга ярата идем. Әйе, ул миңа ошый, бик тә ошый, мин аны хәтта яратам да кебек. Тик менә мин аңа ошыйм микән соң? Нишләп соң мин шуны уйламадым? Мин аңардан бу турыда сорадыммы? Юк, сорамадым, минем өчен фәкать үземнең яратуым гына мөһим иде, күрәсең. Мин аның каршында бик нык каушап, әлеге читен һәм уңайсыз хәлдән ничек итеп котылырга белмичә торганда, корпуска шау-гөр килеп, балалар кереп тулды. Балалар арасында камалышта калып, инде тагын бер кат читенсенү, уңайсызлану сизгән Камилә түзмәде, кулы белән ишарә ясап, мине китапханә ягына чакырды. Китапханә дигәннәре шыксыз, тар бүлмәдә урнашкан бер гади генә «кызыл почмак» иде. Кулдан ясалган агач киштәләрдә төрле эчтәлектәге, тышлары тузган, эчләре актарылып чыккан китаплар тузгып ята. Шунда бер генә яңа китап та күзгә чалынмады, әйтерсең лә аны бөтен ил буенча җыйнап, макулатурдан гына аралап куйганнар. Киштәләргә сыймаганнарын күчкә өеп калдырганнар, ә бер зур форматтагы китапның ап-ак тышына шакшы ботинка белән басып киткәннәр һәм ул кап-кара мөһер сыман күзгә ташланып тора иде. Түшәмдә чебен таплаган электр лампасы эленеп тора, бүлмә чатында торган хәшәрәт киң өстәл өстендә, авыл клубларындагы сыман яшел төстәге калын постау җәелгән. Бүлмәне бизәп торган бердәнбер нәрсә, ул да булса, өстәл өстендәге сулы графинга куелган хуш исле кыр чәчәкләре иде...

– Тәртипсезлеккә игътибар итмәгез, – диде ул миңа, гафу үтенгәндәй, – Бездә әле һаман да ремонт бара.

– Күрәм, күрәм, – дидем мин. Ишек артында, чынлап та, кат-кат өелгән цемент капчыклары, ачылмаган буяу савытлары тора иде...

Ул өстәлнең бер, ә мин икенче башына утырыштык һәм нигәдер күптән күрешеп, барысын да сөйләшеп, аңлашып өлгергән күптәнге дуслар кебек бер-беребезгә карашып, тын калдык...

– Тыңлыйм сезне?! – дип, тынлыкны бүлде ул. Күз карашы кырыс кыз баланың, тик шул ук вакытта күңел түреннән сагыш һәм җылылык чишмәсе ургып торгандай тоелды.

– Камилә...

– Әйе.
– Мин синең вакытыңны алмыйммы?

– Юк, тик шулай да озак сөйләшеп утырырга вакытым юк, йокы сәгате вакытында журнал тутырасым бар, кичен әле кичә.

– Мин сине аңлыйм, син эш кешесе, вакытыңны алырга тырышмам, – дип акландым мин.

– Эш, беләсеңме, нәрсәдә?..

– Гафу итегез, – дип бүлде ул мине кинәт кенә, – исемегезне оныттым, хәтердә калдыра алмадым.

– Хәлил.

– Хәлил, ә сезгә ничә яшь?

– Егерме алты, егерме җидегә чыктым.

– Ә миңа егерме.

– Әйе, мин шулайдыр дип уйлаган идем.

– Сез миңа абыем кебек икән, абыема егерме сигез.

– Абыең да бармыни?

– Бар, авылда яши. Ә сезгә Хәлил абый дип эндәшсәм ярыймы? «Менә сиңа мә! – дип уйлап куйдым мин. – Бу юаш, тыйнак кыз үзенчә шаярта да белә икән бит! Ләкин аның бу шаяртуында миннән баш тарту теләге ятмый микән соң!» – Хәер, сез яшегезгә караганда, күпкә яшьрәк күренәсез, – дип әйтеп куйды ул, күрәсең, алда әйтелгән сүзләренә әзрәк төзәтмә кертергә теләп. Яшемә бәйләнүен мин инде нигезсез дип таптым. Яшь ягыннан безнең арада артык зур каршылык булырга тиеш түгел иде...

– Зарар юк, борчылма! – дип сөйләндем мин. Хәер, алай сөйләшү бер дә кирәк түгел иде, билгеле. Ләкин холкым буенча мин һәрнәрсәнең төбенә төшәргә, хакыйкатьне тирәннән ачыкларга өйрәнгән идем.

– Яшь аермасы безгә комачауламас, беләсең килсә, минем әни, әйтик, әтидән ундүрт яшькә яшьрәк...

– Нишләп сез миңа бу турыда сөйлисез, миңа өйләнергә җыенмыйсыздыр бит? – дип төрттерде ул шулчак.

– Юк.

– Юк?!

– Кем белә бит? Ничек килеп чыгар безнең бу...

– Ничек килеп чыкса, шулай эшләргә дә җыенасыз инде, алайса?! – дип бутады ул мине.

– Юк, беләсеңме, – дидем мин буталчык хәлдән чыгарга теләп. – Син мине бигүк аңлап бетермәдең, сүз бөтенләй башка нәрсә турында бара. Минем әтигә илле алты...

– Минем әти дә яшь түгел иде.

– Беләсеңме, мин нәрсә дияргә телим: минем әти әнидән олы булса да, әнигә караганда шактый яшь күренә...

– Кара ничек икән! – Хатын-кызлар ирләргә караганда тизрәк картая, диләр бит, шуңа күрә...

– Аңладым, дәвам итмәсәгез дә була. Кызлар алдында әлегә тиклем бу кадәр ахмак булып күренгәнем юк иде кебек. Камиләнең бер сәбәпсезгә киреләнүеннән, миннән астыртын гына көлүеннән, ниндидер ясалма җитди кыяфәтеннән җен ачуларым чыгып: «Җитәр инде сиңа, кызыкай!» – дип, кинәт кенә йөзенә бәреп әйтәсем килде. Төшеп калганнардан түгел, «карахтер» җитәрлек үземдә дә. Бәхеткә, яшьтән кергән тәрбия һәм иҗат кешесенә генә хас эчке бер инсафлылык мине шундый кискен талпыныш ясаудан тыеп тора иде...

– Камилә, уйнамыйча гына, чын-чынлап кына сөйләшик әле, – дидем мин, эчтән генә әлеге очрашуның, күрешеп сөйләшүнең гамәленә һәм асылына ниндидер тирәнтен мәгънә кертү уе белән. Янәсе, мин үзгә кеше, юкка йөрмим һәм минем әлеге килүем дә пәйгамбәрнең гади халык алдында кинәттән генә пәйда булуын хәтерләтергә тиеш иде кебек. Ах, бу әрсез яшьлек, ах, бу якты самимилек!

– Әйдәгез, сөйләшик, – диде ул һәм, ияген уч төбенә батырып, миңа текәлеп катты. – Сез минем яныма нәрсәгә дип килдегез?

– Сине сагынып килдем, – дидем мин, ярым шаяру һәм ярым җитди кыяфәт белән. – Дөресен әйткәндә, синең белән дуслашырга, аралашырга телим...

– Кыз белән егет арасында дуслык була алмый, сез моны яхшы беләсез...

– Дуслык дип...Эш, беләсеңме, нәрсәдә? Син әле яшь, сиңа үсәргә кирәк. Ә аның өчен сиңа үзеңнән олырак кешенең ярдәме кирәктер дип уйлыйм...

– Ярдәмчем – сез буласызмы?

– Әйе, була алам... Ник дисәң, мин үзем дә сәнгатьне яратам, драма әсәрләре язам, киләчәктә драматург булырга уйлыйм. Аннан соң хәзерге хезмәт урыным да кирәкле һәм сүзе үтүчән абруйлы кешеләр белән танышу мөмкинлеге бирә. Кыскасы, миннән сиңа бернинди дә зыян булмас, файдадан башка...

– Шулаймы? – Камилә кинәт кенә яктырып китте. Әйе, хатын-кызны кызыксындыра белү – ул үзе бер талант. Мин бу әйберне әлегә аңлап бетермәсәм дә, сүрән генә тоемласам да, аның кирәклеген аңлый башладым. Табигате белән хатын-кыз шулай көйләнгән ки, ул һәрвакыт читтән ярдәм көтә, заманча әйтсәк, иганәче кирәк аңа. Андый бөек затлар исә күп очракта ир-ат җенесе арасыннан табыла.

– Габдуллаҗановны беләсеңме?

– Габдуллаҗанов?!

– Әйе, консерватория укытучысы, вокал буенча укыта.

– Андый зур кеше белән мин таныш түгел, шулай да аның турында ишеткәнем бар.

– Минем танышларым ул кешене белергә тиешләр, – дидем мин, эшлекле кыяфәт чыгарып. – Алар аркылы чыгарга булыр Габдуллаҗановка.

Мин ялганладым, билгеле, Камиләне ничек тә булса үземә каратыр өчен, үземне дөнья тоткасы итеп күрсәтер өчен, мин әнә шундый әкият уйлап таптым. Чынында исә минем Казан каласында бары тик бер таныш язучы абыем һәм бер дус җырчым бар иде. Мин алар белән институтта укыган чакта ук танышып калдым. Тик институттан соң район үзәгенә, аннан инде авылга кайткач, алар белән юллар аерылышты. Ләкин алар мине онытырга тиеш түгелләр, әгәр кирәк булса, безгә ярдәм итәрләр дип уйладым...

– Ә син консерваториягә укырга керергә телисеңме? – дип сорадым мин.

– Теләгең булса, булышам.

– Юк, юк, югары уку йортына таныш-белешләр аркылы керәсем килми, бигрәк тә консерваториягә, минем үз көчемне сынап карыйсым килә.

– Соң?

– Габдуллаҗановны вокал буенча бик зур белгеч дип әйтәләр, тавышымны аңар тыңлатып карыйсым килә килүен.

– Ә нәрсә! Оештырырбыз.

– Сез бит миңа ярдәм итәр өчен генә килмәдегез, шулай бит? – Әйе, анысын да инкарь итеп булмый, – дидем мин, әзрәк кыюлана төшеп.

– Мин сине яратып килдем, инде син дә мине ярата алырсың дигән өметтә калам.

– Ә менә анысын мин сезгә вәгъдә итә алмыйм! – диде кыз һәм капылт кына урыныннан торып, киштә эченнән ишелеп чыккан берничә китапны урынына тыгып куйды.

– Синең кешең бармы?

– Нинди кеше?

– Яраткан, йөргән кешең.

– Юк, минем беркемем дә юк һәм тиз генә булмас та.

– Нишләп?

– Сез егетләр мәхәббәткә җиңел карарга өйрәнгәнсез, яратасыз, сөясез, кызны ышандырасыз, ә соңыннан нәрсә?

– Нәрсә?

– Ташлыйсыз.

– Син шуңардан куркасыңмы, әгәр дә аңардан курыксаң, мин...

– Юк, кирәкми, зинһар, вәгъдәләр бирмәгез.

– Нигә?

– Яратышып, соңыннан ташлашудан куркам.

– Камилә!

– Ни өчен дисезме?

– Әйе?

– Соңыннан авыр була.

– Камилә! Мин сине бервакытта да ташлый алмам!

– Сез шулай дисез, тик...

– Әллә яндыңмы берәр?

– Сорамагыз! Андый янулар һәркемдә дә булырга мөмкин, – диде ул, ялт кына кулындагы сәгатенә карап. – Сезгә китәргә вакыт җиткән.

– Ә нишләп шулай тиз? – дип гаҗәпләндем мин. – Без бит әле сөйләшеп тә бетермәдек.

– Хәзер йокы сәгате башлана, балаларны йоклатырга кирәк.

– Камилә! – дидем мин, аның артыннан күтәрелеп. – Әгәр син рөхсәт итмәсәң, мин синең яныңа килеп йөри алмам. Зинһар, рөхсәт ит синең яныңа килергә...

– Килегез! – дип килеште ул кинәт кенә.

– Әгәр дә...

– Әйе...

– Чын-чынлап йөрерлек булсагыз, килегез, тик уйнап, вакыт үткәрү өчен генә минем яныма килеп йөрмәгез. Камилә белән хушлашып, урман юлындагы тар сукмактан йөгерә-йөгерә аска төшкәндә, кызның һәрбер әйткән сүзен күңелем аша кабат кичереп, сөенеп вә көенеп кайттым. Шундый чибәр, сәләтле кызның каядыр егете булырга тиеш, дигән үкенечле уйлар да башымнан чыкмады, билгеле. Хәтта урмандагы яшь һәм төз наратлар да күземә ниндидер чит ярлар, ят егетләр булып күренделәр. Әмма Камиләнең сүзләре җанга җылы өмет өстәде. Әлеге сүзләр исә киләчәк мөнәсәбәтләребезнең кыйммәтле асыл ташы, тирәнтен мәгънәсе һәм, күрәсең, язмыш билгесе дә булып калды..


 (Дәвамы бар)

 

"КУ" 09, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: