Логотип Казан Утлары
Бәян

Алмагачлар чәчәк аткан иде (бәян)

Ишекне ачып, эчкә үттеләр. Өй эчендә бар да элеккечә. Өч ел элек җыйнаулашып кайткандагы кебек. Әйтерсең шул гомердән бирле бу өйдә беркем дә яшәмәгән! Инде җәй башы булуга карамастан, әллә нинди ят авазлар чыгарып, газ миче эшләп тора, урын-җир пөхтә итеп җыештырылган, аш өстәлендә – электр чәйнеге, шикәр савыты һәм җәйләвенә каплап куелган бер касәдән гайре берни юк.

1 бүлек
Мамадыш шәһәреннән төньякка таба тугыз-ун чакрым ераклыкта,
уң якта кул сузымында гына урман бар. Соңгы елларда хәйран
сирәгәеп калган, анда-монда гына агач үсеп утырган бу урынны урман
дисәң дә инде... Кайчандыр бүреләр, кабан дуңгызлары кешедән
курыкмыйча рәхәтләнеп көн күргән чын урман иде ул. Үз күзләре
белән күрмәгән кеше ышанырлык та түгел – элек район күләмендә
Сабан туе, Карга боткасы, мәктәп укучыларының хәрби җыеннары,
спорт бәйгеләре елның-елында шушы урманның «Фестиваль аланы»
дип йөртелгән искиткеч матур урынында үткәрелеп килде. Дөрес,
нәрсә яшереп торырга, ул чакларда да төзелеш өчен яраклы түгел
иде андагы агачлар. Кәкре-бөкре, әллә нинди әкияти җан ияләрен
хәтерләткән агач кәүсәләре утынга гына ярады. Әле якын-тирәдәге
авылларга газ кергәнче, башка эшкә яраксыз булган шул агачларны
егып, атлар, тракторлар белән өстерәп ташып бетерделәр. Хәзер инде
бу урыннарның төп байлыгы – җиләк, мәтрүшкә. Район халкы бирегә
шулар өчен генә килә...
Ары таба тагын бераз баргач, юл икегә аерыла: турыга – Кукмарага,
уңга таба – Нократ Аланына. Яңа яуган кар кебек ап-ак затлы машина
уңга борылды.
Асфальт җәелгән шактый текә юлдан зур тизлек белән төшә
башлагач, моңарчы үзалдына нидер сөйләнә-сөйләнә, арткы
утыргычта барган кечкенә Илһам тынып калды да әнисенә елышты.

– Әкрен, кая ашыгасың, баланы куркытасың бит, – диде хатын,
руль артындагы иренең җилкәсенә төртеп.
– Ә-һә-һәй, улым, курыкма! Син зур егет бит инде. – Мирзахан
Илһамның арткы якны күрсәтә торган көзгедәге шәүләсенә күз
кысты. – Карале син бу матурлыкны, улым. Бүтән бер генә җирдә дә
юк мондый матурлык!
Малайның карашы тәрәзәгә күчте.
Сул якта – яшь нарат агачлары белән капланган биек тау. Уңда –
иксез-чиксез болынлык. Кечкенә генә күл буенда – сыер утарлары.
Малларны көндезге савымга алып кайтканнар иде, күрәсең, – алар
арасында, берән-сәрән генә ак халат кигән сыер савучылар да күренеп
китә. Еракта-еракта – Нократ елгасы.
– Әнә, таныйсыңмы, улым, тегесе – безнең авыл.
Илһам, әтисенең җилкәсе аша үрелеп карап, каршыдагы тау
итәгендә, биек-биек агачлар арасында күзгә чалынып киткән
йортларны күреп алды.
– Ура, безнең авыл! Бабай авылы!
Бер карашка, әллә ни үзенчәлеге дә юк кебек. Татарстандагы
йөзләгән сала кебек, уналтынчы гасырда, Явыз Иван вәхшилегеннән
качып китәргә мәҗбүр булган Казан арты кешеләре нигезләгән гап-
гади татар авылы. Тарихи язмалар шулай сөйли.
…Гаҗәеп матур урында тора авыл. Бер чите яшь наратлар каплап
алган биек тауга терәлгән. Авыл халкы аны «Маһуб тавы» дип йөртә.
Маһуб атлы кешенең кем икәнлеген дә, авылга катнашы ни рәвешле
булганлыгын да белүче юк инде. Каршы якта, киң басу артында янә
куе яшеллек күзгә чалына. Анысы – чикләвекләре, гөмбәләре белән
данлы катнаш урман. Авылдан бераз читтәрәк, ике-өч йөз адым
чамасы ераклыкта – читләре куе камышлыкка, елак талларга төренгән
түгәрәк Кәрәкә күле. Аның артына иге-чиге булмаган болын җәелгән.
Анда – төрле зурлыктагы, төрле тирәнлектәге күлләр, бөрлегән
үсә торган әрәмәлекләр, дөньяның иң гүзәл, күз явын алырдай
матур чәчәкләрен, татлы, файдалы үләннәрен бер урынга туплаган
аланнар… Авылны аркылы үтеп чыгып Нократ Аланы тарафына
сузылган юл буенча, кая гына карама, кайчандыр мәктәп балалары,
авыл халкы утырткан каен, нарат, усак полосалары тезелеп киткән.
Алар да хәйран үскән инде, урманны хәтерләтә.
«Тау астына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул…»
Юк, һич юк, Тукай шигырендәге кебек бер чишмә генә түгел бу
авылда. Биек тау астыннан саркып чыккан саф сулы чишмәләрне
саный китсәң, дистәдән арта. Һәркайсының үз атамасы бар, кайсы бер улаклы, кайсы ике, өч… Ә авылның нәкъ уртасыннан, аны ике
өлешкә аерып, инеш ага.
Рәсми документлар буенча, бу урында хәзер ике авыл исәпләнә.
Аксакаллар әйтүенчә, элек заманнарда кешеләр инешнең бер ягында
гына яшәгән булган. Кайчандыр киң, мул сулы елга булып, тора-бара
аркылы сикереп кенә чыгышлы инешкә әверелгән булса да, аръякка
килеп урнашучыларны башка исемдәге авыл буларак теркәгәннәр.
Анда яшәүчеләр исә моның белән беркайчан да килешмәде. Алар
гомер-гомергә бер тормыш белән яшәүче бер авыл кешеләре булды.
...Мирзахан, гадәттәгечә, юл читендәге «Изге чишмә» янына
туктарга булды. Өчесе дә, машинадан чыгып, салкын чишмә улагында
бит-кулларын чылатып алдылар, тау астыннан саркып чыккан саф
суны авыз иттеләр.
– Беләсеңме, улым, синең кебек бәләкәй чакларда җәй көннәрендә
без, тәпи-тәпи атлап кына, менә шушы тауга килә идек.
Илһам әтисе күрсәткән тарафка, «Изге чишмә» өстендәге шактый
биек тау башына, андагы наратлыкка, аннары дүрт-биш чакрым
ераклыктагы авыл ягына карап куйды.
– Оһо, хәтәр ерак бит ул, – диде малай, әтисенең сүзләренә
ышанырга да, ышанмаска да белмичә.
– Аның каравы, монда, улым, иң тәмле җиләк, мәтрүшкә үсә. Әйдә,
менеп карыйбызмы әллә, инде каен җиләге пешкән дигән иде бабаң…
Фәридә ир-егетләр әңгәмәсен туктатырга мәҗбүр булды.
– Мирзахан дим, баланы котыртма әле, әйдә, кайтыйк тизрәк.
Җиләккә башка вакытта барырсыз, Илһамны бабасы көтә торгандыр.
«Бабай» сүзен ишеткәч, малай да киреләнеп маташмады, җитез
генә машинага кереп утырды…
– Әти, ә без тагын бабай белән балыкка барабызмы?
Узган кайтуларында, кечкенә Илһам, әтисе белән Нурәхмәт
бабасына ияреп, балыкка барган иде. Зурлар дүрт-биш адым гына
киңлектәге елганы челтәр-җәтмә белән сөзгәндә, җиде яше дә тулып
җитмәгән Илһам да эшсез утырмады. Әтисе яки бабасы челтәргә
эләккән эре-эре балыкларны яр буена, чирәмгә ыргытып бардылар,
ә Илһам аларны чиләккә тутырып торды. Бик тиз тулды чиләк. Әле
дә хәтерендә, алар бу көнне авылга кайтып китәргә ашыкмадылар.
Әрәмәлектән коры-сары җыеп килделәр дә яр буенда учак тергезеп
җибәрделәр. Шул көнне авыз иткән балык шулпасының тәме әле
бүген дә Илһамның тел очында торган кебек...
– Барырбыз, улым, боерган булса, барырбыз...
...Авыл. Туган авыл урамына килеп керделәр. Күр инде син аны, бу
көннәрдә бер тамчы яңгыр төшмәгән кебек иде югыйсә. Телефоннан
сөйләшкәндә дә, аны-моны әйтүче булмады. Алай гынамы соң, хәтта
узган елдагы кебек корылык булмагае дип борчуга калганнар иде. Күр инде, авыл тирәсендә атналар буе койган кебек – юл читендәге
чокыр-чакырларда күлдәвекләргә хәтле җыелган.
Мирзахан, барлы-юклы өч ел эчендә дә авыл урамнарының
танымаслык булып үзгәргәнлеген шәйләде. Олы юл буенча тезелеп
киткән йортлар арасында кирпечтән салынган ике катлы «хан
сарайлары» да, сап-сары нарат бүрәнәсеннән өеп куелган, әллә
кайлардан игътибарны үзенә җәлеп итеп торучы матур өйләр дә
бар. Урамның буеннан-буена газ торбасы сузылып киткән. Ул,
тармакланып, һәр йортка керә. Заманча йортлар рәтендә бер ятим
булып, түбәсе хәтта шифер белән дә капланмаган ярымҗимерек
өй дә калган әле. Хуҗасы, дөресрәге, хуҗабикәсе исән булырга
охшаган – өй морҗасыннан төтен чыга.
Бу өйдә яшәүче Бәдәр әбинең яшен Мирзахан чама белән дә
белми. Әле башлангыч сыйныфларда укыган елларда ук үз куллары
белән шушы әбинең капкасына кызыл йолдыз кадаклаганын,
сыйныфташлары белән бергәләшеп аңа йорт эшләрендә булышып
йөргәнен яхшы хәтерли. Бөек Ватан сугышында катнашкан Бәдәр
әби ул чагында ук бик карт тоела иде инде аңа. «Тимурчы» малайлар
еш кына Бәдәр әбинең утынын турадылар, саф чишмә суы алып
кайттылар, ишегалларын, капка төпләрен тәртипкә китерделәр. Бәдәр
әби алар сыйныфы шефлыгында иде. Бүтән малайлар-кызлар исә
башка ялгызакларга ярдәм күрсәтте...
Әтисе сөйләгән иде күптән түгел генә: соңгы елларда, шәһәрдәге
фатирларын балаларына калдырып, ике дистәгә якын кеше авылга
кайтып урнашкан. Шунысы кызык: аларның күбесе – «килмешәкләр»,
бу авыл өчен бөтенләй чит-ят кешеләр икән. Әле алай гынамы соң,
араларында руслар, чувашлар, үзбәкләр дә бар, ди...
– Ә бит авылда, чынлап та, рәхәт! – дип куйды Мирзахан, иркен
сулыш алып.
– Белмим, белмим, – диде аңа каршы хатыны. – Аның «рәхәтлеген»
авыл кешеләре үзләре генә беләдер.
– Аның каравы, бер каләм иясе әйтмешли, көне буе тир түккәннән
соң, төнлә башың мендәргә тияр-тимәстән үк изрәп йокыга китәсең.
Төшләр күрергә дә хәлең калмый. Иртән кояш күтәрелүгә, баскыч
төбенә чыгып, саф һаваны күкрәк тутырып сулавы, аннары чыклы
үләндә яланаяк басып йөрүе ни тора! Рәхәтлек шул була инде ул, –
дип елмайды Мирзахан...
Фәридә ирен «җиргә тартып төшерү»не кирәк тапты:
– Әйтәм, авылда яшисең!..
Авылны буйдан-буйга кисеп чыгучы олы юл тоташ асфальт
булса да, башка урамнардагы «кәҗә сукмаклары»н заманга ярашлы
итәргә, ай-һай, ерак шул әле. Көчле яңгырдан соң Мирзаханның да
туган йортына кадәр машина белән кереп җитеп булмаячагы көн кебек ачык. Дөрес, бу авылдагы кайбер урамнарны адәм рәтле итү
мөмкин дә түгелдер. Әйтик, Мирзаханнар урамын. Ни өчен дигәндә,
борынгы риваятьләргә ышансаң, бу авыл урынында элек иксез-чиксез
дәрья, соңрак үтеп чыккысыз төпсез сазлык булган. Ышанырга да
туры килә шул, Мирзахан да ничәмә-ничә мәртәбә үзләре яшәгән
урамны рәткә китерергә тырышуларының шаһиты булды. Күпме
генә маташмасыннар, күпме генә ком-таш җәймәсеннәр – атна-ун
көн дигәндәй үтүгә, аның эзе дә калмый. Җәя баралар – бата бара,
җәяләр – бата...
...Машинаны юл читендә, әтисенең кендек каны тамган туган
нигезе, бүген инде авылдагы күп кенә йортлар кебек бушап калган
ихата янында калдырып, урам буйлап җәяү генә кайтырга булдылар.
Чалбар балакларын сызгана төшеп, су җыелып торган чокырлар
аркылы сикерә-сикерә, аннары юл читендәге чирәмнән атлый торгач,
ниһаять, Мирзаханның әтисе яшәгән нигезгә дә якынлаштылар.
– Әссәламегаләйкүм, апалар!
Ир үз өйләреннән ике хуҗалык аркылы гына яшәүче Мәйсәрә
апаның капка төбендәге эскәмиягә кунаклаган авыл карчыкларын
сәламләде.
Моңарчы карчыкларның гәпләшүен тавыш-тынсыз гына тамаша
кылып, чирәмдә яткан зур гәүдәле ак эт кунаклар тарафына ашыкты.
Нурәхмәт картның кунакларын шундук танып алды Акбай. Шулай
булмыйча соң, әле ул бик кечкенә чагында да кайтканнар иде
бит. Йөгереп килде дә, йөнтәс койрыгын болгый-болгый, Илһам
тирәсендә сикергәләргә тотынды. Малай этнең колак артын
кытыклап алды да, бабасы янына кунакка кайтыр алдыннан гына
әнисе бүләк иткән өр-яңа чалбарны пычрата күрмәсен дигәндәй,
аны читкәрәк этеп, юлын дәвам итте. Акбай да үпкәләп, аптырап
калмады – кунакларны артта калдырып, Нурәхмәт карт өенә таба
йөгерде.
– Мирзахан улым, кайтасыгызны әтиең белә идеме соң? – дип
сорады Мәйсәрә апа. – Анда өегез дә бикледер әле.
Ирнең йөзе җитдиләнеп калды. Күрше апага сораулы караш
ташлады.
– Бүген иртүк каядыр барам дигәние...
Мәйсәрә апаның тормыш иптәше – Мирзаханның әтисе
Нурәхмәтнең яшьлек дусты Рифат абый мәңгелеккә киткәнгә
дә байтак еллар үтте инде. Карчык үзе ярыйсы гына күренә әле.
Зиһене дә нык булырга охшаган, әнә бит, капка төбендә утыручы
карчыкларны үз авызына гына каратып тора...
– Баба-а-ай, без кайтты-ы-ык!..
Әти-әнисеннән алда ишегалдына йөгереп кергән Илһам үзен
каршы алырга чыгучы булмагач аптырап калды. Өч ел элек капка төбендә үк бәхет кошын тоткан кебек ихлас елмаеп каршы алган
бабасы нигәдер бүген аны, оныгын, каршы алырга чыкмады.
Илһам, авызын турсайтып, әтисенә карап куйды.
– Әллә бабай мин кайтасын онытканмы, нишләп каршы алырга
чыкмый?
Мирзахан, йозак эленеп торган өй ишеге янына килеп, болай
гына ачылмаячагын яхшы белсә дә, тоткасын тарткалап-эткәләп
карады. Йозак бирешмәде. Беравык тын гына басып торган ир, кинәт
иелеп, тупсадагы кәвеш эченнән ачкыч һәм бер кәгазь кисәге тартып
чыгарды. Канәгать елмаеп куйды. Элек-электән, әле ул кечкенә
вакыттан ук күнегелгән гадәт – ачкычны һәрвакыт шунда, ишек
катындагы берәр кәвеш яки башмак эченә яшерәләр иде.
Мирзахан ачкычка ияреп кәвеш эченнән чыккан кәгазьдә
язылганнарны җентекләп укып чыкты да:
– Улым, бабаң зиратка киткән бит әле, икенче бер бабайны
озатырга, – диде.
Ишекне ачып, эчкә үттеләр.
Өй эчендә бар да элеккечә. Өч ел элек җыйнаулашып кайткандагы
кебек. Әйтерсең шул гомердән бирле бу өйдә беркем дә яшәмәгән!
Инде җәй башы булуга карамастан, әллә нинди ят авазлар чыгарып,
газ миче эшләп тора, урын-җир пөхтә итеп җыештырылган, аш
өстәлендә – электр чәйнеге, шикәр савыты һәм җәйләвенә каплап
куелган бер касәдән гайре берни юк.
Фәридә алып кайткан күчтәнәчләрне кайсын өстәлгә, кайсын
шүрлеккә, кайсын суыткычка урнаштырырга кереште. Гаилә
башлыгы исә, мич артындагы терәлгечсез урындыкка куелган
капкачлы чиләктән чүмеч белән су алып, чәйнеккә тутырды. Бераздан:
– Әнисе, карале, әлегә чәй эчәсем килми, капкалап алырга берәр
нәрсә пешереп куярсың, мин тиз генә зиратка барып киләм, яме. Әти
белән кайтырмын, – диде дә, аягына баскыч төбендә торган кәвешне
киеп, бакча башына, зиратка илтә торган юлга таба китте.
Тау итәгендә үк торучы йорт ишегалдында берәү кош-корт белән
мәш килә.
«Рәис абый. Әтинең тагын бер дусты. Хатыны, яман чирдән
интегеп, бик озак урын өстендә ятканнан соң, якты дөнья белән
хушлашканга да ун ел чамасы бугай. Нишләптер балалары булмады.
Тик ялгыз калдым дип җебеп төшмәде күрше, әле дә, әнә, хуҗалыгын
да тота...»
Ничек кенә сынамый адәм баласын бу тормыш дигәнең! Ачысын
да, төчесен дә мулдан өләшә, олылар әйтмешли, «бер алдын, биш
артын күрсәтә». Тик, ни генә булмасын, һәрнәрсәне тыныч кабул
итү, кыенлыклар алдында югалып калмау, шатлык килгәндә, тирә-
яктагы һәр кеше өчен уртак бүләк булырлык итеп сөенә белү – бу дөньядагы барлык кешенең дә төп бурычларыннан берседер.
Кызганыч, андыйлар бүген сирәк очрый. Кечкенә генә авырлыклар
каршында да куркып калалар. Шөкер, тормышның бернинди усал
җиленә дә буйсынмаган, рухлары сынмаган кешеләр дә бар әле. Менә
шундыйларның берсе – тырыш, сабыр, киң күңелле, ачык йөзле,
һәркемгә игътибарлы һәм ихтирамга лаек авыл карты ул Рәис абый.
Мирзахан Рәис абыйга дәшәргә дип авызын ачкан иде дә тыелып
калды. Карт үзе, Мирзаханның уйларын укыгандай, аның тарафына
борылып, тау сукмагыннан атлап баручыга текәлеп карап тора
башлады. Учын каш өстенә куеп карагандай итсә дә, Мирзаханны
танымады булса кирәк – сәлам биреп кул гына изәде дә, таянып йөри
торган көрәк сабын ишек катына сөяп, өенә кереп китте.
Рәис абый Мирзахан өчен «чыбык очы» туган гына түгел,
язмышында шактый тирән эз калдырган кеше дә әле...
Бервакыт, печән өстендә, әтисе, апалары һәм Рәис абый белән
болынга төшкән иде ул. Үз җайларына гына эшләп ятканда, кинәт
офыкта пәйда булган кап-кара болытлар үзенекен эшләде – яңгыр ява
башлаганчы өлгерергә кирәк дигән уй белән тиз-тиз эшләп, алагаем
зур мәйдандагы печәнне җыеп, көн кичкә авыша башлаганчы ук
биек-биек кибәннәргә өеп тә бетерделәр. Ә болытлар кызык итте: бер
урынга җыелып, үзләре генә нәрсә турындадыр пышылдаштылар да
мизгел эчендә таралып та беттеләр.
Якында гына күл бар иде. Рәис абый белән Мирзаханның әтисе,
киемнәрен дә салып тормыйча (барыбер тиргә батып, пычранып
беткән бит инде), күлгә чумдылар. Бераздан Рәис абый судан чыкты
да яр буенда юа ашап утыручы Мирзаханга дәште:
– Егет, син нишләп кермисең әле суга? Җиде яшең тулган бит инде,
быел мәктәпкә барасың. Җебеп утырма болай.
Мирзаханмы? Йөзә белсәме?! Карап утырыр идеме инде ул монда
колын кебек печән кимереп кыз-кыркын арасында?! Шушы яшькә
җитеп, авыл малае булса да, моңарчы бер тапкыр тирән суга кергәне
булмаган Мирзахан үз-үзеннән оялып куйды. Тик... оялып ни хәл
итәсең?!
Ул да булмады, Рәис абый, бер атлап, бер сикереп дигәндәй,
Мирзахан янына килеп җитте һәм аны күтәреп алды.
– Курыкма, хәзер йөзәргә өйрәтәм мин сине, – диде дә көлә-көлә
Мирзаханны күлгә алып кереп китте.
Курыкмассың! Малайның коты ботына төште! Бот дигәннән, Рәис
абый Мирзаханның бер ботыннан тотты да: «Тирән итеп сулыш ал
да суламый тор», – дип, башы белән суга чумдырды.
Малай, каушаудан, су астында авызын ачмый булдыра алмады,
әлбәттә. Тончыга башлаган иде инде, «Сулышыңны кыс дип әйттем
ләбаса», – дип сөйләнә-сөйләнә, Рәис абый малайны ярга алып чыкты.

Еламады Мирзахан. Рәис абыйсына да үпкәләмәде. Киресенчә,
бераз хәл алуга, үзе үк яр буена килеп басты.
– Йөзәргә өйрәт әле, Рәис абый...
Грек мифындагы Ахилл исемле каһарман кебек бер генә табанын
суга чумдырмыйча калган, шул көнне үк ярыйсы гына йөзәргә
өйрәткән Рәис абыйсына бик рәхмәтле бүген Мирзахан...
Халык зираттан чыгып килә иде инде. Мирзахан, тукталып, читтән
генә әлеге төркемгә сәерсенеп карап торды. Өч дистәдән артык ир-ат
арасында ник бер яшь кеше булсын!..
Нигәдер әтисе дә күренмәде. Каршысына килгән картлар белән
баш изәп кенә сәламләште дә зират эченә, әле генә Вәлиулла карт
җирләнгән урынга юнәлде.
Мирзаханның соңгы елларда авыл мәчетендә мәзин булып йөрүче
әтисе, тагын өч карт, кабер казыганда балчыкны салып барган зур
калайны каядыр читкә өстериләр. Берсе, зират каравылчысы булса
кирәк, анда-монда сөяп куелган көрәкләрне җыеп, зират өенә алып
төшеп китте.
Калайны койма буена илтеп сөягәннән соң, картлар янә яшел
чирәмгә җәеп куйган намазлыкларына чүгәләп дога кылдылар.
Шуннан соң гына Мирзахан, алар янына килеп, барысы белән дә кул
биреп күрешеп чыкты.
– Кайттыгызмы, улым? – диде Нурәхмәт. – Менә шулай, Вәли
абый да китеп барды.
Вәли абый Бөек Ватан сугышында катнашкан ике йөз җитмеш
авылдашның бүгенгә кадәр яшәү бәхетен татыган өч бөртек кешенең
берсе иде...
Картлар авыл ягына төшеп китте.
Мирзаханның әнисе зиратның икенче почмагына, бүтән туган-
тумачалар тирәсенә җирләнгән. Әтиле-уллы аның кабере янына
килделәр.
– Их әнисе, менә син монда күчкәнгә дә алты елдан артып китте
инде. Әйбәт кенә ятасыңмы соң? – Нурәхмәт хатынының кабер ташын
сыйпап алды. Аның янәшәсендә – үз әнисенең кабере...
– Карале, улым, барысының да чардуганнарын буяп чыгарга кирәк
икән, оныттырма әле, яме, – диде Нурәхмәт карт, әнисенең кабере
өстендәге чүп-чарны җыештыра-җыештыра.
Каберләр янына чүгәләп дога кылдылар да кайту ягына
кузгалдылар.
Атлап барышлый гына хәл-әхвәлләр сорашканнан соң, Мирзахан
күңеленә кереп утырган сәер тойгы белән уртаклашмый булдыра
алмады:
– Әти, карап-карап тордым да аптырап киттем әле. Бер яшь кеше
күренмәде зиратта. Гомергә болай булганы юк иде.

– Соң, шулай инде, улым, шулай. Авылда яшьләр калмады диярлек.
Менә син үзең дә бит мәктәпне тәмамлауга шәһәргә чыгып шылдың.
Башкалар да. Монда яшәп калганнары... Әнә, үзең күреп торасың...
Нурәхмәт абый чишмә тарафына ымлады.
Мирзахан аңлый, билгеле, әтисе бу сүзләрне ниндидер киная,
үпкә белән әйтми. Һич юк, киресенчә, әкренләп сүнеп барган бу
авылдан улы үз вакытында котылды дип исәпли, аның шәһәргә
китеп югары белем алуы, дәрәҗәле урында эшләве белән горурлана
гына. Ә бит бер генә укытучы да мәктәптә урта кул гына исәпләнгән,
кем әйтмешли, «өчкә-көчкә» генә укып йөргән Мирзаханнан әллә
ни рәтле кеше чыгар дип башына да китермәгән иде. Шуңа күрә,
мәктәпне тәмамлаганда бер фәннән имтиханны «бишле» билгесенә
тапшырган егетнең аттестатына «ялгыш» куелган «өчле»не дә төзәтеп
тормадылар. «Кая барсын инде бу йолкыш малай, барыбер шушында,
авылда калачак бит», янәсе. Ә Мирзахан, баштарак әти-әнисен
авылда калдырып китәргә уйламаган булса да, укытучыларга үч итеп
дигәндәй, Казанга барып, илдә иң дәрәҗәле исәпләнгән югары уку
йортына керде, аны уңышлы гына тәмамлап, зур белгеч булып китте...
Әтисе ишарәләгән тарафта, тау итәгендәге чишмәгә терәп үк
диярлек салынган бер йортның капка төбендә, яшел чирәмдә өч бәндә
ауный. Йөзләрен сакал-мыек баскан. Яннарында – яртылаш бушаган
аракы шешәсе. Өчесенең дә авызында тәмәке пыскый. Кызып-кызып
нәрсә хакындадыр гәпләшәләр.
«Әйе, әти, дөрес әйтәсең шул, үзем дә күреп торам...»
Яшел чирәмдә кәеф-сафа коручыларның берсе зират ягыннан
кайтып килүчеләрне шәйләп алды. Авырлык белән генә торып басты
да аларга таба бер-ике адым ясады.
– О-о! Мишка кайткан! Сәлам, ахир! Нихәлләр, Нурәхмәт абый?
Мирзаханның сыйныфташы Хөснулла иде бу.
– Их егетләр, егетләр! Урамда эчеп, гайбәт сатып, сүгенеп утыру
ир-ат гамәлеме инде? – дип куйды Нурәхмәт карт, йөзен чытып. –
Ни хикмәт, күпчелек авыл яшьләре менә шундыйга әйләнде хәзер,
улым. Тормыш рәхәтлегеннән шашыптыр инде, башкача булмас.
Эшкә чакырсаң, бик сирәкләре генә ризалаша. Шунысы гаҗәп: эшкә
йөрмәсәләр дә, хәмер эчәргә акчасын ничектер таба бит әле алар.
– Ну, ярар инде, Нурәхмәт абый, ачуланма инде. Нишләмәк кирәк,
булмый бит башкача.
– Булмый дип... Мин дә эчтем инде аны заманында, энем, яшермим.
Тик болай адәм ыстырамы булып, көпә-көндез урам уртасында аунап
ятканны хәтерләмим.
– Һе, икенче көнне мин дә хәтерләмим инде аны, – дип шаярган
булды Хөснулла.
– Кит! – Нурәхмәт карт кулын селтәде.

Мирзахан да, исерек сыйныфташы белән кул биреп күрешкәч,
бөтен тәненнән былтыргы силос исе аңкып торган, йөзен сакал-мыек
баскан Хөснулланың борын астыннан гына мыгырдап, нәрсәдер
әйтергә маташуын игътибарга алып тормыйча, тизрәк аның яныннан
китүне хуп күрде.
– Ярар, иртәгә сөйләшербез, яме...
Олы урамдагы һәр йорт янында диярлек туктап, капка төбенә
чыгып, июнь аеның җылы кояш нурларында иркәләнеп утырган авыл
картларының хәл-әхвәлләрен белешә-белешә кайттылар. Инде үз
урамнарына борылабыз дигәндә генә, каршыларына тау буенда Рәис
абый күршесендә яшәүче Гөлсинә карчык килеп чыкты. Нурәхмәтнең
кулындагы төенчекне шәйләп алып:
– Әллә кибеткә берәр әйбер кайтканмы, кош тоткандай кыланасың,
нәрсә алдың? – дип кызыксынды ул.
– Юк ла, алмадым, – диде карт, хәйләкәр елмаеп. – Зират янында
чегәннәрнең олавы ватылган. Ну, теләсә нинди кием-салым, кирәк-
ярак сатып йөриләр бит инде. Менә шулар бушлай ике кәчтүм биреп
җибәрде әле. Атка җиңелрәк булыр диделәр.
Әтисенең сүзләреннән Мирзахан аздан гына пырхылдап көлеп
җибәрмәде. Гөлсинә карчыкның исә күзләре ялтырап китте, тик
бераздан:
– Әй, чукынмыш, тагын олы кешене алдап маташа бугай. Чын
сөйлиме соң ул әтиең? – дип, Мирзаханга таба борылды.
Мирзахан ни дип җавап кайтарырга да белмәде, көлеп торганын
Гөлсинә карчык сизмәсен өчен, карашын читкә ташлап, йөткереп
куйды. Карчык аны-моны абайламады булса кирәк:
– И-и, Нурәхмәт, сиңа гел бәхет елмаеп кына тора инде. Кая, күрсәт
әле кәчтүмнәреңне, – дип төпченергә тотынды.
Нурәхмәт карт, «әй, аптыратма әле юк-бар белән» дияргә
теләгәндәй, кулын гына селтәде һәм, үз юлын дәвам итәргә ниятләп,
бер-ике адым атлады. Ләкин, карчыкның йөзендә канәгатьсезлек
чаткылары тоемлап, үзеннән дә олы яшьтәге кешенең хәтерен
калдырмагаем дип, туктарга мәҗбүр булды:
– Әллә үпкәләдең инде, Гөлсинәттәй?
– Нишләп үпкәлим? Исем китте, ди. Күрсәтмә сана...
– Соң, сиңа, ялгыз карчыкка нигә кирәк инде ул ирләр кәчтүме?!
Бар, әнә, хатын-кызлар киеме сора. Бирерләр, бирми калмаслар. Арба
тәгәрмәчләре бич таралган, барыбер сатып йөри алмыйлар бит инде...
Шактый юл үткәч кенә, артка борылып карадылар. Инде сигезенче
дистәсен тутырып килүче Гөлсинә карчыкның кызу-кызу адымнар
белән зиратка таба китеп баруын шәйләп, ихластан көлешеп алдылар...
– Нәрсә булды, тагын берәрсен төп башына утырттыңмы әллә?
Нихәл, әткәй?

Көлешә-көлешә ишегалдына килеп кергән Нурәхмәт белән
Мирзаханны Фәридә елмаеп каршы алды.
– Нишләп, килен, мин алдакчы кешемени? Ник алай дисең? – дигән
булды Нурәхмәт карт, йөзенә үпкәләгән кыяфәт чыгарып. Ике куллап
күрештеләр.
– Соң, синең Хуҗа Насретдин икәнлегеңне авыл халкы гына түгел,
бөтен Татарстан белә бит инде...
Белү генәме соң? Әле өч ел элек тә, Мирзаханнар авылга кунакка
кайткач, нәкъ шушыңа охшаш вакыйга булган иде. Анысында хәтта
Нурәхмәт карт үзен-үзе алдаган кебек килеп чыкты.
Җомга көннәрендә Нурәхмәт карт, күнегелгән гадәт буенча,
хатынының каберен зиярәт кылып кайта, аннан соң, тәһарәтен
яңартып, мәчеткә җомга намазына бара. Ул көнне дә шунда, кырык
ел бергә гомер кичергән хатыны янына барырга чыккан иде.
Намазлыгын култык астына кыстырып, каядыр юл тотучы картны
күрше Мәйсәрә апа туктатты.
– Кая киттең, Нурәхмәт? – дип кызыксынды капка төпләрендә хәл
җыеп утыручы күрше карчыгы.
– Менә, тимер кибетенә кәрәзле бал кайткан. Кирәге чыкмый
калмас, берәр капчык алып куям әле, – диде Нурәхмәт, йөзенә җитди
кыяфәт чыгарып. Һәм үз юлы белән китеп тә барды.
Мәйсәрә апа, тиз генә үз ихатасына кереп, шикәр комыннан бушап
калган бер капчык алып чыкты да кызу адымнар белән күршесе
артыннан атлады.
– Туктале, тагын берәр капчык алып чыгыйм, көтеп тор, бергә
барырбыз, – дигән булып, Нурәхмәт кире борылды.
Хатын-кыз көтеп торамы инде?! Мәйсәрә апа, киресенчә,
адымнарын кызулатып, халык телендә «Тимер кибете» дип йөртелгән
хуҗалык кирәк-яраклары сатыла торган кибет тарафына элдертте.
Бераздан авыл хатыннарының каядыр ашыгуын искәргән карт:
«Әллә, чынлап та, кибеткә җүнле нәрсә кайткан микән?» – дип, алар
артыннан йөгерде...
Әлеге вакыйганы исенә төшергән Нурәхмәт картның йөзендә
канәгать елмаю чагылып китте.
– Әй, белсәләр дә, ышаналар бит әле, – дип кенә куйды ул һәм
зиратка баргач дога кылырга дип үзе белән алып барган төенчек
– намазлыкны култык астыннан тартып чыгарып, Мирзаханга
тоттырды да мал абзарына кереп китте...
Әнисе вафат булгач, туган авылыннан шактый еракта гомер
кичерүче Мирзахан, ялгызлыкны тоймасын дип, әтисен үз яннарына
чакырып карады. Ләкин бөтен гомерен авылга багышлаган карт үз
нигезен ташлап, шәһәр җиренә күчәме инде?! Мирзаханнарда ике кич
кунды да кабат авылга, яшьлек дуслары янына ашыкты. Ахыр чиктә:

– Юк, улым, әниеңне, икебез бергә торгызган нигезне ташлап китә
алмыйм инде мин. Бүтән кыстама, яме. Авылда минем ише карт-
корыга авыр булыр дип тә борчылма. Кем әйтмешли, гомергә шушы
авыл сазлыгын ерып яшәдек. Шөкер, ашарга җитәрлек: баз тулы
бәрәңге, күршеләр сөте-мае белән сыйлап тора. Хәзер авыл кибетләре
дә азык-төлек белән шыплап тулган бит. Анда булмаганнарын каладан
алып кайтырга була, ерак җир түгел. Хәзер авыл халкы да ит-бәрәңге
генә сосып утырмый, кибеткә әллә нинди нигъмәтләр кайта дигәндәй.
Шөкер, вакытында пенсиясен биреп торалар...
Әтисе дөрес әйтә әйтүен. Лаеклы ялдагылар гына түгел, авыл
зыялылары – укытучылар, элемтә бүлеге, авыл советы хезмәткәрләре
дә айлыкны вакытында алып бара. Акча җиткерә алмаучы ике генә
катлау кешеләре яши бүгенге авылда: беренчеләре – эчкечеләр,
икенчеләре – агрохолдинг эшчеләре. Беренчеләренең, эшлиме алар,
пенсия аламы – барыбер акча җиткерә алмавы аңлашыла инде.
Ә менә икенчеләренең кичәге колхоз урынына калган ширкәттән
алачак акчалары дистә меңнәр белән исәпләнә. Тик ул акчалар
еллар буена кәгазьдә генә кала бирә. Төгәлрәк итеп әйткәндә,
болар – бушка эшләүчеләр һәм пенсия яшенә җитүне көтеп ала
алмыйча зарыгучылар.
– Шәһәргә китеп караучылар булгалады ул, – дип дәвам итте
Нурәхмәт карт. – Әнә, «Чирмеш очы»ндагы Сабит абыең өен сатып,
Түбән Камага, малайлары янына күченгән иде. Авыл картлары
әйтте үзенә: «Өеңә газы-суы кергән, китмә, барыбер тора алмыйсың
анда – таш фатирда», – диделәр. Юк, тыңламады. Янәсе, сугыш
ветераны буларак, хөкүмәт бер дигән аерым фатир биргән, хәзер
картлык көнендә ул рәхәтләнеп шунда яшәячәк. Ике ел үттеме-юкмы,
кире кайтты Сабитыбыз! Ә йорты – тү-тү. Үзе сатып киткән иде бит, яңа
хуҗалар кире бирергә риза түгел. Шәһәрдәге фатирын саткан акчасына,
үз нигезе булмаса да, бүтән урында яңа йорт җиткереп, шунда көн күрә
хәзер. Һи, юләр, бөрлегәнле Нократ буйларын, ничәмә-ничә гасыр
авыл халкын тәмле балыклары белән сыйлаган Кәрәкә күлен, киң
болыннарны, авыл тынлыгын, саф һаваны ниндидер шәһәр шау-шуына
алыштыраммы соң?! Аннары, ятим түгел бит мин монда. Дуслар бар
әле, Аллага шөкер, менә сез дә кайткалыйсыз...
Улы: «Кайткан-киткәннәргә генә өметләнеп, ялгыз яшәве читендер
бит инде, әти», – дигәч тә, әллә кайчан әзерләп куелган җавап
яңгырады: «Менә, пенсия килсен дә, тагын бер бозау алам әле, шул
булыр миңа иптәш...»
Шулай эшләде дә. Күрше авылдан нәни генә бозау алып кайтты.
Көне-төне абзарда, шул бозау тирәсендә мәш килде...
Абзар эчендә Нурәхмәт картның бозау белән сөйләшкәне,
тегесенең мыш-мыш килеп иснәнгәне ишетелде:

– Түчә, малкай, тыпырчынма. Ачыктыңмыни? Хәзер салам
ашарыңа, хәзер...
Бераздан бозауның керт-керт башак кимерә башлаганы колакка
чалынды...
– Әллә өйләним микән? – дип куйды Нурәхмәт карт, абзардан
чыккач.
Әтисе авызыннан көтелмәгән сүз ишетеп, Мирзахан аптырап
китте.
– Кисәк кенә әйтеп куйдың әле. Һаман шаяртасыңмы? Ни дип
җавап бирергә дә белмим...
– Ярар, вакытлы-вакытсыз башыңны катырма, улым. Бер утырып
сөйләшербез, бүтән чакта. Илһам өйдәдер бит, каяле, улым, кереп
күрим әле үзен, – дип сөйләнә-сөйләнә, өйгә кереп китте…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 11, 2025

Фото: Krea ai

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев