Логотип Казан Утлары
Бәян

ҖИДЕНЧЕ КАЧУ (бәяннең дәвамы)

Шулай итеп, Казан уртасындагы дистәләгән фатирлы зур йортта бер залимга каршы тору планы уйланыла. Ахыры хәерле булсын! Менә ниятләгән көн килеп җитте.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Икенче качу

Гөлбикә апасы янына кача! Күрше Разия апага сөйләде ниятен.
– Баламны алып качам. Таба алмаслык җиргә китәм.
Бу бит әле 1946 елның декабре. Балага яшь тә җиде ай гына. Илдә
ачлыкның, мохтаҗлыкның кара авызын зур итеп ачкан чагы. Җылы
өеңдә яшәгәндә дә тереклек итүләр, ай-һай, авыр заман.
Шулай икәнен Разия ханым да белә. Әмма ул да, бүтән күршеләр
дә яшь ананың хәле үтә дә аяныч икәнен күреп, белеп яшиләр. Әмма
зур афәт кебек чарасыз калдыра торган теге кешегә каршы торырлык
көч аларда да юк. Китсен Сания. Качсын! Тик баланы калдырсын.
Алайса, икесе дә бетәләр.
Кухнядагы чышын-пышын сөйләшүләрдә шундый карар
чыгарылды. Карточкага бирелә торган кара икмәктән күрше апалары
сохари киптерерләр. Саниянең сатардай, җылы якта кирәге чыкмастай
әйберләрен сатып, сәрмая тупларлар. Юл озын булыр. Станцияләрдә
китә алмый тилмереп ятулар булыр. Харап кына булмаса ярар иде
инде. Алай да тәвәккәлләсен. Монда да харап буласы көн кебек бит
инде аның. Ятып калганчы атып калсын! Бәлки әле әйбәт кенә урнаша
алыр. Аннары баласын алып китәр...
– Бирмәсләр!
– Урлап алып бирербез!
Шулай итеп, Казан уртасындагы дистәләгән фатирлы зур йортта
бер залимга каршы тору планы уйланыла. Ахыры хәерле булсын!
Менә ниятләгән көн килеп җитте. Алып китәсе әйберләрен Сания
астагы каттагы күршесенә төшереп куйган иде. Инде улын киендерә.
Калдыра алмый икән ул аны. Булдыра алмый!
Юк, алып китә дә алмый икән. Урамда ачы буран. Юлда балага ни
ашатасың? Кара икмәк – арыш икмәге дә түгел әле ул – сохариеннан
башка ризык юк. Китәм дигән уйга төшкәч, улын күкрәктән аерган
иде инде. Бер яшь тә җиде ай гына бит әле Хәмитенә. И сабыйкае!
Бер киендереп, бер чишендерә торгач, әлсерәп бетте.
Шул арада Бәдәр кайтып керде.
– Кая җыендың? Бу буранда балага урамда ни калган?!
– Ярый, алайса, үзем генә барып киләм. Ипи чиратына баскан идем. Чиратым җитеп килә торгандыр. Апа, баланы кара инде син.
Мин ипи алганнан соң эш белешергә дә барып киләсе идем.
Сания күзләренә тыгылган яшен күрсәтмәскә тырышып чыгып
йөгерде. Вера Минкина апа сөйләшеп куйган иде инде сеңлесе
белән. Валентина тимер юлда проводник булып эшли икән. Шул
Валентинаның өенә китте Сания. Аның сменасы җиткәнне көтеп,
бер-ике көн аларда торды.
– Әйдә, тик кенә посып ят. Югалган кешене иң әүвәле вокзаллардан
эзли башлыйлар. Аннары минем белән Мәскәүгә кадәр китәрсең.
Анда мин сине, тагын таныш проводниклар белән сөйләшеп, Ташкент
поездына утыртырмын. Әле моннан да Казан вокзалы аша йөрмәбез.
Юдинодан...
Валентина апаларда үткәргән ике көндә яшь ана елаудан туктамады.
Бу кадәр дә авыр булыр икән йөрәгеңнән өзелеп төшкән нарасыеңны
белә торып ятим калдырулар!
– И Саниякәем! Сугыш башлангач, эвакуациягә кузгалганнарны
да күп ташыдык. Гасабиланган аналарның кулларыннан сабыйларын
каерып алып, вагоннарга төйи торган идек. Бомбалар синең елап
бетергәнеңне көтеп тормый торган иде. Синең балаң, шөкер, җылы
өйдә калып тора. Кайтып алырсың. Бу яшьтәге бала бер атнадан
сине оныта әле ул. Еламый да, чакырмый да башлый. Сиңа да, инде
ният иткәч, түзәргә туры килер. И-и-и, ул якка киткән халык бездән!
Ул Урта Азиянең кай җирләренә генә сыеп бетә торгандыр инде
меңәрләгән татар баласы... Төркестан – Себер тимер юлына тагын
дистәләгән тармак килеп тоташа. Шул юллардан тау араларына ук
кереп китә инде безнекеләр. Үзең дә күрерсең әле. Сиңа югалып
калмаска язсын. Югалмассың. Яхшы кешеләр кайда да бар!
– Рәхмәт яхшы сүзеңә. Игелегең үзеңә йөзе белән кайтсын,
Валентина апа.
Юдинодан утырып киттеләр. Эз яздыру гамәле шулайрак
уйланылган иде бит.
Мәскәү вокзалында мәхшәр. Эз яздырам димәсәң дә, саташа
торган. Идәннәрдә кискән утын кебек кешеләр тәгәрәшә. Утырыр
урын юк. Поездларның кайчан килеп, кай тарафка киткәнен дә кем
дә әйтә, өйрәтә алмый. Валентина апа әйткән Ташкент поездына
утыртасы проводникны көтеп, күпме ауналгандыр вокзалда, аннары,
ул хатын белән табышкач, ничек утырып кителгәндер – баласыннан
аерылган хатын бернәрсә дә хәтерләми. «Балам!» – дип ачыргаланып
ыңгыраша да аннары: «Ул бит апасы, атасы янында. Җылы өйдә.
Алар баланы яраталар. Бу вокзал идәнендә минем белән бергә ауный
алмас иде», – дип, үзен юата хатын. Балам хакына исән калыйм дип
кенә качып китеп бара бит ул! Кайта әле ул. Исән кайта. Яхшы уй
булдымы икән соң ул – качып котылам дигән уй? Һай, балам!

Поездга ничек утырылган? Шыплап тулган вагонда ничек
барылган? Ни ашалган, ни эчелгән? Хәтерләми. Сохарилы капчык
Мәскәү вокзалында ук бушаган иде. Әллә аны чәлдергәннәр идеме
соң? Юк, хәтерләми. Атнага сузылган ул озын юлның буеннан-буена
чүмәшкән почмагыннан кымшанмады да бугай ул. Сохариларын
урлатканына да көенмәде. Бер җәза күрергә тиеш иде бит инде
ул – баласын ташлаган ана! Йокыга оеган мизгелләрдә, вак дулкын
өстендә чагылгандай, улының йөз чалымнары йөгереп үтә дә тагын
югала. Улым!
Гамьсез поезд инде дала буйлап үкереп чаба. Хәер, гамьсез үк
булды микән соң ул күпме гидайны вагоннарына йоткан поезд?
Әнә бит, бара-бара да, ачыргаланып, гудогын кычкыртып җибәрә.
Кайвакыт: «Кайт-кайт-кайт!» – дип такмаклый башлый. Ярар, мин
сезне илтәм инде, адәм балалары! Сез ул җирләрдә бәхеткә, һич югы
ризыкка тиенерсез микән? Әнә бит Бет-Пак далага килеп кердек.
Карагыз: буш дала уртасында каңгырып басып калган озын муенлы
арык дөяләрне күрегез. Алар да сезне тук илләргә китеп баралар дип
кызыгып карап кала торганнардыр. Хәер, һәр кешенең бәхете үзе
белән. Бәлки әле, гел дә әйбәт яшәп китәрсез. Хыяллану ярый ул!
Сания, ач күзләрен ач далага текәп, уена баткан. Их, теге кеше
аның язмышын бутап бетермәгән булса, хәзер ул үзен Йосыф яшәгән
төбәккә китеп барам дип юатыр иде. Ерактагы якты утка очкан
күбәләктәй очыныр иде. Йосыф турындагы уйлары аны бер йотым су
турында уйлаудан тыеп тора. Бәй, кешеләр вагонның теге башыннан
калай кружка белән кайнар су алып киләләр икән бит. Кузгалса,
урынын югалта инде. Барсын микән соң? Тагын да кысыла төшеп,
бер үсмер малайны янәшәсенә утырткан иде. Шул малай Саниягә
су китергән. И, рәхмәт төшкере. Игелеге хәзер үк кайта башлады.
Малайга куен кесәсендә качып яткан соңгы ун тиенен бирде.
– Су түләүле түгел, – дип карышып торган иде дә аннары сөенә-
сөенә алып яшерде...
Су эчкәч, Санияне тагын йокы баскан. Йокы әйбәт ул. Йокы
ашауны оныттыра. Күзен ачканда, вагонда кешеләр шактый кимегән
иде инде. Аның каравы, бетләр саны арткан. Чыдашлы түгел.
«Бетләрен калдырып төшеп киткәннәр икән», – диде юлдашларның
берсе. «Без дә барасы җиребезгә бет төяп барабыз бит», – дип, ачы
елмаештылар аннары.
Сания борынына ягылган гаҗәп тәмле истән ымсынып куйды.
Саташа, ахрысы. Каклаган балык исе иде бу. Онытылган затлы ризык
исе.
– Вагоннар аша казакъ хатыннары уздылар. Арал балыгы саталар.
Актүбә тирәсендә утырган хатыннар мактый-мактый дөя йоны
сатып үткәннәр иде. Сирәк кенә каракүл тиресе төргәкләре сүтелә.Кызыгучылар бар. Алучысы бар микән соң? Җылы якта нигә ул кара
бөдрә мех тиреләр? Менә кайткан якта алыр әле. Каракүл тиредән
башлык тектереп кияр. Акчалы кешеләр алдылар инде.
– Берәүсе сиңа карап торды-торды да анау балыкны калдырып
китте, – диде бер юлдашы. – Бу бала бик йончыган. Миннән садака
булсын дип әйтергә кушты. – Синең янда утырып барган малай аларга
ияреп китте. Белгән кешеләре булды бугай. Шул малай күрсәтте инде
сине балык сатучы хатынга. Яхшы күңелле халык ул казакълар.
Әй, ул балыкның тәмлелекләре! Тәме гомер буена теш төбендә
торыр инде. Ачлыктан коткарган могҗизаи балык булды лабаса ул.
Ташкентка килеп җиткәч, Сания юлга алган киемнәрен сатып
бетерде. Өстендәгеләренең, бер хаҗәтханәгә кереп каккалап, бетләрен
койды. Аннары таш мәчет эргәсенә барып утырды. Алга таба кай
тарафка юл тотарга икәнен ныклап уйларга кирәк иде аңа. Мәчет
эргәсендә утыргач, бу кыз бала сорана икән дип белеп, итәгенә
тиеннәр ташлап киткәләделәр. Дөресе дә сорану булгандыр инде.
Чөнки күрше әбекәй хатлар яздыра торган, шул сәбәпле адресы
кызның башына онытылмаслык булып уелып калган Нәҗип абый
гаиләсе яшәгән кышлакка барып җитәрлек сәмәне юк иде инде аның.
Ничек булса да, авылдашлар янына барып җитә алуы бер бәхет булыр
иде. Дөнья гизгән кеше түгел иде бит ул моңарчы.
Авылдашның хатыны Саниянең озын толымнарында чәч бөртеге
саен утырган меңәрләгән бетне чистартты. Үзен юындырып, тамагына
ашатып-эчертеп, тәмам кеше иттеләр аны бу өйдә... Бала-чагалары
ишле икән. Ирле-хатынлы икесе дә укытучылыкта. Әмма Саниягә дә
укытучы урыны табылмады. Сабира дигән апалары ерак кышлакта
яши икән. Саниягә анда әйбәтрәк булмасмы икән диештеләр.
Сабира апа үтә дә фәкыйрь яшәп ята икән. Сания килгәнче бер
кукуруз көлчәсен кызы белән икесенә бүлеп ашый торган булганнар.
Сания килгәч, өчкә бүлә башладылар. Шулай булса да, Сабира апа
авылдашын күргәч, шатлыгыннан елап җибәрде: «Туганым! Туган
илдән килгән тургаем», – дип, якташының чәчләреннән сөйде.
Саниянең әнисе турында күп итеп сөйләде. Үз баласыдай якын күрде.
Денау дигән җиргә йөреп, Сания эш эзли. Ара өч чакрым булыр.
Ярый әле, паспортым, аттестатым, хезмәт кенәгәм бар дип сөенә.
Ләкин эш юк. Февраль аенда мәктәпләрдә эш булмый инде ул. Бүтән
эш тә табылмый. Чарасызлыгына көенеп йөргәндә, 40 дәрәҗәгә
җиткән температура белән авырып китте Сания. Нинди зәхмәт
булгандыр инде бу тагын? Чарасызлыкка зарлансаң, җәзаның менә
мондые да була аның дигән ише булды инде бу. Тропик бизгәк
дигән чир барлыгын кем белгән? Сания көн дә Денауга уколга йөри.
Үрмәләп бара, аягында кайта. Терелгәч, янәдән эш эзләргә кереште.
Мескенлеккә төшкән ялгыз хатынга кул салырга теләүчеләр дә табылуын кара әле син. Бер «игелек иясе»: «Эш бар сиңа безнең
кышлакта», – дип, кызны ишәгенә атландырып алып китеп барганда,
юлда туктап, танышы белән сөйләшеп торды... Мактана бу: «Үземә
тукал алып кайтып барам әле. Бәлки, сатып кына җибәрермен», – ди.
Татар кызының үзбәк телен төшенүеннән гаме юк. Сания ишәктән
сикереп төшеп, Денау ягына таба йөгереп качып котылды.
– Әй син, аял, кая качып барыпсың? Борыл! Пылау ашатырмын!
Кая, ди, ул туктау! Вакытында качканың хәерлерәк икәнен күптән
аңлады инде ул!
Эзли торгач, бер кышлакта рус теле укытучысы урыны табылды.
Мәктәп кышлактан читтә. Якында гына яшәп торырлык өй дә
бар. Өйнең идәне туфрак. Тимер караватка фәкать как такта гына
түшәлгән. Такта өстенә нидер җәеп йокланыла. Өскә ябынасы
юк – җылы. Бүтән уңайлыклар хакында сөйләп торышлы да түгел.
Тик барыбер монда теге абый өендәгедән мең мәртәбә яхшырак.
Бала кайгысы үзәген өзсә дә, Сания монда ирекле бит әле...
Балаларның да, ата-аналарының да татар кызын үз итүләре үзе бер
юаныч. «Сезнең кебек тәртипле татар аялларын күрмәдек моңа
кадәр», – диештеләр. Сания «Үзләрен башкача күрсәтүчеләр
дә булдымы икәнни?» дип уйлаганын хәтерли. Аннары гына,
Урта Азиягә укытырга дип киткән татар кызларының нинди
мәкерле тозакларга төшүләрен төрле кешеләрдән ишетеп белгәч,
фикерен үзгәртеп, ярый әле, мин яхшы кешеләр яшәгән кышлакка
юлыкканмын дип сөенеп куйган иде.
Әле Сания ул мәкерле тозакка төшүчеләрнең берсе үзенә бик
тә кадерле кеше – Гөлбикә апасы булганлыгын белсә, ничек
хәсрәтләнгән булыр иде. Ике иптәш кызы белән Сары Камыш
кышлагына кыз балаларны укытырга килгән кызларны кышлакның
бер мәкерле байгурасы кызык итәргә уйлый. Пылау хәзерләтеп,
мөгаллимәләрне ашка алдыра. Мәҗлестә хәзерендә битлек кигән
элекке басмач токымнары да була. Татар кызларын, басмачларның
сабагын укыткан мылтыклы кешеләрнең балаларын, көлкегә калдыру
ниятеннән боларның кәефе артыгын яхшы булган да бит. Кызлар
андый этлек тә барын беләмени соң? Пылауны яратып ашыйлар.
Әфьюн салынган сый мөгаллимәләрнең зиһенен томалап өлгерүгә,
кызларны чишендереп, урамга чыгарып җибәрәләр. Күрегез, әнә
мактаулы туташларны! Мәсхәрә! Шулар үзбәк кызларын, имеш,
агартмакчы, белемле итмәкче булалар!
Әлбәттә инде, бу тамашаны күзәткән кышлак халкы кызларын
мәптеккә бүтән җибәрми. Мөгаллимәләрне себерке белән дигәндәй
кышлактан куып җибәрәләр. Ояты ни тора бит. Ояты! Менә ни өчен
Гөлбикә апа укытучылык эшен ташлап, Төркестан – Себер тимер
юлын төзүчеләр сафына баскан икән. Шунда эшләгәндә, үзенә иптәш итеп татар егетен тапкан. Бу хикәятне Сания бер елдан соң Гөлбикә
апасы белән очрашкач ишетеп хәйраннар калган иде.
Әлегә ул «Укытучы булам. Барыбер булам!» дигән хыялын
тормышка ашыру юлында йөри. Уку елы тәмамлануга, Сания
дәреслекләр юллап, педагогика институтына имтихан тоту хәстәренә
кереште. Таифә әнисенең юлын дәвам итәргә, һичшиксез, югары
белемле укытучы булып җитешергә тиеш ул! Баласының энҗедәй
күз яшьләрен, анасыннан татымый калган назларын акларлык югары
белемле, алдынгы карашлы Сания Хәкимова булырга тиеш ул.
Фазыл абыйсының Сания сеңлесенә карата корган ниятләрен чынга
ашырырга да тиеш әле ул. Менә никадәр йөкләмә икән әле аның
өстендә. Кире чигенергә хакы юк аның. Фәкать алга гына барырга
тиеш ул. Абына-абына булса да.
Их, төннәрен таулар тарафыннан чүл бүреләренең чинап улаулары
ишетелеп, бәгырьне таламаса икән. Хәмитен өзелеп сагынганда
яшь ана төн уртасында шакалларга каршы йөгерердәй була. Яшьлек
гөлен сындырган теге кешегә нәгъләт укый. Аннары әрнүләрен,
кимсенүләрен бер йодрыкка төйни дә тагын дәреслекләренә
тотына. Югалмас ул. Күтәрелер ул. Хәмитенә әйбәт ана булыр. Ил-
көндә дәрәҗәле булып яшәр. Аның артында аңа ышанган дуслары,
кардәшләре тора. Егылса да, күтәреп алырлар. Иншалла! Иншалла!
Сталинабад шәһәре Денауга якынрак икән. Хәзерге Дүшәнбе
шәһәрендәге педагогика институтының тарих факультетына имтихан
тота Сания Хәкимова. Читтән торып уку бүлегенә. Йа Хода! Иләктән
үткән бит ул. Студент булган икән бит! Җиңү кешегә кыюлык,
көч бирә, өмет уята. Булган булсын. Сания, тәвәккәлләп, ректор
янына кереп, көндез укырга рөхсәт итүләрен үтенә. Аның янында
урынбасары утыра. Яһүд кешесе була ул. Бу икәүгә Хәкимова үзенең
тарихын сөйләп бирә. Баласын калдырып килүен дә әйтә. Ике галим
укырга омтылган татар кызының хәленә керәләр. Алар яныннан
ул куанып, канатланып чыга. Менә бит эшләр уңайланып бара!
«Мин студент булдым!» – дип кычкырасы, кем беләндер шатлыгын
уртаклашасы килә. Тик Хәмите турында уйлауга йөзенә кунган
елмаюы кача.
Юк, Хәмитне бер генә минут та уйламый тора алмый ул. Авыр
чагында, ярый әле, калдырдым дип уйласа, хәле аруланганда, никләргә
генә калдырдым икән дип өзгәләнә, үкенә. Ай, ул бала сагышлары!
Әтисе котырган вакытларда, ал мине кулыңа дигәндәй, ике кулын
анасына сузулары... Ык аша чыгып барганда, улым, кымшанма,
алайса, суга чумабыз дигәч, тик кенә утырулары; юлда барганда,
борчылма, әнием, мин түзәм дигәндәй елмаюлары, йокларга ятканда,
ике куллап әнисен чытырдатып кочып алулары – шул мизгелләрне
сагынудан үлеп китешле. Аһ, Хәмитем – багалмам!

Укырга керә алуы баланы үзенә ала алырына да өмет уятты. Укып
бетерермен, аягыма басармын, улымны үз дигәнчә тәрбияләрмен дип
өметләнде ул. Өмет кешене яшәтә. Ныклык бирә. Сания, укуның
тәмен белеп, яратып укып китте. Факультетның алдынгы да, хәтта
чибәр дә студенты саналды. Дәрәҗәсе үсте.
Тик... Икенче курсны тәмамлап килгәндә, кара язмышы аны янә
куып тотты. Бер көнне аны ректорга чакырттылар. Ректор Шукуров
аңа бер табак кәгазь сузды. Теге абыйдан хат. Үзе язмаган, билгеле.
Хат та түгел, хатын өстеннән шикаять иде бу. Шундый күп итеп,
бәйнә-бәйнә язылган бу шикаятьне укып бетерерлек тә түгел. Укыган
кадәресендә Сания Хәкимованың, өч айлык баласын ташлап, йөргән
егете белән качып китүе хәбәр ителгән. Белемсез авыл кызының
студент булуы чын хәл түгел. Яхшы дигәндә, ул җыештыручы булып
эшлидер инде сезнең институтта диелгән. Җинаятьче хатынны эштә
тотарга хакыгыз юк дип тә өстәлгән. «Җинаятьче», яшьләренә буылып,
бөгелеп төшә: «Сез монда язылганнарга ышандыгызмы?» – дип кенә
сорый ала. Ректор, катгый итеп: «Юк! Барыгыз, тынычланыгыз,
ә бу кешегә: «Бүтән иргә чыктым» дип хат языгыз», – дигәч кенә,
сынын турайтып чыгып китә ала. Аңа бик оят була. Менә ничек
бит – ике битлек мөһерле язу кешенең ни газаплар бәрабәренә
ирешкән уңышларын бер мизгелдә юкка чыгара ала.
Инде теге кеше үзе килеп төшмәсә, яратырсың. Үзе түгел, алимент
кәгазе килеп төшә бераздан. Монысы гарьлек иде, әлбәттә. Әмма
улына аның да ярдәме тиячәк дигән уй гарьлектән өстенрәк иде.
Ул болай да студентларның иң ярлысы иде. Ачлы-туклы яшәүгә дә
өйрәнелгән. Иш янына куш булыр дип, тарих кафедрасында мөдир-
лаборант эшен алып бара. Сессияләрне бик яхшы билгесенә ябып
барганга күрә, стипендияне дә артыграк түлиләр. Торакта кызлар
белән дус яшиләр. Алар кайвакыт аның белән ризыкларын да
бүлешәләр. Ә Сания аларга имтихан тапшырганда ярдәмләшә. Бу
ярдәмнең әҗере сыман итеп, күлмәклек ситсы яисә арзанлы аяк киеме
биреп куялар. Шул рәвешле, тормышның җеге җеккә ялганып бара.
Каникул вакытында Сания тулай торакта торып кала. Бу вакытта
институтта читтән торып укучылар килә. Сания аларга кабинеттан
ярдәмлекләр бирә. Шул «игелек төшкерләре» бервакытны, йозакны
ватып, Саниянең кабинетын талап чыгалар. Килгән зыянны
лаборантка каплыйсы. Бәләкәй сумма түгел бу. Ничек түләргә? Бер
килгән башка килә бит ул. Сания, ярдәм сорап, әткәенә дә, җиңгәенә
дә язып карый. Кая, ди, инде ул ярдәм! Ятим баланың кара шәле
гомер буе үзе артыннан сөйрәлеп бара. Әмма Сания «кара шәл»дән
котылу өчен дип тә әбекәе бүләген – ак шәлен сатмый. Сугыш арты
еллары кайда да авыр инде ул. Өйдәгеләрнең хәлен аңлый Сания –
үпкәләми аларга. Җан биргәнгә җүн бирермен дигән бит Аллаһы Тәгалә. Стипендия алган саен елап чыкса да, килгән зыянны түләп
бетерә студентка. Шул көннәрнең хатирәсе булып, көндәлеккә бер
бит язу уелып калган: «Мин ятим. Мәңге ятиммен. Бар кеше хурлый,
кага. Елыйм, көйлим, моңланамын. Йөрәгемнән кан тама. Ятимнең
күңеле китек, җаны яралы. Ятим кешегә яшәү кыен. Ул башкалар
шома гына үтеп киткән тәбәнәк кенә түмгәккә дә абына. Юктан да
аның хәтере кала. Төрле гайбәт, хаксызга рәнҗетелү аның зиһенен
чуалта, барыр юлын саташтыра. Аңа кешеләр арасында яшәү авыр.
Кемдер аны рәнҗетер, кемдер аны гаепләр, авыр сүз әйтеп кимсетер
дип куркудан кешеләрдән ераграк торырга тырыша ул.
Ятимлек, таяныр кешесе булмау аның үз-үзен яклау, каршы тору
сәләтен дә сындыра. Шуңа күрә һәркем аны кимсетә, җәберли,
рәнҗетә ала (Хәтта минем яхшылыгымны күргән читтән торып укучы
студентлар да шундый булып чыктылар). Ятим – ул бу дөньядагы
диңгездәй тулганган халык арасында япа-ялгыз яшәүче бер зат.
Ятимнең хәсрәтенә көенмиләр, шатлыгына сөенмиләр».
Җинаятьчеләр корбаны булу да аның гаебе түгел. Тапсыннар иде
гаеплеләрне. Алимент түләвендә дә аның гаебе юк. Залим ирдән
якламаган җәмгыятьнең гаебе ул. Әгәренки золым, кабахәтлек,
мәсхәрә күрмәсә, түзмәс идемени ул? Түзәр иде, баласы хакына
түзәр иде. Кая барсын иде соң ул? Яхшы ирдән хатын качамыни!
Илдә күпме хатын-кыз залим ирләр кулыннан гарипләнә, көчләнә,
үтерелә. Җинаятьчеләр җәзасыз кала бирә. Җәзасызлык җинаятьләр
санын арттыра. Хәтта органнарда эшләүче җаваплы кешеләр дә теге
абый сүзен тыңлаганнар икән. Шуңа күрә хатынының эзенә ул бик тиз
төшә торган булган. Менә бит. Көт син погонлы кешеләрдән яклау!
Их, Йосыфны табасы иде. Кайдадыр якында гынадыр кебек ул.
Татарстаннан торып караганда Урта Азия бер олы төбәктер кебек
тоела. Таҗикстаны, Үзбәкстаны, Кыргызстаны, Төрекмәнстаны бергә
укмашып, Төркестан дигән бер олы төбәктә рәхәтләнеп җәйрәп яшидер
кебек. Бу олы төбәк тулы үз татарларыбыз укып, эшләп яталардыр.
Укытучыларның байтагы – безнең милләттәшләрдер. Төркестан –
Себер тимер юлы татар балаларын авылларыннан кубарып алып китә
дә тармакларга таркалган озын юлында кай баласын Үзбәкстан, кай
баласын Таҗикстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан якларына – Гиссар
таулары сыртының төрле тарафына, Заравшан елгасы яки Искәндәркүл
буйларына илтеп ташлый. Кемдер оҗмах сыман уңдырышлы, җиләк-
җимешкә бай Фирганә үзәненә үк килеп чыга да шунда төпләнеп
кала. Кемдер, бәхетен эзләп, ары таба китә. Бабатау, Каратау тирәсенә
сыенган татарлар да байтак. Тауларның, тау сыртларының аръягында
нинди халыклар яшәгәнлеген дә белеп бетерерлек түгел. Әмма һәр
тау арасында, авыр хезмәттә тир түгеп, татар баласы яшәп ятуы
шиксез. Фирганә үзәненнән башлап Пенҗәкент каласына кадәр сузылган, итәкләрен – арча куаклары, түбәләрен карлы боз каплаган
Төркестан тау сыртын кичеп уза торган Ура Түбә – Дүшәнбе юлы
исә татар баласын Төрекмән-Хорасан таулары аша Иранга ук алып
китә, Кытай чигенә илтеп чыгара. Борынгы Ефәк Юлы шул үзе инде.
Йөзәрләгән тарлавыкларга, үзәнлекләргә, тау араларында – бакыр,
уран рудникларында «рәхәт тормыш» эзләгән татар балалары санын
белеп бетерерлек түгел. Кунакка кайтканда, Җизак, Термез, Чимкент,
Җамбыл, Кыпчак ише шәһәр исемнәрен күрше авылларны санагандай
гына саный «читкә киткәннәр». Тормышлары шәплеген исбатлагандай,
өйдә калган бәхетле әнкәләренә плющ жикетлар, өрек ише җимешләр
салган посылкалар килеп төшә. Үзләренең, алты-җиде үзбәк-казакъ
баласы үстереп, ни рәвешле көн күргәннәрен белүче генә юк. Сөйләүче
дә юк. Киткән җирдән бик азлары гына әйләнеп кайта. Калганнары да
милләтләрен, асылын югалта. Хәтта телләрен оныта!
Сания Урта Азиядә яшәп кала алмас.
Йосыф та Төрекмәнстанда иде бит. Бәлки ул әле дә Төрекмәнстан
белән Иран арасындагы Копетдаг тау сырты ышыгындагы заставада
хезмәтен дәвам итәдер? Сания аның 1946 елда хезмәтен тутырып,
илгә кайтканын белми иде әле. Белсә, ни эшләр иде икән. Беренче
булып үзе аңа хат яза алмый бит инде ул! Ни дип язсын? Гафу
үтенсенме? Аяныч хәлгә төшүендә аның гаебе бармыни соң? Бардыр
шул. Йосыф аңа артистка булма дигән иде. Шул артистлык юлында
йөрү харап итте дә бит инде аны. Әбисе дә шуңа – сүзен тотмаганына
күрә өмет өзде оныгыннан. Каразиректәге иптәш кызлар белән
хат алышканы да юк шул инде күптән. Хат алышкан булса, илдәге
хәлләрне язарлар иде. Йосыф кайткан сурәттә дә берәр төрле хәбәр
ишетелер иде. Димәк, Йосыф Төрекмәнстанда булырга тиеш. Табар
аны Сания. Үзе эзләп табар! Аңлашырлар...
Әгәренки Йосыфның Саниясен Казанга барып эзләп йөргәнен
белгән булса, Саниягә дә «табылырга» ансатрак булган булыр иде. Бу
кадәресе дә бәхәсле. Чөнки, соңыннан беленгәнчә, «ипигә киткән»
Сания югалып, биш көннән соң да кайтмагач, теге кеше, таныш эздән
Каразирек ягына чыгып китә. Баланы да алып. Һәм поездда Казаннан
кайтып килүче Йосыфка тап була. Вагондагылардан кемдер: «Менә
шушы кеше була инде Саниянең кияве», – дип күрсәткәндер. Әле бу
икәү сөйләшеп тә алганнардыр.
Язмыш шулай оста шаяра белә ул.
Саниянең Урта Азия ягына киткәнлеген соңрак ишетә егет. Аны
эзләп киткән микәнни соң? Бу фараз егетнең, кызга карата булган
бөтен үпкә-кинәләрен оныттырып, йөрәген тагын да алгысытып куя.
Юк, ул Саниянең ни хәлгә төшкәнен ачыкларга тиеш! Ничек итепме?
Дамира белә булыр. Белә ул! Тик аның үз дөреслеге. Йосыф хәзер
азат. Ул хәзер Дамираныкы! Дамира да бу асыл егетне Саниядән ким яратмый иде бит. Әле дә ярата. «Сания ирен бик яратып тора...» – дип
сайрый гына башлый кыз. Тик Йосыф инде Саниянең ирен «ничек
яратканыннан» хәбәрдар. Шуңа күрә сөйгәненә ягылган яла сүзләрен
тыңлап тормый китеп бара. Адресын табарга кирәк Саниянең. «Бала
ташлап качкан бозык хатын...» Юк, ул хатын аның Сандугачы була
алмый. Монда нидер ялганмый. Күпме вакыт эзләсә дә, эзләр Йосыф
аны, табар. Хатлар язар. Аңлашырлар. Кичереп булмас җинаяте
юктыр Саниясенең. Ятимгә яла ягу җиңел ул. Яклаучысы юк дигәч
тә... Бар Саниянең яклаучысы.
Менә ул – Йосыф бар!

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 10, 2025

Фото: Алинә Хәбибуллина

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев