Итекче (бәян)

Казан шәһәренең Яңа Бистәсе. Революциягә кадәр бу бистәдә бер генә дә бүтән милләт кешеләре яшәмәгән дисәк тә ялгыш булмас. Аны татарның мөстәкыйль районы дип әйтергә була. Кичен яшьләр, Идел буена җыелышып, уеннар оештыралар.

Яңа Бистәне хәзерге Татарстан урамыннан тимер юл күпере бүлеп тора. Бистәгә бару өчен балчыктан дамба салынып, аннан трамвай, ат юллары уза. Дамба яз сулары ясый торган сай күлне урталайга бүлә.

Җәй көннәрендә күлдә кыр үрдәкләре, акчарлаклар йөзә. Яр буйлары камышка күмелә.

Яңа Бистә кешеләре, бигрәк тә кызлары-егетләре, бер-берен яхшы белеп гашыйк булалар, үзара ярәшеп тормыш коралар.

Бистәнең атаклы гармунчысы, шаян Мөхәррәм дә гел кызлар телендә. Ул буш вакытларында әтисе белән милли чүәкләр тегә. Аларның кулыннан төшкән чүәкләр базардан кире кайтмый, сатылып бетә. Аның шаянлыгыннан, сәләтеннән көнләшүчеләр булмый каламы соң?! Күз атып йөргән бистә кызы, чибәрләрнең чибәре Зөбәйдәгә гашыйк булган көндәшләре дә аз түгел. Бигрәк тә мехкомбинатта эшләүче комсомол Хәйрулла кичке уенда гел Зөбәйдә тирәсендә бөтерелә. Аны күргәч, Мөхәррәм, тырышып-тырышып бию көе уйнаган җиреннән, җиңел генә җыр көенә күчә.

Яңа бистәдә җыр-моңнар сызылып таңнар атканчы яңгырый.

Мөхәррәм белән Хәйрулла Зөбәйдә өчен бәхәскә дә кергәлиләр. Хәйрулла әче телле, Мөхәррәмне «кулак малае», дип кимсетә, итекче малаена Зөбәйдә тәтемәячәк, дип, иптәшләре аркылы гел җиткереп тора. Аңа җавап итеп, Мөхәррәм кичке уеннарда егетләр арасында гына сөйли торган мәзәкләре белән көлдерә.

Мөхәррәм мех комбинатында, ремонтчы-слесарь булып эшли. Бөтен эш җиһазларын вакытында тикшереп, төзәтеп, майлап, чистартып тора.

Хәйрулла һәрвакыт ыспай киенеп йөрер. Комбинатта тегелгән туннарны тикшерү, аларны сатарга җибәрү бүлегендә эшли. Эше белән бик горурлана, «аксөякләр» рәтенә кертә.

Егетләр бер-бере белән еш әйткәләшә торгач, Зөбәйдә кичке уеннарга чыкмый башлый, юкса аның өчен көнләшеп, дәртле егетләр якалашып алырга да күп сорамаслар.

Кичке уенда төрле такмаклар әйтеп җырлау ярышы бар. Кем «әчерәк» итеп, «төрттеребрәк» җырлый, шул җиңүче. Мөхәррәм үзе уйнап, такмаклар әйттергәндә, Хәйрулла эреләнеп, көчкә түзеп тора да читкә китеп күзәтеп утыра.

Мөхәррәм уйный да, җырлый да:

 

Нәгъләт төшсен Николайга,

Ике сыер саудырды.

Рәхмәт төшсен Ысталинга,

Кәҗәмнән дә яздырды.

 

Безнең җырлар төче түгел.

Бераз ачы булса да;

Ысталинга ышаныгыз,

Ышанмаслык булса да.

 

Мөхәррәм булмаган кәҗәсен саткан, дип, яшьләр кызык табып көлешәләр.

Көзгә таба көннәр сүлпәнләнеп, кичке уеннарда киләсе язга кадәр «каникуллар башлана».

Кемдер, Мөхәррәм өйләнә икән, Зөбәйдәнең әти-әнисенә яучы җибәргән, ураза бәйрәменнән соң туйлары була, дигән сүзне Хәйруллага ишеттерә.

Мөхәррәм үзенең өйләнәсен үзе дә белми әле. Бу гайбәтне Хәйруллага үч итеп бистә егетләре таратып, кәмит буласын көтәләр. Тик көткән кәмитләре Мөхәррәм өчен кайгы-хәсрәткә әверелә.

Капка баганасына эленгән почта тартмасыннан Мөхәррәмнең әнисе улын милициягә чакырган кәгазь ала. Сабира апа белән Зиннәтулла абзый куркуга калып, улларын эштән кайтышлый ук каршы алалар. Җитмәсә повесткада фәлән көнне, фәлән сәгатькә паспорт белән килергә кушылган.

Гаилә борчылып төн йокламый, сөйләшеп чыгалар.

– Атасы, әллә синең чүәкләр тегеп сатуыңны берәрсе әләкләп язды микән? Хәзер бит бүтән замана. Юк-бар гаеп табып та төрмәгә ябалар, – дип Сабира апа шик өстенә шик өсти.

Зиннәтулла абзый, борчылып, төне буе ишегалдында йөри һәм бакчада кошлар сайрамавыннан гаҗәпләнеп кала. Җәйнең соңгы көннәре җиткән ич. Сайрар кошлар бала очырта. Аларның гомеркәйләре бик кыска шул. Үзләренә алмашка бала үстереп, очыртып өлгерергә тырышалар. Зиннәтулла абзый да үзен шул кошлар язмышына тиң кебек хис иткәндер.

Мөхәррәм иртүк, милициядән килгән чакыру кәгазен күрсәтеп, эшеннән сорап китә.

Дежур торучы милиционер аны «особый отдел»га чакыруларын әйтеп, башы белән генә ишарәләп, белдерүсез ишеккә күрсәтә. Өстәл артында өлкән лейтенант кабул итә:

– Уз, утыр! Кем буласың? – ди, паспорт белән повесткасын алып укыгач. – Ну, нәрсә, Зиннәтуллин, кайда, кем булып эшлисең?

– Мехкомбинатта, слесарь-ремонтник.

– Комсомолмы, партия членымы?

– Юк, берсе дә түгел.

– Гармунда уйныйсыңмы?

– Әйе, бераз шыгырдатам.

– Такмакларны күп беләсең, диләр, анекдотлар сөйләргә осталыгың да бар икән.

– Оста дип, аны барысы да җырлый, сөйлиләр дә инде.

– Ю-ю-юк, монда синең такмакларың илле сигезенче статьяга тарта! Бөек юлбашчыны хурлап, такмаклар җырлыйсың икән. Совет хөкүмәтеннән көлеп, анекдотлар сөйли, коткы тарата, дигән гариза килде.

Шундый гаепләнүдән Мөхәррәм кинәт каушап, бераз сүзсез торгач:

– Нинди гариза, кем язган?

Өлкән лейтенант гаризаны күрсәтә дә үзе укып чыга. Чынлап та, анда матур почерк белән аның Совет хөкүмәтеннән көлеп мәзәк сөйләгәне, Сталин турында такмак җырлавы язылган.

– Ул бит шаярып, үзара гына сөйләнүләр, – дип акланып караса да, тикшерүче аны «антисоветизмда» гаепләп язылган протоколга кул куярга куша.

– Юк, куймыйм. Мин бит аны шаяртып кына җырладым.

– Ярар алайса, кулыңны куйма. Уйларга бер тәүлек вакыт бирәм, ә хәзергә камерага кереп утырырсың.

– Ничек камерага? Ни өчен?

– Бөек юлбашчыдан көлгәнең, Совет хөкүмәтен хурлаганың өчен. Әгәр кул куйсаң, яшьлегеңә карап, судья бәлкем гафу итәр, – дип, өстәлгә бармаклары белән чирткәләп, астыртын гына, гаепләнүчене күзәтә. Следовательнең тыныч, йомшак сөйләве, җитмәсә татар кешесе булуы Мөхәррәмгә тәэсир итте бугай, имзасын куя.

– Ә хәзер бар, кайт! – дип, аңа китәргә рөхсәт итә.

Җиләс көн булса да, Мөхәррәм борчылудан тирләп-пешеп кайтып керә.

– Улы-ым, нәрсә булды, төсең беткән? – дип, әнисе – Сабира апаның каршы алуына:

– Берни дә булмады. Такмаклар җырлап йөрмәскә куштылар, – дип кенә тынычландыра.

Зиннәтулла абзый иртүк, чүәк тегә торган коралларын, матур бизәкләр салынган «заготовкаларын» җыеп, кечкенә капчыкларга салып, бакчадагы куе үлән арасына күмеп, яшел яфраклы чыбыклар белән каплый.

«Үзеңнеке, үзең дә таба алмаслык» итеп яшерү, ул инде, андый-мондый тентү булса, дип эшләнгән эш. Чөнки совет законнары бик кырыс, штраф салып, әйберләреңне генә алып китмичә, ябып та куюлары ихтимал. Бу хәлләр көн кебек ачык. Иске бистәдәге «коллегасын» итеге-читеге белән бергә алып китеп, алты ай судсыз-нисез дигәндәй, Пләтән төрмәсе шулпасын чөмерттеләр.

Зиннәтулла абзый, улыннан ничек сорау алганнарын җентекләп сорагач, бәлкем, Алланың рәхмәте белән, узып китәр, дип, намазга басып, Ходайдан ярдәм сорап дога кыла. Сабира апа да күңелен бушатып, ялварып, Алладан мәрхәмәтлек сорый.

Тикшерүче өлкән лейтенант Юнысовның шулай «йомшак» сөйләшүе каты урынга утырту өчен булган икән. Мөхәррәмне, бер атна үтүгә, судка чакырып кәгазь килә.

Зиннәтулла абзый белән Сабира апаның борчылуы чиктән ашып, улларын югалту кайгысы басып, хәлдән калдыра. Бердәнбер улларын такмак җырлаган өчен хөкем итәчәкләр...

Мөхәррәм кичләрен Зөбәйдәләр тирәсеннән берничә мәртәбә узып-китеп йөрсә дә, күрешүдән мәхрүм була. Читтән генә торып булса да, бик-бик күрәсе килә. Эчендәге борчылу, ниндидер билгесезлек тынгы бирми, йокысы «кача», тамагыннан ризык үтми... Эшендә аның күңелсез, борчулы йөзен күреп сораштырсалар да, ул серен ачмый.

Билгеләнгән сәгатькә, Идел буе районы судына өчәүләп килүләрен көтеп, тикшерүче Юнысов коридорда әрле-бирле йөренә. Суд билгеләнгән сәгатьтә башлана. Прокурор, гаепләп, дәүләткә куркыныч таратучы, дип, ун елга хөкем итүләрен сорый.

Якларга бернинди дә адвокат юк. Ул чорларда адвокат булып эшләү куркыныч һөнәргә әверелә. Судьяның, гаепләнүеңне таныйсыңмы, дип соравына, эчкерсез, гади эшче егет:

– Бөтен яшьләр дә такмак җырлый инде. Урыслар әллә нинди анекдотлар да сөйли бит әле, – дип, күз яшьләрен сөртә.

Зиннәтулла абзый белән Сабира апа, һушларын югалту дәрәҗәсендә сүзсез калып, суд карарын көтәләр. Судья «киңәшләшү» бүлмәсенә кереп, ике-өч минуттан «бүреге белән киңәшләшеп» чыккач, суд карарын укып, Мөхәррәмнең яшьлеген, әлегә кадәр судка тартылмавын искә алып, «нибары» биш елга төзәтү, тәрбияләү лагерена, дип, хөкемен игълан итә.

Әлегә чаклы күзгә чалынмаган ике конвой Мөхәррәмне култыклап, алып чыгып та китәләр. Менә сиңа советларның иң гадел хөкеме.

Урамда, суд бинасы янында, тартып торучы тикшерүче Юнысовны күреп, Сабира апа ниндидер эчке батырлыгы белән йөрәк әрнүен әйтә:

– Мин сине үлгәнче каргаячакмын! Бердәнбер улыбызга нахак бәла ягып, төрмәгә утырттың. Үзең дә шунда ун елга китсәң иде! – ди.

Кайгыдан бөкрәйгән Зиннәтулла абый белән Сабира апа өйләренә кайткач кына исләренә килә: уллары Мөхәррәмнең өстендә күлмәк белән көн дә кия торган пиджагы гына иде.

– Көз якынлашкан саен, көннәр салкыная, ул мескенем анда нишләр, – дип, икенче көнне улларына эчке кием, ашарына ризык алып, Пләтән төрмәсенә иртә таңнан барсалар, анда чират, алар кебек кайгы-хәсрәткә баткан кешеләр таң атканчы ук килеп басканнар. Һәркем үз зарын чиратта басып торучы күршесенә сөйләп, күңелен юатырга тырыша.

Сөйләүләре буенча, яшьләрне, юк кына гаеп табып, бишәр-унар елга хөкем итеп, Коми якларына урман кисәргә җибәрәләр, ди. Мөхәррәмне гаепләүнең төп сәбәбе – көчле яшьләрне лагерьларда бушлай эшләтеп, дәүләтнең экономикасын күтәрү икән. Аларның язмышы – дәүләт өчен арзанлы эшче кул. Болары «китсә», яңадан яшьләре үсеп килә бит...

Берничә сәгать аягөсте чиратта торып, улларына бирәсе әйберләрне җентекләп тикшергәч кенә, «передача»ны кабул итеп, кәгазь кисәгенә кул куеп җибәрәләр.

«Фәләненче числода этап китәчәк. Саубуллашасы килгәннәр шул көнне килеп, тимер рәшәткә аша саубуллаша ала», дигән игъланны да укыйлар.

Унөченче санны «чёртово дюжина», дисәләр дә, Мөхәррәмгә аз гына булса да язмышы мәрхәмәтле булды. Унөченче камерада унбишләп тоткын, барысы да яшьләр. Күбесе – районнардан, авыллардан. Күкрәк кагып утыручы блатнойлар юк. Яшьләр тиз аралашып, бер-беренә нинди «гөнаһлар» тагылганны, ничәнче статья нигезендә утыруларын белешәләр. Аларның статьялары «халык дошманы»на тарта. Ул замандагы канатлы сүз – «кешесе генә булсын, статьясы табылыр» – бик актуаль сәясәткә әйләнә.

«Передача» әйберләре биргәндә, Зиннәтулла абзый: «Улым, өрә белмәгән эт авылга бүре чакыра, авызыңа йозак эл, үзеңне сакла!» – дип язу тыккан була. Әтисенең сүзләре Мөхәррәмнең күңеленә ташка чокып язган кебек сеңеп кала.

Татарстанда хөкем ителгәннәрне, шәһәр төрмәләреннән товар вагоннарына төяп, Коми якларындагы лагерьларга алып китәләр, чөнки яшь кеше – урман кисү өчен бик кирәкле, арзанлы эшче.

Өч көн буена, сохарины салкын суга манып, рәхәтләнеп ял итеп, коры такта сәндерәдә йоклап, ниһаять, төнлә «курортка» килеп җитәләр. Таң атканчы вагон ишекләре ачылмый, чөнки лагерьдан сакчылар көндез генә килеп, егерме чакрымлап юлны этләр белән саклап, җәяү барырга тиешләр. Бер йөк машинасына утырып егермеләп конвой килеп җитә дә, һәр вагонны чорнап ала. Берәмләп тоткыннарны тезеп бастыргач, буш калган вагоннарны кабат тикшереп чыккач, конвой начальнигы кыска гына кисәтү ясый: «Кем дә кем уңга яки сулга тайпылса, ул качарга җыенучы булып санала. Конвой кисәтүсез атачак, эттән талатачак».

Тоткыннар колоннасының башына һәм азагына, икешәр ягына да, овчаркалар белән конвой куела. Колонна уртасында да ике яклап дүртәр солдат, винтовкаларын әзер тотып, юлга чыгалар.

Берничә көн яуган яңгыр, урман юлын җебетеп, урыны белән кечкенә күлдәвекләр хасил иткән. Колонна, бернигә дә игътибар итмичә, чыпырдап торган юлдан, тайга эченнән, егерме чакрымлап юл узып, биш елга сузылачак «тәмуг»ка килеп җитә. Тимер чыбыклар белән чолгап алынган бараклар, лагерьның һәр почмагында сакчы утыра торган вышкалар күңелләргә шом сала, шушы якты дөньяда соңгы юлыңны узасың, дип ишарәли кебек.

Колонна лагерьга кергәч, бер офицер каршы алып, исемлек белән тоткыннарны барларга боерык бирә. Старшина Сидорчук һәр фамилияне тамак ярып барлагач, хөкем ителгән, хокуксыз җан иясе генә булып калган кеше, колонна каршына чыгып басып, үзенең барлыгын раслый. Тоткыннарның барысының да аяклары сазга баткан. Мөхәррәмнең җәйге туфлие җебеп, ертылып ук чыга. Аягы салкын пычрак балчык эчендә. Ачлыктан ашказаны «борып» авырта.

Исемлекне барлагач, отрядларга бүленеп, баракларга тараталар. Яңа килгән тоткыннарга ярым буш торган бараклардан ятак бирелеп, тамгалар яздырып эләләр. Такта сәндерәләрдә – салам-печән тутырган матраслар. Өскә ябынып ятарга юка гына юрган.

 Мөхәррәмгә Чистай егете Василий белән ике катлы сәндерә бирелеп, шобага салгач, Мөхәррәмгә икенче каттан урын эләгә.

Аларның бәхетенә, ял көне туры килеп, чәчләрен алып, мунча кертеп юындыргач, лагерь киемнәре кидерәләр һәм ашханәгә алып баралар. Кәбестә шулпасын ипи кисәге белән чөмергәч, сыек кына борчак боткасы салынган тәлинкәләр дә тиз арада бушап кала.

Бараклар эчендә керосин лампалары гына, чөнки генераторның көче җитми. Сак вышкаларына эленгән прожекторлар ике кат чәнечкеле чыбык арасындагы «мёртовая зона»ны һәм бараклар алдындагы мәйданны гына яктырта. Ул «зона», җәен атна саен йомшартылып, тырма белән тырмалап күпертелә. Качарга ниятләгән кешенең эзе шунда басылып калачак.

Василий – Чистай егете. Ул да такмак әйтергә, анекдотлар сөйләргә яратканы өчен биш елга хөкем ителгән.

Дүшәмбе көн, иртән сәгать алтыда, барлык лагерь халкы аякта. Урамдагы юынгычларда юынып, һәр отряд тезелешеп иртәнге ашка бара. Мөхәррәмнәрнең отряды икенче чиратка кала, чөнки ашханәдә урын җитми. Иртәнге ашны капкаларга унбиш минут вакыт бирелә. Шуның өчен тоткыннар өстәлгә ябырыла. Ул арада: «Выходи строиться!» – боерыгы яңгырый. Иртәнге сәгать сигездә бөтен тоткыннар «плац» дип аталган мәйданга чыгып тезелә. Һәр отрядның старшинасы, исемлекне кычкырып барлагач, лагерь начальнигы каршына барып хәбәр итә. Лагерь начальнигы, майор дәрәҗәсендәге офицер, тоткыннарның исенә төшерә: «Качарга теләүчеләр булса, тотылгач утыру вакыты тагы да артачак. Урман кисүдә норма үтәмәүчеләрнең ашавы кысылачак, каршылык күрсәтүчеләр карцерда ун тәүлек «ял» итеп чыгачак. Һәр отряд, тезелешеп, тайгада бүлеп бирелгән җирләргә юнәлә. Киселәсе, гасырлар яшендәге чыршы-наратлар алдан ук тамгаланган. Күз күреме саен овчаркалы сакчы – куаклар арасында әрле-бирле йөреп күзәтә – аеруча хәтәр тоткыннарны саклый бит...

Киселәсе агачка дүртәр кеше куелып, ике куллы пычкылар, балталар алынгач, эш башлана. Күп тә үтми, «берегись» командасы яңгырый башлый. Ике кеше колачы җитмәслек зифа буйлы чыршы-нарат гөрселдәп җиргә ава. Ботаклары юнылгач, унар метр озынлыгында агач киселә. Соңынтын ул бүрәнәләрне, «ЧТЗ» тракторы белән тарттырып, бер урынга өячәкләр. Кыш җиткәч, трактор чаналарына төяп, тимер юл станциясенә озатачаклар.

Мөхәррәм белән Василийның тайгадагы эш көне шулай башланып, биш ел буена дәвам итәчәк, исән-сау калсалар...

«Блатнойлар» – уголовниклар аерым баракта. Алар үзләрен лагерь элитасы дип атыйлар. Тайгада эшләгәндә: «Эй, вы, частушники», – дип көлеп, кимсетергә төрле сәбәп табып, тавыш-гауга чыгарырга тырышалар. Мөхәррәм белән Василий, бернинди дә провокацияләргә игътибар итмәскә сүз куешалар. Бүтән тоткыннар белән сер алышмаска, әтисе язганча: «Авызыңа йозак эл!» – дигән киңәшне истә тоталар.

Яңгырлы салкын көз дә килеп җитә. Җәйге тайганың канэчкеч озын борыннары кышкы йокыга тала. Чебен-черки югалып, аларны бетләр, кандалалар алмаштыра, тәүлек буена тоткыннарның канын инде алар эчә. Мунчада юынган арада тоткыннарның киемнәре термообработка узса да, бер-ике көннән яңадан шул хәшәрәтләр басып ала.

Ноябрь аенда җир туңып, кар төшә. Тайгада урман кисү тукталырга тиеш түгел. Күбесенең аяк киемнәре тузып ертыла. Чолгаулар тиз чылана. Делянка уртасына учак ягылып, шунда аяк киемнәрен, чолгауларын киптереп алганда, бераз ял итеп, җылынырга да була. Кем ничек булдыра ала, шулай ботинкасын төзәткәли, купкан табанын бау кисәге белән бәйли.

Мөхәррәм үзенең дә, Василийның да ботинкаларын хоздворга алып кереп, мөмкин кадәр төзәтеп, күпмедер вакыт кияргә яраклы итә. Аның оста куллы булуын старшина Сидорчук күреп: «Давай, татарин, возмись, все рваные ботинки моего отряда почини. За это я тебя на лесоповал не возьму», – дип, итекче малаен тәки «сапожник» итә. Мөхәррәм, булган кадәр иске күн, резина итекләрен җыеп, отрядтагы агайларның ботинкаларын төзәтә башлый. Сидорчукның күңеле булып, ул лагерь начальнигына: «Минем отрядта барысының да аяк киемнәре төзек!» – дип рапорт бирә. Ни әйтсәң дә, лагерь өчен экономия, яңа аяк киемнәрен дәүләттән алу бик катлаулы. Тоткыннар кайгысы түгел, армияне киендерү мөһимрәк.

Европа илләрендә сугыш бара. Немецлар Советлар Союзына һөҗүм итәргә мөмкин, дигән куркыныч хәбәрләр йөри.

Лагерь начальнигы майор Хоменко, старшина Сидорчукка Мөхәррәмне хоздворга җибәреп, аяк киемнәре төзәтү урынын билгеләргә, кирәкле кораллар, күн, резина кисәкләре бирергә куша. Хоменконың боерыгы тиз үтәлә, Мөхәррәмгә хоздвор барагының бер почмагында урын, кирәкле эш кораллары да бирелә. Әтисе өйрәткән итекче һөнәренең бик тә кирәге чыга. Мөхәррәмгә өйдән, айга бер мәртәбә булса да, хат килгәли. Әти-әнисе, гадәттәгечә, борчылуларын, юксынуларын язып, исән-сау әйләнеп кайтуын телиләр.

***

Мөхәррәмне «этап» белән лагерьга озатуга, Сабира апа тынычлыгын югалтып йокысыз кала. Улын югалту, сәламәтлеген бик нык какшата – кан басымы күтәрелә, көчле баш авыртуы азаплый. Хәле бетеп, өянәге тәмам урын өстенә яткыза. Зиннәтулла абзый да үзен кинәт картаеп киткән кебек хис итә, сүлпәнләнә төшә. Чүәк тегәргә әзерләгән әйберләрен чормага ук менгезеп, иске сандыгына салып куя. Эшләргә кулы күтәрелми, күңел боеклыгы җиңә. Җитмәсә, гомер иткән җәмәгате, Сабирасының авыруы аны үзенекеннән дә ныграк борчый.

Урын өстендәге хатыны еш кына:

– Атасы, миннән алда гына китә күрмә. Берүзем калып нишләрмен, – дип өзгәләнә.

– И-и-и анасы, кемнең кайчан китүен бер Ходай үзе генә белә. Юкка борчылма. Әле савыгып, улыбыз кайтуын күрергә насыйп булсын! – дип, догалар укып, хатынын юата.

Мөхәррәмгә хуҗалык бүлегендә аяк киемнәре төзәтү, аш бүлмәсендә утын кисеп яру, атнага бер мунча ягылганда су, утын ташып тәэмин итү бурычы йөкләнә. «Отбой» булганчы ул үзенең мастерскоенда төрле эш табып вакытын уздыра. Василий да аның янына еш кереп, өйдән килгән хатындагы яңалыклар белән уртаклаша. Почмакта яткан брезент кисәкләренә Мөхәррәмнең күзе төшеп, яхшылап караса, әле кулланырга ярыйсы гына җирләре табыла. Бераз чамалап үлчәгәч, өстен брезент кисәгеннән, табан астына иске, ертык киез итек кунычын кисеп, ыспай гына, өйдә киеп йөрерлек чүәк тегә. Чүәкнең өстенә күн калдыкларыннан лалә чәчәге дә ясап ябыштыра. Карап торырга гади генә әйбердән өйдә кияргә хатын-кыз чүәге әзер була.

 

Старшина Сидорчук хуҗалык барагына кергәләп йөри. Икесе генә калгач, Мөхәррәм, чүәкләрен сузып: «Гражданин начальник, менә хатыныгызга бүләк булыр», – дип, кулына тоттыра.

Сидорчук, гаҗәпләнеп, бүләкне кабат-кабат әйләндереп карый.

– Молодец, татарин. Спасибо за подарок! – дип, бүләкне култыгына кыстырып чыгып китә.

Берничә көн узгач, старшина тагын керә:

– Ну, как дела, сапожник? – ди.

– Мөхәррәм, «үрә катып», кем булуын һәм кайсы статья буенча хөкем ителгәнен әйтеп бетерми, Сидорчук, аны шундук туктатып:

– Слышь, Зиннатуллин, ты хромовые, офицерские сапоги шить умеешь?

– Мужские, женские ичиги шил, а офицерскиларны юк.

– Ичиги?

– Әйе, җиңел итек. Урамга чыкканда, аңа калуш кигезәләр. Өй эчендә киеп йөрергә җайлы.

– Ярар. Нинди материаллар кирәклеген язып бирерсең, – ди дә чыгып китә.

Мөхәррәм кечкенә кәгазь кисәгенә кирәкле товарларны: эш коралларын, энәсен, җебен, сумала белән балавызын да язып, старшинага тапшыра. Күн итек тегү өчен калып кирәклеген, аны имән йә каен агачыннан гына ясалуын әйтеп, үзенә ярдәмче бирүләрен дә сорый. Калып ясар өчен итекнең кем аягына тегеләсе алдан ук билгеле, старшина үз аягының үлчәвен күрсәтә. Күчермә өчен иске итеген биреп торырга була. Ә ярдәмчене үзегезнең барактан сайлап ал, ди.

Мөхәррәмнең тәкъдиме Василийга ошый-ошавын, тик аның итек тегү түгел, үз гомерендә калуштан башканы кигәне булмаган икән. Теләгең булса өйрәнерсең, дип, Мөхәррәм аңа тайгадан ботаксыз каен түмрәннәре алып кайтырга куша.

Тоткыннар һәркөн эштән соң тайгадан ягарга әзер утын пүләннәре күтәреп кайта. Бараклардагы мичләрне ягып җылыту – анысы истопниклар бурычы. Алар инде үз эшләрен тырышып башкаралар. Бараклар тиз җылына үзе, тик иртәнгә кадәр суынып та өлгерә.

Василийны Мөхәррәмгә хуҗалык эшләренә ярдәмче итеп билгелиләр. Василий тайгага баргач, үзе сайлап алган төз каенны, Мөхәррәм әйткәнчә кисеп, дүрт калыпка җитәрлек итеп әзерләп алып кайта. Агачларны мичтә бераз киптергәч, старшина аягы зурлыгында бер пар калып ясала.

Күн итек тегү читек тегү кебек кенә түгел, ул бик катлаулы, мәшәкатьле эш. Мәгәр, Василий сәләтле өйрәнчек булып чыга, кулы-кулга йокмый, итек тегү һөнәренең серләренә тиз төшенә, Мөхәррәмгә эшне җиңеләйтә. Бер атна эчендә «офицер итеге» тегелә. Старшина, ялтырап торган итекләрне кулында әйләндерә-әйләндерә карагач:

– Ну-у-у татарин, ты настоящий мастер, – дип, аркасыннан кага.

Мөхәррәм күн итек тегү осталыгының киләчәктә нинди хәсрәт китерәчәген уена, күз алдына да китерә алмый...

Сидорчук лагерь начальнигы Хоменкога Мөхәррәм теккән күн итек белән мактана, әгәр теләсәгез, сезгә дә тектерәбез, дип ялагайлана. Лагерь начальнигы аның тәкъдимен хуплагач, Сидорчук тагын берничә парлык кирәк-ярак, фабрикада ясалган калыплар китертә. Атна-ун көн эчендә, лагерь начальнигына да ялтырап торган хром итек тегелә. Начальникка да бу оста кул теккән күн итек бик ошый. Мөхәррәмгә ашханәдән өстәмә ипи, балык-селёдка бирдертә.

Сидорчукның «аппетиты» арта, ул башка офицерларга да күн итек тектереп, үзенә «авторитет» яулый. Ни әйтсәң дә, аның кул астындагы тоткын тегә бит. Яңа ел бүләге итеп лагерь начальнигының хатынына да «ах» итәрлек чүәк тегелә.

Тайгада урман кисүче тоткыннарга киез итеккә охшаган «чабутка» дип аталган аяк киеме бирелә. Ул бераз аяк җылысын сакласа да, бик тиз туза. Мөхәррәм белән Василий кыш буена шул чабуткаларны төзәткәләп, сипләп утыралар. Язга таба, карлар җепшекләнә башлагач, ул чабуткалар тагын да тизрәк туза, җәелеп үк төшә. Уголовниклар бер-ике мәртәбә Мөхәррәмгә «этлек» эшләмәкче булалар. Ләкин «Авторитет-зэк»: «Сапожников не обижать!» – дип «боерык» биргәч, туктыйлар. Ертык ботинка белән берәүнең дә йөрисе килми. Итекчеләргә ел әйләнәсендә эш күп. Тайгада аяк, өс киемнәре тиз туза.

Уголовник-авторитетның әшнәсе, хөкем ителгән вакытын тутырып, иреккә чыгарга әзерләнә, аның өчен Мөхәррәмгә яңарак, төзегрәк ботинка табарга кушалар. Иреккә чыгучы, яңа булмаса да, әле нык кына ботинканы киеп, рәхмәт тә әйтмичә (алар арасында рәхмәт әйтү юк), «пацаны, на свободе сочтёмся», дип, мастерскойдан чыгып китә.

Мөхәррәм белән Василийның «дәрәҗәсе» уголовниклар тарафыннан «неприкосновенныйга» әверелә. Старшина Сидорчукның нәфесе үсә. Ул, шәһәрдәге таныш-белешләреннән дә (билгеле инде, бушлай түгел) заказлар алып, итек тегүчеләрне иртә таңнан отбойга кадәр эшләтә башлый. Василий чүәкләр тегәргә өйрәнгәч, аңа ирләрне дә, хатын-кызларны да чүәкле итү бурычы йөкләнә.

Сидорчукның «эшкуарлыгы» ярыйсы гына керем китерә башлый. Шул исәптән лагерь начальнигына да өлеш чыга.

Хатына Яңа Бистәдән, озак кына җавап килми торса да, Мөхәррәмгә, ниһаять, берьюлы ике хат килеп төшә. Беренче хатта әтисенең каты авырып хастаханәдә ятуын язсалар, икенчесендә кыска вакыт эчендә, тамагыннан ризык үтмичә, бик ябыгып үлүен хәбәр итәләр. Беренче хат айлар буена лагерь канцеляриясендә яткан, һәм ул икенче хат килгәч кенә Мөхәррәмгә тапшырыла. Егерме яшен генә узган егетне лагерь тормышы, кинәт әтисен югалту хәбәре, эчке тойгылары тагы да аз сүзлегә әверелдерә. Күңелендә дөрләгән нәфрәт хисе, дөньяда яшәүнең мәгънәсен, аның киләчәген томалый. Өч елдан артык тайгада черкидән талатып, кандала, беттән кан эчереп, «нара»да аунап яту, кешеләрне җәнлеккә әверелдерә. Иректә яшәүчеләргә карата нәфрәт, көнләшү хисләре тудыра башлый.

Иртәнге аштан соң, развод вакытында, бөтен состав плацка тезелеп баскач, лагерь начальнигы Хоменко, Германиянең Советлар Союзына каршы сугыш башлавын хәбәр итә. Һәм лагерьда «хәрби хәл» игълан ителә. Эчке кагыйдәләрне бозучыларны каты җәза көтә. Һәр тоткын урман кисүнең нормасын үтәргә тиеш. Кем дә кем хәйләләп эшләми, күз буйый – кыскартылган рацион буенча тәүлеккә ике мәртәбә генә ашатылачак һәм хәрби судка биреләчәк. Бу катгый кисәтүдән соң блатнойлар тынычлана төшеп, барысы да урман кисәргә йөри башлый. Ә Мөхәррәм белән Василий җәй буе итек, чүәк тегүләрен дәвам итә.

Җәй тиз узып, салкын көз башлана. Немецлар армиясе Мәскәүгә үк килеп җитә, бөтен лагерьларга НКВД җитәкчеләреннән тәкъдим килә: «Кем дә кем үзе теләп сугышка китәргә теләсә, гариза язарга тиеш. Сугышта катнашкан кешеләр, статьяларына карап, иреккә чыгарыла, аларның хөкемгә тартылуы Ил каршында гафу ителәчәк». Бөтен лагерь тоткыннарында иреккә чыгу теләге уяна. Мөхәррәмнәр барагы да риза булып гариза яза. Бүтән барактагы тоткыннардан да гаризалар күп була. Прокурор һәм НКВД хезмәткәрләре һәрбер кешенең «дело»сын җентекләп өйрәнә. Мөхәррәм белән Василий да гаризаларын, беренчеләрдән булып, старшина Сидорчукка тапшыралар. Кыска вакыт эчендә, фронтка барырга теләүчеләр НКВД хезмәткәрләре белән озаклап сөйләшкәннән соң, «доброволец»ларның ант бирү кәгазенә кул куя.

Мөхәррәмне сөйләшүгә чакырмыйлар. Сидорчукның әйтүе буенча, имеш, аның анкетасы каралып, кире кагылган. Ә Василий, фронтка китүче беренче партия исемлегендә кала, китәргә җыена. Икенче көнне «штрафник»ларны плацка тезеп, фамилияләрен кычкырып барлагач, лагерь капкасы янында торучы кораллы солдатлар сагында, тимер юлга кадәр озаталар. Алар аннан товар вагоннарына төялеп, учебный пунктта бер-ике атна эчендә сугыш курслары узып, туры фронтка китә.

Тоткыннардан торган хәрби часть, «штраф батальон» дип аталып, фронтның иң алгы сызыгында катнаша. Алларында – дошман-фашистлар булса, артларында НКВД карательләренең заградотрядлары тора. Бер штрафникның да артка чигенергә хакы юк, тик алга барырга, дошманнарны тар-мар итәргә! Алар өчен иреккә чыгу – алга барып, дошманны җиңүдә йә инде каты яраланып, гөнаһыңны гафу иттерүдә. Өченче вариант: күпләр өчен сугыш кырында дошман пулясыннан «батырларча» һәлак булу.

Күп елларга хөкем ителгән, җитди җинаять ясаган тоткыннар, лагерьда калып, норма тутырып, урман кисүләрен дәвам итәләр. Мөхәррәм, үпкәләп, Сидорчуктан нигә аны фронтка җибәрмәүләрен сорагач:

– Слышь, сапожник, что, тебе здесь плохо? А на фронте стреляют, убить могут или инвалидом станешь. Так что не высовывайся. Отсидишь свой срок, поедешь домой. Глядишь, там уже война кончется, – дип тынычландырмакчы була.

Димәк, итекчене фронтка җибәрмәүләренең сере бик гади. Доброволецлар фронтка киткәч, лагерь бушабрак калуга, тагын бер «партия» китерәләр. Лагерьда калган тоткыннар, ял көне булу сәбәпле, үзләренең бараклары тирәсендә җыелышып, яңа килүчеләрне күзәтә.

Мөхәррәм дә, мастерскоеннан чыгып, «яңалар» белән кызыксына. Татар фамилияләре дә ишетә. Тоткыннарны тагын, гадәттәгечә, статьяларына карап, кайсы баракка билгеләнүен әйтеп, чәчләрен алдырып, мунча кертеп, дезинфекция уздырып, лагерь киеме кидерәләр.

Мөхәррәм, үзләренең барагында, яңа килгәннәр арасында татарлар очрамасмы, дип, ярым караңгы наралар арасында күз салып йөргәндә, маңгайга-маңгай Яңа Бистә егете, комсомол, көндәше Хәйрулла белән очраша. Икесе дә сүзсез калып, озак кына бер-беренә карашып торгач, беренче булып Мөхәррәм сүз башлый.

– Менә сиңа яңалык. Яңалык дисәң дә яңалык. Нихәл, якташ Хәйрулла? Яңа Бистәдә нихәлләр? Һуштан язарсың бу яңалыкка. Сине дә «санаторийгә» җибәргәннәр икән. Күпмегә путёвкаң?

Мондый очрашуга Хәйрулла үзе дә аңын югалтыр дәрәҗәдә гаҗәпләнә. Мөхәррәмгә туры карарга уңайсызланып, идән ярыгына карап:

– Алты елга, – ди.

– Ни өчен?

– Хәрбиләргә дип тегелгән бер машина тун югалган өчен.

– Шулкадәр тунны кая куеп бетердең?

– Минем гаебем юк. Отдел сбыт начальнигының гаебен миңа яктылар.

– Нәрсә, үзеңә бер тун да эләкмәдеме?

– Мин карак түгел. Сволочь, следователь Юнысов алдалап кул куйдырды. Кул куймасаң, ун елга китәсең, ди. Әгәр кул куйсаң, бәлкем, судья яшьлегеңне, комсомол булуыңны исәпкә алып, бөтенләй үк гаепләмәс, дип алдады. Прокурор ун елга дип торса да, судья алты гына ел бирде.

– Рәхмәт сиңа, Хәйрүш... Мин инде бишенче елымны тутырам. Урыслар әйтмешли, «раньше сядешь, раньше выйдешь». Үзе теләп китүчеләрне фронтка алалар. Әле күптән түгел безнең барактан илледән артык кеше, үзләре гариза язып, сугышка китте. Син дә гариза язып кара!

Хәйрулла, озакка сузмый, лагерь канцеляриясенә кереп, фронтка җибәрүләрен сорап гариза яза. Ләкин лагерь начальнигы майор Хоменко, ирония белән елмаеп, синең лагерьда, тайгада урман кисүдә туган илгә күбрәк файдаң булыр, дип борып чыгара. Чөнки Хоменко фронтка «доброволецлар» җибәрү планын тутырган. Хәзер урман кисү буенча норма үтисе бар. Подполковник дәрәҗәсен алу өчен.

Хәйрулла, Мөхәррәм янына кереп, гаделсезлектән зарлана.

– Сиңа, Хәйрүш, күнегергә кирәк. Закон как дышло, куда повернёшь, туда и вышла, диләр. Мин синнән үч алмыйм. Сиңа инде Ходай Тәгалә үзе җәза биргән – алты елга урман кисәргә җибәргән, – дип, сүзен бетерә дә эшен дәвам итә.

Хәйрүш тә урман кисүнең бөтен «ләззәтен» татый. Мөхәррәмнән үтенеп, үзенең табаны каерылып чыккан ботинкасын алыштырып, яңарагын ала. Ул Яңа бистә яңалыкларыннан: Зөбәйдәнең следователь Юнысовка кияүгә чыгуын, күп кенә яшьләрнең сугышка алынуын, үзенең вакытлыча «бронь» белән калгач, нахак бәла ягып, алты елга хөкем ителүен сөйли.

Дөньяда барыбер гаделлек бар. Җирдәге бөҗәкләр кебек мыжылдап йөргән, явызлык эшләгән кешеләр үз җәзаларын иртәме-соңмы алыр. Гөнаһсыз, гаепсез кешегә ялган бәла ягып көн күрүчеләргә каргыш барыбер төшә...

Мөхәррәмнең иреккә чыгар вакыты якынлаша. Берничә мәртәбә Сидорчукның исенә төшерсә дә: «Әле управлениедән рөхсәт кәгазе
килмәде», – дигән җавап ишетә. Тоткыннарны азат итү кәгазе вакытында килсә дә, лагерь начальнигының үзенә кирәкле кешеләрне яртышар ел иреккә җибәрмәве, күптән гамәлгә кергән хәл була.

Сабира апа улының кайтмавына борчылып хатлар язса да, Мөхәррәмгә иреккә чыгу рөхсәте кебек, җавапсыз калып, лагерь канцеляриясендә ята.

Казанның Яңа Бистә милициясендә хезмәт итүче яшьләрне НКВД

частьларына алып, алар «штрафбат» батальоннары артыннан «җәза бирү»

батальоннарында хезмәт итәләр. Юнысов та «җәза бирү» батальонында взвод

командиры була.

Белоруссия азат ителеп, Украинада, Балтыйк буе республикаларында көчле

сугышлар бара. Немецларга сатылган бандеровчы милләтчеләр урманнарга

качып, Совет Армиясе хәрби частьларына һөҗүм итеп, тынгы бирмиләр.

Пленга алынган совет солдатларын ерткычларча җәзалыйлар.

Юнысов та үзенең взводы белән чолганышта кала. Пленга бирелмәс өчен,

актык патроннарынача, соңгы сулышларына кадәр сугышалар. Бандеровчылар

пленга алмыйлар. Солдатларны атып кына үтерәләр, ә офицерларны урманда

асып кую алар өчен аеруча батырлык булып санала.

Капитан Юнысов, каты яраланып, аңын югалтып ятканда, бандеровчылар

кулына эләгә. Аның әле тере икәнлеген күргәч, гәүдәсен сөйрәп, юан имән

агачы янына алып барганда, ярасының әчетеп авыртуы аңына китерә.

– Ну-у щоо, москаль, очухался? – дип, бандеровчылар көлешәләр. – А сейчас

трошки-трошки вешать будем, – дип, юан имән ботагына ат дилбегәсен элеп,

Юнысовның муенына элмәк салып, акрын гына күтәрә башлыйлар...

Язмыштан узмыш юк дигәндәй, чолганышта калмаган комендант ротасы

солдатлары, урман эчендә бүреләр кебек качып йөрүче бандеровчылар эзенә

төшеп, чолгап ала. Көчле атышлар башлангач, бандеровчылар җәзалауны

ташлап кача башлый.

Ярдәмгә килеп җиткән солдатлар офицерның муенындагы, кулларындагы

бауны чишкәч, рота санитары ясалма сулыш ясап, нашатырь спирты иснәтеп,

аңына китерә. Бугазы бауга буылу сәбәпле, сулышы кысылган, тавышы

зәгыйфьләнгән була. Аягындагы яралар бәйләнеп, вакытында беренче

медицина ярдәме күрсәткәч, Юнысов исән кала. Кыр госпиталена барып

җиткәнче шактый вакыт уза, күп кан югалтуы, ярасына пычрак эләгү сәбәпле,

аягында гангрена башлана, хирурглар аягын тездән югары кисәләр. Бугазы

яньчелү аркасында сулыш алуны җиңеләйтү өчен, трахеясына ясалма клапан

куялар. Дөньяда гасыр буена яшәргә дип йөргән ир-егет гарипләнеп, кызганыч

хәлгә дучар була.

***

Октябрь бәйрәме якынлаша. Тышта көзге салкыннар башлана. Туң җир

өстенә төшкән беренче кар язга кадәр ятып калачак.

Коми якларында беренче кар төшү – кыш башлану дигән сүз. Баракларда

истопниклар мичләргә яга башлый. Тайга эченә «яшеренеп» яткан лагерьда

алтынчы ноябрьнең төшке аш вакытында бер-бер артлы көчле шартлау өч

баракны йомычка урынына күккә чөя. Лагерьдагы тревога һәммә сакчыны

аякка бастыра. Янгынны сүндерергә батырчылык итүчеләр табылмый,

чөнки кул насослары ачык һавада күгәреп ята. Суга да кытлык, хуҗалык

өчен генә җитәрлек су артезиан коесыннан гына алынып, кечкенә башняга

җыела. Барлык хуҗалыкта башбаштаклык, өстәвенә бәйрәмгә каршы көн...

Бөтен сак вышкаларына, КППга өстәмә сакчы-солдатлар куелып, резервтагы

прожекторлар яктыртыла. Хоменко өенә кайтарып җибәргән шофёрын

чакыртып, лагерьга килеп җиткәндә, өч барак та нигезенә кадәр янып бетә яза.

Шәһәрдән килгән янгын сүндерүчеләргә кисәү башларын гына «коендырырга»

кала. Утта янып бетмәгән такталар, кирпеч ватыклары арасыннан янып үлгән

өч гәүдә табыла. Алар – баракларда «дневальный» торучылар, төшке ашны

алдан ашап килгән булганнар.

Янган бараклардагы тоткыннарны исән калган баракларга күчереп

«тыгызлыйлар». Блатной тоткыннар бердәм булып, «колхозникларны,

частушникларны» кысрыклап, аларның ятак урыннарын алалар. Ризасызлык

күрсәткәннәргә янау, куркыту башлана. Октябрь бәйрәме көнне шәһәрдән

комиссия килеп төшә, бөтен тоткыннарны мәйданга тезеп бастырып, исемнәрен

барлап чыгалар. Лагерь җитәкчеләре бәхетенә, бер тоткын да качмаган,

дөресрәге кача алмаган.

Комиссия, җентекләп тикшереп тә ут чыгуның сәбәбен тапмый. Янгыннан

саклау идарәсеннән инспектор Галиев килә. Ул янгын чыгу сәбәбе буенча

кирәкле кәгазьләргә кул куярга тиеш була. Галиев, янган баракларны карап

чыккач, аптырап кала – агач йортлар, бараклар янып бетсә дә, морҗалары,

мичләре исән калырга тиеш бит. Ә бу очракта мичләр нигезенә кадәр

җимерелгән, исән калган бер кирпече дә юк. Үзенә ярдәмгә сакчылардан ике

солдатны алып, өеп куйган утын пүләннәрен җентекләп тикшерә башлыйлар.

Комендант взводы барагы янындагы утыннарны тикшергәндә, озак та үтми,

ярдәмче солдат бер утын агачыннан шикләнеп, Галиевка тикшерергә бирә.

Шик тудырган утын пүләне эре итеп ярылган, бер башына биш-алты сантиметр

зурлыгында түгәрәк бөке тыгызлап кагылган. Дикъкатьләбрәк карасаң да, шик

тудырырлык түгел, оста куллар бик яхшы итеп яшергән. «Нәрсәдер...»

Лагерьда, кышка дип әзерләнгән бөтен утын өемнәре тикшерелә, шул

исәптән, лагерь канцеляриясенә дигән әрдәнәдән дә сигезләп шикле утын

пүләне табыла. Комиссия вәкилләре шикле пүләннәрне лагерьдан ерак түгел

бер чокырга өеп ут төртәләр. Үзләре куркынычсызрак урынга яшеренеп

күзәтәләр.

Көчле шартлау, учакны күккә чөеп, янып торган кисәүләрне төрле якка

ыргыта. Калган шикле пүләннәрне НКВД вәкиле, саклык белән төреп, тикшерү

өчен шәһәргә алып китә.

Прокурор вәкиле, тоткыннарның шәхси эшләрен тикшергәч, берничә

кешенең хөкем ителгән вакытлары үтеп тә иреккә җибәрелмәүләрен ачыклый.

Икенче көнне иртүк, Мөхәррәмгә һәм тагын өч кешегә, иреккә чыгу кәгазьләре

бирелеп, тимер юл вокзалына кадәр озаталар. Иреккә чыккан тоткыннарны

«зурлап» озатуының сәбәбе шул: лагерь начальнигы үзенең гөнаһысын

йомшартырга теләгәндер. Шаһитләрдән тизрәк котылу кирәк бит...

***

Мөхәррәм плацкарт вагоныннан урын ала, үзе теккән брезент «юл сумкасын»

өстәге сәндерәгә куйгач, тәрәзәдән күзен алмыйча, күңеленнән генә карурман

белән саубуллашып бара. Бер зур гына станциядә милиция хезмәткәрләре

пассажирларның документларын тикшерергә керә. Чират Мөхәррәмгә дә

җитә, аның азат ителү кәгазен кат-кат укып, «юл сумкасын» да җентекләп

тикшергәч, күп кенә сорауларга җавап тотарга туры килә. Кайда утырганын,

ничәнче номерлы лагерьда урман кискәнен юри кабат-кабат сорагач, бернинди

дә шик тапмыйча, аны тынычлыкта калдырып чыгып китәләр.

Янәшәдә утырып баручы пассажирларның күбесе хатын-кызлар һәм

тагын берничә өлкән яшьтәге ирләр. Юлдашлары «төрмәдән» чыккан егеткә

кызганып та, шикләнеп тә карыйлар. «Төшке аш» вакыты җиткәч, Мөхәррәм,

кондуктордан кружка сорап алып, тукталыштан әле генә алып кергән

«кипяток»ка сохариен җебетеп, теләр-теләмәс кенә «кимерә».

Хатын-кыз тормышта дикъкатьлерәк тә, шәфкатьлерәк тә була.

Мөхәррәмнең сохари кимереп, «кипяток» эчеп утыруын күреп, бер өлкәнрәк

хатын ипи телеме тәкъдим итә. Аннан күреп, икенче хатын йомырка белән

тозлаган кыярыннан өлеш чыгара.

Читенсенмичә ашарга кушалар. Ашауның ояты юк, дип кыстыйлар. Егет,

рәхмәт әйтеп, оялып булса да тамак ялгый.

***

Ниһаять, иртәнге сәгать бишләрдә поезд Казанга кайтып җитә.

Шәһәр үзгәрмәгән, шул ук иске, шыксыз йортлар. Урамда кешеләр сирәк

очрый. Машиналар күп күренми. Күбрәк йөк ташучы, җигүле атлар гына

урамнарны җанландыра.

Тимер юл вокзалы белән Яңа Бистә арасы ерак түгел. Ул, трамвайлар йөри

башлавын да көтеп тормыйча, җәяүләп, шәһәрне карап, туган-үскән йортына

кайтып җитә.

Менә ул – әтисе белән бергә ясаган, капка төбендәге ике-өч кеше утырырлык

эскәмия. Ул да «картаеп» такталары чери башлаган. Малай чагында, шушы

эскәмиягә утырып, гармун уйный иде. Узып китүчеләр төрле мактау сүзләре

әйтеп, аның күңелен күтәрә, уйнарга дәрт өсти иде.

Әнә, иртәнең беренче трамвае, үз маршрутына эшкә чыгып, мехкомбинатка

дөбер-шатыр менеп килә. Әле вагоннары буш, тәрәзәсе аша бер-ике кеше генә

күренә.

Капка бикләнмәгән, ишегалдына керүгә, тирә-якка каранып, бераз

моңсуланып ала. Күптән ирләр кулы тимәгән алма бакчасының чүп үләннәре

кар астында калган. Ишегалдын юка гына чиста кар каплаган.

Тәрәзә шакыгач, озак көттерми, таң эңгере изрәткән өйдә ут алына.

Сабира апа, каушап, яулыгын бәйли-бәйли, ашыгып ишек ача, ышанырга да,

ышанмаска да белмичә, улын кочып ала.

Тормышта бөтен авырлык хатын-кыз «җилкәсенә» төшә. Бердәнбер улының,

юктан гына гаеп тагып, биш елга хөкем ителүе, гомер иткән иренең авырып

дөньядан китүе, менә инде дүртенче ел барган Бөек Ватан сугышы кайгы

өстенә кайгы китерә.

Нинди кодрәтле көчләр саклыйдыр бу бәхетсез аналарны?

Мөхәррәм үксеп елаган әнисен көч-хәл белән тынычландыра.

Өй эче, гадәттәгечә, пөхтә итеп җыештырылган. Мөхәррәмнең гармуны

комод өстендә – чигүле ак яулык капланган. Ул инде биш елдан артык хуҗасын

көтеп утыра.

Мәрхүм Зиннәтулла абзый, улы хөкем ителгәч: «Хуҗасы исән-сау кайтып,

кулына алганчы, анасы, шунда торсын инде!» дип, шунда куйган була. Менә

ничә еллар моңсуланып, гармун хуҗасын көтеп утыра.

Әтисенең юклыгы, аны күреп сөйләшүнең мәңгегә насыйп булмаячагы

Мөхәррәмнең сулышын кыса, үзеннән-үзе күздән яшь ага. Ходай Тәгалә,

кешесенә кыска гына гомер биреп, нигә шулкадәр сынауларын, җәзасын күпләп

өя икән? Яшәү өчен көне-төне көрәшергә кирәк. Бәлкем, бу гаделсезлектер.

Кемдер теләгенә җайлы гына ирешә, белем алуы да җиңел генә бирелә, мул

тормышта яши. Кемнәрдер, сәләтле, тырыш, гадел холыклы булса да, тормыш

юлында җәфа чигә, көтелмәгән гаделсезлектә рәнҗетелә, кимсетелә.

Сабира апа, шатлыгыннан каушап, күз алдында торган самавырын көч-

хәл белән эзләп табып, чоландагы ризыкларын җылытып өстәл әзерләгәндә,

Мөхәррәм гармунын ала. «Исәнме, гомерлек дустым», дип, аны нәзберекләп

сыйпый. Биш елдан артык гармун күрмәгән бармаклары теләр-теләмәс,

ялгыша-ялгыша көй эзли.

Исенә төшкән көйгә такмаклый башлый, кычкырып түгел, күңеленнән генә:

Нәгъләт төшсен Николайга –

Ике сыер саудырды.

Рәхмәт төшсен Ысталинга –

Сыер саудырып мәшәкатьләндермәде,

Туры лагерьга озатты...

 

 

"КУ" 4, 2019

Фото: pixabay

Теги: бәян

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: