Җилкәнсез диңгезче (дәвамы)

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

* * *

Корабка яңа килгәннәргә тиз арада кушамат тагалар, шул исәптән мичманнарга да. Бу мичманга «Чебурашка – 2» дип кушамат такканнар иде, ничектер ябышмады, «Ушастый» ныграк ябышты. Мичманның үзенә дә «Ушастый» дип әйткәлиләр. Ул үпкәләми. Ияләнгән, күрәсең. Мичманнар мәктәбендә дә шулай атап йөрткәннәр үзен. Ул – үз авырлыгында бокс буенча Кара диңгез флоты чемпионы. Флотның иң яхшы акустигы дигән исеме дә бар. Ә турникта күтәрелү буенча аны узган кешене күргәнем юк әле. Менә шулай, егетләр, белеп торыгыз!

Ул балалар йортында үскән. Үзеннән зур малайлар гел җәберләгәч, спорт белән шөгыльләнеп, мускулларын ныгыткан. Аннан соң берәүгә дә үзен җәберләргә ирек бирмәгән. Бу мичманның сәерлеге тышкы кыяфәтендә генә түгел, акыл-фигылендә дә бар. Тәмәке тартмаса да, башка матрослар янына килеп басып тора. Югославиянең Риекка портына ялга туктагач, бер серб кызына гашыйк булды. Аны яхшы белгән кешеләрнең дә моңа исе китте. Портка урнашуның икенче көнендә дүрт-биш матросны, старшинага яки мичманга ияртеп, шәһәргә чыгара башладылар. Мичман күзәтчелегендә алар бүлекчәсе тулы состав белән шәһәргә чыга. Шәһәр буйлап йөргәндә, аякларын ял иттерергә дип, бер бакчага туктыйлар. Шунда теге мичман урындыкта ялгыз гына утырган бер кыз янына килеп баса. Сөйләшеп китәләр. Русча сөйләшкәннәрдерме, сербчамы, ләкин әңгәмәләре озакка сузыла. Мичманны көтеп утырган матрослар ялыга башлый.

Көтә-көтә туеп беткәч, шыпырт кына, бакча кырыендагы кафега китәләр. Бәяләргә күз төшерсәң, коньяк кызыл аракыдан бераз гына кыйммәт, ә аракыга якын килә торган түгел. Уйлаштылар да берәм-берәм кафега киттеләр. Буш өстәлгә барып утырып, булган динарларны җыйнап, йөз иллешәр грамм шәраб алдылар, кабымлыксыз гына. Коры шәраб кына булды ахрысы, кече телләренә дә йокмады, кая ул «башка китү»!.. Торып китәргә дигәндә генә, яннарына урта яшьләрдәге бер ханым килде. Официантка булса кирәк: бер кулында тәлинкә, икенчесендә чүлмәккә охшаган кара шешә. Кулындагы әйберләрен өстәлгә куйгач, бармен янына барып, рюмкалар алып килде, тәлинкәгә персиклар куйды. Шешәдән рюмкаларга кызгылт сыекча агызды. Коньякка охшаган. Кулы белән барменга таба ымлады. Анда, бөтен йөзе белән елмаеп, карт кына ир басып тора. Уң кулында безнеке кебек рюмка, яртылаш тулы. Рюмка тоткан кулын күтәреп, эчәргә ишарә ясады. Бер-берсенә карашып, рюмкаларны күтәреп куйдылар. Тәлинкәдән персик алып каптылар. Ул арада, теге хатын килеп, рюмкаларга кабат коньяк агызды. Мичман күренмиме икән дип ишеккә карадылар да, рюмкаларны тиз генә күтәреп куеп, теге ханымга да, барменга да рәхмәт әйтеп, кафедан чыгып киттеләр. Ә мичманның матросларда эше юк, кулларын селки-селки теге кызга нидер аңлата. Анысы елмаеп, баш селкеп тора. Пар күгәрченнәр дип белерсең. Ни эшләргә?

Корабка кайтыр вакыт та җитеп килә. Мичман каршынарак килеп, сәгатькә ишарә ясадылар. Ул үзенең сәгатенә карады да урындыктан торды. Теге кыз кунакларны бераз озата барды һәм, «воздушный поцелуй» биреп, үз юлы белән китеп барды. Нәрсәләр сөйләштегез бик озак, нинди телдә дип сораганнар иде. «Рус телендә инде. Мин сербча белмим бит. Кызу сөйләшмәгәндә аңлашып була икән. Мәктәптә азрак русча өйрәткәннәр аларны. Иртәгә корабка киләм, сөйләшәсе сүзләр күп әле аның белән», – дип җавап бирде мичман.

Замполит шәһәргә чыкканнарны трап янында үзе каршы алды. Мичман «Ушастый»ның мәхәббәт маҗаралары моның белән генә бетмәде. Иртәгесен шәһәргә чыгу булмады. Шәһәр кешеләрен кораб карарга үзләрен керттеләр. Кораб кеше белән тулды. Басып торыр урын юк. Кайберләре балалар җитәкләп килгәннәр. Портта тагын әллә никадәр халык керергә чират тора.

Шәһәр бакчасында очраган кыз корабка беренчеләрдән булып керде. Мичман «Ушастый» аны трап янында ук каршы алды.

Кыз, буйга мичман чамасында, чәчләрен юка тасма белән ураган. Төскә-биткә әллә ни түгел. Киң балаклы чалбар кигән, аякларын яшерә булса кирәк. Гадәттә, матур аяклы кызлар кыска итәк кия. Күкрәкләре калку түгел, тәнен кысып торган кыска җиңле итәксез күлмәгеннән беленер-беленмәс кенә төртеп торалар. Биле нечкә. Шул нечкә биле гәүдәсенә ямь биреп, үзенә җәлеп итеп тора да инде. Рәфикъ алдагы кичтә Волковның кыйссасын ишетмәгән булса, бәлкем, аңа игътибар да итмәгән булыр иде әле.

Мичман кызны җитәкләп палубадан түбән алып төшеп китте, үзләре яшәгән каютага булса кирәк. Артларыннан Сафонов та иярде. Бер каютада яшиләр. Сафонов озак тормады. Каютадан чыгып, Рәфикълар янына килде.

– Хәерлегә булсын, безнең Иванов та хатын-кызларга игътибар итә башлады. Мичманнар мәктәбендә ике ел укып, атна саен диярлек шәһәргә чыгып, бер кыз белән дә танышмады, бер кызга да хат язмады. Туган-тумачасы юк. Физкультура белән физика укытучыларына хат язгалый торган иде. Алары да ирләр.

– Безнең Ушастый «зәңгәрләр» токымыннан түгелдер бит? – Николай, соңгы елын хезмәт иткәч, мичманнардан бик тартынып тормый.

– Юк. Анысы-монысы сизелмәде. Андыйларны флотка кем алсын?! «Зәңгәр» булса, серб кызына гашыйк булмас иде әле. Башаягы белән гашыйк булган. Каютадан мине куып диярлек чыгарды.

– Сәер. Союзда кызлар беткәнме? Монда килеп, серб кызына гашыйк булып йөрмәсә... Әле кызы нәрсә? Үпсәң – үбәр җире юк, тотсаң – тотар җире... Безнең Дон казачкаларына җитми инде, – дип авызын ерды Николай.

Иртәгесен Рәфикъларга да шәһәргә чыгарга рөхсәт булды. Офицерлар үзләреннән бер адым да читкә җибәрмәделәр. Аларның кибеттән-кибеткә йөреп, хатыннарына, балаларына әйбер җыйганнарын карап йөрделәр. Офицерларга динарны мул биргәннәр, күрәсең. Рәфикъларга өләшкән ише илле-алтмыш динар гына түгелдер.

Рәфикъларның шәһәрдә җиңел машиналарның күплегенә исе китте. Урамнарның ике ягына да тоташ машиналар тезелгән. Шәһәрдә трамвай-троллейбуслар бөтенләй юк. Сирәк-мирәк кенә автобуслар күренгәли үзе. Халык күбесенчә җәяү йөри. Бензин бик кыйммәт – Союздагыдан биш мәртәбәгә артыграк ди. Ишегаллары да машина белән тулган. Шәхси гаражлар юк дәрәҗәсендә икән. Гаражлар машинадан ике-өч мәртәбә кыйммәтрәк, дип аңлаттылар. Ирләрнең күбесе чит илләргә чыгып эшли икән. Илгә җиңел машиналарны шулар алып кайта ди. Италия, ФРГ машиналары, сирәк кенә «Волга» белән «Москвич»лар да күренгәли.

Йортларның беренче катында – тоташтан кибетләр, кафелар, төрле салоннар. Шәһәрдәге ярты халык портта, суднолар төзү заводында эшли, ә калганнары шуларга хезмәт күрсәтә. Бер үк газетта латын шрифты да, кириллица да катнаша. Өч-дүрт тел белмәгән кешеләре сирәк. Аз-маз русча да сукалыйлар. Матур киенәләр. Порттагы эшчеләр бар да махсус киемдә. Шәһәрдә шорты киеп йөрү – гадәти хәл. Төрле сурәтләр төшкән футболкалары – күзең камашырлык.

Чит илгә чыгу һәммәсен дә нык каушата, кайда, нәрсәгә килеп тотынырга белмиләр. Бала уенчыклары, төрле футболкалар җыйдылар. Киоскта шәрә хатын-кызлар төшерелгән журналлар алырга акча кызгандылар. Сатучыдан сорап, актарып карыйлар да, бәясен ишеткәч, кире бирәләр. Рәфикъ барлы-юклы динарларына төрле открыткалар, значоклар, зажигалкалар җыйды.

Рәфикълар корабка кайтканда, трап янында замполит басып тора иде, ә «Ушастый» аннан нидер ялынып сораган сыман күренә. Йөк машинасы ышыгында теге серб кызы басып тора. Күрәсең, мичманның кыз янына чыгасы килгәндер... Кормовой пушка тирәсендә берничә тартма балык тора – тереләр – авызларын ачып-ябып яталар. Бар да бер зурлыкта, сайлап алгандай бер үк төрле. Коклар ул тартмаларны камбузга ташыйлар. «Бар да тәртиптә!» – дип, замполитка рапорт бирделәр. Рәфикълар кубрикка керергә ашыкмадылар. Ул арада серб кызы, һавада үбү ишарәсе ясап, йөк машинасына утырып китеп барды. Бераздан мичман берүзе басып калды. Башындагы уй-фикерләре йөзенә чыккан. Күзеннән яшьләр мөлдерәп тамар төсле...

Ул кичне, караңгы төшкәч, кораб койрыгындагы тупны 90 процентка борып, кино экраны элделәр. Инде бишенчеме, алтынчымы тапкыр «Кавказская пленница» фильмын әйләндерәләр. Экран пирстан да күренә. Порттагы халык кино карарга җыйналды – йөз кешеләп булгандыр. Аягүрә карадылар да, кино беткәч, озак итеп кул чабып таралдылар.

Корабның кабат диңгезгә чыгар вакыты да килеп җитте. Китәр вакытны каян белгәндер, теге серб кызы кораб янына тагын килгән. Мичман Иванов та трап тирәсендә чуала. Ләкин замполит аны бер адым да үзеннән читкә җибәрми, Риекка портында калыр дип куркамы? Менә арканнарны ычкындырдылар, трапны алдылар. Мичман кызга таба нидер ыргытты. Ыргыткан әйберсе кызның аяк астына диярлек килеп төште. Кыз, ул әйберне иелеп алып, кулындагы кечкенә сумкасына салып куйды.

– Нәрсә ыргыттың? Нигә миннән рөхсәт сорамадың? Корабта «аврал» тревогасы, иптәш мичман, нигә сез үз урыныгызда түгел? – Иптәш өченче рангтагы капитан, Сез дә үз урыныгызда түгел бит. Балдак ыргыттым. Мин ул кызга барыбер өйләнәм.

– Әкият сөйләмә! Сиңа кем рөхсәт бирсен ди чит ил кызына өйләнергә. Марш үз постыңа! Ике секунд вакыт сиңа! – Замполитның сабырлыгы бетә башлады, тавышы катыланды. Рәфикъ ул вакытта вахтада иде, аларның бөтен сөйләшкәнен ишетеп торды.

– Шакиров, әгәр мичман Иванов портта калырга омтылыш ясаса, кисәтүсезнисез ат! Вәт сиңа, кирәк булса – «Ушастый»... – дип, флотча, биш-алты катлап сүгенеп китеп барды ул.

Замполит та сүгенә белә икән.

Порт белән ике ара ерагайганнан-ерагая. «Аврал» тревогасы бетте. Кулына бинокль тотып, мичман, дикъкать белән портны күзәтә башлады.

– Иптәш мичман, Сез теге кызга нәрсә ыргыттыгыз? Замполит сорады.

– Мин аңа әйттем бит инде, балдак, дип.

– Балдак анда кадәр үзе генә оча алмый. Ул бит каз күкәе кадәр иде. 

– Каз күкәен белмим, күргәнем юк. Ә балдакны хатка төрдем дә ипи йомшагы белән әвәләп түгәрәкләдем.

– Ә балдакны каян алдыгыз соң?

– Шакиров, син милиция тикшерүчесе кебек, бертуктаусыз сорау бирәсең. Өлкән матрос Волков бирде. Ул анда икәү-өчәү.

– Вахтаны тапшыргач, замполитның чакырып сорау алуы бар. Мин сорашканга ачуланмагыз инде. Вахтенный ни булганын белеп торырга тиеш бит.

– Балдакны кемнән алганны әйтмә! Алтын кибетеннән алган, диген! Волковны да чакырып башын катырмасын.

– Бәлки, анысын сорамас та. Андый балдаклар корабта ике кешенең берсендә бар.

– Замполит мине чакырып тормас инде, сөйләшүне Севастопольгә кайткач дәвам итәрбез! – диде.

Севастопольгә кайткач, ни сөйләшкәннәрдер, анысы Рәфикъка караңгы. Ә менә базага кайтып, атна-ун көн үтүгә, мичман Иванов, әйберләрен җыйнап, корабтан бөтенләйгә китеп барды.

Балдакны өлкән матрос Петров ясый, Америка бронзасыннан. ГОЙ пастасы белән чистартып җибәрсәң, алтыннан да катырак ялтырый. Тик бармакта озак йөрсә, бармак шәмәхә-кара төскә керә. Сабын белән генә юып бетереп булмый, бензин яки одеколон белән юарга кирәк. Заводта торганда, Петров андый бронзаны күп әзерләгән, шайбалар кырырга дип. Хәзер буш вакытында үз карамагындагы токарь станогында кырып балдак ясый, шомарта, ялтырата, теләгән кешегә сата. Акчасы булмаганнар сигаретка алыштырып ала.

Рәфикъка да бер шөгыль табарга кирәк. Буш вакыты күп. Кораб китапханәсендәге китаплар укылып бетте диярлек. Хатлар айга бер, күп булса ике килә, танкер белән. Ул танкер яңа фильмнар да алып килә. Корабта булганнарын инде күпме кирәк – карадылар. Кайберләрен унар мәртәбә әйләндергәннәрдер, шәт. Артистлар әйткән җөмләләрне ятлап бетерделәр.

Менә Николай әйткән 14нче ноктага бастылар, танкер көтәләр. Күктә болытның әсәре дә юк. Җилсез. Диңгез өсте пыяла кебек тигез. Ара-тирә бик вак, шадра дулкыннар гына пәйда була. Кармагы булганнар балык тота. Коклар ике як шкафутка да кырыгар метрлы алюмин савытлар чыгарып куйдылар. Бер сәгать үттеме икән, икесе тиңентен тулды. Бар да бер зурлыктагы ставрида балыклары. Менә кораб командиры Новиков та, үзенең җыелмалы урындыгын җәеп, борт кырыена килеп утырды. Аның кармак сабы озыная торган, калкавычлы, кылын җыйдыра торган кәтүге бар. Кармагына җим дә кертәсе юк. Калганнарның кармаклары сапсыз. Донка дип атала икән. Кылын гел селкетеп, тартып, җибәреп торырга кирәк. Балык эләккәне бармакка сизелә. Кайберәүләр берьюлы икешәр, өчәр балык тартып ала. Аннан соң, бушаган кармакларга ит кисәге, дуңгыз мае яки тоткан балыкны кисеп киертәләр. Менә Новиков кармагына да балык чиертә. Калкавыч бер уңайга бата-чума йөзеп китте. Командир тырыша-тырыша кармагының кылын җыя. Тарткан уңайга кармак сабы бөгелеп-бөгелеп килә. Ул да булмады, су өстендә кара-кучкылт зур гына бер нәрсә күренеп китте. Аның тыпырчынуыннан як-якка дулкыннар тарала. Рәфикълар авылының инешендә, су уртасына кереп, ата казлары канат кагынгач, шундый дулкыннар тарала иде. Новиков кармак сабын корсагына тери-тери тарта, бертуктаусыз кармак кылын җыя. Аның янына Рәфикъ кебек карап торучылар җыйналды. Командир катерын йөртүче өлкән матрос Кравцов та шул тирәдә булган икән. Тиз генә катер чехолы астыннан багор чыгарды. Ләкин багор да суга кадәр җитмәде. Боцман командасыннан ике матрос тиз генә трап төшерделәр. Кармакка эләккән теге җанвар уңга-сулга йөри, борт янына якын киләсе килми. Траптан багор белән үрелеп, кармак кылын берничә кат чорнаттылар да теге җанварны тартып китерделәр. Һәм багор ыргагына эләктереп, ул җанварны судан алдылар. Эссе тимер палубага килеп төшкәч, ул берәр генә сикерде дә тынып калды. Гадәти камбала. Мин диңгез ташбакасыдыр дип уйлаган идем.

Рәфикъның моңарчы мондый да зур камбала күргәне юк иде әле. Авыл кибетенә кайткан камбалалар уч төбе кадәр генә, ә бу коклар алып чыккан унбиш литрлы чиләккә көчкә сыйды. Ике күзе дә өске якта икән. Аскы ягы аксыл-саргылт, тәңкәсез, ә өске ягы шәмәхә-кара төстә, вак тәңкәле. Камбаланы карарга ярты кораб халкы җыйналды. Балтика диңгезе буенда яшәгән латыш, эстон егетләренең дә , Кара диңгез буенда яшәгән абхаз, аджар егетләренең дә мондый камбала күргәннәре булмаган.

* * *

Туксанынчы елларның икенче яртысын хәтергә алса, Рәфикъ карт үзенүзе күрә алмас хәлгә килеп җитә. Тормыштагы иң зур ялгышлары шул чорда булды бугай.

Шул чор агымына кушылып, сату-алу белән шөгыльләнеп карады. Чыкмады аннан алыпсатар, насыйп булмады баерга. 1998 елның августы барын хәл итте дә куйды. Ярый әле гаиләсенә зыян килмәде. Кайберәүләр кебек башы-аягы белән кереп чуммаган иде ул алып-сату эшенә. Шуңа да күргән зыяны да әллә ни булмады, аяктан екмады. Юк, сәүдәгәр булып тумаган ул. Нәсел-нәсәбендә сәүдәгәрләр юк – ни әтисе ягыннан, ни әнисе ягыннан. Татарча әйткәндә, канында юк, фәнчә әйткәндә, генында юк...

Аның белән бергә милиция академиясендә укыган сабакташ дусты алдырып китте. Артык зур эшкуар булмаса да, урта кулдан югарырак. Менә аның канында бар. Мәрхүм әтисе гомере буе кулланучылар җәмгыятендә эшләгән, күп өлешен рәис булып. Малай вакытта әти сәпит алып бирде. Безнең урамда миндә генә. Барысының да йөреп карыйсы килә. Сәпиттә йөрергә өйрәткән өчен илле тиен ала идем, йөреп килергә сәпит биреп торган өчен – ун тиен. Күрше авылга рус мәктәбенә укырга йөрер өчен, яңа сәпитне үз акчама сатып алдым, дип сөйләгәне хәтердә калган.

Шул дусты сөйрәп кертте дә инде сату-алу шөгыленә. Дефолт чорында дускае ныклап аягына басты. Ничектер җае туры килде. Доллар җыйган булган. Байлыгы дүрт мәртәбә артты. Байлыгы артты, саулыгы китеп барды. Акча түләп табибларга күренгән иде, унике төрле чир таптылар. Акчаны никадәр күбрәк түләсәң, шулкадәр күбрәк чир табалар икән. Иң начары – шикәр чире таптылар. Хәзер менә яраткан ризыкларын да ашый алмый.

Ни эшлисең, саулыкны акчага сатып алып булмый. Хатыны, балалары үзе исән чакта ук байлыгын бүлешә башладылар. Алла сакласын...

Байлык булмагач, тыныч, Рәфикъның бүлешәсе юк. Әлегә дәүләт биргән пенсия очын-очка ялгап барырга җитә. Биш-алты ел саен кабатланып торган кризислар гына эчне пошыра. Тынычлап яшәргә ирек бирми. Кая калды икән ул яшь чаклар? Берни турында да кайгырасы юк. Чат саен белдерү тактасы. Егермеләп җиргә эшкә чакыралар. Балаларга әйтсәң, ышанмыйлар. Бигрәк тә төпчеге эш эзләп изаланды. Армиядә хезмәт итеп кайтып, җиде ай эшкә урнаша алмый йөрде.

Алда ни буласы анык кына билгеле түгел. Тагын 70-80нче еллардагы кебек ашкынып кораллану башланырмы икән? Тигезлек саклыйбыз дигән булып, тагын бөтен акча кораллануга китеп бетәрме? Алай булса, эш харап. Союз вакытында кораллануны гади халык әллә ни сизмәде. Бары тик акча тотып йөреп, кирәк әйбереңне генә алып булмый иде. Алган очракта да зур танышлык белән, итәк астыннан гына... Хәзер начаррак булачак. Союз таркалган. Аннан бүленеп чыккан биш-алты дәүләт Рәсәйгә каршы. НАТО гаскәрләре ишек төбенә килеп җитте. Калининград өлкәсе чолганышта калды. Сатучысы күп булса да, алучысы юк. Монысы бигрәк тә начар! Сатучыдан дәүләткә өлеш керми. Әйбер сатылмагач, җитештерү туктала. Тагын дәүләткә зыян. Эшсезләр саны артачак.

Юк, тарта алмаячак Рәсәй бу йөкне. Тиз генә нидер кылмасалар, эшләр харап. Корал көчләре тигезлеге элек тә булмады, хәзер бигрәк тә булмаячак.

Юклы-барлы корал белән Урта диңгездә Американың туксанышар очкыч төягән, йөзмә күк аланнары (авианосецлар) артыннан чабып йөрделәр. Бозау кадәрле эт артыннан бияләй кадәрле көчек чәңгелдәп йөргән кебек. Сугыш хәрәкәтләре була калганда, ул Урта диңгездәге безнең дистәләгән корабларның минут эчендә юк ителәчәге билгеле иде. Нигә кирәк булды икән ул корабларны анда тоту?

Рәфикълар корабы ай буе Американың «Энденпенденс» авианосецы артыннан йөрде. Ягарга – ягулык, эчәргә су бетте. Авианосецны ике яктан ике танкер 25 узел тизлек белән барган көйгә ягулык белән тутыралар. Ә Рәфикълар корабын туктатып, ягулык һәм төче су белән ярты көн буе тутырырга кирәк. Аннан соң инде берничә тәүлек буе туктаусыз, иң зур тизлек белән артыннан куаларга кирәк. Ә бервакыт, никадәр кусалар да, куып җитә алмадылар, югалттылар. Италиянең бер портына тукталган икән. Нейтраль суларда атна буе көттеләр аның порттан чыкканын. Телевизордан атна буе Италия киноларын карадылар, тавышын ябып куеп. Ачканга карап барыбер берни аңлап булмый. Рәфикълар корабында итальянча белүче юк. Киноларның иң кызык җирендә реклама күрсәтеп алалар, аннан тагын кино дәвам итә. Сәер, бик тә сәер булды ияләнгәнче. Дөньяда «кока-кола», «пепси-кола» дигән эчемлекләр, дистәләгән төрдә шоколад һәм сагыз барын, хатын-кызлар гына куллана торган төрле кирәк-яракларны, бизәнү әйберләрен беренче мәртәбә шул рекламалардан күрделәр. Рәфикълар тукталган Югославиянең Риекка, Дубровник шәһәрләрендә, Мисырның Портсәет, Александрия портларында андый әйберләрне сатмыйлар иде әле.

Бигрәк тә Александрия порты хәтердә нык уелып калган.

Портка якын килә торган түгел иде... Нинди илләрнең нинди генә кораблары юк анда. Безнең илнекеләр дә дистәдән артык – әле күренгәннәре генә. Күренмәгәннәре никадәр булгандыр. Архангельск пароходчылыгының кораблары такта бушатканны көтәләр. Такталарны шулкадәр күп төягәннәр – салам йөге диеп белерсең! Мурманск пароходчылыгының суыткычлы кораблары күренә. Одесса, Новороссийск танкерлары рейдта чират көтә. Ашлык ташучы кораб стенкага ук баскан. Кайсы пароходчылыкныкыдыр – язуын күреп булмый. Мачтасында җилфердәгән байрагыннан гына танып була. Янәшәдән бик акрын тизлек белән «МАЗ» машиналары төягән Ленинград пароходчылыгы корабы стенкага таба йөзеп китте. Арада берничә «Волга» машинасы да күренә. Трюмында ниләр бардыр? Күп йөк төягәнлеге әллә кайдан күренеп тора, ватерлиния сызыгы суга баткан. Борынындагы ак сызык кына су астыннан күренеп-күренеп китә. Калининград пароходчылыгының бөтен йөге җәймә белән капланган. Текәлеп карасаң, танклар икәнлеген шәйләргә була. Бүтән төрле корал да булырга бик мөмкин. Мачталарда нинди генә илләрнең байраклары җилфердәми. Хәтта японнарныкы да бар. Япония кая да Мисыр кая? Америка кораблары затлылыгы белән мактанырлык – без кем дип, әллә каян кычкырып торалар. Диңгезчеләрнең күбесе негрлар.

Рәфикълар корабына стенкага килү мәҗбүри түгел. Әйбер төйисе, бушатасы юк. Ике якорьны да төшереп рейдка бастылар. Сигнальщиклар бертуктаусыз кемнәр беләндер сөйләшәләр, йә ут белән, йә флаглар белән. Янәшәләрендә кораб командирлары басып тора.

Килеп урнашуга бер сәгать вакыт үттеме икән, кораб янына бер кечкенә генә көймә йөзеп килде. Көймәдә кара бөдрә чәчле, йөзе, беләкләре кояшта нык янып каралган бер яшүсмер утыра. Негр түгел, гарәп булса кирәк. Көймәсе шулкадәр кечкенә. Тагын берәр кеше утырса, батып китәр кебек. Ишкәкләре дә уенчык кебек, метрдан артык булмас. Кораб бортына якынрак килгәч, ишкәкләрен, судан алып, көймәсенә урнаштырды. Көймәнең нәкъ уртасында булган зур гына агач сандыгын ачып куйды. Сандык капкачына әйберләр тезә башлады. Ниләр генә юк. Шәрә хатын-кыз сурәте төшкән открыткалар, зажигалкалар, значоклар, уенчыклар, тагын әллә ниләр. Рәфикълар корабының боцманы: «Әссәламегаләйкүм, Ибраһим», – дип, көймәдәге егетне сәламләде. Егетнең бик тә күңеле булып, бөтен эшен калдырып, торып басып, уң кулын күкрәгенә куеп, берничә кат гәүдәсен билдән бөкте. Аның бу хәрәкәтләреннән көймә чайкалып-чайкалып куйды. Егет-малай тиз генә урынына утырды, апак тешләрен ялтыратып елмайды. Кулы белән ишарәләп, товарларын тәкъдим итте. Боцманга: «Шпашибо, командир!» – диде. Әллә каян замполит килеп чыкты. Уң кулында пистолет. Ул пистолетлы кулын болгый-болгый кычкырды:

– Хинде хох! Прочь отсюда! – Аннан инглизчә дә берничә сүз әйтте. Ибраһим ике кулын да күтәрде, уч төпләрен корабка каратты.

– Не ругай, командир! Ибрахим хороший. Ибрахим любит русских! Ибраһимның йөзеннән елмаю качты, ләкин курку юк, ялыну да юк. Ишкәкләрен кулына алып, берәр мәртәбә кирегә иште. Көймә шул ишкәнгә корабтан бер ун метр чамасы ераклашты. Бик тә җиңел, хәрәкәтчән көймә иде.

Замполит уң як шкафутка җыйналган матрос, старшиналарны куалый башлады. Ходовой мостиктан командир карап тора икән. Ул замполитны үз янына чакырып алды. Замполитның киткәнен күргәч, Ибраһим тагын бортка якынайды. Корабта күптән түгел генә хезмәт итә башлаган бер дагыстанлы егет Ибраһимга нидер әйтте. Әллә үз телендә, әллә гарәп телендә. Ибраһимның тагын авызы ерылды. Сандык капкачына тезгән әйберләрнең берәм-берәм бәяләрен әйтә башлады. Гарәпчә дә әйтә, русча да кабатлый. Инглизчә дә сүзләр кыстыра. Аның гарәпчә әйткән сүзләрен дагыстанлы аңлый. Үзара байтак сөйләшеп алдылар.

Ибраһимга рус акчасы кирәк түгел икән. Ленин башы төшкән, кызыл унлыкларны берәрне алырга мөмкин. Аның чүп-чарына кем унлык чыгарып тоттырсын. Доллар алам, ди. Долларга әйберләрне арзанга бирергә вәгъдә итә. Ләкин Рәфикъларга доллар каян килсен...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 09, 2017

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: