Логотип Казан Утлары
Бәян

Җилкәнсез диңгезче (бәян-хатирә)

Туксанынчы елларның икенче яртысын хәтергә алса, Рәфикъ карт үзен- үзе күрә алмас хәлгә килеп җитә. Тормыштагы иң зур ялгышлары шул чорда булды бугай...

Йокы мәсьәләсендә Рәфикъ хатыныннан ак көнләшү белән көнләшә. Ул, башы мендәргә тиюгә, дүрт-биш минут узмый, салмак кына гырлап та җибәрә. Рәфикъка караганда иртә ята, соң тора. Шуңа күрә көне буе кәефе яхшы. Оекбаш бәйли-бәйли сериалларын карый, ун-унбиш мәртәбә телефоннан сөйләшеп ала. Ул арада аш бүлмәсенә чыгып ризык әзерләргә тотына. Арып китсә, тагын ятып йоклап ала... Җаны тыныч. Инде бергәләп ничәнче дистәне ваклыйлар. Шул гомер эчендә ник бер мәртәбә «Китәм!» дип әйтсен. Ялгышып та әйткәне булмады. Ул сүзне әйтер өчен җитди сәбәп кирәк бит. Күрәсең, Рәфикъ андый сәбәп бирмәгәндер. Әнә, хатынының бер дусты, сәбәп эзләп тормый – китә дә бара. Әллә ике, әллә өч мәртәбә аерым торып карадылар... Берсендә судлашып аерылыштылар да. Һәм әле дә булса бергә яшиләр. Ире Рәсүл – дөньяның бер әүлиясе инде менә. Эчми, тартмый, сулга йөрмәде. Сүзен үлчәп кенә сөйләшә, сүгенүнең ни икәнен дә белми. Аны Рәфикъ белән чагыштырырлык та түгел, җир белән күк арасы...
Гомер узган да киткән әллә ни арада. Әнә, картлык ишек кага. Ишек кенә какмый, инде бусаганы узган. Озак дәвам итәрме икән бу картлык? Бер Ходай гына белә. Әллә каян гына авырулары килеп чыгып тора. Рәфикъ карт бүлнис, шифаханә юлларында йөреп, берсен уздырып җибәрде. Чиратта икенчесе. Чирдер инде бу начар йоклау. Бүтәнчә булмас. Хәер, хезмәттәш дустының әйткәне бар: иртән уянганда бер җирем дә авыртмаса, үлдем микән әллә? дип уйлыйм, дия иде. Шаярта кәнишне. Әле дә булса эшләп йөри. Авырса, эшли алмас иде. Ни хәлләрдә яшәп ята икән ул. Рәфикъ флотта хезмәт иткән калада? Шалтыратып хәлен беләсе булыр.
Әллә шул сабакташ дустын уйлап, әллә Каспий диңгезеннән Сүриягә очырган канатлы ракеталарны телевизордан күргәнгәме – бу иртәдә флотта хезмәт иткән еллары исенә төште әле. Бер генә мизгеле дә онытылмаган, бар да исендә. Озакламый флоттан кайтканына да ярты гасыр була, югыйсә.
Менә ичмасам ул вакыттагы йокы йокы иде! Бигрәк тә беренче ярты елда, өйрәнү мәктәбендә хезмәт иткәндә. «Отбой» командасы булуга, ятакка ава.
Күз үзеннән-үзе йомыла, ә «подъём!» командасына ачыла. Сигез сәгать үткән дә киткән була. Әллә йоклаган, әллә юк. Корабльгә килгәч кенә Рәфикъның азмы-күпме йокысы туя башлады. Анда төшке аштан соң бер сәгать «тихий час» дигән йокы бар. Флотта аны «мёртвый час», диләр. Ә корабль йөзүдә булса, ул тагын да озыная. Төшке ашны тизрәк ашасаң, ике сәгатьтән артып китә. Инде көндезге сәгать өчтә үзенә күрә бер «подъём». Нинди дә булса бер төрле сок бирәләр. Хезмәт итәргә алынганчы, аның мондый сокларны татып караганы түгел, күргәне дә юк иде. Хәер, Казанда, һөнәр мәктәбендә укыганда, «Томатный», «Яблочный» дигәннәрен айга бер мәртәбә биргәлиләр иде бугай, сыек кына итеп, стакан төбенә салып. Пешекче хатыннарның һәммәсе дә ашханәдә су өстәп чыга, күрәсең. Үзләренә дә кирәк бит. Эшләрен төгәлләп, ул хатыннарның өйгә таралганын Рәфикъның күргәләгәне бар – ике кулларында икешәр букча, көчкә күтәреп кайталар.
Корабльдә, камбуздан1 ул сокларны бочковой2 кубрикка3 алып килә, савытын ачып, кружкаларга бүлә. Ширбәтнең кружкага бик агасы килми. Шулкадәр куе, кашык белән ашарсың. Нинди генә җиләк-җимеш булса – һәммәсенең дә үз исемендәге согы барын Рәфикъ корабка килгәч кенә белде.
Хәзер генә ул, акчаң булса – ни телисең, шул бар. Рәфикъ карт бүлнистә ятканда, гемоглобинын күтәрәбез дип, балалары ул сокларның ниндиен генә алып килмәделәр. Эчеп-эчеп карады, ләкин гемоглобин күтәрелмәде. Күчтәнәчләрне икенче килгәндә балаларның үзләренә биреп җибәрде.
Картның салмак кына аккан уй-фикерләре тагын чуалып китте. Сәгатькә карады. Әле торырга иртәрәк. Хәтерен яңартып ята башлаганына да сәгатьтән арткан. Хәзер торып йөри башласа, корткасы уяначак.
Аның йокысы бүленсә – эш харап. Юк-бардан гаеп табып, әллә кайчангыларны искә төшереп, бәйләнергә генә тора. Имеш, Рәфикъ яшь вакытта өйгә кайтып кермәгән, балаларны карамаган һәм башкалар, һәм башкалар. Диңгезче белән гомер кичергәнен тәки аңларга теләмәде...
Кай турыда тукталып калды соң әле аның фикер агышы?..
Рәфикъ хезмәт иткәндә, хәзер Каспийдан Сүриягә очкан канатлы ракеталарны сыныйлар гына иде әле. Ул хезмәт иткән корабта булмаса да, флотка яңа килгән крейсерларның барысына да куеп чыгаралар иде аларны.
Бер сынау вакытында Рәфикълар корабы «Грозный» крейсерын озатып йөрде. Сынауларны төнлә генә уздырдылар. Ракеталарны корабка төяү-бушату да төнлә генә башкарылды. Үтә дә яшерен корал иде. Ракеталарны ракета белән бәреп төшерә башлагач уйлап табылган нәрсә дип аңлаттылар. Юнәлешен, очу биеклеген гел үзгәртеп оча торган булгач, аны берни дә юк итә алмый. Кеше үтерер өчен ни генә уйлап тапмыйлар...
Рәфикъ хезмәт иткән кораб илленче еллар ахырында төзелгән, эскадра миноносецы зурлыгы белән икенче рангта. Өч йөзләп кеше хезмәт итә. Төп вазифасы – диңгездә миналар кую. Су асты көймәләрен эзләп таба һәм юк итә ала. Үзен-үзе саклар өчен куелган туплары да утызга якын – һава һөҗүменә каршы тора торганы да, яр буена, судагы корабларга ата торганы да. Урта бер җирендә торпедо аппараты утыра. Рәфикъ хезмәт иткән дәвердә, Аллага шөкер, бу кораллардан өйрәнү атулары гел булып торса да, чынлыкта исә бер мәртәбә дә сугышчан ату булмады. Ә миналар куйдылар...

1971 елның февраль төнен Рәфикъның һич онытасы юк.
Севастопольдән миналар төяп чыккач, көне буе Феодосия тирәсендә арлы- бирле йөзделәр. Егерме градус чамасы суык.
Диңгез буйлары боз белән капланган, дүрт-биш баллы шторм котыра.
Палубага чәчрәгән тамчылар минуты белән боз булып ката, шул исәптән миналарга чәчрәгәне дә... Кичкә бөтен кораб тоташ бозга әйләнде. Төнлә, сәгать бер белән ике арасында сугышчан тревога күтәрелде. Бар да дөбер- шатыр сугышчан постларына йөгерә. Рәфикъ идарә иткән бүлекчәнең урыны палубада, миналар янында. Клусас исемле матросны да сөйрәп, култыклап алып чыгарга туры килде. Ул мескен, аз гына шторм булса, ятагында мәет булып ята. Ашамый-эчми, укшый да укшый, төсе-бите зәңгәрләнеп бетә. Суыкка чыккач, бераз рәтләнде тагын.
Корабтагы барлык утларны да сүндерделәр. Рубкадагы җиһазларның күрсәткечләрен кесә фонаре яндырып кына карыйлар. Миналар куярга дигән боерык булды. Миналарның шартлаткычы диңгезгә төшәр алдыннан гына куела. Перчатка, бияләйләр киеп булмый, ялан кул эшләргә кирәк. Берничә мина төшергәч, Рәфикъның бармаклары берни дә тоталмас дәрәҗәгә җитте. Шартлаткычларны команда старшинасы белән алмаш-тилмәш урнаштыра башладылар. Бүлекчәнең калган матрослары тая-егыла миналарны тәгәрәтә. Куеп бетерергә берничә мина калганда, Рәфикъның инде аяклары да берни тоймый башлады. Ул арада шинель итәге мина белән аның арбасы арасына кысылган. Чүттән генә мина белән бергә үзе дә диңгезгә китми калды. Бәхетенә, янәшәдәге Платонов фамилияле матрос кулыннан тотып калды. Ул эләктермәсә, мина белән бергә диңгезгә чумасы иде. Суга төшкәч, минадан ычкыналса бер хәл, ә ычкына алмаса – арба белән төпкә... Ул вакытта аны уйлап торырга вакыт булмаган. Миналарны куеп бетерәсе бар. Ниһаять, соңгы мина диңгезгә чумды.
«Отбой боевой тревоги» командасы яңгырады. Кораб иң зур тизлеге белән бара башлады. Ярты сәгатьләп вакыт узгач акрынайды, барлык утлары да кабынды. Рәфикъ бүлекчәсендәге матрослар тулы состав белән корабның пар казаны бүлегенә юнәлделәр. Иң җылы урын шунда. Анда вахтада торган матрослар майкадан гына йөриләр. Бераз җылынып алгач, телләре ачылды: кем ничә мәртәбә егылган, палубага беркетелгән ыргаклары бозга каткач, минаның ычкынмый торулары һәм башка шуның ише искә алулар. «Йөзлек» киеп тугансың икән, иптәш старшина, дип, Рәфикъның аркасыннан кактылар. Ул үз чиратында Платоновка рәхмәт әйтте, хәрби уеннарда үткән ул мизгелне беркайчан да онытмам, диде.
** *
Рәфикъ карт үз уйлары белән тагын берьялгызы калды. Төшке аштан соң ятып, бераз черем итеп ала. Флоттан калган гадәт. Тиз ашау гадәте дә шул вакыттан калган. Анда, утырган өстәлдә, кем иң соңыннан ашап бетерә, шул савыт-саба җыештыра иде. Гел савыт-саба җыештырасы килмәгәч, тиз ашарга өйрәнде. Юкса «тихий час» вакыты бик аз кала. Хәер, корабны өйрәнеп имтихан тапшырганчы, «мёртвый час» аларга бөтенләй эләкмәде. Аз гына буш вакыт булуга, корабны өйрәнеп йөрделәр. Рәфикъ, баштарак, ничекләр өйрәнеп бетәрмен, дип курыкты. Кат-кат йөри торгач, истә кала башлады. Бергәләп өйрәнгәндә, дөрестән дә, истә кала икән. Бер-береңнән сорыйсың. Павлов кына бик авырдан истә калдыра. Рәфикълар белән тапшыра алмас ахры имтиханны.
Имтиханны старпом белән мичман Косатый бергә алалар икән. Марченко белән Рәфикъ беренче мәртәбәсендә үк тапшырдылар, ә Павлов буталып бетте, тапшыра алмады. Старпом, Онуфриенконы чакырып, шелтә белдерде.
– Павловны өйрәтмәгәнсең, корабтан өеңә соңгы кеше булып китәрсең! – диде. Аның бүтән чатаклыклары да җитәрлек булган. Шуларны искә төшерде. Шул атна шимбәсендә Онуфриенко Павловны: «Кораб өйрәтәм!» – дип
кубриктан алып чыгып китте. Кичке аш алдыннан вахтенный, Рәфикълар кубригына кереп:
– Душ бүлмәсендә сезнең Павлов аңсыз ята. Барып алыгыз! Шолохов, син медикларның берәрсен алып кил! – дип кычкырды.
Марченко белән Рәфикъ душ бүлмәсенә барсалар, дөрестән дә, Павлов идәндә ята. Киемнәре манма су. Үзеннән аракы исе килә. Дәшкәнгә җавап бирми. Икәүләп аны чишендерделәр, киемнәрен сыктылар. Рәфикъ Павловны иңенә алып, кубрикка алып китте. Марченко киемнәрен алды. Кубрикта санинструктор көтеп тора иде инде... Бүлмәгә нашатырь спирты исе таралды. Бераздан Павлов акрын гына, теләр-теләмәс башын чайкады, тешен шыгырдатты, күз кабакларын күтәреп карады.
Болай яраланган, сынган җире күренми. Нык кына кыйнаган булырга тиешләр. Кара янмаган бер генә җире дә юк. Биленә тимер белән сукканнармы шунда. Тар гына буй сызык булып күренә.
Рәфикъ Павловның, юл капчыгын алып, чишеп, коры киемнәрен алды. Өчәүләп, көч-хәл белән Павловны киендерделәр. Ул күзен ачмый, гәүдәсен тота алмый, ичмасам ыңгырашмый да.
Онуфриенко тиз-тиз ашады да рубриктан чыгып тайды. Сиздермәскә тырышса да, салмыш икәнлеге күренеп тора.
***
Онуфриенконы нәкъ «сәвитчә» хөкем иттеләр. Павловның хәле яхшыргач, психик тайпылышы булган авырулар янына күчерделәр. Имеш, ул тән җәрәхәтләрен үзенә-үзе салган. Замполит бик тырышкан инде, атна саен госпиталь бусагасын таптаган. Чынбарлык флот штабына барып ирешсә, старпомнан башлап мичманга кадәр, барысына да эләккән булыр иде. Онуфриенконы хәрби трибуналдан шул «чүпне читкә чыгармау» галәмәте генә коткарып калды. Яңа ел алдыннан аны Херсон өлкәсендәге бер туганы килеп, өенә алып кайтып китте. Корабтагы күп кеше белми дә калды. Шыпырт кына, музыкасыз гына озаттылар.
Уйламаганда-көтмәгәндә генә Рәфикъны бүлекчә командиры итеп куйдылар, старшиналар мәктәбенә укырга җибәрделәр. Укып кайтканда инде яңа килгәннәр белән кораб тулган иде. Рәфикъ бүлекчәсенә дә өч матрос өстәлгән. Николай аларга кораб өйрәтә башлаган.
– Сине бүлекчә командиры итәргә дигән тәкъдимне мин әйттем. Мине бик кумассың инде! – дип шаярта Николай.
Әйбәт егет ул. Ул булмаса, яңа килгәннәр белән Рәфикъ берүзе ни эшләгән булыр иде?! Шайт та бик булыша. Старшиналар мәктәбендә аның белән дуслашып беттеләр. Укырга бик яратмаса да, бер дә белмәгәне юк. Шайт урында тик тора белми, гел хәрәкәттә. Флотка килгәнче, гимнастика белән шөгыльләнгән. Кайда аркылы тимер күрә, бертуктаусыз тартыла. Сальто ясый ала, алга да артка да. Тик корабта ясап кына булмый, палуба тимер. Старшиналар мәктәбендә рәхәтләнде инде чирәмдә мәтәлчек атып. Новиков аны ун көнгә ялга җибәрде. Пятигорск шәһәрендә яшиләр икән. Рәфикъка ялга кайту бәхете кайчан татыр? Сагындыра туган яклар, бик сагындыра. Бер генә атнага булса да кайтып килергә иде. Кораб, төзәтелеп чыгып, кабат йөзә башлагач, йә кайтаралар, йә юк әле.

Корабта күселәр күбәйде. Көндез дә курыкмыйча палуба буйлап чабып йөриләр. Атна-ун көн докта4 торганда, коры җирдән күчтеләрме, әллә ярты елдан артык корабның йөзмәве үрчеттеме аларны? Хәзер, әнә, ризык эзләп хәрби постларга, кубрикларга керәләр. Кораб командиры, ун күсе тоткан кешегә ун көн ял бирелә, дип игълан итте. Ярыша-ярыша күселәргә ау башланды. Нинди генә ысулларын кулланып карамыйбыз күсе аулауның, тик тозакка сирәк эләгәләр. Шулай да, бер ай дигәндә өч матроска ялга китәргә боерык булды, күсе аулаган өчен. Исәбен медик Кофман алып бара.
Әллә инде күсе аулый башлыйсы? Кайтасым килә...
Николай, өченче елын хезмәт итә башласа да, ялга кайта алганы юк. Күсе ауларга ныклап тотынды. Бер атна дигәндә ике күсе тотты. Бу шөгыльгә яңа килгән матросларны да җәлеп итә башлады үзе.
– Сынки, сезгә әле ялга китәргә иртәрәк, өегездән яңа килдегез. Күсе тотсагыз – миңа бирегез! Үз кешеләр, ничек тә исәпләшербез. Берегезне дә буш калдырмам. Исән-сау ялга кайтып килә алсам, Дон балыгы белән сыйлармын. Әни карчык та: «Өй түбәсеннән су үтә, кайтсаң төзәтеп килер идең!» – дип яза.
Рәфикъ та берничә тозак куеп карады. Тик эләкмиләр генә. Ай дигәндә, сугышчан постындагы тозагына зур бер күсе эләккән. Нечкә чыбыктан ясаган элмәккә, кабельдән чабып барган көйгә башы белән кереп, асылынып калган. Рәфикъ күреп алганда, суынып та бетмәгән иде әле. Николайга бирде.
– Рәхмәт, командир, мәңге онытмам. Сиңа күсе тотмасаң да ял бирерләр, вакыты җиткәч.
Николайның гадәттәгечә авызы ерылды.Үлгән күсене коерыгыннан тотып Кофманга күрсәтергә алып китте. Хәзер ул Рәфикъка «сынок» дип әйтми, «командир» ди, «иптәш» дигәнен әйтеп тормый.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 9, 2017

фото: pixabay

 

Теги: бәян

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев