Логотип Казан Утлары
Бәян

Җилкәнсез диңгезче (дәвамы)

Туган як басулары исенә килеп төште. Комбайннар бар куәтенә сугалардыр инде. 8-9нчы классларны бетергәч, ул ике ел рәттән комбайнёр ярдәмчесе булып эшләгән иде. Бигрәк тә 1967 елгы урак өсте истә калган. Икмәк бик уңды.

( Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

* * *

Көннәрдән бер көнне корабны, ачык диңгезгә алып чыгып, юан-юан кабельләр белән чорнап бетерделәр. Янәшәдә торган корабтан ут ялгап, тәүлектән артык тоттылар. Шартлаткычлары магнит көченә көйләнгән миналарга, торпедоларга каршы тору сәләтен арттыру өчен кирәк дип аңлаттылар. Шуннан кайтканнан соң, акрынлап, корабка корал ташый башладылар. Башта БЧ-25 ләр үзләренең базларын снаряд белән тутырды. Аннан соң Рәфикъларга да чират җитте. Реактив һәм тирәндә шартлый торган бомбалар кабул иттеләр. Иң читене торпедо кабул итү булды. Өйрәнү торпедосының аппаратка һич кенә дә керәсе килми. Торпедо китергән корабның кранда эшләүчесе тәҗрибәсез булдымы, торпедо аппаратка яртылаш керде дә ни алга, ни артка бармый. Кире чыгарып, яңадан кертергә туры килде. Кычкыра-кычкыра тавышларыбыз бетте. Әллә аппаратка керткәндә, торпедоны имгәттеләр. Әллә атар алдыннан тиешле тирәнлек бирмәделәр, әллә көйләүче җиһазлар командиры аппаратны дөрес юнәлешкә бормады – атканнан соң торпедо югалды. Өйрәнү вакытында ике кораб берсенә-берсе торпедо җибәрде. БПК6 дан җибәрелгән торпедо Рәфикълар корабының нәкъ уртасына йөзеп килде, бәрелергә илле метр чамасы кала, туктап, вертикаль рәвештә басты, аклы-кызыллы тасмалап буялган өлеше су өстенә чыгып калды да, башындагы җирән уты янып сүнә башлады...

 Ә Рәфикълар корабы җибәргән торпедо эзсез юкка чыкты.

Ике көн, ике төн эзләделәр. Торпедоны беренче булып күргән кешегә ун тәүлек ял биреләсен игълан иттеләр. Артиллеристлар үзләренең ике йөз илле мәртәбә зурайтып күрсәтә торган везир җайланмасын, чиратлаштырып, төрле якка әйләндереп эзләделәр. Аккустиклар постларыннан ашарга да чыкмыйча, колакчыннарын киеп, торпедо җибәреп торырга тиешле тавыш сигналын тыңладылар. Радиометристлар, бертуктаусыз антенналарын әйләндереп торып, радар белән эзләделәр. Сигнальщиклар сәгать саен алышынып, кайвакыт барысы бергә, бинокльләр белән диңгезне күзләделәр. Ялга кайту – һәр диңгезченең зур хыялы иде. Торпедоны эзләп өченче тәүлеккә чыккач, базага кайтып киттеләр.

Алмашка килгән ике тральщик белән берничә торпедо катеры торпедоны эзләп калдылар. Таба алмаганнар, күрәсең. Торпедо кем гаебе белән югалган: аны эшләгән заводмы, саклап, хезмәт күрсәтеп торган арсенал хезмәткәрләреме, диңгезчеләрме? Белә алмадылар. Ул югалуның кайтавазы байтакка кадәр барды. Мичманның хезмәт итү шартнамәсен озайтмадылар, лаеклы ялга китәргә берничә генә ел калган иде, югыйсә. Корабка штабтан килгән өйрәнүләрне тәэмин итәргә тиешле флагман белгечен запаска озаттылар, бик чибәр, төз гәүдәле, яртылаш агара башлаган дулкын-дулкын калын чәчле, бик килешле мыеклы икенче рангтагы капитан иде. Ерак йөзүгә китәр алдыннан, старшиналарга бер ай шәһәргә чыкмаска дигән җәза бирделәр. Әллә кем булып кукраеп йөргәннәрнең кикриге шиңде. Погонга өстәп тагарга алтын укалы тасмалар әзерләп куйган ишләребез дә бар иде. Шул ике токмачлы погон белән кайтып китәрләр инде...

1970 елның Хәрби диңгез флоты көнен Севастопольнең нәкъ уртасында, мина стенкасында каршыладылар. Кораб өр-яңадан буялган, ялык-йолык килеп, янәшәдә йөргән кораблардан аерылып тора. Иртәнге тезелүгә бар да ап-ак киемнән бастылар. Командир бәйрәм белән котлады. Барлык төр көйләү-сынау эшләренең беткәнлеген, озакламый ерак йөзүгә китәселәрен әйтте. Замполит бәйрәм көнендә узачак чаралар белән таныштырды. Башта – кораб командалары беренчелегенә, соңыннан стенкада торган бүтән кораб командалары арасында аркан тарту буенча ярыш буласы икән. Көн уртасында корабтан егерме кеше, шул исәптән Рәфикъ та йолдызлар йөзүенә барасылар. Алдагы елны бу йөзүдә ул Калининград шәһәре күлендә катнашкан иде. Мамоново шәһәреннән Калининградка туксан чакрымны ачык машиналарда утыртып алып бардылар. Күлнең бер читендә чишенеп, сафларга тезелеп, акрын гына суга керделәр. Башка кигән ап-ак бескозырканың чехоллары гына күренеп калды. Чехолга йолдыз беркетелгән. Ул йолдызлар кояш нуры белән ялтырап-ялтырап китә. Шуңа да йолдызлар йөзүе дип атаганнар, күрәсең. Кулны өскә чыгармыйча, дулкын ясамыйча, акрын гына йөзәргә кирәк. Шул ук вакытта сафларның тигезлеген сакларга: буйга да, аркылыга да. Күлнең икенче ягына йөзеп чыктылар да, җәяүләп күлне әйләнеп, чишенгән урыннарына кайттылар. Севастопольдә корабларда ук чишенеп, су трамваена утырдылар. Трамвайлар бухта уртасында туктагач, акрын гына суга кереп, сафларга тезелделәр. Тигезлек саклап, баткан корабларга куелган һәйкәлгә табарак йөзеп киттеләр. Судан чыккач, яланаяк асфальтка басып, җәяүләп корабларга кайттылар. Кызган асфальтка яланаяк басу бер мәртәбә авыр булса, кораб трабыннан менеп, кызган тимер палубадан кубрикка бару күп мәртәбәләр авыррак булды. Душ бүлмәсенә барып, тәнгә сеңгән диңгез тозын юып төшергәч кенә, хәл җиңеләйде, акрынлап бәйрәм халәте кире кайта башлады. Кичен үзешчән сәнгать белән шөгыльләнүчеләр концерты булды. Ә андыйлар корабта җитәрлек.

* * *

1970 елның чалт аяз август иртәсендә, «Славянканың хушлашуы» көен яңгыратып, Рәфикълар корабы ерак йөзүгә кузгалды. Озата килгән хатын-кызлар, бала-чага, үзәк бухтага борылганчы кул болгап тордылар. Марченконың Наташасы да килгән. Рәфикъ аны Марченко күрсәткән фотодан таныды. Төскә-биткә Марченко кебек үк чибәр булмаса да, гәүдәсе бик күркәм, бар нәрсәсе үз урынында, тел-теш тидерерлек түгел. Кыска итәге, кояшта каралган, төз, матур аяклары гәүдәсенә аерым бер нәфислек биреп тора. Күргән саен күрәсе килә үзен. Ул, офицер, мичман хатыннары төркеменә кушылмыйча, бер читтәрәк басып калды.

Кораб, Акъяр бухтасын ябып торган капканы узгач, бер озынча гудок бирде. Ике-өч мәртәбә өзек-өзек кара төтен бөркеде, тизлеген арттырып, көньяк-көнбатыш юнәлештә, диңгезнең вак дулкыннарын ярып, алга ашкынды. Ярты сәгать чамасы йөзгәннән соң, Кырым ярлары күздән югалды. Иксез-чиксез диңгез. Кояш үзенең иң югары ноктасына таба үрмәли. Болытның әсәре дә юк. Бик биектә, күренер-күренмәс очкан бер самолётның ак юлы сузылып бара. Торпедо аппараты янында кайнашкан Марченко Рәфикъны чакырып алды. Өч-дүрт дельфин кораб белән ярышып йөзәләр икән. Шул дельфиннарны күрсәтергә чакырган. Йөзеп барган көйгә, алмаш-тилмәш су өстенә калкып чыгалар да, берничә метр күренеп барып, кабат суга чумалар. Кайвакыт парлап күренәләр. Байтак вакыт корабка ияреп бардылар да кисәк юк булды үзләре.

Төшке аш вакыты җитте. Бүген камбузда кок Погорелый чираты икән. Тәмле дә пешерә инде украина борщын, ашап туймаслык. Ул әзерләгән тары боткасында аерым тәм бар. Сыер ите белән дуңгыз итен кушып әзерләгән кәтлитләре авызда эри, чәйнәп торасы да юк. Корабка килүенә берничә генә ай, командир приказы белән ике тапкыр макталды инде. Марченконы офицерлар кают-кампаниясенә гарсон итеп куйдылар.

Погорелый ризык пешергән көнне савыт-сабаны юасы да юк. Офицерлар тәлинкәләрен ялап куялар. Борщны өстәп сорыйлар...

Ул беренче, икенче ризыкларны камбуздан ала. Мичман-офицерлар да, матрос-старшиналарга да ризык бер үк казанда пешә. Марченко шуларны өләшеп бирә.

Кораб бер юнәлештә, бер үк тизлек белән йөзә дә йөзә. Дүрт сәгатьтән дүрт сәгатькә вахталар алышына. «БЧ-2» белән «БЧ-3»ләргә рәхәт, аларда вахталар юк, сәяхәтчеләр кебек диңгез күзәтәләр. Коралларның саклагыч җәймәләрен җыештырып куйганнар да, эшләре бетте. Бетмәгән икән шул, кичке аш алдыннан – «Боевая тревога». Дошман самолётлары һөҗүме! Кораб тизлеген йә арттырып, йә киметеп, уңга, сулга кисәк борылып йөзә башлады. БЧ-2нең туплары хәрәкәткә килде. Әлегә атмыйлар һәм атмадылар да.

«Тревога» өйрәнү өчен генә булган икән. Озак та үтми «Отбой» командасы яңгырады. Музыка куйдылар. Кичке ашка белдерү ясадылар.

Төнге сәгать бердә кабат «Боевая тревога». Дошманның су асты көймәсенә һөҗүм ясарга. Монысы инде турыдан-туры Рәфикълар «БЧ»сына кагыла. Акустиклар аларның кубригы белән янәшә. Бүлекчә командиры Рәфикъка башын изәде. – Ягъни, бернинди дә су асты көймәсе юк. Барыбер сугышчан постка басарга кирәк. Ярты сәгать тә узмагандыр, тагын «Отбой» командасы. Йокы ачылды...

Туган як басулары исенә килеп төште. Комбайннар бар куәтенә сугалардыр инде. 8-9нчы классларны бетергәч, ул ике ел рәттән комбайнёр ярдәмчесе булып эшләгән иде. Бигрәк тә 1967 елгы урак өсте истә калган. Икмәк бик уңды. Вакытлы-вакытсыз яңгырлар да яумады. Чык төшмәгән көннәрдә төнге сәгать берләргә кадәр суктырдылар. Ул елны колхоз да икмәкне мул өләште. Илле капчык арыш, илле капчык бодай тутырып алып төштеләр амбардан. Икмәк куярга урын калмады. Унбиш капчык арышны ишегалдында брезент җәймәгә төреп калдырдылар – тегермәнгә алып киткәнче дип. Капчыклары нинди бит әле, ике кеше чак күтәрерлек.

Әтисе горурланды да, мактанды да, аерым хуҗалык булып яшәгәндә дә бу кадәр икмәкнең безнең йортка кергәне булмады, диде. Читтән генә карап китәргә иде комбайннар эшләгәнен, әтисенең иртән комбайннарга нәрәт биргәнен... Рәфикъ шуларны уйлап ятып йокыга китә язган, «Аврал» сигналы булды. Босфор бугазына килеп җиткәннәр икән. Корабның тизлеге акрынайган. Еракта Төркия ярлары күренә. Ул арада кораб бөтенләй туктап калды. Сул як якорьны диңгезгә чумдырдылар.

– Лоцман7 килгәнче тик торабыз. Босфорга кергәнче иртәнге ашны ашап өлгерсәк ярар иде. Берәр сәгатьтән тиз йөрешле катер лоцманны китерде. Ул траптан менде дә тиз-тиз адымнар белән ходовой рубкага атлады. Якорьны күтәрделәр. Кораб акрын гына Босфор бугазына йөзеп кереп китте. Бугазда томан. Урыны-урыны белән бик куе, берни күренми. Анда булган барлык суднолар сигнал бирәләр. Кайсы озын-озын итеп, кайсы кыска гына, ачы итеп кычкырта. Сарылы, кызыллы утлар яна-сүнә. Шул томан аркасында Стамбул шәһәрен күрми калырлар микәнни? Кораб акрын гына баруын дәвам итә. Менә бераздан томан тарала башлады. Инде шәһәргә кергәннәр дә икән. Кояш та күренеп алды. Сул як ярдагы исәпсез-хисапсыз мәчет манараларының айлары кояш яктысында ялык-йолык килә. Уң як ярда әллә чиркәүләр дә бар инде... Машиналар, кешеләр төялгән паром Рәфикълар корабы алдыннан аркылыга йөзеп чыгып китте. Кечкенә генә бер катер алар корабы белән янәшә йөзә башлады. Өстендәге курткасының башлыгын башына каплаган бер кеше Рәфикълар корабын бертуктаусыз фотога төшерә. Фотоаппаратының берсен ала, берсен куя. Берсенең объективы ярты метрлап бардыр. Күп тә үтмәде, корабның уң ягына чыгып төшерә башлады. Акрынлап шәһәр ерагайды. Бугаз киңәйде. Кораб туктады. Боцман командасыннан ике матрос тиз генә трап төшерделәр. Лоцманны калдыралар икән. Каршы алган катерга күчкәч, лоцман, артына борылмый гына уң кулын югары күтәрде.

Үзенчә хушлашуы булгандыр. Катер рубкасына кереп китте. Кораб тагын кузгалды, тизлеге артты. Алда – Мәрмәр диңгезе. Биредә инде табигатьнең үзгәргәнлеге сизелә. Урманнары куе яшел төстә. Әллә көн кичкә авышканга, шулай караңгыланып торамы? Ул арада кып-кызыл кояш диңгезгә чумды. Кояш баюга, бераз гына эңгер-меңгер булып торды да, бөтен дөнья караңгылыкка чумды. Дарданель бугазын төнлә уздылар ахрысы. Иртән бернинди ярлар да күренми иде инде. Кораб тизлеген арттырган. Каршыга искән дымлы, җылы җил тәнгә рәхәтлек бирә. Күктә каурыйсыман болытлар. Сундук Глазов тропик киемнәр өләшә башлаган. Күләгәдә температура утыз градустан артса кия торган. Бик җайлы кием.

– Бу кай тирә икән? Ярлар юкка чыккан. Эгей диңгезе булырга тиеш. Озакламас, вак-вак утраулар күренә башлар. Бер-ике көннән Урта диңгезгә җитәрбез, Алла боерса. Анда инде берәр «точкага» куялар, йә Америка корабларына тагылып йөрербез. Ундүртенче ноктага куйсалар, әйбәт булыр иде. Анда давыл бик булмый, күбесенчә штиль генә. Рәхәтләнеп балык тотарга була. 

Тагын тревога. Бу юлысы – торпедо атакасы. Өйрәнү торпедосы юк, барысы да сугышчан торпедолар. Әле берсенә яңа уйлап табылган шартлаткыч куелган: «ул уртасынарак туры килсә – ике йөз метрлы крейсерны да минут эчендә диңгез төбенә җибәрергә мөмкин... Шөкер, өйрәнү тревогасы булган. Озакламый «Отбой» командасы яңгырады.

5 «БЧ-2» – корабта артиллерия бүлеге.

6 БПК – су асты көймәләренә каршы көрәшүче зур кораб.

7 Лоцман – корабны диңгезнең тирән җиреннән алып чыгучы.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 09, 2017

Фото: pixabay

Теги: чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев