Илдус Заһидуллин автор яңалыклары
-
1 мая 2023 - 17:00
Россиядә халык санын алу тарихы (дәвамы)
Европа илләре кагыйдәләре буенча җанисәп уздыру фикере Россиядә шактый озак һәм авырлык белән урнаша. Бу юнәлештәге аерым адымнар ХIХ гасырның 60 нчы елларында ясала: Санкт-Петербург, Мәскәү һәм башка шәһәрләрдә, шулай ук кайбер өязләрдә һәм губерналарда камилләштерелгән статистик техника кулланып, бер көнлек халык саны алулар уздырып карала. -
29 апреля 2023 - 17:00
Россиядә халык санын алу тарихы
Бүгенге Россия җирләрендә беренче җанисәпне Алтын Урда хакимияте оештырган. Урта гасырларда ул салым җыю, шул рәвешле дәүләтнең көчен һәм куәтен арттыруга хезмәт иткән. -
28 апреля 2023 - 11:00
1917 елгы инкыйлабка кадәр җанисәпләр: йомгак урынына.
Патша Россиясендә яшәгән татарлар арасында 1917 елга кадәр үзләренең нәсел-нәсәпләре белән максатчан рәвештә, нигездә, сәүдәгәрләр һәм морзалар, йомышлылар катламы вәкилләре кызыксынган. -
13 апреля 2023 - 17:00
ИДЕЛ-ЧУЛМАН ТӨБӘГЕНДӘ ИСЛАМ ДИНЕ: ИДЕЛ БУЕ БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕ
Урта гасырларда безнең борынгы төрки бабаларыбызның мәдәни һәм көндәлек тормышындагы яңарыш һәм алгарыш та, шиксез, ислам динен кабул итү – мөселман цивилизациясенә кушылу белән бәйле була. -
20 декабря 2022 - 11:00
КАЗАН ХАНЛЫГЫНДА ИСЛАМ ДИНЕ (ахыры)
Башкаланың канлы бәрелештә җимерелүе һәм талануы, 1552-1557 елларда Урта Идел төбәгендә җәелгән милли-азатлык рухлы «Казан сугышы», элита вәкилләренең чит төбәкләргә качып-күченеп китүе һ.б. сәбәпләр дәүләт тарихына һәм мәдәниятенә кагылышлы кадерле язма истәлекләрнең юкка чыгуына китергән.