Логотип Казан Утлары
Җанисәп - 2021

Россиядә халык санын алу тарихы (дәвамы)

Тәүге тапкыр Уфа өязенә йомышлы татарлар 1574 елны, Уфа кирмәне төзелгәндә килеп урнаша һәм кирмәнне, чик буйларын саклаучыларга әйләнә. Турыдан-туры Уфа воеводасына буйсынганга, Казан воеводасы йомышлыларыннан аермалы буларак, аларга дәүләт җир биләмәсе бирми.

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

Урал төбәгендә (Уфа өязендә) татарлар

Тәүге тапкыр Уфа өязенә йомышлы татарлар 1574 елны, Уфа кирмәне төзелгәндә килеп урнаша һәм кирмәнне, чик буйларын саклаучыларга әйләнә. Турыдан-туры Уфа воеводасына буйсынганга, Казан воеводасы йомышлыларыннан аермалы буларак, аларга дәүләт җир биләмәсе бирми. Шул сәбәпле хуҗалыклары башкорт волостьлары җирләрендә булып, ә үзләре припущенник (кертелгән кеше) санала.
Хөкүмәт 1659, 1689, 1695 елларда йомышлы татарларга халык аз яшәгән төбәккә, Уфа өязенә күчәргә чакырып мөрәҗәгать итә. Бу социаль төркем «Уфа татары» дип йөртелә һәм, башкортлар кебек, 1762 елга кадәр Россиядә үткәрелеп килгән халык
санын алуларда исәпкә керми. Казан воеводасына буйсынган йомышлы татарлардан аермалы буларак, җирле хакимият шундый 748 йомышлы татар һәм мещеряктан, хәрби хезмәткә җәлеп ителмәүләре сәбәпле, 1699 елны һәм 1718 елны берәр сумнан акча җыеп ала. Бу вакыйга, Уфа галиме У.Х. Рәхмәтуллин фикеренчә, үзе үк бу төркемнең Казан воеводасына буйсынган йомышлы татарлардан статуслары ягыннан да аермалы икәнен
раслап тора (Рахматуллин У.Х. Население Башкирии в XVII – XVIII вв. М., 1988. С.145).
Уфа өязендә башкортлар түли торган ясак Урта Идел буенда яшәгән халыклардан җыела торган ясактан күпкә кимрәк. Күченүләрнең, әлбәттә, башка сәбәпләре дә булган. Әйтик, биредә җирләрнең уңдырышлы һәм хакимиятнең күзәтүе йомшак
булу шундыйлардан. 1552-1557 еллардагы баш күтәрүләрне гаскәрләр тарафыннан бастыру һәм рус колонизациясе дә, һичшиксез, йогынты ясаган. Д.Кикинның 1565-1568 елларда туплаган статистик мәгълүматлары буенча, Казан өязендә рус алпавытлары кулына элек татарлар хуҗалык алып барган 206 авыл һәм 60 буш калган урын күчкән. Бу күченүчеләрнең төп чыгышын дәлилләп тора.
Уфа галиме С.Васильев фикеренчә, Урта Идел төбәгеннән Уфа өязенә күченүнең 1550-1590, 1660-1675 һәм 1700-1735 елларда өч төп дулкыны күзәтелә.

1674 елны Уфа воеводасы башкорт җирләрендә уздырган тикшерү бирегә күченгән бобыльләрнең (бобыль – салым түли торган, әмма үз хуҗалыгы булмаган һәм ялланып эшләүче ярлы крестьян төркеме) җанисәбен алып, салым түләүче 649 һәм бернинди салым түләмәүче 623 кешене терки, 1272 ир-атның барысын да дәүләт алдында бурыч үтәргә мәҗбүр итә.
Болардан тыш, башкорт җирләренә ясак түләүче төрле этник төркемнәрдән оешкан һәм башкорт волостьлары җирләренә телдән яки язма килешү төзеп килгән ясаклы крестьяннар – типтәрләр урнаша («типтәр» ясакны теркәп баручы «дәфтәр» сүзеннән
барлыкка килгән). Моны Урта Идел төбәгендә 1678 һәм 1710 елларда халык санын алу материаллары да раслый. Шушы вакыт аралыгында төбәктәге хуҗалыклар саны 186 меңгә кими! Аннан соң да кимү дәвам итә.
Типтәрләр башкорт волостьларына килешү төзеп урнаша, шуңардан чыгып, ике арадагы мөнәсәбәтләр буенча өч төркемгә бүленә: 1. Башкорт җәмгыятенә тулы хокуклы әгъза буларак кабул ителгән типтәрләр (башкорт ясагы түли, башкорт сословиесе була). 2. Башкортлар җирләренең бер өлешеннән файдаланучылар. 3. Файдаланган җир өчен башкортларга акчалата рента түләүчеләр (Рахматуллин У.Х.
Население Башкирии в XVII – XVIII вв. М., 1988. С.151, 190).
Җанисәп материаллары XVII гасырда бер төркем типтәрләр башкорт сословиесенә язылган дип әйтергә нигез бирә. 1631-1632 елларда Уфа өязендә ясак түләүче башкортлар саны 6188 хуҗалык, ә припущенниклар (типтәрләр һәм бобыльләр)
8355 хуҗалык исәпләнә (Исхаков Д.М. Этнотерриториальные и этнокультурные группы татар и их взаимодействие // История татар с древнейших времён. В 7 т. Т.5. Казань 2014. С.226), 1722-1723 елларда исә типтәрләрнең саны ике тапкырдан артыкка кими. XVIII йөз башында җирле хакимият башкортларның саны ике тапкыр диярлек артуын күченеп килүчеләрнең башкорт сословиесенә язылулары белән аңлата (Рамазанова Д.Б. Формирование татарских говоров юго-западной Башкирии. 2-е изд. Казань, 2020. С.22).
Казан воеводасына буйсынган һәм Уфа өязенә күченгән йомышлы татарлар, мещеряклар һәм ясаклы татарлар турында шактый тулы статистик мәгълүмат Петр I тарафыннан 1722–1723 елларда уздырылган I ревизия материалларында теркәлгән.
Бу вакытка башкорт җирләрендәге Оса (43,9% кеше, яки 100 авыл), Казан (27,9%, яки 87 авыл), Себер (18,4%, 64 авыл), Нугай (9,8%, 31 авыл) даругаларында җәмгысе 282 авылда 10 мең ир-ат яшәгәнлеге мәгълүм. Шуларның яртысы диярлек хөкүмәт
кушуы яки рөхсәте белән төбәккә күченгән йомышлылар була (18,5% йомышлы татарлар һәм 30,4% мещеряклар/мишәрләр), аларның бер өлеше күченгән ясаклы крестьяннар белән бергә көн итә. Ясаклы татарларның күпчелеге үзләренең торак
пунктларын Казан (37,9%) (хәзерге Татарстанның Әгерҗе, Актаныш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Тукай, Башкортстанның Бакалы, Бәләбәй, Бөре, Благовар, Дүртөйле,
Караидел, Кушнаренко, Илеш, Уфа районнары, Удмуртия Республикасының Каракүл районы) һәм Оса (32,8%) (Башкортстанның Балтач, Бөре, Борай, Тәтешле, Караидел,
Кызыл Кама, Култасы, Мишкә, Кырмыскалы, Яңавыл районнары) даругаларында нигезли. Йомышлы мещерякларның күпчелеге (55,6%) Оса даругасы, йомышлы татарларның 65, 3 % Себер (Башкортстанның Аскын, Бөрҗан, Кыйгы, Караидел, Салават, Өчөйле районнары, Свердлау өлкәсенең Урта Сергә районы) даругасы авылларында яши (Татары Уфимского уезда в свете государственной статистики (материалы переписей населения 1722–1782 гг.): справочное издание / отв. ред. Р.Р.
Исхаков. Казань, 2020. Табл. 1. С.17, 18, 19).
Күченеп килгән татарлар тиз арада мәхәлләләр оештырып, дини үзидарә төзиләр. 1736 елгы рәсми хәбәрләрдә Уфа өязенең дүрт даругасында мәхәллә руханилары белән идарә итү сайланып куелган, Казан ягыннан килгән ун ахун кулында булуы әйтелә. Алар, хакимият күзәтүе йомшак булудан файдаланып, мәчетләр төзүгә, мәктәп- мәдрәсәләр ачуга рөхсәт бирәләр, руханилар билгелиләр, авыллардагы дини-мәдәни тормышны тәртипкә салып, халык арасында Ислам дине көчәюгә хезмәт итәләр.
Йомгак ясап, шуны әйтәсе килә. XVI гасырның икенче яртысы – XVII йөздә хөкүмәт әмере белән Мещерада яшәгән йомышлы татарлар һәм мещеряклар, бер-бер артлы төзелгән чик буе ныгытмаларын саклау өчен, акрынлап көньякка, көньяк-көнчыгышка таба күчереләләр. Яңа яшәү урыннарында алар Урта Идел буе ясаклы һәм йомышлы татарлары белән мәдәни багланышлар кора, аралаша һәм кан алмаша.Шул рәвешле, киләчәктә татар милләтенең үзәген тәшкил иткән Идел-Урал татарлары этносы XVII гасырның икенче яртысында формалаша. Себер татарлары бу мәдәни йогынтыга Көнчыгыш Себергә Идел һәм Урал төбәгеннән татарлар күченгәч тартыла. Бер үк вакытта чукындыру сәясәте татарлар арасында ике конфессиональ төркем – мөселманнар һәм новокрещённар – барлыкка китерә.
Татар халкының яшәү ареалы киңәю, төбәкләрдә этносоциаль һәм дини-мәдәни барыш, күргәнебезчә, ул заман җанисәп кәгазьләрендә шактый тулы чагылыш тапкан.
РОССИЯДӘ ХАЛЫК САНЫН АЛУ ТАРИХЫ
(XVIII – ХIХ ГАСЫР УРТАСЫ): ТАТАР ХАЛКЫ Һ ӘМ
АНЫҢ ТӨРКЕМНӘРЕ РЕВИЗИЯ КЕНӘГӘЛӘРЕНДӘ

Яңа җанисәп документлары
XVIII гасыр башында Россиядә илкүләм зур реформалар уздыру, регуляр гаскәр булдырып, аны өр-яңадан коралландыру, хәрби-диңгез флоты төзү һәм башка яңалыклар белән бәйле нык арткан дәүләт чыгымнарын күтәрү крестьяннар җилкәсенә төшә. Хөкүмәтнең изүеннән котылу юлы эзләп, 1710 елны җанисәп уздырганда, гаиләләр берләшеп – бер хуҗалык, ягъни бер салым түләү берәмлеге булып языла. Нәтиҗәдә салым түләүчеләрнең саны нык кими, дәүләткә зур зыян килә.
Моңа җавап итеп, Петр I яңа берәмлек – ир балалар, ир-атлар саныннан чыгып, салым җыю тәртибен кертә. Качып калмасыннар дип, император әмере белән яңача җанисәп уздыру 1719-1724 елларда гаскәриләргә тапшырыла. Җан башыннан салым
җыю өчен хөкүмәтнең ревизия исеме алган статистик чаралары тагын тугыз тапкыр уздырыла: II (1744-1747 еллар), III (1762-1767), IV (1782-1787), V (1794-1808), VI (1811- 1812), VII (1815-1825) , VIII (1833-1835), IX (1850), X (1857-1859). Һәр ревизиядән соң салым түләүчеләрнең исемлеге элеккесе белән чагыштырып яңартыла, яңа исемлек төзелә.
Беренче ике ревизия вакытында ир-атлар гына исәпкә алына. Өченчесеннән башлап, җанисәп кәгазьләре типографиядә бастырыла һәм аларда (VI ревизиядән кала) гаиләдәге хатын-кызлар һәм аларның яшьләре дә күрсәтелә. Соңгыларында губерна, өяз, торак пункты исеме, халык санын алуның вакытын язудан тыш, алты графага түбәндәге мәгълүматлар теркәлә: 1) гаиләнең узган ревизиядәге номеры; 2) гаиләнең бу җанисәптәге номеры; 4) узган ревизиядә теркәлгән гаиләдәге кешеләрнең яше; 5) узган җанисәпне алганда теркәлгәннәрнең китү вакыты (рекрутка алыну, үлем һ.б.); 6) бу ревизиядә язылган кешеләрнең яше.
Салым күләме арта бару сәбәпле, гади халыкта (крестьяннар һәм мещаннар) җанисәп алу салым салу чарасы дигән караш урнаша: җай чыкса, аңа теркәлми калырга тырышу шуннан килә.

Җанисәп уздыру, илнең территориясе бик зур булу сәбәпле, берничә елга сузыла, кайчак гаиләләрне ике тапкыр язуга китерә, анда чынбарлыктагы түгел, ә билгеле бер торак пунктына беркетелгән, җире-йорты булган кешеләр санала. Җан башыннан
түләнүче салымнан азат булган башка катлам һәм профессия вәкилләре ревизияләр вакытында игътибарга алынмый. Әйтик, VIII ревизиядә шундый 12 категория, ә X ревизиядә (1858 ел) 18 төркем исәпләнми. Шулай ук Кавказ арты, Польша, Финляндия
кебек төбәкләрдә мондый җанисәп гомумән уздырылмый (Гозулов А.И. Очерки истории отечественной статистики. М., 1972. С. 44-45, 47).
Ревизиянең максаты җан башыннан салым түләүчеләрне санау булганлыктан, илнең чик буе төбәкләрендә яшәгән татарлар I ревизия материалларында теркәлми кала. Әйтик, II ревизия (1744), беренчесе кебек үк, «яулап алынган шәһәрләрдә, Әстерхан
һәм Уфа татарлары, башкортлар һәм себер ясаклы татарлары арасында уздырылмый»(Кабузан В.М. Народы России в XVIII веке. Численность и этнический состав. М., 1990. С.23).
Анда Чиркәү тәкъдиме белән «чукынмаганнар»ның этник билгеләрен теркәү яңалыгы кертелә. Ләкин «ясаклы» һәм «чит диннән чукынган кеше» дигән бүлекләрдә теркәлүченең кайсы халыктан икәнлеге күрсәтелми башлый.
Нәтиҗәдә Урта Идел төбәге халыклары түбәндәге графаларга теркәлә: 1) новокрещён яки чит диннән чукынган кеше; 2) чукынмаган башка дин кешесе; 3) ясаклы; 4) кораб төзү өчен урман кисәргә билгеләнгән татарлар, чувашлар һәм чирмешләр (Кабузан В.М. Народы России в XVIII веке. Численность и этнический состав. М., 1990. С.26).
Шул рәвешле, тәүге тапкыр II ревизия теркәлүченең этник билгесен, тулысынча булмаса да, исәпкә ала башлый.
III ревизиядә (1762) рус булмаган халыклар өч графага языла: 1) чукынган башка дин вәкилләре (новокрещённар); 2) чукынмаган чит диндәгеләр (иноверец); 3) Адмиралтействога беркетелгән чит диндәгеләр. Мәсәлән, Казан өязендә төрле сословиеләр вәкилләренең этник билгесе болай беркетелгән: йомышлы новокрещён татарлар, йомышлы новокрещён чуашлар, йомышлы новокрещён мукшылар. Ясаклылар русларга һәм чит диндәгеләргә бүленә: татарлар (чукынганнар һәм
чукынмаганнар), чирмешләр (чукынганнар һәм чукынмаганнар) һ.б. (Кабузан В.М. Народы России в XVIII веке. Численность и этнический состав. М., 1990. С.30-31).
20 елдан соң уздырылган IV ревизия (1782) тәүге тапкыр башкортларны, Себердәге «ясаклы чит диндәгеләрне» һәм башка чик буйларында көн күргән, моңарчы җирле, төбәк җанисәбендә генә теркәлгән төркемнәре исәпкә ала. Анда шулай ук беренче
тапкыр этник билге буенча чукынмаганнар гына түгел, ә новокрещённар – 1730-1750 елларда чукындырылган төркемнәр дә языла (Кабузан В.М. Народы России в XVIII веке. Численность и этнический состав. М., 1990. С.36).
1762 һәм 1782 елгы башкортларга кагылышлы беренчел ревизия материаллары әлегәчә табылмау сәбәпле, Көньяк Урал төбәгендәге этник төркемнәрнең үзара икътисади һәм мәдәни багланышларын өйрәнүдә зур кыенлыклар саклана (Томашевская Н.Н. От социального пространства к социальному времени: Опыт
этнической истории башкирского этноса в новое время. Уфа, 2002. С.87 – 88).
Идел-Урал төбәге татарлары ревизия кәгазьләрендә
XVIII гасырның соңгы чирегендә Россиянең чикләре тагын да киңәя. Империя 1783 елны Кырым ханлыгын басып ала, Польшаны бүлү нәтиҗәсендә Литва татарлары аның составына керә. Алтын Урда заманында ватандашлар булган төркемнәр тагын бер дәүләттә яши башлый. Бу вакытта Литва татарлары Ислам динен саклаган хәлдә туган телләрен онытып,
белорус телендә сөйләшәләр. Яшәгән төбәкләренең ераклыгы һәм, иң мөһиме, – уртак аралашу теле булмау Идел-Урал һәм Литва татарлары арасында мәдәни багланышлар урнаштырырга һәм аларны ныгытырга мөмкинлек бирми.
Әби патша кырым татарларына 1783 ел 8 апрель манифесты белән дин иреге, руханиларга һәм морзаларга, югары катлам вәкилләре буларак, хокуклары саклануны вәгъдә итә. Ләкин Госманлы дәүләтенә дулкын-дулкын барган мөһаҗирлек хәрәкәте
кырым татарларының санын нык киметә. Идел-Урал татарларының алар белән мәдәни багланышлары 1883 елны Бакчасарайда Исмәгыйль Гаспралы «Тәрҗеман» газетасы
бастыруга керешкәч һәм, яңарыш идеологы буларак, Россия төрки халыкларына европалашу концепциясен тәкъдим иткәч нигезләнә.
Кырым һәм Литва татарларының шәһәрләрдә яшәгән өлеше үзенең шактый югары санда булуы белән игътибарны җәлеп итә һәм бу планда алар Идел-Урал төбәгендә яшәгән кардәшләреннән аерылып тора. XIX йөз уртасында кырым татарлары арасында
урбанизация шулай ук югары – 14 % тәшкил итә.
Икенче яктан, алар белән чагыштырганда, Идел-Урал төбәге татарларының саны тотрыклы арта. Бер гасыр эчендә – 1795-1897 еллар аралыгында бу күрсәткеч 617,3 меңнән 2 млн 249,5 мең кешегә җитә, ягъни 3,6 тапкыр үсә. Түбән Иделдә – 3,8
тапкырга, Көнбатыш Себердә 2 тапкырга арту күзәтелә. Соңгысында татарлар саны XIX гасырның икенче яртысында Идел-Урал төбәгеннән күченүчеләр хисабына күбәя, аларның шактые шәһәрләргә урнашып һәм мөселман җәмгыятьләрендә күпчелекне тәшкил итеп, Көнбатыш Себердәге татарларның мәдәни һәм мәгариф үсешенә уңай йогынты ясый башлый.
XVIII йөздә Әстерханда мөселманнар җәмгыяте йорт (юрт) татарлары һәм алар ассимиляцияләгән Иран, Һиндстан (Әфганстан) һәм Бохара сәүдәгәр колонияләре вәкилләреннән җыела. Рязань өязеннән һәм Урта Иделдән күченүчеләр ХIХ гасыр
уртасында шәһәрдәге татарларның яртысын, гасыр азагында инде күпчелеген тәшкил итә.
Нәтиҗәдә 1897 елга Идел-Урал төбәгендә татарларның саны 2 млн. 249,5 меңгә, Көнбатыш Себердә – 45,2 меңгә, Әстерхан төбәгендә – 25,7 мең кешегә җитә.
Аграр Идел-Урал төбәгендә татарларның күпчелеге авыл җирлегендә көн күрә һәм йөз ел дәвамында бу хәл үзгәрми диярлек: 1795 елны – 98,2%, 1857 елны – 98,0%,
1897 елны – 95,1% тәшкил итә. Көнбатыш Себердә бу саннар тагын да югарырак булып, Әстерхан төбәгендә, киресенчә, авыл халкының саны якынча 80нән 60 % ка кадәр кими.
XIX йөздә Россия империясе оешу төгәлләнә. 1897 елны мөселманнар империядә элеккечә православие динендәгеләрдән (69,4%) соң икенче урында (11,1%) була (Россия в начале ХХ века / под ред. акад. А.Н. Яковлева. М., 2002. С. 88–89). Яңа җирләр кушуның бер мөһим нәтиҗәсе булып русларның ил халкының яртысыннан азрагын гына тәшкил итүләрен (44,31%) әйтү мәслихәт. Империядә күпчелек этник азчылык дип аталып йөртелгән төркемнәр кулына күчә: украиннардан (17,8%) соң
өченче урында төрки халыклар (13,6 млн. кеше яки 10,8%) исәпләнә.
XVIII гасырда татар халкының төп яшәү төбәкләре ачыкланып бетә. I ревизия уздырылган елларда (1719-1724) 91,3% татарлар Урта Идел төбәгендә (нигездә Казан һәм Зөя өязләрендә) көн күрә, татар-мишәрләрнең төп өлеше Түбән Новгород, Воронеж (Касыйм өязеннән кала – анда татарлар яши) һәм Казан (аның көньяк көнбатыш өлеше) губерналарында туплана.
XVIII гасыр башында Казан губернасыннан Көньяк Урал һәм Түбән Идел ягындагы буш яткан уңдырышлы җирләргә халык Петр I керткән өстәмә салымнардан, җирле хакимиятнең башбаштаклыгыннан һәм чукындыру сәясәтеннән качып, күпләп күченә. Крестьяннарның социаль хәлен бәяләгәндә, бу адымны икътисади һәм милли изүгә каршы пассив көрәш чарасы һәм яхшырак тормыш эзләү дип атап булыр иде.
Әлбәттә, барлык күченүләр дә качып китү булмыйча, кайбер очракларда миграция башлангычы үзәктә формалаша.
1743 елны Оренбург кирмәненә нигез салынгач, яңа кирмән белән Казан арасында ышанычлы коммуникация һәм Яңа Мәскәү дип исемләнгән төзеләчәк тракт тирәсендә инфраструктура булдыру бурычы куела. Хакимият, льготалар биреп, бу төбәккә халыкны җәлеп итә башлый, Көньяк Уралга күченгән бер төркем типтәрләрне тракт буена авыллап-авыллап утыртып куя, аларга ямщик (почта ташу) вазифасын беркетә, шул рәвешле «чемоданлы татарлар» дигән төркем барлыкка килә. Әле 30 ел элек кенә бер игенче авылы булмаган төбәктә 1762 елны ясаклы татарларның 50 авылы теркәлә (Рахматуллин У.Х. Население Башкирии в XVII–XVIII вв.: Вопросы формирования
небашкирского населения. М., 1988. С.103-106).
Тагын бер мисал итеп, Оренбург янына татарларны күчерү турында 1744 ел 8 март указы белән Каргалы елгасы буенча Сәет бистәсен нигезләү күрсәтелә ала. Ләкин мондый хөкүмәт чаралары бик сирәк күренеш булып, гадәттә, миграция «ирекле» яки качып китү төсен алган, ә хакимият аерым елларда, күченү хәрәкәтен туктатырга теләп, чаралар да кулланып карый.
XVIII гасырның 40 – 60 еллары башында бирегә тагын 82000 гаилә, ә 60-70-елларда якынча 6 мең ир-ат күченүе билгеле. Алар, нигездә, Казан губернасы белән чиктәш булган Минзәлә, Бөгелмә, Оренбург өязләренә урнаша (Кабузан В.М. Народы России
в XVIII веке. Численность и этнический состав. М., 1990. С.238).
IV ревизия (1782) Уфа наместничествосында һәммәсе 44357 ир-ат татарларны терки, аларның өчтән ике өлеше диярлек типтәрләр һәм бобыльләр була (28068 ир- ат, яки 63,3%) бу социаль төркемгә, шулай ук, 12166 ясаклы татарны (27,4%), 268
новокрещённы (0,6%), 39 ясаклы «торговый татар»ны (0,09%), 26 ясаклы мещерякны (0,06%) өстәргә кирәк. Хәрби хезмәт башкаручы 3790 йомышлы татар һәм морзалар икенче зур төркемне тәшкил итә (Татары Уфимского уезда в свете государственной статистики (материалы переписей населения 1722–1782 гг.): справочное издание / отв. ред. Р.Р. Исхаков. Казань, 2020. С.20).
XVIII йөзнең соңгы өч дистә елында да (III-V ревизияләр вакыты, ягъни 1762-1795 еллар) татарларның Көньяк Урал төбәгенә күченүләре туктамый. Бу вакыт аралыгында Минзәлә өязендә аларның саны 27,9 дан – 30,6 % кадәр, Уфа өязендә 0,7 дән –
22,1 % кадәр, Бөгелмә өязендә 20,6дан – 26,0 % кадәр, Бәләбәй өязендә 9,2дән – 13,0 % кадәр, Стәрлетамак өязендә 5,0 дән – 12,7 % кадәр, Бөре өязендә 0,5 тән – 17,6 % кадәр арта. Чиләбе һәм Троицк өязләрендә алар бик аз санда теркәлә. Ревизияләр
эчке миграция барганын да күрсәтә. Әйтик, Оренбург өязендә татарларның саны 24,6 дан –7,1 % кадәр (6833 ир-аттан 4335 кадәр), Богырыслан өязендә 22,6дан – 16,0 % кадәр кими, гәрчә гомуми саннар 5139 дан 12228 кешегә җитә (Кабузан В.М.
Народы России в XVIII веке. Численность и этнический состав. М., 1990. С.238). Димәк, алар, яхшырак тормыш шартлары эзләп, башка өязләргә күченгән.
Мәгълүм булганча, типтәрләр төрле этник төркем вәкилләреннән торган. 1855 елгы тулы ук булмаган мәгълүматлар буенча алар арасында 802 ир-ат христиан (0,6%), 29256 традицион диннәр тарафдары (21,9%) һәм 103744 ир-ат мөселман (77,5%) булганлыгы билгеле (Асфандияров А.З. Семья и брак у башкир в XVIII – XIХ в. Уфа, 1989. С.35).
Гомумән алганда, Урта Иделдәге һәм Көньяк Уралдагы татарларның саны үзгәрү үзара тоташкан пыяла савытларда су агышын хәтерләтә: 1762-1782 елларда Түбән Урал төбәгендә аларның саны – 49,9 процентка, ә Урта Идел буенда 20,1 процентка арта, 1782-1795 еллар арасында беренчесендә үрчем – 31 %, икенчесендә 16,4 % кына була. Шул рәвешле, Көньяк Урал татарлар күпләп яшәгән төбәккә әверелә, гасыр азагында биредә Идел-Урал татарларының өчтән бере көн күрә (Исхаков Д.М. Историческая демография татар. Казань, 2014. С.127-130).
1719-1747 еллар арасында Казан төбәгенә үзәк өлкәләрдән күпләп рус крестьяннары күченүгә карамастан, халык саны 54258 ир-атка кими (Кабузан В.М. Народы России в XVIII веке. Численность и этнический состав. М., 1990. С.108).

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 02, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев