Логотип Казан Утлары
Әбүгалисина мәгарәсе

Нәсел шәҗәрәсе кайларга китә...

(Каюм Насыйриның 200 еллыгын каршылап)

Каюм Насыйриның нәсел-нәсәбе

Каюм Насыйриның (тулы исеме Габделкаюм бине Габденнасыйр әш-Шырдани
әр-Рәззакый әл-Болгари) Кече ватаны – Казан губернасының Зөя өязе Кече Шырдан
авылы (хәзер Татарстан Республикасының Яшел Үзән районы), XIX гасыр урталарына
кадәр рәсми документларда Югары Шырдан дип йөртелгән. Җанисәп документлары
буенча ясаклы татарлар авылы 1646 елдан билгеле. 1782 елда биредә ир-ат җенесеннән
244 кеше яшәгән. 1834 елда 283 ир-ат һәм 292 хатын-кыз көн күргән (Татарстан
Дәүләт архивы (ТДА), 3 фонд, 2 тасв., 96 эш).
Х ревизия материалларыннан күренгәнчә (ТДА, 2 фонд, 3 тасв., 525 эш),
1858 елда Кече Шырданда 138 ихатада 357 ир-ат һәм 363 хатын-кыз саналган. XIX
гасыр ахырына авылда яшәүче халык саны 1231 кешегә җиткән (Берстель К.П. Список
селений Казанской губернии. Казань, 1908. 104 б.).
Авыл Сәкел елгасы ярында, Казаннан – 49, өяз шәһәре Свияжскидан – 19, XIX гасырда Олы Шырданда булган волость идарәсеннән 7 чакрым ераклыкта
урнашкан.
Хәмит исемле авыл карты сөйләгәннәргә караганда, аның агалары Сәлам белән
Җәгъфәрдән соң Югары Шырдан авылында имам вазифаларын Әхмәт мулла
башкарган, аннан соң – Җәгъфәр мулла, Хөсәен мулла, Габдессәлам (Әбсәлам)
мулла, Хөсни мулла, Һибәтулла мулла, Габделкави мулла булган. К.Насыйри Югары
Шырданда яңа мәчетнең 1815 елда Казан сәүдәгәре Йосыф Апанаев акчасына
салдырылганын теркәп калдырган (Насыйри К. Сайланма әсәрләр, 2 томда. 2 том.
Казан, 1975. 20-21 б.). Гыйбадәт кылу йорты искергәч, 1874 елда Каюмның (ТДА,
4 фонд, 1 тасв., 6789 эш) ул вакытта Казанда яшәгән өлкән абыйсы Габделхәй акчасына
янә яңа мәчет салалар. Ул Казан губерна идарәсе технигы И.А.Александров проекты
буенча эшләнә. 1887 елда, киңәйтелеп, манара куела.
Кече Шырданда мөселманнардан тыш керәшен татарлары да яши.
Туган авылында керәшеннәр барлыкка килү тарихын Насыйри Югары Шырданда
таралган риваятьләргә нигезләнеп яза. Янәсе, Сәлам мулла белән Җәгъфәр мулла
заманында ясаклы татарлар өчен дә рекрут бурычы кертелә. Югары Шырданның
армиягә рекрут итеп алынган бер кешесе хәрби хезмәт йөкләмәсе буенча дәүләттән
гомерлек ташлама алу өчен чукына. Югары Шырданнан рекрутлар туплаганда, аның
үрнәгенә тагын унлап ир-ат иярә. Чираттагы чакырылыш вакыты җиткәч, Җәгъфәр
мулла авылдашларының чукынуын туктатыр өчен үзе армия сафларына баса, энесе
Сәламгә авылдашларын ислам диненә өйрәтергә кушып китә. Җәгъфәр мулла хәрби
хезмәттән исән-сау әйләнеп кайткан дип сөйлиләр, кайткач рухани вазифаларын
башкаруын да дәвам иткән. (Рекрутлык бурычы ясаклы татарларга 1721 елда кертелә,
һәм бу вакыйгалар, күрәсең, XVIII гасырның икенче чирегендә булганнар. Хәмит
исемле авыл карты сөйләгәннәр буенча югарыда телгә алынган Җәгъфәр мулла исә
вазифаларын 1650 нче елларда башкарган).
Е. Малов мәгълүматлары (Малов Е. Статистические сведения о крещёных татарах
Казанской и некоторых других губерний в волжском бассейне. Казань, 1866. 22 б.) буенча,
1866 елда авылда 31 ир-ат һәм 35 хатын-кыз керәшен татары исәпләнә, алар барысы
да шул ук елны исламга кайта. Архив материалларында (ТДА, 2 фонд, 3 тасв., 525 эш)
1874 елны авылда 109 мөселман динендәге хуҗалык башлыгы һәм 26 ихатада яшәүче
88 ир-ат һәм 94 хатын-кыз – исламга кайткан керәшен татарлары күрсәтелә, соңгылары
православие динендәге руханига да буйсынмыйлар, мөселманнардан да аерым яшиләр
(ТДА, 4 фонд, 1 тасв., 6789 эш). Бу төркем җирле мөселман мәхәлләсенә 1905 елның
17 апрелендә чыккан «Дин иреген тану башлангычларын ныгыту турында»гы закон
нигезендә исламга күчү өчен шартлар булгач кына теркәлә.

Насыйри бабалары

Каюм Насыйриның ата-бабалары Кече Шырдан авылында һәм тирә-якта билгеле
кешеләр була.
Каюмның гаиләсендә ата-бабаларны белеп һәм хөрмәтләп кенә калмыйлар,
аларны балалар тәрбияләгәндә үрнәк итеп тә куялар. Аталары йортында ядкарь итеп
саклана торган шәҗәрәне Каюм кече энесе Габделкави белән бергәләп, әтисе ягыннан
да, әнисе ягыннан да тулыландырып, 1880 елда бастырып чыгара. Әтисе ягыннан
шәҗәрә – «Шәҗәрәи Раззакыя», әнисе ягыннан «Шәҗәрәи Хөсәения» дип атала.
Шәҗәрәгә кереш сүзендә Каюм, бу хезмәтнең киләчәк буыннарга атап халыкка
чыгарылуын искәртә; әгәр нәселләрендә аның үзе кебек хезмәт сөюче берәрсе туса һәм ул
башлаган эшне дәвам иттерсә, нәсел җепләре өзелмәс, ахырзаманга кадәр яшәр дип яза
(Д.Б.Багаутдинова. Фонд Каюма Насыри в Государственном музее ТАССР //
Выдающийся просветитель-демократ Каюм Насыри. Казань, 1976. 210 б.).

Каюмның мәгълүматларына караганда, аның ата-бабалары җиде буынга кадәр
укымышлы кешеләр булганнар. Иң борынгы күренекле бабалары булып, Казан ханлыгы
чорында халык арасында ихтирам яулаган казак атаманы Бираш баба саналган, ул Иделнең
уң як ярында гомер иткән. Аның улы Габдераззак мулла, Мәскәү гаскәрләре Тау ягын яулап
алганнан соң, русларга хезмәткә кергән. Үзенең бик тәкъва бабасы белән горурланып,
Насыйри югарыда телгә алынган шәҗәрәдә болай дип яза: «Безгә аның акылы, мәшһүр
кеше булуы һәм укымышлылыгы ошый». Аның «кол чура»лары, ягъни хезмәтчеләре күп
булган, ул аларга крестьян хуҗалыгы алып бару өчен йортлар да төзегән.
Габдераззакның дүрт улы булган, аның, шулай ук, җирле халык арасында
абруйлы, еш кына кешеләр арасында чыккан низагларны хәл иткәндә төп сүзне әйтеп
катнашканлыгы мәгълүм. Явыз Иван белән Фёдор Иванович патшалык иткән чорда ул
хакимияткә хезмәт итә: Тау ягы – Зөя өязе халкыннан ясак җыючы итеп тәгаенләнә.
Гаилә тарихында Габдераззакның рус патшалары белән шәхсән таныш булуы турында
да истәлекләр сакланган.
Абруйлы һәм бай бу кеше бик зур утар тоткан. Утарының 27 капкасы гына булган,
шулай ук зур икмәк амбарларын хакимият тарафыннан махсус куелган казаклар
саклаган. Башта ул амбарларга халыктан җыелган салым тупланган, аннан соң икмәк
билгеләнгән урынга озатылган.
Габдераззак ике улын, хәрби киемнәр киендереп, тәхеткә яңа гына менгән рус
патшасын котларга җибәрә, әмма алар XVII гасыр башында ялган Дмитрий сугышлары
вакытында һәлак булалар. Габдераззак үзе дә баш күтәрүчеләр кулыннан зыян күрә:
бөтен байлыгын югалта һәм хәерчелектә вафат була.
Аның улы Галикәйнең өч ир баласы була: Йосыф, Габделмән, Габделгазиз.
Габделгазиз нәселен Яхъя белән Әлмөхәммәт дәвам итә: алар төбәк тарихында шактый
тирән эз калдыра. Халыкта Мүки дип йөртелгән Әлмөхәммәт дин кардәшләре арасында
да, рус телле халык арасында да үзе яшәгән җирлектә төрле вакыйгалар, караклыклар,
урлашулар һәм тәртип бозулар турында алдан белүе белән дан тота. Күрәсең, андый
вакыйгалар турында хакимияткә дә хәбәр итеп торган ул. Бер үк вакытта тирән белемле,
киң мәгълүматлы дип искә алалар.
Әлмөхәммәтнең балалары күп була: Шәһрезадә, Миһербану, Җәгъфәр, Гөлбану,
Хәсән, Динмөхәммәт, Хөсәен, Сафкол. Әлмөхәммәт Хөсәенгә – Каюмның булачак
бабасына – яхшы дини белем бирә. Ул Югары Шырданда мулла булып тора.
Хөсәеннең гаиләсендә Габденнасыйр, Мөхәммәтгалим һәм Хөснетдин исемле
уллары үсә. Уртанчы улы Мөхәммәтгалим 1829 елда Казанга күчеп китә дә мещаннар
сословиесенә языла (ТДА, 3 фонд, 2 тасв., 282 эш), базар янындагы Ак мәчеткә
мөәзин булып урнаша (Ногман М. Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә
кулъязмаларының тасвирламасы. III чыгарылыш. Каюм Насыйри кулъязмалары.
Казан, 1958. 37 б.). 1834 елгы 8 нче җанисәп кәгазьләре (ТДА, 3 фонд, 2 тасв., 96 эш)
Габденнасыйр гаиләсендә аның кече энесе Хөснетдин үзенең әнисе Шәрәпи Уразаева
(62 яшь) белән яшәгәнлекне күрсәтә. Шәрәпи (рус телендәге архив материалларында
шулай язылган) Уразаева Хөсәен мулланың икенче хатыны булып чыга.
1830 еллар ахырында өйләнеп, Хөснетдин үзенең крестьян хуҗалыгын булдыра.
1858 елда аның гаиләсендә 2 улы һәм 4 кызы тәрбияләнгәнлеге билгеле (ТДА, 3 фонд,
2 тасв., 627 эш).
Бабасы турында Каюм Насыйри түбәндәгеләрне яза: синтаксис һәм этимология
өлкәләрендә тикшеренүләр белән шөгыльләнә, «Шәрхе мелла» (грамматика дәреслеге),
«Мисбах» (дин нигезләре турында китап), «Сарыф һәваи» (синтаксис китабы)
кебек хезмәтләр язып калдырган. Бу китапларны хәзерге вакытта да кулланылышта
очратырга мөмкин. Бәрәзәдә яшәгәндә, Хөсәен баба 1190 елда (Милади ел исәбе
буенча 1773 елларда) дини-дидактик «Кәшеф әл-әсрар» («Серләрне ачу») китабын
язган Сәгыйть хәзрәттән сабаклар ала... Хөсәен баба каллиграфия остасы да була.Сөйләүләренә караганда, ул үз гомерендә Коръәнне йөз тапкырга якын күчереп язган...
Әйтергә кирәк, аның зиһенлелеге кайбер балаларында һәм аларның балаларында да
ялтырап ала (Насыри К. Избранные произведения. Казань, 1977. 51 б.).

Каюмның әтисе

Хөсәеннең олы улы – Габденнасыйр – башта Казан өязенең Мәчкәрә авылында
Дагыстанда белем алган Мөхәммәдрәхим ибн Йосыф әл-Ашытиның (?–1818)
данлыклы мәдрәсәсендә укый (бу хакта Ш.Мәрҗанинең «Мостафад әл-әхбар...»ендә
әйтелә), аннан соң, 1810 елдан башлап, укуын Казанда, шушы ук мөдәррис тарафыннан
оештырылган Ак мәчет мәдрәсәсендә дәвам иттерә.
1812 елда 26 яшьлек Габденнасыйр белән 14 яшьлек Фатыймага никах укыйлар.
(1834 елның 12 апрелендә уздырылган җанисәптә Габденнасыйрга – 48 яшь,
Фатыймага 36 яшь була) (ТДА, 3 фонд, 2 тасв., 96 эш). Бу вакытта Кече Шырдан
авылы кешеләренең Габденнасыйрны мулла итеп сайлау турындагы карар кәгазе Казан
губерна идарәсе тарафыннан Мәхкәмәи Шәргыягә җибәрелә. Әмма Габденнасыйр,
иҗтимагый һәм башка эшләр белән мавыгып китеп, рухани вазифасыннан баш тарта
һәм Уфага дини дәрәҗәгә шаһәдәтнамә алу өчен имтиханга бармый (Насыри К.
Избранные произведения. Казань, 1977. 51 б.).
Каюмның әтисе муллаларның иҗтиһад (үз фикерен белдерү) дәвере узды дигәнне кабул
итми. Ул: «Иҗтиһад – һәркемгә кирәк эш» – дип кабатларга ярата (Гайнуллин М. Каюм
Насыйри (Тормышы һәм иҗат юлы) // Насыйри К. Сайланма әсәрләр. Казан, 1956.13 б.).
Бу четерекле мәсьәләдә бәхәсләр еш килеп чыгу сәбәпле, шушы темага трактат та яза.
Габденнасыйр Хөсәенов улларын үзе укыта, шуңа да алар бәләкәйдән үк иҗтиһад
идеяләре белән танышып үсә. Бу – Каюм Насыйриның киләчәктә мәгърифәтчелек
карашлары формалашуны аңлау өчен мөһим әйбер.
Әтисенең гыйлемлегенә нисбәтле Насыйри түбәндәгеләрне язган: «Гәрчә указной
мулла булмаса да, тирә-якта Насыйр мулла бик мәшһүр иде. Замананың голямәсе иде.
(...) Язуга бик оста иде. Хәзердә үз кулыннан чыккан егерме бишләп китаплар бар.
Фарси һәм гарәби язуга маһир иде. Хосусән, ахыргы көннәрендә бик күп китап язды вә
һәм тасниф кылынмыш ничә рисаләсе бардыр гарәп телендә» (Насыйри К. Сайланма
әсәрләр, 2 томда. 2 том. Казан, 1975. 19 б.).
Каюмның әтисе, шулай ук, ул чорда Идел-Урал төбәгендә яшәгән мөселман
җәмәгатьчелегендә бәхәсле булган ястү намазына мөнәсәбәтле трактатлар да яза: ястү
намазының да, шулай ук тәравих намазының да кирәклеген исбат итә. Ул чор фәне
традицияләрендә фарсы фикер иясе Санаиның (1080-1131) «Тәбакат әл-хаҗәт» («Мөһим
эшләр тупланмасы») китабына шәрехләү һәм тәнкыйть характерындагы хезмәт тә иҗат итә.
Габденнасыйр шулай ук татар халкының тарихы һәм этнографиясе белән дә
кызыксынган. Аерым алганда, ул татар теленә «Казан тарихы»н тәрҗемә иткән
(К.Фуксның 1822 елда университет нәшриятында басылып чыккан «Казан шәһәренең
кыскача тарихы» хезмәте дип уйлыйбыз), шулай ук Сабан туе бәйрәмен һәм әлеге
милли бәйрәмдә ат чабышы кебек ярышларны уздыру традицияләре турында да язган.
Аның татар авыллары тарихлары белән кызыксынуы, күрше авылларның эпитафик
(каберташ) һәйкәлләрен өйрәнеп, алар турындагы мәгълүматларны дәфтәренә теркәп баруы
мәгълүм. Аерым алганда, Бакырчы авылын тасвирлаганда, К.Насыйри әтисенең 1855 елгы
язмасыннан файдалана. Ул анда 1532 һәм 1252 елгы кабер ташлары язуын күчергән була.
Каюм абыйсы Габделкави белән 1873 елда шул ук каберташларын карап йөргәндә, алардагы
язулар укылмаслык дәрәҗәдә җуелган була инде (Насыйри К. Археология материаллары
(Зөя өязе авыллары буенча) // Насыйри К. Сайланма әсәрләр. Ике томда. 2 том. 23 б.).
Габденнасыйр, мәдрәсәне тәмамлагач, эшкуарлык белән шөгыльләнә, башлыча
кыйммәтле җәнлек тиреләре белән сәүдә итә. Коммерция эшләре белән ярминкәләргә йөри, Түбән Новгородтагы халыкара Мәкәрҗә ярминкәсенә дә еш бара. Дөрес, аның
хатлары белән таныш булган Гали Рәхим коммерция эшләре Габденнасыйрның
күңеленә ятмаган дип саный. Картайгач, сәүдә эшләрен ташлап, ул улларына ярдәм
итүгә күчә. 1848 елда Габденнасыйрның Мәкәрҗә ярминкәсенә олы улы Габделхәй
белән барганлыгы мәгълүм (Каюм Насыйри: Әдәби-тарихи һәм документаль-
биографик җыентык / төз. Р.Ф.Исламов. Казан, 2017. 554 б.).
XIX гасырның беренче яртысында рус телендә сөйләшә һәм укый-яза белгән
татарлар күп булмый. Илдә барган вакыйгаларны аңлап, җирле чиновникларның
кабинетларына кереп сөйләшә алган шәхес – киңәшче, документларны күчереп язучы,
дин кардәшләренең үтенеч язуларын төзеп бирүче һәм, бәхәсле мәсьәләләр килеп
чыкканда, авыл кешеләре белән хакимият структуралары, судлар арасында арадашчы,
яклаучы булган (Рәхим Гали. Каюм Насыйриның тәрҗемәи хәле // Рухи мирас: эзләнүләр
һәм табышлар. Казан, 2020. 43 б.). Мондый иҗтимагый эшне мөселманнар югары хак
белән бәяли торган булганнар. Шундый социаль вазифалар башкарып, әлеге «җәмәгать
хадимнәре» бөтен тирә-якта танылган абруйлы шәхесләр булып китә, җирле чиновниклар
белән таныш була. Әтисе шәхесенең бу ягы турында Каюм Насыйри бик җылы һәм
горурлык белән искә ала: «Һәм үз заманының атасыдыр. Ягъни һәрбер мөбтәля кешегә вә
аннан ярдәм эстәп килгән адәмнәргә ата кебек шәфкатьчән булган адәмдер. Шул сәбәпле,
изгелекле вә изгелеге күп булган өчен Әбүлхәер ләкабе1 кушылсын. Бу Габденнасыйр
мулла үзенең заманында гайяр, үткен вә һәм бик зирәк адәм булгандыр. Вә һәм урыс телен
кәмаһүә2 яхшы белгәндер. Бик галим кеше, хәтта заманының галлямәсе3 дип атасак та,
садыйк булыр» (Насыйри К. Сайланма әсәрләр, 2 томда. 2 том. Казан, 1975. 18-19 б.).
Габденнасыйр, Казанга килгәндә, энесе Мөхәммәтгалимгә төшә. Каюм да әтисен
күрер өчен шунда килә торган була.
Гаилә башлыгы турында аның улларына язган хатларыннан да күпмедер күзаллау
тудырырга мөмкин. Хатларында Габденнасыйр бик диндар һәм холкы белән таләпчән кеше
буларак ачыла. Аның Каюмга кәвеш тектерергә яки шәхси мөһер ясатырга кушуы үтенеч
кебек кенә түгел, ә тиз арада берсүзсез үтәлергә тиешле таләпләр кебек яңгырый. Шунысы
да игътибарга лаек: Габденнасыйр Коръән телен өйрәнүдән беркайчан да туктамаган.
1850 нче елларда язган хатларының берсендә ул Каюмнан гарәп теле синтаксисы буенча
китап сатып алып җибәрергә куша (Каюм Насыйри: Әдәби-тарихи һәм документаль-
биографик җыентык / төз. Р.Ф.Исламов. Казан, 2017. 595, 596, 599 бб.).
Хуҗалыгында Габденнасыйр бакчачылык белән шөгыльләнә (Ногман Мостафа.
Күрс. хезмәт. 41 б.) һәм иген игә – аны балалары хезмәт тәрбиясе алып үсә.
1851 елда Габденнасыйр хуҗалыгында эш атының булмавы билгеле. 1868 елда гаилә
башлыгы тиешле вакытында имана салымын түли алмый, чөнки олы улы Габделхәй
үз вакытында вәгъдә ителгән акчалата ярдәмне җибәрми калган (Ногман Мостафа.
Күрс. хезмәт. 47 б.).
Каюмның мәгълүматларына караганда, мөселман әхлагы һәм иман мәсьәләсендә
Насыйр мулла үтә дә тәкъва кеше булган. Аның хатирәләреннән аңлашылганча, соңгы
егерме биш елда ул Коръәнне башыннан ахырына кадәр бер мең өч йөз тапкыр укып
чыккан, үзенең бәллүр кебек пакь күңелен бер генә хилаф гамәл белән дә пычратмаган
(Насыйри К. Сайланма әсәрләр, 2 томда. 2 том. Казан, 1975. 20 б.).
Каюмның әтисе 1871 елны вафат була (Рәхим Гали. Каюм Насыйриның тәрҗемәи
хәле // Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар. Казан, 2020. 43 б.).

1 Әбүлхәер ләкабе – шәфкатьле кушаматы.
2 Кәмаһүә – тиешенчә.
3 Галлямәсе – зур укымышлысы.

 

«КУ» 07, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев