Логотип Казан Утлары
ИДЕЛ БУЕ БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕНДӘ ИСЛАМ ДИНЕ КАБУЛ ИТЕЛҮГӘ 1100 ЕЛ

ТАТАР СӘҮДӘГӘРЛӘРЕ ИСЛАМ ДИНЕН ТАРАТУ СИСТЕМАСЫНДА (дәвамы)

Коръән һәм дини китаплар бастыру да дини активлыкның матур үрнәге булып тора. Китап бастыру татар зыялылары һәм сәүдәгәрләренең уртак максатчан эшчәнлеге,

Казанда Коръән һәм дини китаплар бастыру
Коръән һәм дини китаплар бастыру да дини активлыкның матур үрнәге булып тора.
Китап бастыру татар зыялылары һәм сәүдәгәрләренең уртак максатчан эшчәнлеге,
үҗәтлеге һәм мөселман җәмгыятен мәгърифәтле, диндар һәм гыйлемле итү өчен
тырышлыгы нәтиҗәсе иде.
Билгеле булганча, Коръән Санкт-Петербургта 1787, 1789, 1790, 1793, 1796, 1798
елларда нәшер ителә. Император Павел I тәхеткә утыргач, прапорщик Габделгазиз
Туктамыш улы Бурашев гаризасын канәгатьләндереп, аңа типография ачарга рөхсәт
бирелә. Ләкин Сенат бу карарны юкка чыгаруга ирешә. Шуннан соң Бурашев Сенатка
гариза юллый һәм гаризасына беренче чиратта бастыру өчен догалар язылган
«Әлифба» һәм Коръәннең җидедән бер өлеше күләмендә аятьләр сайлап тупланган
«Һәфтияк» кулъязмаларын терки. Димәк, 1797 елда ук татар элитасы үзе өчен беренчел
һәм иң кирәкле китаплар исемлеген ачыклаган булган.
1798 елда Павел I Казанга килгәч, татар сәүдәгәрләре императордан типография
ачарга рөхсәт бирүне үтенеп сораганнар.
Ниһаять, 1800 елны Бурашевка типография ачарга рөхсәт ителә. Шул ук елны
башкаладан ике бастыру станы, гарәп шрифтлары һ.б. кирәк-яраклар Казанга кайтарыла
һәм гимназия карамагына тапшырыла. Бурашев, типографияне арендалаудан тыш,
хәреф җыючыларга һәм корректорга хезмәт хакы түләп торган.
1801 елны догалар язылган «Әлифба» һәм «Һәфтияк шәриф» бастырып чыгарыла.
Шулай итеп, 1801 ел – мөселман мәктәпләре өчен басма әлифба дөнья күргән ел булып
тарихка кереп кала. 1802 елны бу уку әсбабы «Әлифба, Иман шартлары белән», соңрак
«Иман шарты» дигән исемнәр белән бастырыла.
1802 елда «Пиргули китабы» һәм «Устуани китабы» татарча басылып чыга.1803
елда Казанда Коръән 2 өлештән һәм 10 өлештән торган китаплар итеп нәшер ителә.
Бурашев 1802 елда «Сөбат әл-гаҗизин» («Гаҗизләр ныклыгы») исемле XVIII
гасырдан башлап Идел-Урал төбәгендә халык арасында киң таралган, суфи әдәбият
үрнәге булган хезмәтне дөньяга чыгара. Аның авторы – Урта Азиягә күченгән Идел
буе татарлары нәселеннән Суфи Аллаһияр. Китапта Мөхәммәд пәйгамбәр үрнәк итеп,
шигъри сүз сәнгате белән укучыларда югары әхлак тәрбияләү максаты куела.
Бурашев 1802 елда нәшер иткән «Фәүзат ән-нәҗат» исемле фарсы теленнән
тәрҗемә ителгән ярым тарихи әсәрнең азагына үз белдеге белән мөфтигә тикшерергә
җибәрелгән кулъязмада булмаган шигыйлар турындагы 3 бит текст өстәп бастыра. Карл
Фукс бу адымны китап күбрәк сатылсын өчен дип бәяли (Фукс К. Күрс. хезмәт. 134
б.). Нәтиҗәдә Бурашев 1803 елда типография белән җитәкчелек итүдән читләштерелә.
Китап исә, соңгы өч битен кисеп алып, сатуга чыгарыла.
Бурашев 1803 ел өчен китап бастыру һәм типографияне тоту акчасын да кертмәгән
була. Шундый кыен чакта китап бастыруны туктатмау максатында Казан сәүдәгәрләре
арасында иң бай кешеләрнең берсе – Йосыф Апанаев (1770–1825 елдан соң), мулла
Калмәтев һәм Габелмәҗит Бакиров типографияне арендалаган өчен бурычны түлиләр
һәм, әгәр Бурашевның киләчәктә матди мөмкинлеге булмаса, аның поручителе булырга
вәгъдә бирәләр. Шулай итеп, 1804-1805 елларда рәсми кәгазьләрдә Бурашев исеме
торса да, чынлыкта китапларны сәүдәгәр Йосыф Апанаев бастыра һәм типография
чыгымнарын каплап бара. (Каримуллин А.Г. Күрс. хезмәт. 112 б.).
Ниһаять, 2 нче гильдия сәүдәгәре Йосыф Апанаев 1806 елның 20 апрелендә
гимназиянең Азия типографиясен үзе файдалану турында килешү төзүгә ирешә. Бу
килешүдә Юнысның поручителе булып аның туганы, шулай ук 2 нче гильдия сәүдәгәре
Муса Исмәгыйль улы Апанаев (1766–1827) катнаша (История Казани в документах и
материалах. XIX век. Кн.5. Культурная жизнь города. Авторы-сост. И.К.Загидуллин,
Л.М.Свердлова, Н.С.Хамитбаева, Л.Ф.Байбулатова, Х.З.Багаутдинова / Науч. ред.
И.К. Загидуллин, отв. ред. Н.С.Хамитбаева. Казань: Татар. Кн. изд-во, 2014. С. 371).
Й.Апанаев наборщик һәм корректор хезмәтләре өчен элекке күләмдә акча биргән,
бастыру өчен кешеләр яллаган, нәшер итү өчен кирәк кадәр кәгазь, кара, хәрефләр
койдырган, типография урнашкан бинаны тоту өчен елга 100 сум, шулай ук казнага
200 сум түләгән. Һәр китапны кимендә 1200 данә бастыру шарты да куелган
(Кореева Н.А. Күрс. хезмәт. 197 б.).
Ул 1806–1809 елларда югарыда аталган китапларны кабат-кабат бастыра һәм алар
янына ике яңа китап өсти: «Рисаләи Мөхәммәдия» һәм Урта Азиядән кергән чыгтай
әдәбияты үрнәге, 72 битле «Кыйссаи Сәйфелмөлек». Соңгысы мәдрәсә-мәктәпләрдә
дәрес китабы итеп кулланылмаган; халык аны бары «Хикәят китабы» буларак укыган.
Килешү вакыты тәмамлангач, Апанаев үзенә татар типографиясе ачарга рөхсәт
сорап, берничә тапкыр мөрәҗәгать итеп караган, ләкин һәр юлы хакимияттән тискәре
җавап алган (Кореева Н.А. Күрс. хезмәт. 197 б.).
1810 елда Апанаев типографиядә 3 мең данә әлифба бастырырга рөхсәт сорый.
Ләкин, шрифтлар тузган булу сәбәпле, тискәре җавап ала (Каримуллин А.Г. Күрс.
хезмәт. 118 б.).
1812–1829 елларда Азия типографиясендә татарлар заказы буенча 7, элеккеге
исемлектәге 48 китап нәшер ителгән.
Апанаевтан соң гимназия җитәкчелеге, табыш артыннан куып, китап бастыруга
зур суммалар сораган. Шуңа күрә Коръән һәм башка дини китапларга фәкать байлар
гына заказ бирә алган. Ә бастырылган продукцияне сатып, акчаны кире кайтару
вакыты озакка сузылган.
1829 елда гимназия типографиясе университетныкына (биредә типография 1809
елда ачылган була) кушыла (Каримуллин А.Г. Күрс. хезмәт. 118, 119, 120, 121 б.), әмма
биредә дә китап бастыру кыйммәт була. Бер Коръәнне бастыру 4 сум 89 тиенгә төшә.
Заказ биргән сәүдәгәр аны 8 сумнан 18 сумга кадәр бәя куеп саткан.
1832 елда Казанның иң бай 1 гильдия сәүдәгәре Гобәйдулла Юнысов (1776–1842)
10 мең данә тираж белән «Әлифба» һәм ике тапкыр Коръән бастыра (гомуми тиражы
6600 данә). Гобәйдулла бай калын, ялтыравык, ак, яхшы кыйммәтле кәгазьдә алтын
белән бизәлгән затлы сафьян тире белән тышланган Коръән бастыра. Изге китап
Мәкәрҗә ярминкәсендә 25әр сумга сатыла (Каримуллин А.Г. Күрс. хезмәт. 123-124 б.).
1812–1829 елларда типографиядә ел саен икешәр дини китап нәшер ителә (аларның
исемлеге үзгәрми).
Казанда шундый затлы Коръән нәшер итү бай йортларының интерьерын яңартып
җибәрә. К.Фукс зал бүлмәсендәге өстәлләрнең берсендә Казанда бастырылган Коръән
һәм башка затлы итеп бастырылган Коръәннәр һәм башка дини китаплар тора дип яза
(Фукс К. Күрс. хезмәт. 25 б.).
1841 елда Казанда Людвиг Шевицның, 1843 елда 3 нче гильдия сәүдәгәре
Рәхимҗан Сәгыйтовның, 1843-1844 елларда Шаһи Яхинның шәхси типографияләре
эшли. Шәхси типографияләр дини китапларны бастыру бәясен нык төшерергә
мөмкинлек бирә (Каримуллин А.Г. Күрс. хезмәт. 149 б.). Нәтиҗәдә, капиталлары аз
булган шәхесләр дә китапларга заказ бирә башлаган. Әйтик, Казан земство мәхкамәсе
тәрҗемәчесе Рәхмәтулла Әмирханов 1839–1843 һәм 1845-1846 елларда Университет
типографиясендә 87 мең 800 данә, нигездә, дини әдәбият бастырып ала, шул исәптән
ел саен Коръән һәм Һәфтияк шәрифен (һәммәсе 30 200 данә) нәшер иттерә.
XIX йөзнең беренче чирегендә бай сәүдәгәрләр булган Йосыф Апанаевның,
Гобәйдулла Юнысовның, Сәет Борһановның 1841 елда, дини китапларны бастыру
бәясе төшкәнчегә кадәр, шәхси типографияләр ачып, зур чыгымнарга барып, Коръән
һәм дини әдәбият нәшер итүләрен һәм татар мәктәп-мәдрәсәләрен, укый белүче дин
кардәшләрен дини әдәбият белән тәэмин итүләрен махсус әйтеп китү мәслихәт.
Шулай итеп, XIX гасырның икенче чирегендә бай сәүдәгәрләр белән янәшә бу
мәйданда кечерәк сәүдәгәрләр Рәхимҗан Сәгыйтов (1843 елны үзе шәхси типография
ача), Хәсән Корташ улы Исхаков, Миңлебай Әхмәт улы Габдерәшитов, Гобәйдулла
Габделсаттаров, Габделсалих Насыйр улы Медведев һ.б. пәйда була. Китапларны,
шулай ук, мещаннар Мортаза Катенин, Мортаза Максутов, Ибраһим Медведев, Мортаза
Давыдов, Исхак Уразов, Мөхәммәдьяр Козлов, Шәриф Фәризов, мәдрәсә шәкертләре
Байморат Габделвахитов һәм Байморат Мусин, сәүдә белән шөгыльләнүче крестьяннар
Гарәфетдин Габделфаварис, Казан өязе Борки авылы кешесе Шакирҗан, Лаеш өязе
Алан авылы игенчесе Нәҗметдин Мөхәммәдьяр улы һ.б. нәшер итәләр. Кайберәүләр
китап бастырырга заказны, үзләренең бабалары үрнәгендә, йомышлы татар дип
атап бирәләр: Салихов, Г.Вәлидов, мулла Минхин, Фәйзуллин шундыйлар исәбендә.
Хөкүмәттә хезмәттә булганнар да китап бастыра: колледжский секретарь Йосыф
Богдан улы Ибраһимов, университет укытучысы Гали Мәхмүтов. Китап бастыручылар
арасында беренче татар хатын-кызы Гайниҗамал Гобәева була (Каримуллин А.Г. Күрс.
хезмәт. 160 б.).
Аларның күпчелеге китап бастыруга акчаларын, табыш алудан бигрәк, халыкны
мәгърифәтле һәм белемле итү өмете белән биргәннәр дип уйларга кирәк. Кайберләре
бу хакта үзләре нәшер иткән китапларга язып калдырганнар. Утыз Имәни хәзерләгән
«Кыйссаи Йосыф илә Зөләйха» китабының беренче басмасында шундый юллар бар:
«Ушал «Йосыф китабы» Казан өязе Яңа Кишет авылының Рәхмәтулла угылының
хәраҗәте илән нәфгы гыйбаде мөслимин өчен, укыяннардан догаи хәер өмит итеп,
Казан университетының Азиатский табгыханәсендә хәзинәлектән басма улынмыштыр,
Шәһре Казан, 1839 елда вә гарәбия илән 1254 сәнәдә» (Мәһдиев М.С. Шагыйрьнең
бишеге // Мәһдиев М.С. Сызып ак нур белән...: шәхесләребез тарихыннан: фәнни-
публицистик мәкаләләр [төз. Г.Хәсәнова]. Казан: Татар кит. нәшр., 2014. 182 б.).
К.Фукс 1830 еллар ахырында Казанның Иске татар бистәсендәге 4 мәдрәсәдә
шәкертләр укыган кайбер әсәрләрне санап чыга: «Әлифба, Иман шартлары белән»,
«Һәфтияк», шулай ук Казанда нәшер ителгән «Пиргули китабы», «Устуани китабы»,
«Сөбат әл-гаҗизин», «Фәүзат ән-нәҗат», шулай ук сәүдә итәргә өндәүче Мөхәммәд
Биргәвинең китабы (Фукс К. Күрс. хезмәт. 127, 128). Күрәбез, Казанда нәшер ителгән
дини әдәбият шәкертләрнең дә уку китапларына әверелгән икән.
1845–1851 елларда университет типографиясендә «Ләтаиф Хуҗа Насретдин» (Хуҗа
Насреддин турында анекдотлар) (1845), «Кыйссаи Кисекбаш» (1846), «Ахырзаман
китабы» (1847), урта гасыр фәлсәфәчесе әл-Газзалинең (1058-1111) «Айуга ал валәд»
(1847), Таҗеддин Ялчыголның «Рисаләи Газизә» (1850), XII гасыр суфи шагыйре
Бакырганиның «Хәким ага китабы» (1846), урта гасыр ядкаре «Бәдәвам китабы»
(1846), «Мәликә китабы» (1846) һ.б нәшер ителә (Каримуллин А.Г. Күрс. хезмәт 143
б.). Күрәбез, бу репертуар гади халык укысын һәм дини-әхлакый тәрбия алсын өчен
сайланган.
1841 елны Рәхмәтулла Әмирханов «Гөррәлек» исемле беренче татар календаре
бастыра. 1845 елда башлап, университет типографиясе шамаилләр, дини-дидактик
әсәрләр, Мөхәммәд пәйгамбәр тормышы турында 2-6дан 24 биткәчә китапчыклар
бастыра башлый. Бу юнәлеш 1860–1870 елларда тагын да көчәя. (Каримуллин А.Г.
Күрс. хезмәт 147-148 б.).
Шулай ук, муллаларга милек һәм мирас бүлгәндә куллану өчен ярдәмлекләр булыр
дип, 1848 һәм 1849 елларда «Шәрхе фикъһе әкбәр» (имам Әбү Хәнифәнең фикъһе
буенча шәрехнамәсе) һәм «Шәрхе фикъһе Кәбир» (Кәбир тарафыннан төзегән фикъһе
шәрехнамәләре) нәшер ителүне атап китү урынлы булыр (Каримуллин, 144 б.).
Заказчылар исемлеге арту җәмгыятьтә китапка һәм китап укырга ихтыяҗ артуны
аңлата. Ә заказчылар тиз арада китапны сатып, акча эшләү мөмкинлеге алган. Казанда
басылган Коръән һәм башка дини китаплар, товар буларак, Мәкәрҗә ярминкәсендә
китаплар сата торган кибетләр урнашкан «урамда» сатылган. 1840 елны Мәкәрҗә
ярминкәсенә сатарга һәммәсе 40 мең сумлык китаплар алып киленгән булса, шуларның
1 мең сумын татар китаплары тәшкил иткән (Кореева Н.А. Торгово-промышленная
деятельность татарского купечества Казанской губернии в последней четверти
XVIII – первой половине XIX в. Казань ОСП «Институт татарской энциклопедии и
регионоведения АН РТ», 2019. С. 199.).
Казанда нәшер ителгән дини китаплар, шулай ук, Россиянең башка ярминкәләрендә,
Бохара, Хива, Сәмәрканд базарларында сатылган, илнең көньяк-көнчыгыш чик
буйларында урнашкан меновой дворларда Урта Азия товарларына алыштырылган.
Әйтергә кирәк, чит илләргә дини әдәбият кына түгел, Казанда басылган башка
материаллар да чыгарылган. 1812 елда татар сәүдәгәрләре Бохарада һәм Сәмәркандта
Россия хөкүмәте кушуы буенча Казан типографиясендә нәшер ителгән, инглиз табибы
Дженнерның чәчәк авыруына каршы вакцинацияләү алымын тасвирлаган китапчыгын
таратулары билгеле (Ислам и религиозный активизм в Республике Татарстан. С. 19).
1861 елны Эчке эшләр министрлыгы Россиянең мөселман илләре сәүдә әйләнешендә
империядә нәшер ителгән ислам дине китаплары күпчелекне тәшкил иткәнен билгеләп
үтә, бу товарны татар сәүдәгәрләренең Бохара һәм Хива ханлыкларына кәрван юллары
белән, шулай ук ярминкәләргә күпләп сатарга алып баруларын ассызыклый (История
Казани в документах и материалах. XIX век. Кн.5. С. 387).
Шулай итеп, 1841 елга кадәр, ягъни шәхси типографияләр ачыла башлаганчы, Казан
уку йортлары җитәкчеләре гимназия һәм университет типографияләрендә мөселман
дини китабын бастыруга бик югары бәяләр куеп эш йөрткәндә, берничә сәүдәгәр,
җаваплылык алып һәм зур чыгымнарга барып, Коръән, «Һәфтияк шәриф» һәм башка
дини эчтәлектәге китапларны бастырганнар. Бу фидакарь затлар шул рәвешле мәктәп-
мәдрәсәләрнең һәм, гомумән, дин кардәшләренең белем алуга, уку китабына булган
ихтыяҗын канәгатьләндерергә тырышканнар. Аннан соңгы елларда да сәүдәгәрләр
башка заказчылар белән бергә китап бастыру өлкәсендә зур хезмәт куйганнар.
Казан каласының биредә 1849 елда Ш.Мәрҗани мулла булып урнашып, хезмәтләр
яза башлаганчы ук Россия империясендә һәм мөселман дөньясында дини үзәк, Коръән
һәм ислам китаплары нәшер ителә торган кала булып танылудан гыйбарәт. Басма китап
товарга әверелеп, киң таралыш ала һәм китаплар нәшер итүдә махсуслашуга, эшнең
сыйфаты яхшыруга уңай йогынты ясый.
Төрки телдә язылган китаплар татар телен басма телгә әверелдерә, халык арасында
кулланылыш даирәсен киңәйтә, укучылар санын арттыра, бөр төрле уртак рухи һәм
әхлакый кыйммәтләр, дини менталитет формалаштыруга һәм мәдәни яктан берләшүгә
уңай тәэсир итә. Басма сүз татар мәдәниятенең һәм халык авыз иҗатының бер өлеше
буларак формалаша башлый. Алар укый белгән кешегә дини йолаларны һәм ислам
турында белемне мөстәкыйль үзләштерү мөмкинлеге тудырган, халык арасында ислам
дине нигезләре, Мөхәммәд пәйгамбәр турында мәгълүматның киңрәк таралуына
ярдәм иткән.
Китап бастыру репертуарының дөньяви әдәбият белән баетылуы, 1841 елдан
календарь бастыру рәвешен дә алуы, ә илдә либераль реформалар башлангач,
татарларың туган телләрендә вакытлы матбугат ачуны сорап язулары, шул рәвешле,
басма сүзнең халыкны берләштерүдә яңа дәрәҗәгә чыгуы.
Йомгак ясап карыйк
1. XIХ гасырның беренче яртысында шәһәрләргә, нигездә, актив, һөнәрле,
эшмәкәрлеккә омтылган крестьяннар күченгән. Татар эшмәкәрләре һәм сәүдәгәрләре
шәһәрләрдәге татар-мөселман җәмгыятьләренең үзәген тәшкил иткән. Татар
урамнары күбәйгәч, бистә хасил иткән. Һәр шәһәрдә булган бер яки берничә бай
эшмәкәр бөтен җәмгыятьнең ихтыяҗын канәгатьләндереп, мәчет, мәктәп-мәдрәсәләр
төзегәннәр, үз хисапларына руханилар тотканнар. Шулай итеп, сәүдәгәрләр
капиталлары татар шәһәрләренең һәм бистәләренең күчемсез милеген булдыруга,
аларда дини-мәдәни һәм җитештерү структурасын һәм җәмәгать биналарын төзергә
дә сарыф ителгән. Бу шәһәр җәмгыятьләренең татар иҗтимагый фикере һәм милли
мәдәният үсешендә, милли берләшүдәге роле Россиядә модернизация башлангач
тагын да калкурак күренәчәк әле.
2. Урта Азия базарларына татар сәүдәгәрләре салган кәрван юллары шәкертләр
өчен Бохара, Сәмәрканд мәдрәсәләренә баруның төп каналына әверелгән, аларга
ияреп, кала-салаларга, мәдрәсәләргә дини әдәбият кайткан.
3. Сәүдәгәрләр, Урта Азиядә укып кайткан голәмалар белән хезмәттәшлек итеп
һәм алар ачкан мәдрәсәләрен матди яктан кайгыртып, Идел-Урал төбәгендә руханилар
әзерли торган укыту системасын төзүдә зур өлеш керткәннәр.
4. Урта Азиядән укып кайткан голәмалар һәм алар хәзерләгән муллалар
русча белмәгән, ә аз санлы татар дворяннары земствовалар ачылганчы халык
мәнфәгатьләрен кайгырту өлкәсенә битараф булган шартларында татар байлары,
сәүдәгәрләре хәйриячелек өлкәсендә эш-гамәлләре белән дин кардәшләре арасында
төбәк әйдаманнары булып танылганнар. Алар хакимият белән сөйләшкәндә, үзләрен
шәһәр мөселманнары мәнфәгатьләрен яклаучылар буларак кына түгел, ә бөтен татар-
мөселман җәмгыятенең вәкаләтле вәкилләре дип күрсәтә башлаганнар.
5. Казан байлары Коръән, әлифба, дини эчтәлекле китапларны нәшер итү, тарату һәм
сатуда, халыкны уку китаплары белән тәэмин итүдә матур нәтиҗәләргә ирешкәннәр.
XIX гасырның беренче яртысында Казанда туган телдә күпләп дини китаплар бастыру
һәм дөньяви китаплар нәшер итә башлау XVIII гасырда Идел-Урал һәм Көнбатыш
Себер төбәгендә оешкан дини автономияне дини-мәдәни автономиягә әверелдерә.
Бу ни дигән сүз? Беренче чиратта, дини китаплар татар телен халык арасында
исламны үтемле вәгазьләү чарасына әверелдергән. Шул рәвешле безнең төбәктә
вәгазьләү өч телдә алып барылган: гарәп, фарсы һәм татар теле. Беренче
икесен муллалар, муллазадәләр, өлкән шәкертләр генә белсәләр, туган телдәге
текстлар һәр язу таныган кешегә дини һәм әхлакый темаларга багышланган
әсәрләрне үзлегеннән укырга мөмкинлек биргән. Ягъни басма татар теленең дини
тәгълиматны үзләштерүдәге роле арта барган. Илнең иксез-чиксез киңлекләрендә
мәхәлләләр булып яшәүче татар җәмгыятьләренә барып җиткән басма китаплар
мәктәп-мәдрәсәләрдә укытуны яхшыртырга, шәкертләргә мөстәкыйль мәгълүмат
үзләштерүне җиңеләйткән.
Иң мөһиме – бердәм әдәби тел ислам дине белән берлектә татарларның төрле
социаль катламнарын һәм иң еракта урнашкан төркемнәрен яңа дәрәҗәдә берләштерүгә
юл ачкан. Ягъни басма әдәби татар теле дини һәм милли бердәмлекнең символына
әверелә барган.
Ул да түгел басма китаплары булмаган күрше төрки кавем-кабиләләрнең элиталары
шушы әдәби телне формалаштырган татар мәдәни кырына кергәннәр. XIX гасырның
икенче яртысында – ХХ йөз башында дөньяви китапларның саны һәм күләме арткач,
бу өлкәдә яңа дәрәҗәдә сыйфат үзгәрешләре күзәтелгән. Нәтиҗәдә, 1917 елның
азагында Уфада эшләүче Милләт мәҗлесе «төрки татар милләте» составына йөз
елдан артык шушы басма әдәби телне кулланып яшәүче татарларны, мишәрләрне,
башкортларны һәм нугайларны кертә (Давлетшин Тамурбек. Советский Татарстан.
Казань: «Жиен», 2005. С. 188).

Тәмам.

 

"КУ" 05, 2023

Фото: pixabay

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев