Россиядә халык санын алу тарихы (дәвамы)

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

Татарларның конфессиональ составы – ревизияләр көзгесендә
Петр I (1682–1725) җәмгыятьне үстерүнең көнбатыш моделенә йөз белән борылган чордан мөселманнарга карата сабырлык күрсәтү сәясәте юкка чыга. Ислам динен тотучылар көнбатыш үрнәгендә халыкны социаль һәм дини планда унификацияләргә
омтылган хакимиятнең яңа эчке сәясәте объектына әйләнә (Каппелер П. Чуваши. Народ в тени истории: монография /пер. с нем. Е.В. Толстовой; науч. ред. Л.А. Таймасов. Чебоксары, 2019. С. 70).
1720 елларда дәүләттә чукынган крестьяннарга өстенлекләр бирү системасы формалаша. Анда үзәк урынны 3 елга салым түләүдән, бурычлар үтәүдән, шул исәптән иң авыры – рекрут бурычыннан азат итү тота (Ногманов А.Ю. Самодержавие и татары. Очерки истории законодательной политики второй половины XVI – XVIII
веков. Казань, 2005. С. 83). Мәҗүсиләрне һәм мөселманнарны дәүләт хисабына һәм административ-суд басымы астында күпләп чукындыру императрица Елизавета Петровна (1741–1761) идарә иткән чорга туры килә.
Нәтиҗәдә 1722 елгы I ревизиягә кадәрле чукынган татарлар «иске керәшеннәр» («старокрещёные»), соңрак христиан булып теркәлгәннәр – «яңа керәшеннәр» («новокрещёные») дип йөртелә башлый (Ислаев Ф.Г. Религиозная политика российского государства и её реализация в Волго-Уральском регионе (XVIII в.): Дисс. … докт. ист. наук. Казань, 2005. С.276). Урта Иделдә «новокрещён» татарларның төп өлеше «Новокрещён эшләре конторасы» («Конторы новокрещёных дел») вакытында,
мәҗүсиләрне «чыбыркы һәм прәннек» белән чукындырган заманда хасил була. 1743 елдан 1760 елга кадәр Идел буе һәм Себердәге җирле халыктан 400 мең чамасы кеше, шул исәптән 12 мең татар православие диненә күчә.
XVIII гасырда «иске керәшеннәр»нең яшәү географиясе киңәя, алар Көньяк Урал төбәгенә дә күченә. 1735 елгы Башкорт восстаниесе вакытында бер төркем «иске керәшеннәр» аны бастыруда катнаша, шуның өчен аларны ясак түләүдән азат итәләр. Казак гаскәрләрендә хезмәт итүче керәшен татарлары 1736 елны нигез салынган Нагайбәк кирмәненә һәм аның тирәсенә күчереп утыртыла, алар «нагайбәкләр» дип атала башлый.
1754 елга Оренбург казак гаскәре составында нагайбәкләрнең җәмгысы 12 торак урыны хисаплана. 1842 елны нагайбәкләрнең төп өлеше (1250 ир-ат) Оренбург губернасы Бәләбәй өязеннән Верхнеурал өязенә, Яңа Оренбург чик буе сызыгында хезмәт итәр өчен күчерелә (Аминов Р.Р. Татары-казаки в составе Оренбургского казачьего войска (1748–1917 гг.). Казань, 2017. С.37-38, 57-58).
Зөядә урнашкан «Новокрещён эшләре конторасы» 1764 елда ябыла, бу Урта Иделдә яшәгән җирле халыкларны көчләп чукындыру кампаниясе туктауга китерә.
XVIII гасыр башында 17 мең керәшен татары исәпләнә. Күпләп чукындыру сәясәте аркасында аларның саны 1744 елны – 23 мең, 1762 елны – 30,3 мең, 1782 елны – 35,1 мең, 1795 елны – 40 мең, 1833 елны – 86,3 мең, 1897 елны – 110 мең кеше тәшкил итә. (Исхаков Д.М. Историческая демография татарского народа.
Казань, 2014. С.103).
Кыска гына вакыт аралыгында шулкадәр күп сандагы халык чукындырыла ки, хөкүмәт тә, рухани хакимият тә аларны тиешле дәрәҗәдә миссионерлык эше алып барырлык чиркәүләр, дини әдәбият, приход мәктәпләре, җирле халык телендә
сөйләшкән руханилар белән тәэмин итә алмый. Чукынганнар христиан өйрәтүен, чиркәү тәртипләрен кабул итми. Аларның христиан дине йолаларын үтәве номиналь характерда булып, күңелләре белән мөселманлыкта калалар, яшереп кенә, ислам йола- гадәтләрен башкаруны дәвам итәләр.
XIX гасыр дәвамында новокрещённар арасында бабалары диненә кайтуга юнәлтелгән берничә массачыл хәрәкәт булып уза. 1905 елның 17 апрелендә кабул ителгән «Об укреплении основ веротерпимости» законы белән хакимият яңа чукынганнарга исламга кайтырга рөхсәт бирә. 1910 елга Идел һәм Урал буе
губернияләрендә 50 мең кеше исламга кайта. Яңа мөселманнар арасында «новокрещён» татарлар, «старокрещён» татарлар, чуваш, удмурт һәм марилардан мәҗүсиләр һәм христианнар булуы билгеле. 1905-1909 елларда кире үз диннәренә кайтучылар барлык керәшен татарларның 40-45 процентын тәшкил итә (Исхаков Д.М. Историческая демография татарского народа. Казань, 2014. С.103, 177–179).
Татарларда шәһәрләшү (урбанизация) процессын күзәтү
Ревизия материалларына караганда, XVIII – XIХ гасыр урталарында шәһәрләргә күченүче татарларның саны арта, яшәү географиясе киңәя бара.
Мәскәүдә яшәүче йомышлы татарларның саны тылмачлар һәм язу-сызу эшләре алып баручыларны (писарьләр), дәүләт учреждениеләре белән бергә, Нева елгасы буена урнашкан яңа башкалага күчергәч, нык кими. XVIII гасыр уртасында Мәскәүдәге
татар бистәсендә 500 ләп мөселман исәпләнә, алар арасында күпчелекне сәүдәгәрләр һәм мещаннар тәшкил итә.
Үзәк хакимиятнең Казакъ далаларын һәм Урта Азияне икътисади һәм сәяси интеграцияләү планнарына бәйле, XVIII гасырның икенче яртысында татарлар дипломатик элемтәләр булдыру һәм аларны ныгытуга, Россиянең Шәрык мөселман халыклары һәм илләре белән сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләрендә арадашчылыкка
тартыла башлый.
Татарлар, казакълар һәм үзбәкләр исламның сөнниләр тармагына, Хәнәфи мәзһәбенә карый. Телләре һәм мәдәниятләрендәге уртаклык, дин берлеге һәм икътисади омтылышлардагы охшашлык аларның социомәдәни планда якынаюына китерә, этносара гаилә кору да ят булмый.
Шуңа да илнең көньяк-көнчыгышында Россиянең Казакъ җөзләре белән бөтен сәүдә мөнәсәбәтләре, Урта Азия белән сәүдә җепләренең зур күпчелеге татар сәүдәгәрләре кулында булып чыга. Алар күчмә тормыш алып барган гаять зур төбәкне гомумрәсәй базарына тоташтыра, товар алмашу урыннарын, шәрык базарларын Россия сәнәгате продукциясен сату үзәкләренә әйләндерә.
Урта Азия белән сәүдә әйләнеше 1830 елларга иң югары ноктасына җитә. Бу чорда Казакъ далаларына һәм Урта Азия илләренә Россиядә җитештерелгән киҗе- мамык товарларның зур күпчелек өлеше җибәрелә. 1840 еллардан исә Россиядән
Кытайга, Иранга, Кавказ артына һәм Урта Азиягә экспорт күләме инглиз сәнәгать продукциясе белән көндәшлек аркасында елдан-ел кими башлый. Урта Азия белән сәүдә мөнәсәбәтләре ханлыкларны Россиягә буйсындыргач, кабат үсә.
Нәтиҗәдә татар шәһәр мәхәлләләренең күбесе аларның тарихи туган җирләреннән еракта, Россиянең чик буйларында оеша. Кирмәннәр янында Товар алмашу урыннары (Меновой двор) төзелүгә бәйле, XVIII гасырның соңгы чирегендә татар мәхәлләләре
Петропавловск, Троицк, Семипалатинск шәһәрләрендә хасил була.
V ревизия (1795) материалларында татар мәхәлләләренә язылган кешеләрнең Идел-Урал төбәгендәге 15 шәһәрдә яшәгәнлеге күренә: Казан – 2760, Чистай – 793, Касыйм (Рязан губ.) – 444, Түбән Новгород – 118, Буа (Сембер губ.) – 36, Хвалын (Саратов губ.) – 59, Кузнецк (Саратов губ.) – 17, Сәет бистәсе – 6481, Троицк – 40,
Верхнеуральск – 16, Чиләбе – 14, Оренбург – 10, Уфа – 30, Бәләбәй – 4, Бөгелмә – 26 (Оренбург генерал-губернаторствосы) (Исхаков Д.М. Историческая демография татарского народа. Казань, 2014. Табл.12. С.134 – 137).
Оренбург губернасында шәһәр мөселман мәхәлләләре оешу аеруча актив бара. XIX гасырның беренче яртысында татарлар Стәрлетамакта (1800 ел), Уфада (1830), Соль-Илецкта (1833), Троицкта (1828, 1838), Җаекта (1861 елга – 2), Сәет бистәсендә
(4 нчесе – 1802 елны, 5 һәм 6 нчысы – 1816 да) яңа мәчетләр төзи.
Оренбургта XIX гасырның уртасына кадәр даими яшәүчеләр арасында мөселманнар күп булмый. 1826 елны биредә 146 мөселман ир-ат яши, 1857 елга аларның саны биш тапкыр арта – 2292 кешегә җитә. Озак вакытлар дәвамында шәһәр икътисады өчен чик буенда сәүдә итү мөһим була, аның күләме XIX
гасырның уртасына кадәр артып килә. Шәһәрдә, шулай ук, татарларның тире иләү мануфактуралары эшли (Денисов Д.Н. Оренбург // История татар с древнейших времён. В 7 т. Т.6. Казань, 2013. С.79 – 81).
Көнбатыш Себердә мәхәлләләр Томск һәм Омск шәһәрләрендә теркәлә. Аларда, татарлар белән янәшә, этноконфессиональ барышта Бохара һәм Урта Азия сәүдәгәрләре катнаша.
Бу елларда Сәет бистәсендә татарлар күп яши (1857 елны – 8 мең кеше). Губерна шәһәрләре арасында иң эре мәхәллә Казанда булып (1857 елны 6854 кеше), монда 1781-1855 елларда, магистрат белән янәшә, мөстәкыйль шәһәр үзидарәсе органы –
Татар шәһәр ратушасы эшли, ул шәһәр кешеләренә сәүдәгәр һәм мещан сословиеләрен беркетү, сәүдә таныклыклары бирү, салымнар җыю һәм башка хуҗалык-административ эшләр белән шөгыльләнә; башкарма хакимият буларак, дәүләт органнары алдында җавап тота. Иске һәм Яңа Татар бистәләрендә шәһәр инфраструктурасы өчен кирәкле барлык урыннар булдырыла: шәркый Печән базары, Юныс мәйданы, миһманханәләр,
куну-туктау урыннары, сәнәгать предприятиеләре, мастерскойлар, мәчетләр, мәктәп- мәдрәсәләр, сәүдә урыннары шундыйлардан. 1857 елны җәмгысы 127 предприятиенең өчтән бере татарларныкы булып, алар Казанда яшәүчеләрнең җидедән берен тәшкил итә (Загидуллин И.К., Свердлова Л.М. Казань // История татар с древнейших времён. В 7 т. Т.6. Казань, 2013. С.75 – 76).
XIX гасырның беренче яртысында төбәкнең якынча 30лап өяз административ үзәкләрендә татар крестьяннары арасында шәһәрләргә күченү һәм мещан сословиесенә язылу башлана. Бу чорда актив шәһәрләшү, бигрәк тә, ун өяз шәһәрендә күзәтелә.
1857 елга татарлар саны Касыймда (709 кеше), Чистайда (2090 кеше), Сәет Бистәсендә (8000 кеше), Троицкта (1144 кеше), Стәрлетамакта (2303 кеше), Верхнеуральскта (623 кеше), Бәләбәйдә (619 кеше) һәм Тәтештә (400 кеше) үсә (Исхаков Д.М. Историческая демография татарского народа. Казань, 2014. Табл.12. С.134 – 137).
Шәһәрләшү күрсәткечләре яңа шәһәр мөселман мәхәлләләре оешуда да аермачык күренеп тора. Идел-Кама төбәгендә 1861 елга кадәр яңа мәхәлләләр Сембер һәм Самарада, өяз шәһәрләреннән, Вольск, Хвалында (Саратов губ.), Алабугада (Вятка губ.), Чистай, Тәтештә (Казан губ.) теркәлә.
Бу үзгәрешләр Идел-Урал төбәгендә шәһәр татарларының гомуми саннарында да чагылыш таба. Әйтик, 1782 елны алар 8,7 мең кеше (1,7 %) булса, 1857 елга 29,7 меңгә (2%) җитә. Бу саннарга Көнбатыш Себер һәм Казакъ даласы шәһәрләрендә яшәгән татарлар керми. Аларны да кушсаң, бу саннарны якынча 15-20 процентка арттырырга мөмкин булыр иде.
Мөселман мәхәлләләре формалашуга татарларның хәрби бурыч үтәве дә йогынты ясый. Кайбер шәһәрләрдә, әле мәхәллә теркәлгәнгә кадәр үк, мөселман хәрбиләр зираты була. Рекрут хезмәтенең озак сроклы булуы, даими урнашып, бер урында хәрби йөкләмә башкару – гаиләләр коруга, балалар тууга да китерә. Рус мәдәни мохитенә ияләшкән солдатлар еш кына отставкага чыккач та, хезмәт иткән урыннарында (Санкт-
Петербург һ.б.) яшәп кала.
XIX гасырның икенче яртысында тимер юл челтәре сафка басу һәм яңа сәнәгать районнары барлыкка килү миграция сукмаклары салып, яңа шәһәр мәхәлләләре нигезләүгә китерә.

Яңа татар элиталары формалашу
Петр I нең мөселман аристократиясен дворян итеп язасы урында аларны 1718 елда кораблар төзү өчен урман кисү вазифасына беркетүе, ә берничә елдан дәүләт крестьяннары итеп теркәве татар җәмгыятен «крестьян халкына» әйләндерә, морзаларны икътисади һәм хокукый яктан кысрыклый. 1887 елга кадәр сакланган кеше башыннан салым түләү системасы Россиядә крестьян сословиесенең авыр хәлен бик ачык күрсәтеп тора. ХVIII гасырда ярлылыкка дучар ителгән татар аристократиясе
катламы татар җәмгыятенең икътисади һәм мәдәни тормышында элита ролен башкарудан туктый. Бу процесста күпчелек йомышлы татарлар һәм морзалар дәүләт крестьяннары дәрәҗәсенә төшерелә, тагын бер төркем профессиональ рәвештә сату-
алу белән шөгыльләнә башлый, сәүдәгәрләр гильдиясенә языла. Кайбер йомышлы татарлар дин юлын сайлый, мөселман руханилары булып китә.
Ревизия кәгазьләрендә йомышлы татарлар һәм «чабаталы морзалар» ике төрле языла. Бер төркеме Урта Идел, Мещера һәм өлешчә Урал төбәгендәгеләре Адмиралтействога урман кисәргә беркетелгән крестьяннар исемлегендә исәпкә алына.
Оренбург губернасында чик буен саклау хезмәтенә тартылган икенче төркем (ул 1798 елда рәсми рәвештә иррегуляр гаскәр итеп оештырыла) «йомышлы татарлар» һәм «йомышлы мещеряклар» исемнәре белән аталып языла.
Әби патшаның 1784 ел 22 февраль указы нигезендә Россия дворяннары ия булган барлык өстенлекләр 1724 елны дәрәҗәләрен җуйган һәм податное сословиегә теркәлгән
мөселман татар морзаларына һәм кенәзләренә дә кайтарылу (христианнардан булган крепостнойлар тотудан башкасы) аларга һәм нәсел дәвамчыларына морза (дворян) булып язылу хокукы бирә. Моның өчен затлы нәселдән килгәнне исбатларга кирәк
була, бу шактый катлаулы, күпләр өчен башкара алмаслык эш булып чыга. Шулай да, 1796 елгы IV ревизия мәгълүматларына караганда, Павел I нең 1796 елгы 29 ноябрь указы белән, әйтик, Оренбург төбәгендә 235 кеше кенәз һәм морза (дворян) статусын кайтарган. 1797 елны тагын 350 кеше дворян булып теркәлә (Хайрутдинов Р.Р. Татарская феодальная знать и российское духовенство: проблемы интеграции на рубеже XVIII–XIX вв. // Ислам в татарском мире: история и современность (материалы международного симпозиума. Казань, 29 апреля – 1 мая 1996 г.). Казань, 1997. С. 89–90, 98).
Офицер дәрәҗәсе алу һәм хәрби бүләкләргә ия булу да морзалар саны үсүгә китерә. Идел һәм Урал буенда барлыгы 90 дворян нәселе саналып, аларның күбесе морзалыкны офицер чины яки Россия ордены белән бергә кабул итә. Шул ук вакытта сан ягыннан дворяннар арасында элекке кенәз һәм морза нәселе дәвамчылары күпчелекне тәшкил итә.
1775 елны сәүдәгәр сословиесе булдырылу белән, татар эшмәкәрләре һәм промышленниклары, һәвәс крестьяннар һәм мещаннар шушы яңа, Россия сословие иерархиясендә дворяннардан һәм православие руханиларыннан соң килгән югары баскычтагы төркемгә язылу, шулай итеп, үзләренең социаль-хокукый дәрәҗәсен күтәрү мөмкинлеге ала. Дөрес, гильдияле сәүдәгәр статусын саклау өчен һәр елны
матди хәлнең яхшы булуын раслап тору таләп ителә.
Урта Азия кушылганчы һәм рус капиталы көньякка агылганга кадәр, татарлар Россия белән Урта Азия арасындагы кәрван сәүдәсендә арадашчы ролен башкара. Алар казакъ далалары, Бохара һәм Хива өчен мануфактура товарлары сатып ала;
мөселманнарга адресланган товарларны: барыннан да элек, Казанда әзерләнә торган читекләрне, башка аяк киемнәрен, ирләр һәм хатын-кызлар өчен баш киемнәрен чыгаруны үз кулларында тота. Мәкәрҗә һәм башка ярминкәләр һәм алмашу урыннары
аша Россиядән Урта Азиягә Казанда зур-зур тиражлар белән басыла торган мөселман дини китаплары тарала.
Халыкара сәүдәдән һәм ил базарында товар сатудан кергән гаять зур табышлар мануфактуралар оештырганда, финанс нигезе булып тора. Эшмәкәрләр XIX йөз башында тире (олтанга сала торган, юфть, төрле төстәге сафьян, кәҗә тиресе) һәм текстиль товарлары җитештерүдә һәм сабын кайнатуда тулы цикл башкарганнар: сарыкның эч маен һәм тиресен Казакү даласында арзан бәягә сатып алып, Урта Азиядән киҗе-мамык тукыма өчен җеп кайтартып, җитештергән продукцияне Казакъ даласына,
ярминкәләргә алып барып сатканнар. Татарларның терлекнең эч маен эретү буенча иң зур үзәкләре булып, Оренбург һәм Троицк шәһәрләре саналган.
Казанда туң май һәм шәм җитештерүнең мөстәкыйль сәнәгать тармагына әверелүе шәһәрнең продукцияне төрле төбәкләргә озату үзәге булуы белән дә бәйле. Татар эшмәкәрләренең тире иләү, сабын кайнату, туң май һәм шәм җитештерүдәге уңышлары,
барыннан да бигрәк, арзанлы чимал сатып алу һәм ул товарларга ил хуҗалыгында ихтыяҗ белән аңлатылган.
Шулай итеп, татарларда дини белем бирү системасын булдыруга, мәктәп-мәдрәсә һәм мәчетләр салуга, китап бастыруга акча тотарлык бай эшмәкәрләр катламы барлыкка килә.
Җанисәп кәгазьләрендә, ревизия документларында чагылыш тапкан мондый мәгълүматлар, күргәнебезчә, татарларның көнкүрешен, татар дөньясындагы үзгәрешләрне бик ачык күрергә, күзәтергә мөмкинлек бирә.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: